Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 март 2023, 10:15

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (3)

...Əтисенең җыры иде бу, туган ояны, əткəсен-əнкəсен, туганнарын өзелеп сагыну сагышы, җыр сүзлəренə кушылды да, мəк чəчəгенең җилгə сибелгəн алсу таҗлары кебек, бүлмə эченə таралды.

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (3)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (3)

(Дәвамы.)

11нче төймə
Белдерүне кат-кат укыды Хəния. Үз күзлəренə ыша-
нып бетмичə, тагын-тагын укыды. “Маяк” мəдəният йор-
тына җыр-биюгə сəлəтле татар яшьлəрен чакырганнар,
музыкаль коллектив оештырырга җыеналар икəн! Га-
зопровод урамы, 9 “а” йорты, Мөхəммəт Миначевка
мөрəҗəгать итəргə диелгəн! Күктəн эзлəгəнен җирдəн
бирде түгелме соң?..
Сүрелəм дигəн учакка, дөрлəп китсен өчен, нибары
бер чыра, бер очкын өстəү дə җитə. Хезмəт хакы бул-
сын, кулга акча керсен дип, фабрика цехында станок ар-
тында кайчак икешəр смена эшлəүлəр, шуның өстенə,
Мəскəү кызларының, Хəния кебек читтəн килгəннəргə,
“лимита” дип мыскыллап караулары дөньяга елмаеп
багарга яраткан карашка кайчак болыт күлəгəсе дə
төшерə. Лимита, имеш... Башкаланың төп халкы үзе
бер дə кара эшне эшлəргə ашкынып тормагач соң...
Торыр җире, пропискасы булмаганнар исə эшне ак-
ка-карага, авырга-җиңелгə бүлми, паспортына пичəт,
үзенə бүлмə бирсəлəр, заводына да, фабрикасына да,
төзелешенə дə бара. Əле анда да халыкны сан тулган-
чы, лимит билгелəп кенə алалар, “лимита” диюлəре
дə кеше теленə шуннан кергəн. Булса соң, аның ка-
равы, хəлəл көч белəн табылган акчага үз икмəгеңне
ашыйсың. Күзенə туп-туры карап, каршысына атласаң,
авырлык үзе үк артка чигенə ул. Əнə бит, цехтагы ста-
нок гөрелтесе дə хəзер баштагы кебек котсыз тоелмый,
институттагы авыр дигəн дəреслəр дə, күңелне яулама-
са да, ахыр чиктə барыбер бил биреп килə. Тик читтəн
торып, җаны ятмаган уку йортында белем алуның фай-
дасы булыр микəн соң...
Хəния татар коллективы турындагы белдерүгə шушы
уйларыннан арына алмаган бер халəттə тап булды.
Гап-гади кəгазь битенə язылган сүзлəр баштагы икеле-
микеле тойгыларны җил тузгыткандай куды да таратты.
Бүген үк барып, белешеп кайтмаса, йокысы йокы бул-
масын аңлаган кыз ашыга-ашыга җыена да башлады.
Урындыкта япма белəн капланган гармунын абайлап,
аны футлярга салды да, чемодан тоткандай элəктереп,
бик канəгать төстə чыгып та китте.
Ике катлы йорт алдына килеп чыгуга, керү ишеге
өстенə язылган сүзлəрне укыганчы ук кыз аның клуб
икəнен аңлап алды. Клуб инде ул – авылда да, Мəскəүдə
дə клуб, кем генə мəдəният йорты дип торыр...
Хəния, иңнəренə канат үскəндəй, ишек тоткасына
килеп орынды.
– Исəнмесез!
Кызның чая карашы ишекне ачкан уңайга биек
түшəмле бүлмəне, уң якта торган пианиноны, əкрен
генə җыр сузып, тəрəзə төбенə җəеп салган кəгазьлəргə
иелгəн чандыр гəүдəле егетне, артлы урындыкта,
тезлəренə куйган кəгазьгə нидер яза-яза уйланып
утырган тагын бер ир-егетне айкап алды.
– Татар түгəрəгенə дип килгəн идем, дөрес кердем
бит? – диде ул, ялгышмаганын анык белсə дə, соравы-
на җавап көтеп.
Егетлəрнең икесе дə, башларын берьюлы күтəреп,
аңа төбəлде. Урындыкта утырганы, кузгалып, Хəниягə,
түргə уз дигəндəй, кул изəде.
– Бик дөрес, бик дөрес, сеңлем! Нəкъ шулай! – Төс-
кыяфəте белəн артистларга охшаган, кырык яшьлəр
тирəсендəге ир тизрəк үзлəре белəн таныштырырга
ашыкты: – Мөхəммəт абыең булам, ə менə бу егетне
Илдар абыең дип белерсең. Үзең кай яклардан, сеңлем,
кем буласың?
– Тукта инде, Мөхəммəт абый, ул кадəр куалама, –
дия-дия, егетлəрнең икенчесе ишек буендагы тар такта-
да эленеп торган кием элгечкə үрелде. – Кунак кызыбыз
башта пəлтəсен салсын, сөйлəшергə өлгерербез.
Хəния, гармунын өстəл янындагы урындыкка куйды
да, пəлтəсен, башлыгын салып, сул якта эленеп торган
көзгегə ялт кына күз төшерде. Барысы да үз урынын-
да: үзенə килешеп торган зəңгəр водолазкасы, калын
итəге, үкчəле итеге буен тагын да озынайтып күрсəтə
иде, маңгайга кыйгачлап төшкəн чəч учмасы да, ясап
куйгандай, шундый килешле булып яткан – канəгать
йөз белəн егетлəргə борылды.
Илдар дигəне – биючелəрнеке шикелле озын, төп-төз
буйлы, урта яшьлəрдəге ир-егет иде. Ул, пианино янын-
дагы урындыкны өстəл буена күчереп:
– Узыгыз, менə хəзер яхшылап танышсак була инде,
– дип якты елмайды.
– Безнекелəр түгəрəккə иртəгə җыела, сеңлем, бүген
кеше юклыкка аптырама. – Мөхəммəт дип таныштырган
абый да үз урындыгын шул тирəгə шуыштырды.
Хəния, əллə кышкы салкыннан кергəнгə, əллə игъти-
бар үзəгендə калганга, битенең кызышып януын абай-
лады. Үзе турында берничə җөмлə белəн əйтеп узгач:
– Мин кызлар белəн Пятницкий исемендəге хорга да
йөри башлаган идем. Тик анда рəхəтлəнеп үзебезчə
җырлап булмый шул, гел урысча гына, – дип өстəп
куйды.
– О-о, андагы мəктəпне үтү бик əйбəт, əйбəт, сең-
лем! – Мөхəммəт, сүзен хуплап, ияк какты. – Əйтми кал-
маганнардыр, кайчандыр Людмила Зыкина да йөргəн
хор бит ул!
– Анда ничек килеп элəккəнен дə сөйлəделəрме
соң? – Илдар, ике терсəген өстəлгə куеп, иягенə та-
янган килеш сүзне дəвам итте. – Хорга кеше туплау-
лары турында белдерү укыгач, иптəш кызлары белəн
алты туңдырмага бəхəслəшə дə, тавышын тыңлатырга
килə. Һəм конкурсны үтеп, хорга да алына! Əллə сез дə
берəрсе белəн бəхəслəшкəн идегезме?
– Юк ла... Музыка училищесына керə алмадым, ə
җырлыйсы килə! – Хəния шулай дип сөйкемле елмайды
да: – Сез мине сөйлəтəсез сөйлəтүен, ə үзегез түгəрəк
турында əле берни əйтмисез! – диде, Илдарның күзенə
туп-туры карап, аннан Мөхəммəткə таба борылып.
– Сеңлем... Хəния дидең бит əле исемеңне... Менə
безнең Илдар Шиһапов – сəнгать җитəкчесе вази-
фасында, ə мин үзем шушы татар түгəрəген башлап,
оештырып йөргəн кеше булам инде, – диде Мөхəммəт,
үзлəре белəн кабат таныштырып. – Былтыр ук кыбыр-
сып йөри башлаган идем татар яшьлəрен җыярга, менə,
клубның директоры Сафа Əгълəмов рөхсəт биргəч,
əйбəт кенə эшлəп киттек. Мəскəүдə урыс артистлары
гына җырларга димəгəн, безнең татарлардан да бер
ансамбль төземəслекмени... Яшьлəрне чакырып җəй
көне Измайлов паркына белдерү элгəн идем, байтак
кеше килде. Илдар Хəмитовичның гына талканы коры-
рак, җырлатып, биетеп, иң талантлыларын гына сайлап
ала.
– Мөхəммəт абый, концертлар белəн чыгыш ясаган-
да, колагына аю басканнарны сəхнəгə чыгарып бул-
мый бит, – диде Илдар, өстəлдəн читкəрəк тайпылып.
– “Лəйсəн” Мəскəү татар үзешчəн ансамбле дип зурлап
игълан ит тə...
– Ярар, ярар, мин бит битəрлəп түгел... Менə Хəнияне
дə җырлатып кара, үзе күрер синең талəпчəнлекне... –
Мөхəммəт тə урындыгын стена буена күчерде, үзе дə
имтихан алучы кыяфəтенə кереп, кулларын күкрəгенə
кушырып куйды.
Хəния, футлярны ачып, гармунын алды, бик кадерлəп
кенə төймəлəрен, күреген тотып карады.
– Илдар абый, моның эченə бераз җылы керсен инде,
тавышы бозылыр дип куркам, – дип, гармунны тезенə
алып, баягы урынына утырды.
– О-о, болай булгач, сиңа гармунчы эзлəп мəшəкать-
лəнəсе дə юк икəн бит, – дип шаяртты Илдар, төймəлəр
өстеннəн əлегə тавышсыз гына йөгергəн бармакларга
төбəлеп. – Алайса, монда кызлар бер Рафаилне ничəгə
бүлəргə белми...
– Рафаил Курамшин дигəн егетебез бар безнең, гар-
мунчы, – диде Мөхəммəт, Илдарның сүзенə ачыклык
кертеп. – Энесе Рамил дə атаклы музыкант, ишетеп
белəсеңдер. Алар да үзебезнең Нижгар мишəрлəре,
якташлар!
– “Алар да...” дисез, үзегез дə шул яктанмыни? – дип
кызыксынасы итте Хəния, егетлəрнең əле берсенə, əле
икенчесенə карап.
– Шуннан. Ендовищи дигəн авылны ишеткəнең бар
микəн? Татарча Яндавишча дибез, Кызыл Октябрь рай-
оны ул, мин – шул авылдан. Курамшиннар – Кучкай По-
жарыннан. Илдар абыең – Мəдəнə авылыннан.
– Мин əллə бөтен җырчы безнең Салаюада гына ту-
ганмы дисəм... – Хəниянең шаяртып шулай диюеннəн
тыенкы гына көлешеп алдылар.
– Мин, сеңлем, җырчы түгел, Мəскəү университеты
каршында Югары журналистлар мəктəбендə укыдым.
Илдар Хəмитович – балет училищесын тəмамлаган.
Уклау йоткандай төз буйның сере менə нəрсəдə икəн!
Менə Хəния тез өстендəге гармунның каешын
җилкəсенə элде, тавышын барлап карады, җиңелчə
генə тамак кырып алды да, капка төбендə утыргандай,
башын бераз гына уңга кырын салып, җыр башлады:


Мəк чəчəге, мəк чəчəге,
Мəк чəчəге ал көрəн.
Күкрəгемдə җаным ничек –
Мин сезне шулай күрəм.


Əтисенең җыры иде бу, туган ояны, əткəсен-əнкəсен,
туганнарын өзелеп сагыну сагышы, җыр сүзлəренə
кушылды да, мəк чəчəгенең җилгə сибелгəн алсу
таҗлары кебек, бүлмə эченə таралды. Кызның ачык,
саф тавышы, беркемне кабатламаган үзенчəлекле
бормалары, шушы ялангач стеналы бүлмəдə утыруын
бөтенлəй онытып, урман аланында я булмаса чишмə
буенда шикелле, табигатьнең бер күзəнəгенə əверелеп
җыр арты җыр сузуы янындагы ике ир-егетне əсир итте.
– Хəния, сездə бик үзенчəлекле тавыш... – Илдар, фи-
керен уртаклашып бетермичə, нигəдер тукталып торды.
Эзлəгəнен тапкандай, яктырып дəвам итте: – Халыкчан
тавыш! Тамашачыны “тотып тора” торган тавыш...
– Илдар абыең əйтсə, шулай каты əйтə инде ул, – дип
көлеп сүзгə кушылды Мөхəммəт. – Синең кебек əзер
җырчыны да кире борып җибəрсə...
– Юк, киресенчə, мин əле аны иртəгə үк чакырмак-
чы идем. Кич бөтенебез шушында җыелабыз, килегез,
Хəния, башкалар белəн дə танышырсыз, бергəлəп про-
грамма турында уйлашырбыз...


12нче төймə
Бу ансамбльгə йөри башлагач, Хəния үзендə өр-яңа
канатлар үскəнен тойды. Фабрикадан эштəн кайтуга,
түгəрəккə барыр көн булса, ару-талуларның эзе дə
калмый, очына-очына җыенганда, кул белəн сыпырып
төшергəндəй, юкка чыга да куя. Əле менə тулы концерт
программасы əзерлəп яталар, иң беренче итеп парк-
та, ачык сəхнəдə күрсəтəчəклəр! Ансамбль белəн дə,
аерым-аерым да җырлаячаклар. Хəния үзе сайлаган
җырны соңгы айда хəтта станок артында да теленнəн
төшерми: “Ишетсен бар дөнья, мин сине яратам...”
Беркөнне татар яшьлəре җыелган бүлмəгə кыска-
рак буйлы, алтмыш яшьлəр тирəсендəге бер агай
килеп керде. “Фирдəвес абыегыз булам” дип таныш-
тырган абый – кайчандыр физика-техника институтын
тəмамлаган, хəзер Мəскəү прибор төзү институтын-
да доцент икəн. Тумышы белəн Кайбыч районы Олы
Урсак авылыннан икəн. Нəсел тамыры Җаекта Габ-
дулла Тукайны укыткан Мотыйгулла хəзрəт белəн дə
бəйлəнгəн. Танылган композитор Мансур Мозаффаров
та шул ук нəселдəн. Ни гаҗəп – шушы уртак омтылыш
якынайттымы, əллə Хəниянең Башкортстаннан булуы,
Фирдəвес абыйның да яшьлек эзлəре шул яклар белəн
бəйлəнү сəбəп идеме – беренче күрешүдə үк бу гаилə
тарафыннан аңа карата аерым бер җылы мөнəсəбəт
барлыкка килде.
Тормыш юлында пəйда булган яңа дуслар, яңа та-
нышлар яшəү рəвешен дə башка бер дулкынга көйлəде.
Эштəн соң янып-ашкынып “Маяк” клубына йөгерү, яңа
җырлар өйрəнү, кайчагында бергəлəп кинотеатрга бару,
Чибəр апасында, Рөхсəнə апа белəн Фирдəвес абыйда
кунакта булу – болар шулкадəр бербөтенгə əверелде,
Хəния өчен буш вакыт дигəн төшенчə бөтенлəй кал-
мады. Измайлов паркында ачык сəхнəдə тəүге тапкыр
концерт куйган көн – бəйрəмнең үзе иде! Əйтерсең, ба-
лачак хыяллары белəн күзгə-күз очрашты, ул хыяллар
чынбарлыкка əверелеп, көзгедə чагылгандай, кызның
алдына килеп басты! Алкышлап тыңлаган тамашачы
каршында кызлар җырлый, алар арасында Хəния дə
бар! Алай гына да түгел, берүзе, кулына тугры юлда-
шын – гармунын тотып, халык алдында җыр башкара!
Ишетəсезме, күрəсезме, кайчандыр Салаюа урамын-
да, багана башыннан яңгыраган җырларны оныты-
лып тыңлаган Хəния бүген үзе җырлый. Җанының бар
җылысын, яктылыгын кушып, кинəнеп җырлый ул.
Ансамбльнең сəнгать җитəкчесе булган Илдар
абыйлары егет-кызларны: “Җырны баштан чыгарыр-
га кирəк”, – дип өйрəтə, аларның көлүенə игътибар
итмичə, ике кулын чигə буеннан əкрен генə өскə күтəрə-
күтəрə, моны ничек эшлəргə кирəклеген дə күрсəтə. Ə
менə Хəниягə җыр ул йөрəкнең кыл уртасыннан ур-
гылып чыгадыр шикелле: синең уйларың, хислəрең,
кичерешлəрең тибрəнə-тибрəнə тирə-якка тарала...
Фирдəвес абый беркөнне, үзлəренə килгəн кызлар
Рөхсəнə апа белəн өстəл əзерлəп йөргəндə, журнал
карап утырган җиреннəн кисəк кенə башын күтəрде дə,
күзлек пыяласы аша көлемсерəгəндəй итеп:
– Хəния, синең музыкаль белем турындагы уйларың
үзгəрмəдеме? – дип сорап куйды.
Хəния, кыяр, помидор тезелгəн зур тəлинкəне аш
бүлмəсеннəн алып чыгып килгəн шəйгə, аптырап
калды. Телəге үзгəрүен үзгəрмəде, киресенчə, инсти-
тутта җəйге сессиягə əзерлəнгəндə, үзенə бер кирəксез
тоелган китап-дəфтəрлəрне ташлап, əллə кайларга
чыгып качардай булды... Тик Мəскəүдə кайсы капканы
барып каксын...
– Мəскəү урыныннан качмас... – Фирдəвес абый,
утыр əле дип, үзе каршындагы кəнəфигə ымлады. –
Мин сиңа Уфага кайтырга киңəш итəр идем. Зөлфирə
апаңны ишеткəнең бармы икəн, Фəрхетдинова? Баш-
корт дəүлəт опера һəм балет театрында эшли ул, укыта
да. Мин барысын да аңлатып хат язармын, син шуның
янына барып кара əле. Əгəр инде укырга дигəн телəгең
чыннан да көчле икəн...
Ничеклəр көчле булмасын?! Уфада укырга алабыз
дип торучы булса, бүген үк, җəяүлəп кайтып китəргə
риза... Үз уйларыннан елмая-елмая юлга җыенды
Хəния.
Туган як, туганнары кочак җəеп каршы алса да, уку
йортлары андый көлəч йөз белəн каршыга йөгереп
чыкмады... Уфага баргач, Зөлфирə апасын да күреп
сөйлəште сөйлəшүен. Хəнияне җырлатып та карады-
лар, гармунда уйнавын да тыңладылар.
– Безнең уку йортына академик тавышлыларны ала-
лар бит, сеңлем, – диде аңа Зөлфирə ханым, ничек
тə ярдəм итəргə телəвен яшермичə. – Синдə халык-
чан тавыш. Əйдə, болай итик: Мəскəүдəн җеплəрне
өзеп китмəдем, дисең... Мин үзем дə Мəскəүдə укы-
дым, пединститутның музыка бүлеген тəмамладым.
Анда Ипполитов-Иванов исемендəге бик данлыклы
музыка училищесы бар, алтмыш беренче елда анда
халык җырлары бүлеге ачылган иде, сиңа шунда
бару хəерлерəк булыр. Башта əзерлек курсларына
йөрерсең, мин сиңа кем янына, ничек барырга – ба-
рысын да əйтермен, кирəкле документларны җыярга
булышырмын. Мəдəният министрлыгыннан юллама
алырбыз. Йə, нəрсə дисең?
Нəрсə дисен Хəния... Инде укырга керү телəге
бəйлəнчек бер идеягə əйлəнде шикелле, аны тормыш-
ка ашырмыйча, җанына тынгылык табасы юк, ахрысы...
Шул ук юлларның чакрымнарын саный-саный, кабат
Мəскəүгə юл тотты ул. Бу юлы телəклəре, ниһаять,
фəрештəлəрнең амин дигəн чагына туры килде! Музы-
ка училищесының əзерлек курсларына йөри башлагач,
ул үзен күкнең җиденче катында хис итте: Фирдəвес
абыйсына да, Зөлфирə апасына да рəхмəт укып туял-
мады. Картыеның да телəклəре булышкандыр, күрəсең:
“Юлыңда изге күңелле бəндəлəр генə очрасын”, – дип
дога артыннан дога кылды бит!

(Дәвамы бар.)

Фото: Фирдəвес Вафин фатирында. 1981 ел, 30 август.

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (3)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: