Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 март 2023, 09:32

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (2)

...Хəниянең исə үз кырыгы кырык иде. Юк инде, укырга дип ниятлəгəннəр икəн, ишектəн кусалар, тəрəзəдəн кереп булса да, үз ниятеңə ирешергə кирəк!

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (2)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (2)

(Дәвамы.)

Тамак төбенə дə, күкрəк турысына да таш кисəге
килеп тыгылгандай иде. Елыйсы килə – елап та бул-
мый, шул таш тəнне дə, җанны да изə, сыта шикелле.
Өметлəнеп кил дə, ике кулыңны салындырып, борылып
кайтып кит, имеш... Шəһəр дигəннəренең кануннары
ай-һай кырыс икəн лə, синең көеңне көйлəп торучы юк,
ишеккə генə күрсəтəлəр икəн...
– Əй, бер карасаң, калада инəйлəрне сагынып ят-
канчы, авылда дөбердəтеп эшлəсəң лутчы бит, – диде
Нəсиха, үз-үзенə сер бирергə телəмичəме, əллə ихлас-
тан да шундый фикергə килепме. Ул ахирəтеннəн ике
яшькə олырак иде, тормышка карашы да өлкəннəрчə
яңгырады.
Хəниянең исə үз кырыгы кырык иде. Юк инде, укыр-
га дип ниятлəгəннəр икəн, ишектəн кусалар, тəрəзəдəн
кереп булса да, үз ниятеңə ирешергə кирəк! Əнə бит,
училищеның кабинетында күреп тə аһ иттелəр: авыл-
да тальяннан башка уен коралының барлыгын да
белмилəр, ə монда... Нəрсəлəр генə юк! Əллə ниткəн
быргылар, барабаннар, пианино, рояль... Аларның
серенə төшеним дисəң, укырга кирəк шул! Тормыш
юлында очраган беренче каршылыктан соң ук артка
чигенə башласаң, хыялларыңның тамырына үз
кулларың белəн балта чаптың дигəн сүз. Ə хыяллар...
алар һаман да аллы-гөлле төстə: күкрəккə сыеша
алмый ташкын булып агылырга торган җырларны
кешелəргə ирештерү, артист булам дигəн телəкне чын-
барлыкка əверелдерү.
– Ярар, дөньясында бер Уфа гына түгел лə... – Хəния,
күптəннəн уйлап йөргəнме, хəзер генə шундый фикергə
килгəнме, капыл гына Мəскəү турында сүз кузгатты. –
Кайту белəн Зөлкəбирə апага хат язам, анда да музы-
ка училищелары бардыр. Документларны шунда илтеп
карарбыз.
– Юк, юк, юк! – Нəсиха, корт чаккандай кул селтəп,
читкəрəк тайпылды. – Җəһəннəм аръягына китə ди...
Мин бит сагынуга түзə торган кеше түгел, анда елап
ятарга...
– Поезд йөреп тора, нəрсəгə елап ятасың. Сагынган-
да утырасың да кайтасың. И-и, син Мəскəүне күрсəң!
Каникулда туганнарга кунакка баргач, гашыйк булып
кайттым мин аңа...


7нче төймə
...Пермь өлкəсенең Чернушка шəһəрендə, тимер юл
вокзалы буенда, Алмачуарның ялын рəтлəгəн булып,
аңа таба иелə төшкəн, дымлы күзлəрен яшергəн əтисе
басып калды.
Сау бул, Салаюа! Бер генə урамлы газиз авылым
минем! Килəчəктə җырларыма күчəр сагышым итеп,
мин сине йөрəгемə салып китəм. Сау булыгыз, дус-
ларым, авылдашларым! Туганнарым, сау булыгыз!
Сезне өзелеп яратуымны еллар үткəч мин җырларым
аша ирештерермен. Чөнки бу дөньяда минем өчен
изгелəрдəн-изге, кадерлелəрдəн-кадерле – сез, бары
тик сез...
Сау бул, туган ягым! Исəнме, Мəскəү!..
Тик авылдан якты өметлəр, беркатлы самими хы-
яллар белəн килгəн кызны Мəскəү күктə балкыган
кояшы, җылы көннəре белəн каршы алса да, алдавыч
җылылык булган икəн лə: музыка училищесына доку-
ментлар кабул итү төгəллəнгəн, Хəния соңга калган
булып чыкты. Суга батучы саламга ябыша дигəндəй,
сүрелеп бетмəгəн өмет белəн башка уку йортларының
да ишеген кагып карадылар: юк, соңарган шул...
Нишлəргə? Уфадан əйлəнеп кайткан шикелле,
Мəскəүдəн дə башны иеп кайтып китəргəме? Бар хы-
ялларны аяк астына салып, таптап, юкка чыгарып?
Менə монысы булмас... Быел кермəгəн икəн, икенче
елга керер, тик ул барыбер укырга тиеш! Каршылыклар
үҗəтлекне арттыра гына икəн – моны төшенүдəн Хəния
үзен көчлерəк хис итə башлады.
– Эш дип, беренче элəккəненə барып каплана күр-
мə, – диде Зөлкəбирə, Хəниянең, урамга чыкса, тук-
талышлардагы һəр белдерүне күз уңыннан үткəрүенə
игътибар итеп. – Завод-фабрикаларның кайберсендə
училищелары да бар, общежитиелары да, булган-бул-
ган, шундыйрак булсын инде ул.
Суга батучы саламга да тотына дигəндəй, Хəния үзе
дə шул фикердə иде. Эше табылса, бəлки əле тулай
торагы да булып куяр – өметсез шайтан гына, ди бит
картые.


8нче төймə
...Бүген күреп кайткан белдерү җанны каезлап тора
бит əле менə. Югыйсə, аһ итəрлек, мин эзлəгəн бит
инде бу дип сөенерлек тə түгел... Реутово фабрикасы-
на эшчелəр кирəк, тулай торактан урын да ышандыр-
ганнар, училищесы да бар икəн, стипендия дə түлəнə
дигəннəр! Көнгə бер тапкыр бушлай туклану да бар.
Һəр яңа нəрсə иң башта əнə шул яңа булуы белəн
өркетə дə инде. Тик күз курка, кул эшли – килеп тотын-
гач, барысы да җайлана, билгеле бер эзгə төшə дə
утыра. Хəния белəн дə шулай булды. Авылны сагынып
җаны əрнегəн мəллəрне исəпкə алмасаң, училищеда
гел урыс телендə үтə торган дəреслəр дə, фəкыйрь
генə тулай торак бүлмəсе дə, иялəшə төшкəч, алай ук
котсыз тоелмый башлады. Студентлар арасында, аның
кебек, торыр урынга, утыз сумлык стипендиягə кызы-
гып килүчелəр күп иде, Башкортстаннан килгəн кызлар
да байтак булып чыкты. Аларны туку фабрикасына
эшчелəр итеп əзерлəячəклəр, практик дəреслəр цех-
ларда, рəт-рəт булып тезелеп киткəн станоклар артын-
да уза иде.
Хəния фабрикада озак еллар эшлəгəн хатыннарның
бертөслегə əверелеп беткəн йөзлəренə, өслəрендəге
бертөсле караңгы-зəңгəр халатларга, аякларындагы
бертөсле кара башмакларга аптырап та, шаккатып та
карады: бу кадəр бертөрлелектəн ничек эчлəре пошып
үлми болар? Үзлəре дə машинага əйлəнгəн шикелле:
инде ятланган хəрəкəтлəр белəн шалт кына станок ар-
тына килеп тə басалар, җитез-җитез хəрəкəтлəр белəн
калын тасмаларны тигезлəп торалар, кемдер ул тас-
маларны нечкə генə җеплəргə əверелдерə... Көн саен,
сəгать саен шушы хəрəкəтлəр, шушы киемнəр, шушы
таш идəн, түшəм... Урман-кырларны иңлəп-буйлап
йөрергə күнеккəн кыз өчен иң авыры менə шушы тар-
лык, кысанлык, ирексезлек иде. Монда канатларыңны
җилпи-җилпи очарга бер мөмкинлек тə юк, талпынсаң,
биек таш түшəмгə килеп орынасың да шундый ук таш
идəнгə лап итеп килеп төшəсең – шул гына... Лəкин ба-
рыбер кирегə юл юк, ул укырга, үзенə юлны үзе салырга
тиеш! Кулыңда бер-бер һөнəрең булса, кайнап торган
шушы калаларында барыбер югалып калмыйсың. Ка-
ласында гына түгел, дөньясында да югалмыйсың ул...
Беркөнне кич белəн Нəсихага да хат язып салды.
“Син дə килерсең, укырга чакырып торалар монда. Ок-
тябрь бəйрəменə кайткач, бергə китəрбез, яме?” – диде
ул, инде хыялларының тормышка ашуын күз алдына
китерүдəн дə күңеле күтəрелеп.


9нчы төймə
...Училищеда уку күңелне алгысытырлык түгел иде.
Тик, үзең тапкан карта – аша тарта-тарта, дигəндəй,
бер башлагач, кул селтəп китмəссең бит инде. Əле
ярый училищеның үзешчəн түгəрəгенə баргач, дөнья
тəгəрмəче əйлəнешен үзгəрткəндəй була да, җан үз ка-
лыбына керə.
Яз башында Хəния үзенə хромка гармун сатып алды.
Кайчаннан күзе кыза иде бит! Ашауны тəмам кысып,
стипендияне тиенлəп дигəндəй җыя торгач, тəки мак-
сатына иреште. Ике рəтендə төймəлəре елкылдап тор-
ган егерме биш тəңкəлек өр-яңа гармун тулай торакның
кысан бүлмəсенə кайтып утыруга, бүлмə түгел, Җир
шары иркенəйде.
Тик... Кичлəрен гармун күреген тартып, рəхəтлəнеп
авыл көйлəрен сузып җибəрүгə, уң стена да, сул стена
да, җимерелеп төшəрдəй булып, тавыш бирергə тотын-
ды: теге яктан да шакыйлар, бу яктан да дөбердилəр.
Өченче берəве ишек кага. Баксаң, күрше-тирəдə
яшəүче марҗа кызларының колагына гармун тавышы
да, татарча көйлəр дə комачау итə икəн... Вахтада уты-
ручы Мария түти белəн күптəн дуслашырга өлгергəн
иде Хəния, кыска буйлы, аксыл йөзле, борын очына
күзлек элгəн карчык ял көнне кызлар ишектəн чыгып
барганда, кечкенə тəрəзəсеннəн башын сузып:
– Кызым, сезнең бүлмə өстеннəн жалу белəн
йөрмəкче булалар, берүк тавыш-тын чыгармый гына
утырыгыз инде, гармуныңны куеп тор. Бүлмəңнəн чы-
гарып җибəрсəлəр, кая барырсың? – диде кайгыртучан
тавыш белəн кисəтеп.
– Борчылма, Мария апа, баш исəн булса, урын табыл-
мый калмый ул, – дип күз кысты Хəния, аннан, култык
астына кыстырган гармунына ымлап: – Бүлмəне генə
түгел, Мəскəү урамын гөрлəтеп кайтабыз əле, – диде
дə, карчыкның аһылдап урындык аркасына елышуына
җавап итеп, кул изəде.
Ял көне булгач, Нəсиха белəн икəүлəп Зөлкəбирə
апасына кунакка китеп барулары иде.
...Кунакларны кайнар аш, тəмле пəрəмəчлəр белəн
сыйларга дип өстəл əзерлəп маташкан Зөлкəбирə,
сеңлесенең гармунына карап, баш чайкады:
– Иренми икəн, тəки үзеннəн бертотам калдыр-
мый!.. Ярар, алып килүең əйбəт булган, безне дə
җырлатырсың.
Училище, тулай торак хəллəрен, авылдан килгəн хат
хəбəрлəрен уртаклаша-уртаклаша, өстəл янында озак
кына утырдылар. Чибəр апасы кызларны кыстый-кыс-
тый чəй арты чəй яңартты, Хəния гармун сузды, бераз-
дан Равил кайтып, гитара белəн ул килеп кушылды.
Җырлап та, елап та алдылар: моңлы көй ишетүгə, күңел
түренə туган якны сагыну сагышы килеп сарыла иде...
– Чибəр апа, əйдə урамга чыгып утырабыз! – диде
Хəния, урындыгын артка эткəч, сүзе артыннан үзе дə
кузгалып. – Авылда, капка төбендə утырган кебек,
рəхəтлəник əле бер!
– Белмим шул... Безнең мондагы марҗаларга ошап
бетəр дисеңме... – Апасы икелəнеп кенə өске катка ым-
лагандай итте.
– Марҗаның да бар җаны дилəрме əле? Əйдə, алар-
ны да елатабыз хəзер!
Хəния, элгечтəн Чибəр апасының кыска куртка-
сын гына алып киде дə, гармунын җилкəсенə асты,
Нəсиханың киенгəнен көтеп торгач, бергəлəп подъезд
төбенə чыгып киттелəр.


Аргы яктан килдеңме лə,
Бирге яктан килдеңме?
Мин сагынганны белдеңме,
Үзең сагынып килдеңме?


Җырга Нəсиха белəн Зөлкəбирə дə кушылды:


Аргы яктан килмəдем лə,
Бирге яктан килдем мин.
Син сагынганны белмəдем,
Үзем сагынып килдем мин...


Шулвакыт беренче каттагы тəрəзə киерелеп ачыл-
ды да анда сап-сары бөдрə чəчле күрше хатынының
гаҗəплəнүле йөзе күренде:
– Ой, Зоя, что это у вас, девичьи посиделки что ли?
– Яз, бит, Настя, яз! Душа праздника просит! Əйдə,
чык безнең янга! – Зөлкəбирə күршесенə кул изəде.
Тегесе, челтəрне бөтенлəй читкə үк шуыштырып:
– Җырлагыз, җырла, мин моннан гына тыңлыйм! –
дип тəрəзə төбенə ике терсəге белəн таянды.
Хəния, бармакларын салмак кына йөгертеп, “Каз ка-
наты” көенə күчте:


Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була.
Чит иллəрдə күп йөр(е)сəң,
Туган илең ят була...


Фəридə Кудашеваның бу җырын авылда кырык кат
тыңлагандыр, сүзлəренең мəгънəсе менə монда, үзе
чит җирлəргə килеп урнашкач кына бəгырьне телгəлəп,
җанны айкарлык булып аңлашыла башлады.
Бераз вакыттан соң, уянып киткəндəй җырдан тук-
таса, ни күрсен: Чибəр апасы янына күрше хатынна-
ры чыгып утырган, йортның икенче, өченче, дүртенче,
бишенче катында да берəм-берəм тəрəзəлəр ачылган,
урыс хатыннары аның җырын тыңлыйлар!
Берчə елашып, берчə көлешеп, байтак вакыт узгач
кына концертны туктаттылар. Кызлар, бүгенге көннең
чыннан да бəйрəм кебек үтүенə сөенə-сөенə, кичлəтеп
кенə кайтырга чыктылар.


10нчы төймə
Кызларның исəбе – бер атуда ике куян элəктерү иде.
Иртəрəк килеп, данлыклы Измайлов паркын карап
йөргəч, кичен татарлар җыела торган пятачокка барыр-
га ниятлəгəннəр иде. Монда халык сабантуйга җыелган
диярсең: төркем-төркем булып, ашъяулык өстендə са-
мавыр куеп, чəйлəп утыручылар да, эскəмиягə тезелеп
гəп коручылар да, агач идəнле ачык сəхнə тирəсендə
кайнашучылар да җитəрлек. Шунысы кызык: монда
гел татарлар гына җыйналган шикелле: кая карама,
колакны иркəлəп, күбесенчə татарча сөйлəшкəннəре
ишетелə.
Шəһəрнең пятачок дигəннəрендə дə, авылдагы ши-
келле, аяк табаннары кызганчы биилəр икəн. Аллея
буендагы эскəмиялəргə утырган халык арасында урта
яшьлəрдəге ике ир-егет баянда урыс такмаклары
уйный, ике хатын-кыз, яулыкларын кулда җилфердəтеп,
такмак əйтə-əйтə, шул көйгə тыпырдый. Алар тирəли
тезелеп басканнар исə, кул чаба-чаба, алкышлап тора.
Хəния белəн Нəсиха, əлеге төркем яныннан үтеп, ал-
гарак атладылар. Ул арада кайсыдыр түгəрəк эченнəн
гармунчының татарча бию көе башлаганы ишетелде,
көй отыры кызганнан-кызып, аякларны үзеннəн-үзе
шул тирəгə дəшə иде. Салаюаның, иске булса да, тузан
исе килеп торган такта идəннəренə тиклем якын бул-
ган клубын, шунда төртмəле сүзлəр əйтешə-əйтешə,
егетлəр белəн кара-каршы уен оештырган кичлəрне күз
алдыннан үткəрə-үткəрə, очынып биеде Хəния. Гармун-
чы салмак көйгə күчүгə, кулын җилпəзə урынына селки-
селки, Нəсиха янына юнəлде. Тик барып баса алмады,
озын гына буйлы бер егетнең: “Сезне биюгə чакырырга
ярыймы?” – диюен ишетеп, артына борылып карады.
Карады да... үзенə төбəлгəн бөркет карашны күреп,
аяк астында җирнең тибрəнеп куюын тойды. “Ярый”
дип тə əйтмəде Хəния, “ярамый” дип тə авыз ачма-
ды – телсез калгандай, җиңелчə ияк кагып, егетнең
үзенə таба сузган кулына учын куйды һəм алар башка
парлар янəшəсендə əкрен генə бии башладылар.
Егетнең бер кулы кызның биленə əдəпле генə яткан,
үзеннəн җиңелчə генə тəмəке катыш одеколон исе
бөркелə.
– Сезне куркыттым кый, – диде егет, бераз гына иелə
төшеп. – Сөйлəшмисез дə...
Аның “кый” диюенə ялт кына башын күтəргəн Хəния,
егетнең кара-коңгырт күзлəре белəн очрашкач, тагын
югалып калгандай булды, лəкин бик тиз үз калыбына
керде дə чаяланып:
– Бəй, сез əллə Пермь ягыннанмы? – диде ул, үз
авылларында да шул төбəктəге кебек сөйлəшүлəрен
күздə тотып.
– Юк, Башкортстаннан мин. Ния, үзегез Пермьнанмы-
ни?
– Мин дə Башкортстаннан бит! Тəтешледəн!
Хəния, якын туганын очраткандай, егеткə кояш кебек
балкып елмайды. Ə инде авылларының күрше генə бу-
луын белгəч, егылып китə язды. Ничə миллион кеше
яшəгəн Мəскəү каласында, аны биергə чакырган егет
якташның да якташы булып чыксын əле! Могҗиза дими
ни дисең инде моны?
Рөстəм армия хезмəтен төгəллəп, Мəскəүдə торып
калган икəн. Хəниянең исемен, кайда торуын сорашкан
арада, əкрен көй дə төгəллəнде, кыз аны тарта-йолка
Нəсиха янына əйдəклəде.
– Малай, карале, үзебезнең якташны очраттым!
Туфлиен салып, аякларын ял иттереп утырган
Нəсиха, аларга урын биреп, эскəмиянең бер читенə
шуышты.
– Сез əллə туганнармы? – диде егет, кызларның
икесенə алмаш-тилмəш күз ташлап. – Охшашкансыз,
шуңа əйтəм.
Бер чишмəнең суларын эчеп үскəч, охшасалар да
гаеп түгел. Җитмəсə, Нəсиха да, язга чыккач, иңбашына
төшеп торган дулкын чəчлəрен каре итеп кистергəн,
ахирəт кызларның икесе дə бердəй прическа белəн
калган иде. Дөрес, Хəния дустыннан бераз калкурак,
аңа караганда кыюрак та, сүзчəнрəк тə.
Күпме генə вакыт үткəндер, бераздан, өчəүлəп гөр-
гөр килеп сөйлəшкəн арада, əллə никадəр уртак та-
нышлар барлыгын ачыкладылар. Ислəре китеп, шул
хакта гəплəштелəр. Кызлар училище турында, тулай
торак хакында сөйлəп алдылар. Əкрен көй яңгырый
башлагач, Рөстəм Хəнияне янə биюгə чакырды. Нəрсə
иде бу? Ерак йолдыздай балкып, күңелне ымсындыр-
ган мəхəббəтме? Гашыйк булумы? Каникулга кайтып
киткəч, аны күрми ничеклəр түзəр – бу хакта уйлаудан
да Хəниянең җанына салкын үрмəли башлый...
Мəскəү тиклем Мəскəүдəн һич кенə дə буш кул белəн
кайтасы килми иде. Укулар бетеп, авылга җыенып
йөргəн көннəрендə, кызлар кибетлəрдəн урап кайтырга
булдылар. Хəния белəн Нəсиха, берəүне дə буш кал-
дырмаска телəп, туганнарының барысына да кечкенə
генə булса да бүлəк җыйдылар, хəл кадəренчə күчтəнəч
алдылар. Поездга утырып кайтып киткəндə, аларны
Рөстəм озатып калды.
– Август азагында килəм! Кө-ө-өт!
Поезд тəгəрмəчлəре дə, əлеге сүзлəргə кушылып,
“көт-көт, көт-көт” дип тəгəрəгəндəй иде...
***
– Апау, Мəскəү зурмы ул?
– А-ай, нык зур, апаем!
– Биш Салаюа чаклымы?
– Биш түгел, биш мең дисəң дə җитмəс...
– Мине дə аппарырсың əле, яме...
Өйалдында, апасының кочагына сыенып яткан Фиру-
за йоклап китəргə тиз генə ирек бирмəде: сорау арты
сорау яудырды. Ул да апасын өзелеп сагынган, күрешү
шатлыгыннан, үзенə элəккəн күчтəнəчлəрдəн түбəсе
күккə тигəн иде.
Туган йортның гадилегенə, ихласлыгына бəхетнең
үзе кереп сыйган. Такта караватның буеннан-буена
түшəлгəн олы ястык та, кырый стенага эленгəн агач
шүрлек тə, ишек буенда кичтəн савылган сөт чилəге
утыртылган салкын сулы олы тас та, кояш төшмəсен
дип тəрəзəгə ябыштырылган гəзит тə; бакчада рəт-рəт
булып утырган бəрəңге буразналары да, абзардагы ике
ат, ике сыер, сарыклар, тавык-чебешлəр дə – болар
барысы да шəһəрнең шау-шулы, тынгысыз тормышын-
нан тəнне генə түгел, җанны рəхəтлəнеп ял иттергəн
самими бəхет... Əти-əнинең, туганнарның янəшəдə
булуына сөенеп, үзеңне өр-яңадан тугандай хис итеп,
иркəлəнеп кенə үткəргəн көннəр күз ачып йомган арада
үтеп тə китте.
Бу юлы Мəскəүгə юл тотканда, поезд тəрəзəсенə бе-
регеп барган карашта үзгə бер ашкыну, үзгə бер сагы-
ну чагыла иде... Сагынып кайтыр һəм сагынып көтəр
кешең булу – үзе бер бəхет икəн лə...
8 декабрьдə Нəсиханың туган көне. Артык шау-шу-
га исе китмəгəн кызның кунак чакырырга исəбе дə юк
иде, тик бəйрəмнəрне, үзе əйтмешли, “тусовкаларны”
яраткан Хəния: “Кызларны дəшəбез, зурлап уздыра-
быз”, – дип, өзми-куймый кыстагач, ахыр чиктə риза
булды. Хəния уйлап-уйлап торды да:
– Рөстəмне дə чакырсам... Ни диярсең? – дип
Нəсихага төбəлде.
Болай дип соравының хикмəте бар иде. Бу арада
егет белəн икесенең арасыннан салкын бер җил
исеп үткəндəй: Рөстəмнең вакыт-вакыт көнчеллеген
күрсəтеп куюы кызны сагаерга мəҗбүр итə иде. Ок-
тябрь бəйрəменə училищеда концерт куйганда,
Хəниянең урыс кызлары-егетлəре белəн бергə сəхнəдə
җырлавын да өнəп бетермəде, ачыктан-ачык əйтте:
аның ише җирдə йөрмəсəң яхшырак булыр иде, диде.
Хəния ахирəтенə Рөстəмнең бу кылыгы хакында
əйтеп тормады. Ул, гомумəн, кеше турында аз гына
да кыек сүз əйтүдəн курка иде. Картые гомер бакый:
“Гайбəт сөйлəү – үз туганыңның мəетен ашауга тиң”,
– дип, куркыныч та, гыйбрəтле дə хикəятлəр сөйлəп,
тəмам аңына сеңдергəн икəн. Чир китə – гадəт китми,
дигəндəй, балачактан килгəн шул гадəт əле дə чабудан
тарта.
“Бергəлəп гармун уйнап, җырлашып утырсак,
Рөстəмнең үзенең дə күңеле җилкенеп китəр əле”, –
дип уйлаган уе гына, кыя ташка бəрелеп челпəрəмə
килгəн бəллүр савыттай, чəчелде дə төште. Торт, каплы
кəнфит, шампан шəрабы, чəчəклəр күтəреп килгəн кыз-
лар Нəсиханы котлап, битеннəн үбə-үбə, матур сүзлəр
əйтте, бүлəклəрен тапшырды. Бүлмəнең кысанлы-
гын да сизмичə, рəхəтлəнеп биеделəр, җырладылар.
Хəниянең кулыннан гармун, теленнəн җыр төшмəде.
Рөстəм дə ачык йөз белəн утырды. Тик бəйрəмнəн
соң булган аңлашу ике арага үз ноктасын куйды: егет
Хəниянең мəхəббəтен җыр белəн бүлешергə телəми
иде...
Акылы белəн аңлый Хəния: əгəр бу чын мəхəббəт
булса, ул көткəн, ул хыялланган мəхəббəт булса, əллə
нинди каршылыкларны да җиңəр иде, болай шартлап
сынмас иде. Шулай да баштагы мəллəрдə авыр булды.
Училищедагы укытучыларның күбесе Хəнияне үз
итеп аралаша, аның тырышлыгын, сəнгать чараларын-
да атлыгып катнашуын бəяли иде. Текстиль институ-
тына документлар тапшырырга да алар киңəш итте.
“Барыбер югары белем кирəк, читтəн торып булса да
укырга тырыш”, – диде алар, кызның икелəнүен күреп.
Əле дə булса музыкаль белем алу турында өметлəре
өзелмəгəн Хəния исə көзгə янə училищега талпынып
карарга телəгəн иде...
Нəсиха гына институт турында ишетергə дə телəмəде.
Монда уку дəверендə ярты җаны һаман туган якта, ту-
ганнары янында адашып йөргəн кыз Салаюага кайтып
китте.

(Дәвамы бар.)

Фотода: Хәния Фәрхи.

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (2)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: