Чәчмә әсәр
20 Марта 2023, 16:37

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Йолдыз. Новелла (Башы)

Үлем чигенә килеп баскач, әллә ни китәсе дә килеп тормый икән шул... Ул бит күршедәге кибеткә кереп чыгу гына түгел... Әнә бит нинди дөнья кала... Үзенең бетмәс-төкәнмәс утлары белән шул ук күкне хәтерләткән олы бөтен шәһәр кала!..

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Йолдыз. Новелла (Башы)Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Йолдыз. Новелла (Башы)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Йолдыз. Новелла (Башы)

1.

 

Нурулланың яшисе килмәгән чаклары булмады түгел, булды. Ләкин бу кадәр дә якты дөньядан туйган чагы юк иде әле аның. Ничек туймасын – әллә никадәр бурычка батып, фирма ачкан иде – анысы төбе-тамыры белән «янды», ЗАГСка гариза биргәннең икенче көнендә сөйгән яры башка кешегә китеп барды... Барысы бергәрәк төште шул. Борчу-кайгысын онытырга теләпме, өч көн буе өендә аракы чөмереп ятты да, җанын җылытырлык, күңелен тынычландырырлык юаныч таба алмагач, Нурулла якты дөньядан китәргә карар кылды. Ав-густның йолдызлы бер төнендә, миңгерәүләнә башлаган башын алып, биш катлы «хрущевка»ның түбәсенә менеп китте... Менә ул чардак болдырының ишегеннән атыла-бәрелә чыкты да, күктә җемелдәгән йолдызларга башын бәрүдән курыккан кебек, иелә-бөгелә, түбәнең иң кырый читенә килеп басты...

Юк, тиз генә үләсе килмәде аның. Газиз гомеркәеннән язганчы, башын күтәреп, йолдызларга карап торды әле ул. Ә алар... үртәгән шикелле, җемелдәшеп йөгерешеп йөриләр... «Йолдыз җиле» дигәннәре шул микән әллә? Кичә үлсә, аның ни икәнен дә белми калыр иде Нурулла... Аннары... Үләргә җыенмаса, шул «йолдыз җиле»нә кайчан карар иде әле?! Бу җемелдәвек диңгезе шулкадәр серле, ымсындыргыч икән, аны һич кенә дә үлем белән, башка дөньялар белән бәйләп карый алмасың... Һәр кешенең үз йолдызы була, үлгәч, ул үз йолдызына китә, имеш... Юктыр... Кеше, җан очыруга, үзе йолдызга әвереләдер... Болай дөресрәк, моңа ныграк ышанасы килә...

Их, шулкадәр яшәргә теләге бар иде Нурулланың! Булмады шул, булмады!.. Ниндидер бер мәлдә гомер юлының очын, яшәвенең мәгънәсен югалтты ул... Берничә көн эчендә хәлле, хөрмәтле, иң мөһиме, бәхетле егет асылыннан бөлгән, мескенлеккә төшкән, читкә тибелгән һәм таланган бер хөрәсәнгә әверелде... Ә мескен булып яшәүгә караганда яшәмәвең мең мәртәбә артык...

Үлем чигенә килеп баскач, әллә ни китәсе дә килеп тормый икән шул... Ул бит күршедәге кибеткә кереп чыгу гына түгел... Әнә бит нинди дөнья кала... Үзенең бетмәс-төкәнмәс утлары белән шул ук күкне хәтерләткән олы бөтен шәһәр кала!.. Әйбәтме, начармы – кешеләр кала... Тегендә нинди икән соң алар? Шундый ук шәфкатьсез, астыртын һәм вәгъдәсезме? Әллә барысы да, илаһи-изге фәрештәләр сыман, изге затлар гына микән?

Тагын... йолдызлар кала. Нишләп калсын?! Шул йолдызларга китә бит инде Нурулла. Тиздән үзе дә йолдызга әверелер... Ул барып кушылуга күктәге йолдыз бураны тагын да куеланып, күпереп китәр...

Нурулла уйларының очын төйнәп бетерде дә аякларын түбә кырыенарак шудырды. Җитәр, тизрәк хәл итәргә кирәк, болай күңел язып, йөрәк ярсытып торуның мәгънәсе юк... Йолдыз имеш... Җирдән үз йолдызыңны таба алмагач, аны күктән эзләргә туры килә шул...

Нурулланың табаны түбә калаеның күпереп торган каты читен аерым-ачык тоя инде. Бер-ничә катлап бөкләнгән калай җөен яхшы белә ул. Студент чакларында төзелеш отрядларында калай белән күп эшләргә туры килде. Мондый җөйләрне түбә ябучылар «йозак» дип йөртәләр. Аларсыз түбә таралып, чәчелеп китәр иде. Нурулла гына үз гомеренең йозак-ачкычларын таба алмады, ахры... Шуңа да аның тормышы, язмышы чәчелеп, таралып ята...

Тукта, аста ни бар икән анда? Караңгылык... Ара-тирә генә утлар җемелдәшә... Шулай да, җиргә кадәр ара күпме икән? Исәпләп чыгарырга була анысы... Биш кат... Һәр каты өч-дүрт метр... Димәк, егерме метрлап җыела... Күп түгел. Күккә кадәрге аралык белән чагыштырганда күп түгел... Күккә егылу хәтәррәк.

Нурулла күзләрен йомды. Гәүдәсен алгарак ташлады... Этенеп торасы да юк икән, бер талпынып аласың да аска томырыласың... Булмаган канатларыңны җәеп, очасың да очасың... Шуның белән барысы да тәмамлана... Әллә башлана гынамы?

Нурулла очып төшеп китә алмый калды, дөнья урталай ярылгандай, җиһан төпкеленнән бер моңлы тавыш ишетелде:

– Барысын да уйлап бетердеңме? – Моңлы гына түгел, шомлырак та икән әле ул. Кыскасы, сихри бер аһәң...

– Син кем? – Бөтен борчуларын, кайгыларын онытып, Нурулла күккә карап бакты.

– Барысын да хәл итеп бетердеңме?

– Син кем? Фәрештәме? Җенме, шайтанмы?

– Кем булса да ярамыймыни? – Аз гына паузадан соң мөлаем тавыш дәвам итте. – Алайса, фәрештә диген... Үзең кем соң?

– Минме? Мин... Мин – Нурулла.

– Нишлисең монда? Әллә җан очырырга җыендыңмы?

– Әйе... Үләргә иде исәп...

– Шуннан?

– Менә... Хәзер китәм...

– Күрәм. Бу якты дөнья белән хушлашу өчен бик җитди сәбәп кирәктер ул, ә?

Бу юлы инде Нурулла түзеп тора алмады, гөнаһлы ниятеннән бүлгән фәрештәне битәрләргә кереште:

– Туктале, ник сорау аласың миннән? Кем син ул кадәр?! Синең ни эшең бар минем язмышымда?!

– Бар шул, мин бит – фәрештә, мәләк!

Нурулла шундук басынкыланып калды.

– Сине Ходай җибәрдеме?

– Без барыбыз да Ходай ихтыярында. Ә менә син үзеңне Аллаһыдан өстен куймакчы буласың.

– Ә бармы соң ул? Булса, минем тырышлыкны күрер иде, минем күңелемне аңлар иде... Башкаларга да аңлатыр иде...

Бу сөйләшү Нуруллага кызык булып китте. Ул хәтта сөенеп тә куйды: ярый шушы фәрештә булды әле, инде күптән аска төшеп дөмеккән булыр иде... Алдан әйтеп тә булмый ичмаса – әллә оҗмахка эләгәсең, әллә тәмуг утына төшеп янасың...

Ләкин Нурулла барыбер хәтәр ниятеннән кире кайтмаган иде әле.

– Нәрсә булды?

– Нәрсә дип... Булды инде... Бу бик мөһимме? – Тавыш килгән якка бик борылып карыйсы килсә дә, Нурулла, ниндидер бер сихри көч шаукымы белән, каршындагы йолдызлы күк дәрьясына багып, хәтта гыйбадәти табынып торуында булды.

– Мөһим. Яшәүдән баш тарту өчен зур сәбәп кирәк бит...

– Сәбәп? Ә менә син ничек уйлыйсың – бармы ул сәбәп? Сәбәп булмаса, мин шушы түбә читенә килә алыр идемме?

– Белмим... Бәлки килер идең дә... Адәм баласы кайчан нәрсә эшләгәнен белеп бетерми бит...

– Юк, сәбәп булмаса, мин килмәс идем...

– Ниндирәк сәбәп инде? Нинди кайгың бар? Ата-ана хәсрәтеме? Бала кайгысымы?

– Юк. Әтием дә, әнием дә исән-саулар, Ходайга шөкер...

– Туганнарың, якыннарың, нәселең каһәрләдеме?

– Юк. Туганнарым белән тәртип...

– Иманыңнан яздыңмы? Рухыңны, динеңне саттыңмы? Вөҗданыңа хыянәт иттеңме?

– Юк...

– Юк? Алайса нигә мендең монда? Нигә үз теләгең белән әҗәл каршына бастың? Үлем авызына этәрә торган сәбәп юк бит синдә...

– Бар, нигә булмасын?! Эшем тукталды, фирмамны тартып алдылар, мәңге түләп бетерә алмаслык бурычка баттым, тагын...

– Нәрсә – тагын?

– Сөйгәнем китте... Мин аның белән дүрт ел йөргән идем. Дүрт ел дүрт көн түгел бит ул... Вәгъдәләшкәч, өйләнешергә сүз куешкач китте... Аңлыйсыңмы син шуны?! Аннары...

– Аннары – нәрсә?

– Аннары... Минем просто яшисем килми... Нигә җанны үртәп сорашып торган буласың? Алсаң ал да инде, эшне бетер! – Фәрештәнең сорауларына нык кына үртәлә башлаган Нурулла тавыш килгән якка борылып каравын сизми дә калды. Аның каршында – түбәнең урта бер җирендә – көмеш нурдан коелган зифа кыз шәүләсе басып тора иде. Кешегә охшаган кебек тә... Ләкин кеше кебек тә түгел... Зифа сыны, йөзенең балкышы белән ул нәкъ менә фәрештәләр затына туры килә...

«Бәлки ул йолдызлардандыр? – Нурулланың күңел күгеннән матур уй чагылып үтте. – Бәлки... ул үзе йолдыздыр? Бәхет юраучы, гомер озайтучы йолдыздыр... Әллә?.. Кешеләрнең гомерен алучы, мәңгелек-бакый юлга озатучы йолдызмы? Нурулланы алырга килгәнме?.. Юктыр... Әнә бит ул ничек сөйләшә. Үлмә, яшә син, яшә, дигән кебек сөйләшә...»

– Мин бит «яшисең киләме? » дип сорамыйм, – фәрештәнең йөзе тагын да аерым-ачык булып чагылып китте. Аның кыйгач кашлары, дөньяга киң ачылган нурлы күзләре, тигез, ак маңгае, маңгаена төшеп торган ай чәче җирнеке түгел, нәкъ менә илаһи күкнеке иде, ә аның монда пәйда булуы шул күктә яшәүче кодрәтле Ходай Тәгаләнең ихтыяры иде... – «Нинди сәбәп бар?» димен. Ә сәбәп юк. Акча, мал дисең... Үзең дә аңлыйсың, син бит байлык җыюга белеп тотындың – байлык ул бер айлык... Аны бер айда җыеп була, бер айда туздырып була. Гомерең сау-сәламәт, җаның көр, тәнең таза булса, кулың эш белсә, бүгенге заманда мал җыю авыр эшме? Күңелгә килсәк инде... Анысын гына тәртипкә китереп була... Ьич төшенмим – нигә син башка күңелләр хакында уйламыйсың, нигә үз күңелеңне генә иләсләндереп яшисең? Әти-әниең исән-сау бит әле синең. Син үлсәң, алар нишләр соң? Аларның күңеле нишләр? Син аларны ачы кайгыга дучар итеп, гомерләрен генә кыскартачаксың. ..

– Анысы шулай икән...

– Ә бит сәбәп үзеңдә. Иң элек үз-үзеңне аңларга кирәк сиңа...

Нурулла дәшмәде. Фәрештә белән килешмичә мөмкин түгел кебек.

Ләкин аның барыбер дә үләсе килә иде әле. Нурулла, үзе дә сизмәстән, күңеленнән генә фәрештә заты белән бәхәсләшә башлады: «Яңа тормыш башлауны җиңел дип беләме әллә бу хур кызы? Яңа эш башлау, яңа фирма ачу җиңелме әллә? Күңелдә ничекләр генә яңа мәхәббәт уты кабызасың? Ул утны кабызырлык кешесен каян табасың? Ярый ла менә синең кебек сылу бер зат очраса... Сезнең кебек асыл затлар оҗмах бакчасында гына яшидер шул... Их!.. Үз күңелеңне аңлау беләнмени?! Аңларга түгел, аны дәваларга кирәк! Ә моның өчен дәва, шифа табарга кирәк...»

– Синең бәхетле булганың бармы? – Фәрештәнең бу соравы Нурулланы сискәндереп җибәрде, Шулай да ул һушын бик тиз җыеп алды.

– Булгандыр... Булды...

– Кайчан? Әйтә аласыңмы?

– Бала чагым бәхетле булды... Тыныч. Тук. Кайгысыз. Яшьлегем дә матур булды. Мин анда бәхет мизгелләрен күп татыдым... Тукта, син нигә ул чакларны сорашасың әле?! Аларның бүгенге фаҗигале көнемә ни катнашы бар?

– Бар шул. Бер тапкыр бәхетле булган кеше ул инде гомерлек бәхетле кеше. Чөнки ул әнә шул кайчандыр кичергән бәхетле мизгелләренең кабатлануын көтеп, шул бәхетенә ымсынып, омтылып яши. Син дә үз бәхетеңнән тиз генә баш тартырга тиеш түгел, аңлыйсыңмы?!

Нурулланы танып булмый иде.

– Аңлыйм, ник аңламаска. Мин бит тиле түгел. Минем бары тик яшисем килми!

– Шул гынамы?

– Шул гына. Бу азмы?

– Алайса бар, сикер!

Нәрсә-нәрсә, Нурулла бу кадәресен үк көтмәгән иде.

– Ничек инде – сикер? Син бит фәрештә, изге рух... Син алай дип әйтергә тиеш түгел!

– Нәрсә, сикерәсең килмиме әллә?

– Сикерәсем килми, димәдем бит әле. Син мине үлемгә үгетләргә тиеш түгел генә, дим...

– Ну... Гафу, алайса... Күз көеге булып торма, ниятләгәнсең икән инде, сикер, димәкче идем.

– Ә мин син барда сикермим. Мескенләнәсем килми...

– Ә бит син, авырлыклардан куркып, яшәүдән ваз кичүең белән үк мескенләндең, түбәнлеккә төштең...

– Карале, син ник телеңә салынып торасың әле? Бар, кит моннан! Минем сикерәсем бар...

– Мин бит сине чакырып китермәдем, үзең кит, җанны үртәп торма!..

Нурулланың тәмам ачуын китерде бу фәрештә кисәге. Ул ниндидер барлы-юклы шәүлә алдында бүтән мескенләнергә теләмәде, кырт борылып, аска төшеп китте... Өенә кереп, берничә көн инде җыелмыйча яткан түшәгенә ауды. Берни уйламады. Түшәмгә карап ятты да ятты. Ни гаҗәп,  бераздан аның күңел борчулары басылгандай  булды. Якты дөнья белән хушлашу теләге дә ерак күңел төпкеленең кайсыдыр почмагына төшеп  югалды...    

 

 

Фото: phonoteka.org

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас