Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 март 2023, 07:08

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (24)

Хәле бетеп, шифаханәгә барып кергән хатынны, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртып, шәһәр больницасына алып киттеләр.

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (24)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (24)

ҖАНЫКАЕМ – АК КҮБӘЛӘК

Ул кешеләрнең бер-берсенә булган хыянәтләре төрле төстә икәнен, ә иң авыры рухыңны сындырырлык көчкә ия булган, җаныңны изеп, кешелектән чыгара торганы икәнен соңлап аңлады. Тәнеңә түгел, җаныңа булган хыянәтне берничек тә аңлап та, аклап та булмый икән. Ләкин мондый хыянәтне кичергән бар кеше дә барган сукмагында егылып калмый. Мәдинә кебекләр иленә, теленә, халкына, иҗатка тотынып, аягына торып басарлык дәрман табып, үз-үзләрендә шәхес булып формалашырлык, тормышка, җәмгыятькә кирәкле кеше булып яшәрлек көчне табу серенә төшенәләр.

Бу вакытта инде Мәдинә сәүдә үзәгендә эшли иде. Аңа җитәкчесе ихтирам белән карый. Бергә эшләүчеләр аңа: «Мәдинә Миркасыймовна!» – дип эндәшәләр. Гомер буе Мәдинә дип дәшүгә генә күнеккән кеше өчен әлеге мөрәҗәгать сүзләре ниндидер бер тылсымга ия иде. Күңелен чиксез горурлык хисләре биләп ала. Чөнки гади эшче, сатучы булып эшләде. Гомер уртасына килеп җиткәндә генә, хыялында йөрткән эш һәм үзен табу бәхетенә иреште. Урта белемгә генә ия булса да, дипломлы белгечләр эшли алмаган эшләрне булдыра. Аңа ярдәм сорап керәләр. Кулындагы каурый каләме дә чарланганнан-чарлана бара. Тәүге китабын дөньяга чыгару белән хыялланган җанында яңа омтылышлар канат яра.

Ниһаять, беренче китабын кулга алу бәхетенең тәмен татыды ул. Язганнарының укучылар күңеленә хуш килүе сүрелмәс дәрт өстәде.

Мәдинә икенче китабын әзерли башлагач, бер киң күңелле дусты аңа киңәш бирде:

– Әгәр чын-чынлап әдәбият мәйданын иңләргә телисең икән, китабыңа күренекле язучылардан сүз башы яздыр. Аларның фатихасын алсаң, яңадан-яңа үрләр яуларлык көч өстәлер. Иҗатта остазың булу – зур бәхет ул.

Мәдинә киңәшкә колак салып, шәһәрдә чыгып килүче журнал редакциясенә юл тотты. Исәбе, андагы танылган әдипләрдән китапка сүз башы яздыру иде. Редакция ишегеннән килеп керүгә бик тә таныш кешене күреп, кыз аптырап калды. Кайчандыр заводның баш конвейерында бергә эшләгән Фәнил Вафин журналның баш редакторы икән. Дөнья тәгәрмәче әйләнгән чакта, язмыш сукмаклары да кисешә дими ни дисең?!..

Бер-берсенең хәлләрен белешкәннән соң, әдәбият, шигърият турында сөйләшүгә күчтеләр. Кайчандыр заводта эшләгән чая кызның кулъязма китабын редактор бик теләп алып калды. Кызыксынуы көчле иде. Кыз саубуллашып чыгып китүгә, аның иҗат җимешләре белән таныша да башлады. Каләме барлыгына инангач, сүз башын язып та куйды.

Мәдинә инде халык күңелендә урын алган, республикакүләм танылган язучыга әйләнгән шәхеснең күптәнге танышы булуына сөенеп бетә алмады. Әдәбият мәйданының көрәш кыры икәнен төшенә башлаган иде инде ул. Ә янәшәңдә һәрвакыт киңәш биреп, үсендереп торучың булганда, бернинди каршылыклар да куркытмый. Инде заводта үзенең кемлеген исбатлаган Вафинны Мәдинә үзенең иҗатта остазы итеп тә кабул итте.

Озак та үтмәде, икенче китабы да дөньяга күзен ачты. Шигърият дөньясы бөтенләе белән бөтереп алганын үзе дә сизми калды. Күңелендә җаваплылык артканын, һәр язган, сөйләгән сүзе башкалар күңеленә кайтаваз булып барып ирешәчәген төшенү аңа көч бирде. Тормышның да йөзе ачылып китте. Күктәге кояш та яктырак балкый башлады.

Институт ишекләрен ачып керү, яшьләр белән бергә белем алу, югары Шигърият дөньясына булган омтылыш, табигый талант иясенә каршылыклар да тудырды. Үзен белә-белгәннән бирле сынауларда чыныккан җанга, әкренләп, танылу да килә башлады. Хөсетлек һәм көнчелек тә аңа каршы баш калкыттылар.

Өченче китабы басылып чыккач, ул беренче мәртәбә тормышта таяныч, өлге булган кешенең хыянәте белән очрашты. Үзе дә гомере буена каләмен кулдан төшермәгән, әледән-әле очерклары, саллы-саллы мәкаләләре шәһәр, республика газеталарында басылып торган якын кешесе, аның уңышларын кабул итә алмады. Үзен бик зур иҗат әһеле санап йөрсә дә, китабы юклыгы, үзе заводтан шәһәргә тартып чыгарган хатынның таныла башлавы ачуын чыгарды. Мәдинәне әдәби очрашуларга, шәһәркүләм чараларга еш чакыралар. Баштагы мәлдә уңышлар теләп, рөхсәт биргән җитәкчегә очрашуларның ешаюы ошамады. Аңа булырга тиешле игътибарны, әйтерсең лә, шәһәр халкы Мәдинәгә юнәлтә.

Вакыт кысалары бик күп кешеләренең яшәү рәвешен үзгәртә икән. Озак еллар дәвамында шәһәрдә җитәкче урыннарда хезмәт куеп абруй яулаган, бик күп мактулы исемнәргә, бүләкләргә лаек булган билгеле шәхесне бизнесмен булып китәр дип кем уйлаган. Төпле эш урыны булган Мирхәйдәровның тормыш принциплары да, кыйммәтләр алышынган чорда, йөз сиксән градуска үзгәрде. Берәүләрне бу шаккаттырды, икенчеләре: «Менә ичмасам, югалып калмады, нинди уңышка иреште!» – дип, сокланып карадылар. Акча хакимлеккә дәгъва кылганда, Сәүдә йорты оештыру, аның эшчәнлеген тиешле югарылыкта алып бару, күп көч һәм акыл таләп итә. Тундрада чыныгып кайткан, инде җитәкче булып эшләгән елларда зур тәҗрибә туплаган, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер дуслары булган Камил Рәхимович бу өлкәдә дә сынатмады. Иң тәҗрибәле бухгалтер, иң яхшы сатучыларны туплап, ныклы коллектив булдырды. Җитәкчеләр белән уртак тел таба белүе, вәзгыятькә җайлашуы да, вакыт та аның файдасына эшли. Төшемле эш, иркенлек, ирек вәгъдә итә, ымсындыра, чакыра. Эшне оештырганда булган чыгымнарны кире кайтарып табышка эшли башлаган Сәүдә йорты, бәлки аның тормыштагы иң зур казанышыдыр.

Камил Рәхимович Мирхәйдәров кул астында эшләгән кешеләр дә, җитәкченең Мәдинәгә булган игътибарын кичерә алмадылар. Бөтерчек кебек бөтерелеп эшләп йөргән, нинди генә эшне кушсалар да башкарып чыга алган, беркемгә дә ялагайлана белми торган затка эчтән генә теш кайраучылар булган икән. Алны-ялны белмәгән Мәдинә нәкъ шул чорда үз теленнән өзелеп төшкән бер сүз аркасында урынга егылачаган күзалламаган да иде. Җитәкченең сәркатибе вазифаларын башкарган Мәдинәгә, касса аппаратына да утырырга куштылар. Аның өстенә үзенең төп вазифасы – сәүдә йорты җитәкчесенең эш кәгазьләрен дә тәртиптә тотарга кирәк. Аларны да берничек тә читкә этеп куеп булмый. Үзенең бик нык аруын тоеп, чираттагы ялын бирүләрен сорап, җитәкчегә керәсен белдергәч, баш бухгалтер аңа: «Беркая да китмисең, эшләргә кеше юк!» – дип җавап бирде.

 – Соң ялга киткән кассир кыз эшкә чыга бит инде. Мин бит озакка сорамыйм. Отпускага булмаса, бер-ике көнгә генә булса да китәргә мөмкиндер ич.

– Юк, дигәч, юк инде! Камил Рәхимович отпускадан әйләнеп кайтмыйча, бернинди дә ял юк.

 – Ярый соң, саулыгым кадерлерәк. Ялга җибәрмәсәгез, бөтенләй китәргә туры килер, ни хәл итәсең! – дигән сүзләр ычкынды бит авызыннан. Бу сүзләрне арган йөрәк әйттергәндер инде. Кара елан сиздермичә чага. Шул арада, баш бухгалтер Мәдинәнең әйткән сүзләрен үзенчә үзгәртеп, җитәкчегә илтеп тә җиткерә:

 – Камил Рәхимович! Мәдинә бөтенләй тәртәдән ычкынды. Сезне җитәкчегә дә, кешегә дә санамый башлады. «Ял бирмәсәгез китәм!» – дип куркыта. Болай да гел аның көен көйлисез. Безгә килгәндә, кем иде дә, хәзер кем булды?! Шәһәркүләм күтәрдегез. «Бар ирешкәннәрем үземнең тырышлыгым нәтиҗәсендә!» – ди бит әле. Заводтан тартып чыгарганыгызны оныткан! Кемне әле тимер арасыннан шушындый зур сәүдә йортына эшкә чакырып алганнары бар?! Рәхмәт әйтәсе урында, тел озайта. Имеш арыган. Авырый икән, китсен! Аның урынына кеше беткәнмени?!

Үзенә каршы чыкканны кабул итә алмый торган, мин-минлеге ташып торган, үз-үзен яратучы җитәкче, әлбәттә, бу сүзләрне бунтка санады.

Өзелмәгән өметенә тотынып, Камил Рәхимович янына кергән Мәдинәне салкын караш, утлы сүзләр яңгыры каршылады.

– Ничек син, минем иң ышанган кешем, эштән китү белән куркытасың. Оятсыз, бар эшлә, мин әйләнеп кайтканчы, бер кая да китмисең!

 – Бик нык арыдым. Миңа ике көн дә җитә.

 – Юк дидем, бит, юк!

Камил Мирхәйдәровтан мондый җавап көтмәгән Мәдинә инде елдан артык ялсыз эшләп, рухи яктан бик нык арып, авырыр хәлгә килеп җиткән булган икән. Керсез йөрәге ышаныч сынуын күтәрә алмады. Баскан урынында биеп торган, тормышның һәр мизгеленнән тәм табып яшәүче Мәдинә беренче мәртәбә язмыш алдында көчсез иде. Күрәсең, киеренкелек белән, барысына да җитешим дип эшләү дә үзенекен иткән. Җитмәсә, Камил Рәхимович инде юлга кузгалам дип саубуллашыр алдыннан, затлы костюмының түш кесәсеннән ике ун сумлык кәгазь акча тартып чыгарды да, эткә таяк ыргыткан кыяфәт белән, Мәдинәнең алдына ташлады.

 – Менә, авылыңа кайтсаң, әниеңә хәер итеп бирерсең! Мин ялдан әйләнеп кайтканда, бар да тәртиптә булсын! – дип, ашыгып чыгып китте.

Болай да тулган күңел бөтенләе белән чишелде. Шул ике унлык белән, әйтерсең лә, Мәдинәнең йөзенә китереп суктылар. Үз-үзен кулга ала алмыйча, күз яшьләренә ирек бирде Мәдинә. Тик үпкә-рәнҗү хисләре күз яшьләренә генә ияреп чыгып бетмәгән икән шул. Икенче көнне эшкә килүгә, ул бер ягының үзен тыңламавын сизеп алды. Сәбәбен аңлый алмаудан гаҗизләнеп, шифаханәгә барып килү теләге белән, җитәкченең урынбасары янына рөхсәт сорарга керде. Анысы ап-ак булып агарынган Мәдинәнең хәлен күрсә дә: «Синең урынга кем эшләргә тиеш? Ялга җибәрмәгәнгә артистланасыңдыр әле?» – дип ышанмавын белдерде.

Чуан тулса, тишелеп ага. Көч-хәл белән баш бухгалтерны касса аппаратын алып калырга ризалатып, шифаханәгә китте ул. Хәле бетеп, шифаханәгә барып кергән хатынны, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртып, шәһәр больницасына алып та киттеләр.

Фото: topnews.ru

(Дәвамы бар)

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (24)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (24)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: