Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 март 2023, 16:30

Аяз ХӘСӘНОВ. Төштәге күз яше. Хикәя (3)

Салкын бәс керфек һәм кашларны сарып алды, күзләрне каплады. Куллар да инде берни тоймый, тыңламый башлады. Утыруы белән, зәмһәрир суык гүя юкка чыкты, туңган һәм арган тәнен рәхәт ою биләп алды. Әмир тәкатьсез рәвештә йокыга изрәде...

Аяз ХӘСӘНОВ. Төштәге күз яше. Хикәя (3)
Аяз ХӘСӘНОВ. Төштәге күз яше. Хикәя (3)

III

 

Бакчалар өстеннән түбәнтен генә торналар төркеме очып узды. Соңлап килгән яз белән алар да туган якларына соңарып кайттылар. Ләкин яз үзенең хасиятенә бик тиз керде: шаулап гөрләвекләр акты, җир һәм агачлар, әйтерсең югалган вакытларын куып җитәргә теләп, бик тиз яшеллеккә күмелде. Менә шул хәлне тоеп, торрыйк-торрыйк дип аваз салып, торналар төркеме очып үтте.

Әмир карт мәһабәт кошлар төркемен күздән югалганчы озатып калды. Аннары ул, шатлыгыннан сакалын сыйпый-сыйпый, Альфага карады. Ул инде, теле белән өзлексез ялый-ялый, муен һәм күкрәген телеп узган тирән ярасын күптән сихәтләгән, яралы килеш ике баласын да имезгән. Хәзер ул, күзләрен ярым йомып, балаларының, мәш килеп уйнауларын күзәтә, шуннан ләззәт таба. Мәнә Актырнак дигәне аның бер колагына ябышты, аны, уңга-сулга селеккәләп, әйтерсең өзеп чыгарырга маташты. Әмма әнисе чак кына башын күтәрде, һәм соры йонлы бу ата көчек, киң маңгайлы нык-таза көчек, җиргә мәтәлеп төште. Шулай да ул, уеннан кире кайтмыйча, аның колагына тагын ябышты, тагын селеккәли башлады. Бетта дигәне исә әнисенең койрыгына каныкты. Бусы ана көчек иде. Ул да киң маңгайлы, нык-таза көчек. Аңа исемне бер бакчачы бирде. Әнисе Альфа икән, бусы ник Бетта булмасын, дип. Альфа түзмәде, кинәт торып басты, ләкин көчекләрнең һәр икесе дә, ырлый-ырлый, аның койрыгына килеп ябыштылар, аны, як-якка тарткалап, әйтерсең өзеп алырга телиләр иде. Ахырда Альфа оясына менәргә мәҗбүр булды. Ул шуннан торып, шаярып, үткер тешен күрсәтте. Йә ярар, бераз ял итегез, дип әйткәндәй, юаш кына ырылдап та куйды.

Нәни җан ияләре... Ләкин чын бүре токымнары... Алар, гөнаһсыз сабыйлар буларак, үзләрен яраттыралар, соклану хисе тудыралар, һәм Әмир карт, теләсә-теләмәсә дә, ара-тирә шаярып та ала.

Ә Альфа, гомере буена бәйдән ычкындырылмаган әнкә эт, бәхетле идеме? Ул бит картайган көнендә генә ана булуга иреште. Менә шул хакта Әмир карт үзе ни уйлый икән? Әгәр шул хакта сорасалар, Әмир карт үзе ни әйтер иде икән? Әмма шунысы хак: каравылчы карт Альфа өчен эченнән шат кына иде. Хәтта, эт токымына хыянәт итеп булса да, үзен дәвам иттерүгә ирешкән әлеге бәйдәге эттән бераз көнләшә дә иде.

Ә бит кайчандыр аның да балалары бар иде...

Әмир карт мәктәптә укып йөргән чакларын еш искә ала. Ул яшәгән авыл бик кечкенә, анда шунлыктан мәктәп тә юк иде. Яше җиткәч, аны уналты чакрым ераклыктагы күрше авылга мәктәпкә бирделәр. Ул һәр кыш шунда яши, аны бары мунча кертү, өс-башын алыштыру өчен генә килеп алалар иде. Болай да юка тәнле бу малай, атналар, айлар буе такы-токы ашаудан тәмам чырага әйләнде. Ләкин шуңа да карамастан, аның монда, шушы чит-ят авылда, Әнисә исемле бер оялчан кызга күзе төште. Юллары бергә туры килгәндә, шәкерт малай, сихерләнгән кебек, бу чибәр кыздан күзен дә ала алмады. Килешмәсә дә, очраткан саен, тораташка әйләнеп, качып кала. Әнисә оялудан комачтай кызара, бу кызыллык аның чокырланып торган бит алмасына тарала, һәм кыз, күзләрен озын керфекләре астына яшереп, тизрәк китү ягын карый иде.

Әмир яшь егет булып җиткәч тә үзендә кыюлык таба алмады. Шундый һәр очрашудан соң ул үзен-үзе тиргәүдән узмады. «Их, син дә инде егет кисәге, һич югы, әйбәтләп исәнләшә дә белмисең»,– дип, үзең тиргәпме-тирги, әмма, икенче тапкыр очрашкач та, ләм-мим сүз әйтә алмыйча интегә иде. Хәер, кызны ул алай еш та очрата алмады. Әнисә мөмкин кадәр аның күзенә чалынмаска тырыша иде.

Тагын шундый бер очрашудан соң шәкерт егетнең бөтенләй кәефе кырылды. Әнисә мине, мөгаен, бозауга исәплидер, дип уйлады ул, эченнән сызып. Гомумән, монда минем кемгә кирәгем бар? Булмый болай, авылга кайтып китәм. Анда әти белән абыйның эшләре муеннан ашкан. Ичмасам, аларга булышырмын.

Аның, китәргә икән китәргә, дигән катгый карарына тагын шул этәргеч булды – әтисенең биле кузгалган. Гел авыр эштә шул. Бөтен күтәрү-төшерү аның өстендә, һәм менә Әмир төштән соң, зәмһәрир суык башланды дип тормыйча, алдына-артына карамыйча, юлы буйлап авылына элдерде. Әллә язмыш кушуы белән, әллә очраклы рәвештә генәме, Әмирнең авылдан ашыгып чыгып барганын Әнисә күреп алды. Моның яхшыга түгеллеген, шушы үзе яраткан яшь егетнең авылдан бөтенләйгә китеп баруын, моңа ул үзе сәбәпче булуын – һәммәсен бөтен йөрәге белән тойды. Ул үзенә тынгылык тапмады. Бер эшләгән эшен кабаттан эшләде, юк эшен бар итте, әмма күңелендәге тынычсызлану хисен барыбер җиңмәде, һәм ул, шушы гаҗәеп чибәр, ләкин гаҗәеп тыйнак һәм оялчан кыз, тәвәккәл бер карарга килеп, Әмир киткән юл буйлап йөгерде.

Әмир, акны-караны күрмичә, һаман юлын дәвам итте. Әлбәттә, әтисе аның мәктәптән качып кайтуын кичермәс, эт итеп тиргәр, кыйнап ук ташлар. Ләкин егет сүзе бер була! Ул кире борылмас. Тик ничек кенә менә караңгы төшкәнче өйгә кайтып җитәсе... Әнә кышкы кояш инде офыкка якынлашып килә. Зәмһәрир суык юка кием аша тәнгә үтә, өшетмәкче була. Ничек кенә кызулап бармасын, аяк бармаклары туңудан берни сизмәс хәлгә киделәр. Ә юл һич кыскармый. Киресенчә, ул һаман озыная бара кебек. Әле калын урманны үтәсе бар, әле җил уйнап торган чиксез болынны үтәсе бар. Әмир тәмам арды. Яшь егет башы белән! Ләкин аны, юл арасы түгел, бигрәк шушы көчәя барган зәмһәрир суык ардыртты. Салкын бәс керфек һәм кашларны сарып алды, күзләрне каплады. Куллар да инде берни тоймый, тыңламый башлады. Ичмасам, берәр олаучы-мазар куып җитми. Җитсә, чак кына ял итәр иде Әмир. Ял итәр, йә... аяк сузар иде. Әйе, Әмирнең кемнәндер ишеткәне бар, мондый каты суыкта гел хәрәкәттә булу зарур. Тик утырырга һич ярамый. Утырдың исә, үзең дә сизмичә мәңгелек йокыга таласың. Әмир, яртылаш һушын җуйган хәлдә, нарат урманын чыкты. Чыгу белән, бәхетсезлегенә каршы, аңа бер биек төп очрады, һәм яшь егет, бар калган иркен югалтып, шул төпкә утырды. Утыруы белән, зәмһәрир суык гүя юкка чыкты, туңган һәм арган тәнен рәхәт ою биләп алды.

Әмир тәкатьсез рәвештә йокыга изрәде...

Инде кич төшкән иде, әмма Әнисә аны ерактан күреп алды. Урман авызында ук. Йөгереп ачыклыкка чыкты, төп янына җитте. Шунда... Ул калган адымын атлый да алмады. Бераздан, бияләен салып, яраткан кешесенең салкын йөзен сыйпады. Йөрәге аның сулкылдап тибәргә тотынды. Ләкин кулы егетнең иреннәренә тиеп китүгә – менә бәхет! – егетнең сулышы әле киселмәгән! Ул исән, бары йоклый гына.

– Әмир! Әмир, дим! Тор! Болай утырырга ярамый!

Кыз аның яңагын чәбәкләде, битен кар белән ышкый башлады. Яшь егетнең йөзенә кызыллык керде сыман. Кыз сөенеченнән тагын да кызурак итеп Әмирнең кулларын, бармакларын ышкырга кереште.

Үзе өзми-куймый:

– Әмир, дим! Әйдә, тор! – дин, бер сүзне кабатлады.

Кыз аны көч-хәл белән аягына бастырды. Ләкин ул аягында басып тора алмый, гел чайкала, һаман йоклый иде.

Әнисә бу яшь егетнең, аның юлга чыгуын күргәч үк, суыкка бирешәсен, юлдан түгел – суыктан арып куясын бөтен күңеле белән сизгән иде шул. Менә ни өчен артыннан йөгерде ул аның. Хәзер ул, елый-елый, шушы күз тотып йөргән кешесенә ялынды:

– Әмир! Тыңла инде, акыллым! Уян! Катып үләсең киләмени?

Юк, тезләнеп сорасаң да, аны уятырлык түгел иде! Кыз Әмирне капчык сыман итеп аркасына салды. Әмирнең ике кулы кызның ике иңбашыннан алга салынды, һәм кыз, ярым иелеп, шушы ике кулыннан тотып аны авылларына алып китте.

Калган дүрт чакрым араны алар, яшь егет белән шушы үсмер кыз, әнә шулай мең газап белән уздылар.

Җирне төн пәрдәсе каплаганда, Әнисә авыл читендәге бер кечкенә өйнең караңгы тәрәзәсен шакыды. Аңа, без шунда торабыз, дип Әмир үзе әйтте. Ул чак кына ял да иткән, алпан-тилпән атлый да ала, телгә дә килгән иде. Салкыннан туңып, үлем хәленә килгән улларын күрүгә, ата-ана, бермәлгә ни кылырга да белмичә, тәмам югалып калдылар. Шунлыктан үсмер кызның кай арада өйдән чыгып киткәнлеген сизми дә калдылар.

– Юк, юк, болай ярамый,– диде -ата кеше.– Аш белән атканга таш белән атмыйлар. Малаеңны күтәреп алып кайткан бер үсмер кызны болай чыгарып җибәрмиләр...

Шулай дип әйтте дә, билен тотып:

«Аһ, үзем йөри алсамчы...– дип көрсенеп куйды. Аннары салкын тидереп мич башына кунаклаган өлкән улына дәште: «Бар, ул мәрхәмәтле кызны хәзер үк куып җит, өйгә алып кайт!» – диде.

Егет шундук сикереп тә төште, әллә өстенә дә киеп тормыйча, өйдән чыгып та йөгерде. Күпмедер вакыт үткәч, ул бер ялгызы өйгә кайтып керде. Димәк, кызны ул да куып җитмәгән...

Ата кеше тагын бер тапкыр көрсенеп куйды, аннары хатынына дәште:

– Малайны баштанаяк каз мае белән ышкый башла!

Әмир күпмедер вакыт мәктәпкә бара алмый ятты. Болай өендә ул алай озак ятмады да кебек... Әмма шул кыска арада ул Әнисәсез калды. Аны, тыйнак һәм оялчан кызны, бер сөйрәлчек адәмгә кияүгә биргәннәр... Шушы бер үсмер кызны, гөнаһсыз баланы! Имеш, ул төнгә каршы күрше авылның бер яшь егетен озата киткән. Имеш, ул үз өенә төнен генә әйләнеп кайткан. Менә шул имеш-мимешләр аркасында аның яманаты чыккан, һәм әти-әнисе аны, ирексездән, бер сөйрәлчек кешегә кияүгә биргән. Көнче һәм гайбәтчел кешегә. Кызның яманатын чыгарган кеше шул бит инде! Аның яшь кызга күзе төшкән булган, һәм ул, гайбәтен сатып, тәки теләгенә ирешкән.

Бу – утызынчы еллар башы иде. Әмир, шул хәлләрдән соң күп тә үтми, армия сафына алынды. Иртәгә юлга чыгасы дигән кичне аларга күрше кызы кереп Әмиргә нәни төргәк бирде. Егет, каушавын сиздермәскә тырышып, әкрен генә төргәкне сүтте. Кулъяулык! Әнисә чиккән кулъяулык! Әмирнең йөрәге түрендә инде сүнеп барган өмет чаткысы кабынды: «Ул мине онытмаган! Ул мине көтә!..»

Тагын дүрт елдан соң Әмир причалдан ярга төште. Диңгез шавыннан соң, корабль кочегаркасында гүләп янган ялкын телләреннән көч-куәт алган моторлар дөпелдәвеннән соң, ярда тыныч кына дулкыннар чайкалганын карап тору аңа ничектер сәер һәм рәхәт иде. Ул, җай гына трубкасын суырып, дүрт ел буе үзе йөзгән корабка озак карап торды.

Туган авылына кайткач, матрос егет, ике дә уйлап тормыйча, тимерче алачыгына эшкә килде. Башта ул кулына зур, авыр чүкеч алып, сандалга сугып карады. Көч һәм гайрәт ташып торган беләкләренә авыл җирендә моннан да кулай эш табу мөмкин түгел иде. Корабльдә кочегар булып хезмәт иткән егеткә алачык учагындагы ялкыннар да якын-кадерле иде. Кичен өйгә кайткач та ул мичтә янган ялкын телләренә карап ләззәтләнә иде. Иртәдән алып кичкә кадәр алачыкта сандалга суккан чүкеч чыңы яңгырап торды. Тимерче, эшеннән туктап ял иткән чакларында, җайлап кына трубка суырды...

Ә яшьлек хыялын, Әнисәне, ул беркайчан да исеннән чыгармады. Әнисә дә, ничә ел көнче һәм сөйрәлчек ир белән торуына карамастан, тормышның өшеткеч кыравына бик үк бирешмәде. Әмир аны бер тапкыр очратты да әле. Хәзер аңарда яшь чагындагы төшеп калганлыкның эзе дә юк иде. Әмир аңа башлап сүз катты, хәл-әхвәлен сорашты. Аңа ул, беренче сүзе итеп, әйтеп бетергесез рәхмәтен белдерде. Мин синең алда мәңге бурычлы, диде. Әмма шул бер авыз сүз дә күп нәрсәләр турында сөйли иде: син булмасаң, бүгенге көндә мин дә булмас идем, ярдәмем кирәк булса берүк белдерә күр, синең өчен җаным фида... һәм тагын бик күп нәрсәләрне аңлата иде ул сүз.

Әмирнең шушы балачак һәм яшьлек дустын көн саен күреп торасы килә иде...

Көтү кайтып, кичке эшләр тәмамлангач, авыл яшьләре Әмир янына җыелып аның ерак диңгезләр, океаннар турында сөйләгәнен тыңларга һәвәсләнеп киттеләр. Аларны тагын бер нәрсә кызыктырды – матрос егетнең аерылмас юлдашы, сөяктәй саргылт һәм шома трубка¬сы. һәркайсының шуны бер суырып карыйсы килде. Тик Әмир трубканы тарттыру түгел, тотып карарга да рөхсәт итмәде. Диңгезчеләр йоласы кушканча, үзеңнең шушы төп хәзинәң белән алыш-биреш итәргә, уртаклашырга ярамый икән. Бу борын-борын заманнардан ук килә торган бер ырым. Әгәр диңгезче үзенең трубкасын берәр кешегә тартырга бирсә, аңардан сөйгән яры мәңгелеккә йөз чөерәчәк, ди. Матрос өстендәге соңгы тельняшкасын салып бирсә бирә, ә менә трубкасын... Юк, аны ул чит кеше кулына үлсә дә бирә алмый! Тимерче егетнең үҗәтлеге кайберәүләрнең ачуын китерә башлады. Баштарак алар әдәп белән генә сорасалар, тора- бара таләп үк итә башладылар. Бигрәк тә күрше авылдагы бер килде-киттеле адәм бәйләнә. Әнисә иренең котыртуы белән юри кылана. Бу адәм актыгына кем әйткәндер, кемнән ишетеп белгәндер, әмма трубка турындагы диңгезчеләр ырымы аңа билгеле нәрсә икән, һәм ул, шуңардан файдаланып, Әмирне бердәнбер кадерле хәзинәсеннән – иске трубкасыннан мәхрүм итмәкче булган икән.

Көннәрнең берендә, алачыкта эш тәмамлангач, Әмир, гадәтенчә, бусагага утырып, ләззәтләнеп трубкасын суырырга тотынды. Яшьләрнең күзе аңарда иде. Алар, һәр көнге гадәтләре буенча: «һай шундый татлы итеп тартсаң икән!» – дип, кызыгып куйдылар. Аннары... Бер сүзгә килгән кебек, бер генә тапкыр суыртып каравын сорадылар. Кайбер сай йөзүчеләр исә: «И саран! Шулчаклы сорауга патша да түзмәс, бердәнбер кызын бирер иде»,– дип, үчекләп-мыскыллап та куйдылар. Әмир ике ут арасында калды. «Бирмәсәң – үз авылдашларыңны санламау, түбәнсетү була, ә бирсәң...» һәм ул, бу ише каныгуларга чик кую өчен, кисәк сикереп торды да, трубкасын сандал өстенә куеп, аңа иң авыр чүкеч белән китереп тә бәрде.

Әмир, алачыгын да бикләп тормыйча, урман аша күрше авылга йөгерде. Кайчандыр аның һәм Әнисәнең яманатын чыгарган авылга. Аның авылга керергә бу юлы да күңеле бармады, туры авыл башындагы инеш таллыгына китте, һәм чыннан да, килеп җитү белән, кер чайкап яткан Әнисәне күрде. Ә ул, аның бердәнбер яраткан кешесе, әллә аяк тавышларын ишетеп, әллә күңеле сизеп, басма өстендә тураеп басты, ялт кына Әмиргә карады. Аның сөмсере коелуын күргәч, ниндидер бер зур югалтуга тарыганын тоеп, сораулы күзләре белән Әмиргә текәлде. Әмир: «Трубкасыз калдым...» – дип, авыр сулап куйды. Менә шунда ул Әнисәнең кирәксә усал да була белүен күрде.

Әмир бүтән бер сүз дә дәшмәде. Ул шушы бердәнбер якын кешесенә чын ярату белән йотлыгып, сокланып, хәтта аны жәлләп, ирексездән генә яшәгән бу тормышыннан коткарасы килеп күзләренә карады.

Әнисә аны сүзсез дә аңлады. Озак уйлап тормыйча, башта бер мизгелгә Әмиргә сарылды, аннары, син кайда – мин шунда дигәндәй, аның белән янәшә атлады.

Язмыш аларны элек-электән татар агайларының барып эшләп кайта торган, йә бөтенләйгә төпләнеп кала торган җирләренә, күмер шахтасына – Донбасска китереп ташлады. Барысы да борынгы әкияттәгечә килеп чыкты. Әнисә Әмиргә ике игезәк бала бүләк итте. Бер малай, бер кыз. Бәхетеңә сөенеп яшисе дә яшисе генә иде. Әмма кайчакта әкиятләр дә матур тәмамланмыйлар икән. Сугыш башла¬ды. Фашист бомбасы нәкъ аларның баракларына туры килә. Бу вакытта Әнисә ике бәләкәче белән иртәнге татлы йокыда булган. Әмир бу коточкыч хәбәрне нәкъ шул тирәләрдә сугышып йөргән чагында ишетте.

Ул инде сугыштан соң туган туфрагына да, Донбасс якларына да кайта алмады. Ул, Урал ягына килеп, урман караучы булып урнашты. Әмир картаймыш көненә тикле шунда ялгызлыкта яшәде. Бәлкем, ул анда гомере буена торып та калган булыр иде, әмма ул эшләгән җирләрдә урман хуҗалыгы оештырдылар, һәм Әмир карт төптән киселгән агачларның авыр ыңгырашуларын, гөрселдәп җиргә егылуларын күтәрә алмады...

Менә хәзер Әмир карт бакча ка-равыллый.

«Гомер юлы менә шундый да була, Альфа. Берүк минем язмышка дучар булма, ике балаң белән озак яшә, Альфа!»

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: vsegda-pomnim.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: