Чәчмә әсәр
19 Марта 2023, 05:15

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (4)

Кызның күзенə шəһəрнең шау-шулы урамнары да, тар сукмакларны каймалап утырган агачлар да, тротуар җəелгəн мəйданчыклар да – барысы, барысы да сəхнə булып күренə: җырлыйсы, җырлыйсы килə!

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (4)Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (4)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (4)

(Дәвамы.)

13нче төймə
Мəскəүдə 19 июльдəн 3 августка хəтле җəйге Олим-
пиада уеннары уздырыласы иде. Шул сəбəпле, төрле
спорт корылмалары, сарайлары төзелə башлаганчы
ук, эш эзлəп, башкалага бик күп яшьлəр агылды. Алар
арасында авылдан кубарылып яки армия хезмəтеннəн
соң туп-туры биредəге төзелешлəргə күз төбəп килгəн
татар яшьлəре дə байтак иде.
Измайлов паркы сəхнəсендə “Лəйсəн” ансамбле чы-
гышын күреп, үзлəрен дə ансамбльгə алуны сорап,
соңыннан клубка байтак кына татар яшьлəре килде. Тик
Илдар абыйлары, вокал мөмкинлеклəрен тикшереп,
җиз илəктəн илəгəннəн соң, егетлəрнең берничəсен
генə алдылар. Хəниядəн дə ныграк сөенгəн кеше бул-
магандыр, мөгаен: яңа килеп кушылганнарның барысы
да диярлек якташлары – Назиф Хəйдəршин, Галинур
Мəрдиев, Илдар Динмөхəммəтов – Башкортстаннан
иделəр!
Хəния ир-егетлəр белəн уртак телне тиз таба иде,
дуслары арасында да, кызларга караганда, егетлəр
күбрəк булды. Əллə ике ир туганы уртасында үсеп,
үзенə дə алар холкы йоккан инде... Кинога баралар-
мы, кибеткəме, Чибəр апасына сугылып чыгасы-
мы – янəшəсендə гел егет заты. Гармунын да үзеннəн
калдырмый: бергəлəп метрога керсəлəр, ул уйный,
егетлəр татарча җырлый – халыкның беркадəр аптырап
каравына да ислəре китми, яшьлек шаянлыгы белəн,
җыр арты җыр сузалар. Урамда да шул ук хəл: клубтан
тукталышка кадəр араны да гармун тартып, җырлашып
атлыйлар! Мондый хəлне тəүге тапкыр күргəн Мəскəү
урамнары, татар җыры алдында баш игəндəй, тынып,
тараеп кала...
Җыр – Хəниянең котылгысыз язмышына əйлəнеп
бара иде. Кызның күзенə шəһəрнең шау-шулы урамна-
ры да, тар сукмакларны каймалап утырган агачлар да,
тротуар җəелгəн мəйданчыклар да – барысы, барысы
да сəхнə булып күренə: җырлыйсы, җырлыйсы килə!
Фабрикада да концертлар гел урысча, югыйсə, рөхсəт
итсəлəр, авыз тутырып татарча, үзе телəгəнчə, һəр
сүзне йөрəге аша үткəреп җырлар иде дə, юк, ярамый
дилəр! Мондый каршылыклар торып-торып кызның
җанын изгəндəй тоела: ничек инде ул үз телеңдə үз
моңнарыңны халыкка ирештерергə ярамасын?
“Маяк” клубында булачак концертка “Лəйсəн” татар
ансамбле чыгышын тыңларга тамашачы зал тутырып
килде. Махсус чакырылган кунаклар арасында Русия
Язучылар берлегендə төрки теллəрдəге əдəбиятлар
буенча консультант булып эшлəгəн шагыйрь Гəрəй
Рəхим дə бар иде. Шау-гөр килеп узган концерттан соң
артистлар да, чакырулы кунаклар да табын артына
җыелды.
Тəнəфес ясап өстəл тирəсеннəн кузгалгач, Фирдəвес
абыйсы, Хəнияне шагыйрь Гəрəй Рəхим янына алып
барып, махсус таныштырды.
– Җырлавын ишеттем, ишеттем, – дип баш какты
шагыйрь, – сокланып тыңладым! Җырның сүзлəрен,
мəгънəсен җиткерə белə! Үзенчəлекле мелизмнар бар
тавышыңда, сеңлем.
– Хəния үзе дə шигырьлəр, көйлəр яза, берничəсен
генə күрсəткəн иде – гаҗəеп көйлəр! – диде Фирдəвес
абый, тыйнак кына елмаеп торган Хəниягə ымлап. –
Гəрəй əфəнде, миллəтебезнең шушындый талантлы
яшьлəрен ничек тə халык арасына чыгарасы иде, юга-
лып кала күрмəсеннəр иде...
– Анысы дөрес... Тик Мəскəү, ни генə дисəң дə, урыс
шəһəре. Монда чын-чынлап татар җырчысы булып үсү
турында сүз дə була алмый. Бигрəк тə үзешчəн сəнгать
белəн генə. Ул башлап җибəрү өчен ярый, əлбəттə...
Үзең эшлисеңме, укыйсыңмы, сеңлем?
– Туку фабрикасында эшлим мин, Гəрəй абый, цехта
идем, хəзер менə машиносчетное бюрога күчерделəр,
– дип ачык итеп җаваплады Хəния. – Читтəн торып
текстиль институтында укыйм, быел гына музыка
училищесының əзерлек курсларына йөри башладым.
– Училище? Лəкин сине анда татар җырчысы итеп
əзерлəмəслəр шул. Чын җырчы булам дисəң, сиңа Ка-
занга кайтырга кирəк. Анда профессиональ яктан үсү
өчен мөмкинлеклəр күбрəк.
– Фирдəвес абый да шулай ди, урта белем булса да,
музыкаль белем кирəк, ди. – Хəния, соңгы араларда
əтисе шикелле якын бер кешегə əверелгəн Фирдəвескə
карап, балкып елмайды.
– Мин үзем Горький исемендəге əдəбият институ-
ты каршында Югары əдəби курсларда укыйм. Килəсе
атнада кичə уздырырга җыенабыз, шунда килерсең
əле, Хəния. Берничə җырыңны əзерлə, син дə чыгыш
ясарсың.


14нче төймə
Гəрəй Рəхим чакырган əдəби кичəдə, Казаннан килгəн
язучылар да бар иде.
Ринат Мөхəммəдиев – “Казан утлары” журналында
əдəби тəнкыйть бүлегендə эшли, аның Мəскəүгə ике
айлык Югары курсларга килүе икəн.
– Казанда музыка училищесы да, театрныкы да бар.
Кайтырга дигəн телəгегез булса, кулдан килгəн кадəр
ярдəм итми калмабыз, – диде ул, Хəниянең Казан
белəн кызыксынуына җавап итеп. – Мин сезгə эш теле-
фонымны калдырам, сорауларыгыз була икəн – шыл-
тыратыгыз.
Казанга барып төшүгə, кая барыр, кайда торыр – бу
сорауларның берсенə дə анык кына җавап юк иде. Суга
батучы саламга тотына – Хəния, сумкасында йөргəн
кəгазьне алып, Ринат Мөхəммəдиевның эш телефоны-
на шылтыратты.
– Ринат абый, мин Хəния булам. Хəлидуллина,
Мəскəүдəн... Сезнең теге вакытта əйткəн сүзегез əле
дə үз көчендəме? Укырга дип Казанга кайтсам, ярдəм
итəрсезме? – дип, турыдан ярып сорады ул, уратып-
уратып йөрүне кирəксенмичə, ачык һəм кыю итеп.
Кызның Казанда туганнары, торыр урыны булмавын
ачыклагач, Ринат иң башта шушы сорауны хəл итəргə
ышандырды.
Юл йомгагы арытаба ничеклəр тəгəрəр, язмыш
китабының битлəре ни рəвешле язылыр? “Юлым-
да яхшы кешелəр генə очрасын иде”... Картыеның
телəклəрен үзе дə дога урынына кабатлый-кабатлый,
шул телəклəрнең кабул булачагына зур бер ышаныч
белəн, үзен эзлəп, Казанга əллə китеп, əллə кайтып ба-
рышы...
– Күчмə театрның директоры Мансур Шиһапов белəн
сөйлəшкəн идем, ул тулай торак белəн булышырга
вəгъдə бирде, – дип, тимер юл вокзалында каршы алды
аны Ринат Мөхəммəдиев.
Аның сүзлəре хак булып чыкты: кызга, вакытлыча
гына булса да дип, автовокзал янындагы тулай торак-
тан бер урын табылды. Юлының шул рəвешле хəерле
башлануы əлегəчə билгесезлектə бəргəлəнгəн йөрəген
беркадəр тынычландырса да, төп максаты – укырга
керəм дигəн нияте тынгы бирми иде. Алырлармы, əллə
тагын кире борып җибəрерлəрме?..
Музыка училищесына керəм дигəн ният шунда ук
челпəрəмə килде, директор янына кереп сөйлəшүлəре
дə нəтиҗə бирмəде.
– Əгəр театр училищесына барып карасаң? – Ринат
Мөхəммəдиевның да, Мансур Шиһаповның да беравыз-
дан шулай диюе чарасызлыктан аптыраган кызга янə
салам бөртеге булып күренде. “Юк”, – диеп, артка чиге-
неп, кабат Мəскəүгə китəргəме? Əллə, биш иртəгəдəн
бер бүген кыйбат дип, егетлəрнең сүзенə колак салыр-
гамы?..
Театр училищесында да имтиханнарның берен-
че-икенче туры төгəллəнгəн, соңгы туры гына калган
икəн. Мансур белəн Ринат директор Мəсгуть Имашев
янына икəүлəп керделəр. Шушы сөйлəшү нəтиҗəсендə
Хəниягə өченче турга килеп карарга рөхсəт бирелгəч,
кыз моны язмышның чираттагы бүлəге дип кабул итте.
Хəер, бүлəктəн битəр, əлегə бердəнбер һəм соңгы
шанс түгел микəн əле... Ярар, картые əйтмешли, ике
тишек тишкəн тычкан һəлак булмый, бер-бер җае чык-
мый калмас...
Имтиханның бу турында һəр абитуриент этюд
күрсəтергə тиеш иде, Хəниягə: “Синең күз алдыңда
сөйгəн егетең биек йорт түбəсеннəн егылып төшə. Син
нишлисең?” – дип, шул вакыйганы күрсəтергə кушты-
лар. Соңгы мөмкинлек. Соңгы шанс... Аның сынатырга
хакы юк! Ни хикмəт, Хəниянең башыннан бары тик шул
уй гына сызылып үтте. Икенче мизгелдə ул, җан əрнүе
белəн кычкырып, өстəл артында имтихан алып утырган
укытучыларның берсенə ташланды да, аның өстенə
ятып, инде тавышсыз гына үксергə тотынды...
Сират күпере үтелгəн иде... Хəнияне студент итеп
театр училищесына укырга алдылар.


15нче төймə
Кеше арасында булудан җан яраларына дəва та-
барга күнеккəн кыз Казанга килеп урнашуга, боегып
утырырга җыенмады: шушы кадəр матур, олы калада
яңа дуслар, танышлар табылмасмы əллə? Əнə бит,
училищеда нəкъ аның шикелле, сəнгатькə мөкиббəн
хыялый җаннар җыелган! Сигезенче классны гына
тəмамлап килгəннəр дə бар, уннан соң килгəннəр дə.
Күбесе – авылдан! Рəхəтлəнеп татарча сөйлəшергə,
серлəшергə була! Яше олырак булгангамы, Хəнияне
шунда ук группаның комсоргы итеп сайлап куйдылар.
Барысы да яшьлəр, дөньяга алсу күзлек аша караган
мəллəре. Дөрес, алар арасында Хəния Мəскəү калала-
рында йөреп, ярыйсы гына чарланган, тəҗрибəле булуы
белəн күзгə күренеп аерылып тора. Кигəн киемнəре дə
“мəскəүский”; авылдан чəчен ике толымга аерып, бан-
тик тагып килгəн кызлар янында колак буеннан кырт
киселгəн прическасы да əллə каян күренə.
Кызлар аның ару-талу белми бар эшкə өлгерүенə
шакката. Баш күтəрми укып утырганы да күренми –
дəреслəрдə катнашмый калмый. Казанның икенче
башында, Соцгород ягындагы тулай торактан кайсы
кайда яшəгəн төркемдəшлəре янына кунакка килергə
дə, үзенə кунак җыярга да өлгерə. Əле концертка, əле
спектакльгə барып кайта.

(Дәвамы бар.)

Фото: "Ләйсән" төркеме.

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (4)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас