Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 март 2023, 09:28

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (1)

"Тавышыгыз җитлекмəгəн. – Имтихан алган укытучының тигез тавышы хөкемдарныкы кебек яңгырый иде. – Əле утырып бетмəгəн. Сезне училищега кабул итə алмыйбыз".

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (1)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (1)

Хəния башта иске өйнең каралган бүрəнəлəрен
сыйпый-сыйпый, кайчандыр бакча булган яклап
əйлəнеп үтте. Эчкə керəсе итмəде, иске эскəмиягə
килеп утырды. Кичə əнкəсенең тəрəзə төбеннəн туксан
тугыз төймəле бер дисбене үзе белəн алган иде, учына
салып, озак кына шуңа карап торды.
Дисбе җебенең бер очына тотынуга, яшькелт
төймəлəр аяк астындагы үлəнгə чəчелде дə китте. Сак-
сыз да кагылган кебек түгел иде, менə хəзер ямь-яшел
үлəн арасыннан шул төймəлəрне берəм-берəм эзлəп
тап инде... Ярый, җирдəн дə ерак китмəслəр əле. Менə
берсе, җəйге кояш астында əллə ниткəн төслəргə кереп
ялтырап ята, менə икенчесе, өченчесе... И-их, гомернең
чəчелгəн-тузгыган мизгеллəрен дə шулай берəм-берəм
кире җыеп алып булса кана!


1нче төймə
...Əнкəсенең, кичлəрен җеп эрли-эрли, сабыр гына,
ипле генə итеп, əллə ничə сөйлəгəне булды. “Кайтабыз
дип җыенганда, атларга төялеп, гармуннар уйнатып,
бер төркем җегет килеп төште яныбызга. Мин читтəрəк,
күпер башындарак тора идем. Фəхрлислам кычкыра:
“Ник безнең янга килмисең?” – ди бу миңа. Ник шаркыл-
дыйсыз?.. Шул инде. Урлады да апкайтып китте. Əнисе
юк, тавык кетəклеге чаклы өйдə атасы, үзлəре биш
малай. Мине өйлəренə түгел, күршедəге əби белəн
бабай йортына алып кайтты атагыз. Качып китмəдем
инде, нишлисең, язмышыңа шулай язылгач...”
– Ул чакта Гөлҗамалны, якын əбиеңне əйтəм,
өтермəнгə илтеп тыкканнар иде бит, өй тулы бала ярты
ятим. И-и, тальянда матур да уйный торган иде инде
Гөлҗамал, үзəккəйлəрне өзə иде. Бабаң Əҗмөхəммəт
колхоз эшеннəн кайтып керми. Фəхрлислам үзе дə пар
ат җигеп ашлык ташуда. Инəңне апкиткəч, əле бер поч-
макка барып сыгылам, əле икенче почмакта яшь түгəм.
Əйтмə инде, кыз балакайларның язмышы...
Хəния аны муеныннан кочаклап алды, күзлəрен ел-
тыратып:
– Картый, ə мин үзем телəгəн, үзем яраткан кешегə
генə кияүгə чыгам. Менə күрерсең! – диде, хактан да
шулай булачагына ышанган кыяфəттə кайнарланып.
– Чү, əтəчлəнмə, бəбкəм. Тач атаң! Тикмəгə генə алар
ягына “Əтəч” дип кушамат такмаганнар кый. – Əбисе,
кет-кет килеп, аның башыннан сыйпады. – Бирсен
Ходай! Бирер дə... Чəчрəп торасың, үз дигəнеңə иреш-
ми калмассың, Аллаһ боерса...
Кызлар, көлешə-көлешə сəкедəн төшеп, кайнар
шəңгə алып килəбез дип чыгып чапкач та, Фəрхəнə
карчык байтак кына урыныннан кузгалмый утырды
əле. Сыңар канат белəн талпына-талпына Тимерха-
нын, Фəниясен, Фəгыйрəсен, Зөлкəбирəсен аякка бас-
тырганын мизгел-мизгел итеп күз уңыннан үткəрде.
Аксыл йөзле, зəп-зəңгəр күзле Фəниясе сабырлыгы,
тыйнаклыгы белəн аерылып тора. “Тəрəзəне ватып
качар идем”, – диме Хəниясе? Əнисе Фəниядə андый
дуамаллык каян килсен, Ходай аңа сабырлыкны бише
белəн биргəн... Ə менə төпчеге, Зөлкəбирəсе яшьтəн
чая булды. Анысы ут белəн бер, янып тора... Абыйсы
янына Мəскəүгə тəвəккəллəгəн җиреннəн тəки шунда
төплəнеп калды бит. Тимерхан үзе генə, барысын кара
кайгыга салып, кайтмас җирлəргə китте дə барды.
Армиядəн соң Мəскəүдə торып калган иде, татар кы-
зына өйлəнеп, матур гына яшəп ятканда, 39 яше генə
тулган мəлендə, менə, ташлады да китте. “Башына кан
сауган”, – диделəр. И-и, кара гүргəчə озатып барачак
бала хəсрəте...


2нче төймə
...Салаюада башлангыч мəктəп кенə иде, бишенчегə
барысы да алты чакрым ераклыктагы Бəдрəш
мəктəбенə менеп китəлəр. Кышын кар, язын-көзен
тездəн саз – елыйсы килгəн мəллəрдə җырлыйсың
инде, кая барасың. Алай җиңелрəк кебек...
Укулар башлангач, авылның утызлап бала-чагасы
Бəдрəшкə юл тота. Сызгырыша-сызгырыша җыелып,
басу юлыннан тезелеп барганда, тау-тау булып тор-
ган салам эскертлəре күзне кызыктырып тора бит, əй!
Мəктəптə əллə ниткəн ымлыклар, бəйлеклəр дип баш
катырып утырганчы, шул салам өстендə сикерə-сикерə
уйнауга җитəме соң! Бер кызып киткəч, дəрескə соңга
калганнарын да сизми калалар кайчак. Бервакыт,
эскерт башындагы бастырыкны читкə атып, тычкан-
нар шикелле, астан өскə тиклем үтəли юл ясап мəш
килделəр. Шуннан үрмəлəп əй котыра-котыра уйнаган-
да, басу каравылчысы Мансур абый абайлап алган иде
үзлəрен. Озын буйлы булганга, Шүрəле дилəр иде үзе
артында – шыпырт кына килеп тə басты, бала-чаганы
берəм-берəм “ояларыннан” йолкып та чыгара башла-
ды. Каравылчы кулыннан ычкынган шəйгə, кайсы кайда
аунап яткан букчаларын элəктереп, мəктəп ягына
торып чаптылар, нишлəсеннəр...
– Хөсəеннең аркасы тулы салам иде, ха-ха-ха...
– Венераның да сумкасыннан салам коела иде, хи-
хи-хи...
– Закирҗан сыңар бутыен көчкə эзлəп тапты...
– Мансур абый Хəниянең аягыннан тарта, артына
бəрə, бусы эндəшми түзə, ха-ха-ха...
– Эндəшми ди, ул да кычкыра-кычкыра килеп чыкты,
хи-хи-хи...
Күзлəреннəн яшь тибеп чыкканчы бер-берсен үртəп
көлү бик озак дəвам итте. Юл авырлыгы да, кесəдəге
бер кыерчык ипигə алданып, мəктəптə көнозын ачлы-
туклы утырулар да, авылдагы фəкыйрьлек тə, бетмəс-
төкəнмəс эш тə бөтенлəйгə онытылган, юкка чыккан
шикелле иде.


3нче төймə
...Хəния, əле əтисенең, əле энесенең чалгы сел-
тəнүенə карап, адымын дөреслəде: аякларны аерыб-
рак бассаң, менə болай ук иелмəсəң, юкарак алдырып
селтəнсəң, печəн учмасы чəч толымыдай гына кыелып
төшə. Чшт-чшт... чшт-чшт... Чалгы белəн селтəнгəн
саен, колак яфрагына яңгыравык бер көй ишетелə: ул
көй, майлы ипи телеме өстенə бал сылаган шикелле,
күңелдə барлыкка килгəн сүзлəр тезмəсенə килə дə
ягыла, килə дə ягыла. Əллə җыр дигəннəре шушылай
языла микəн? Башына килгəн бу уйдан кыз үзалдына
рəхəтлəнеп елмайды. Менə кызык булыр иде: шушы
чалгы тавышын, урман авазын, кошлар моңын тыңлап-
тыңлап торасың да, көй итеп гармун теллəренə
күчерəсең. Ул көй синеке, бары тик синеке генə була
да куя... Əй, алай кызык та түгел... Ул көйне башкалар-
га ишеттермəгəч, бүтəннəр белəн бүлешмəгəч ни...
Каршыңа ахирəтлəрең генə түгел, авылның олысы-
кечесе тезелеп утырса... Күрше авыллар да килеп ку-
шылса... Их, озын итəкле матур күлмəк киеп, кулыңа
гармун тотып, алларына килеп чык иде дə, “бу – минем
җырым, мин аны үзем яздым”, дип елмаеп, менə шушы
урман моңын сыздырып җибəр идең...
– Əтəү, минем артист буласым килə! – Хəниянең уе
теленнəн сикереп төште.

Башына əрекмəн яфрагы куеп, шуның өстеннəн
эшлəпəсен рəтлəп маташкан əтисе, сөйлəмəсəнə,
дигəндəй, кулын селтəде.
– Бер кирəге юк, кызым! Əллə син артист эшен җиңел
дисеңме... Бухгалтерлыкка укырсың да акча санап тик
утырырсың – вəт кирəкле һөнəр ичмаса...
Хəния эндəшмəде. Акча, ди əтисе... Үзəген өзгəн
фəкыйрьлек əйттерəдер шул... Əтисе дə, əнисе дə баш
күтəрми колхозда бил бөгəлəр. Алты баланы аякка ба-
стыру өчен əле алай да таманга туры килə. Алты бала,
диде дə... Əле бит Малик абый белəн Гыйлемзадə
апаның биш баласын да исəпкə алсаң... Байтакка
җыела! Малик – Фəхрисламның бертуган абыйсы иде,
гаеп-кыегы булып, төрмəгə утырттылар үзен. Хатыны
Гыйлемзадə авырып яткан җиреннəн терелə алмады,
вафат булды. Хуҗа кеше əйлəнеп кайтканчы, ятим кал-
ган биш балага җил-яңгыр тигермəүнең төп авырлыгы
Фəхрислам белəн Фəния җилкəсенə төште. Бəлəкəй
генə өйлəрендə унбер балага да урын табылды, тар-
сынмадылар...
Хəниядə – əтисе хол кы. Эшкə дə нык: кечкенəдəн
печəнен дə чаба, сыерын да дөбердəтеп сава; туганна-
ры өчен дə өзелеп тора. Җыр-бию, кеше белəн аралашу,
тегесен-монысын оештыру, күңел ачу дигəндə, арада
бер. Əтисе дə нəкъ шундый, кулыннан да, теленнəн
дə килмəгəне юк: сүзгə җорлык, өздереп гармунда
уйнау, барысын авызына каратып җырлау дисеңме...
Тирə-якта аны белмəгəн, ишетмəгəн кеше юктыр да.
Салаюаның кул сузымында гына Пермь төбəге, бу якта
урыс, удмурт авыллары – əтисе һəркайда көтеп алын-
ган кунак. Аның сере шунда: ул кое казый, əле берсе,
əле икенчесе дəшеп кенə тора үзен. Эш белəн янəшə
мəҗлеслəрнең дə бетеп торганы юк. Һəрберсеннəн
яхшы ук сыйлап җибəрсəлəр дə, əтисе беркайчан ба-
лаларына ямьсезлəнми, кул күтəрми, йөзен балкытып,
елмаерга гына тора. Үзе дə кунак сыйларга ярата ул,
авылдан узып барган чегəннəргə тиклем кундырып чы-
гара. Олы кəстрүл тутырып пешергəн шулпага бөтен
килеш кишер, кəбестə, кəлигə – шалканны, ачы торма-
ны алар ягында шулай дилəр – сала да, тел йотарлык
аш пешерə.
Чабылган печəнне ямь-яшел килеш арбага
төяделəр. Ишегалдында таратып киптергəч, сəндерəгə
менгерерлəр, иш янына куш булырга бик яраган...
Табигатьнең акылдан шаштырырлык, күзлəрдəн яшь
китерерлек кыргый матурлыгы аларны үзе бер җыр
булып озатып калды.


5нче төймə
Май аеның җанга бəлзəм булып сарылган матурлы-
гы, дөньяга таралган хуш исе башларны əйлəндерə.
Аклыкка һəм яшеллеккə күмелгəн Салаюа тоташ бер
əкият иленə əверелгəн: шомырт чəчəк аткан мəлдə
урамнан үткəндə, йөрəгең генə чыдасын! Тел белəн
сурəтли алмаслык кыргый матурлык! Тайга эченə,
Каенсар урманына, болын-кырларга тикле таралып
яңгыраган тальян тавышлары, өздереп-өздереп җыр,
такмак əйтешүлəр кичне таңга ялгый.
Кызык, кыр-дала, чүлдə яки боз таулары арасында
үскəн, тавышына чишмəлəр чыңы кушылмаган кеше
гомумəн җырлый белə микəн ул? Хəния, үзе уйлап тап-
кан табышмакка җавап эзлəп, башын кыңгыр салды.
Менə аны “матур җырлыйсың” дип мактаган була-
лар. Бардыр инде... Колагына һəр чəчəк таҗыннан,
каен җилəгенең татлы сутыннан да көй ишетелгəч...
Кыз үзалдына башта елмайды, аннан җитдилəнеп
калды. Мəктəпне төгəллəргə санаулы көннəр калды,
нишлəргə? Урыс теле укыткан Рəүмəнə апасы, “син
барысын да булдырасың, син незаметный лидер!” дип
телəклəренə көч биреп тора.
...Якты хыялларыннан йөзе дə яктырган кыз, фер-
мадан кайтып кергəн əнисенең арыган төс-кыяфəтен
күрүгə, аны жəллəүдəн йөрəге кысылып куйганын сизде.
Əтисе дə, əнисе дə алны-ялны күрми, эштəн башканы
белми, колхозга бил бөгəлəр. Шушы да булдымы тор-
мыш? Мəскəүдə яшəп яткан Зөлкəбирə апаны кара да,
əнисенə күз төшер... Апасы, бүлəккə матур киемнəр,
тəмле күчтəнəчлəр күтəреп, бизəнеп-төзəнеп, карап
тормалы булып кына кайтып төшə, аһ итəрсең!
Җəйге каникулларда, бераз булса да акча тəтесен
дип, фермага сыер саварга кергəн Хəния мондый
хезмəттə əкияти, илаһи хислəргə урын юклыгына күптəн
төшенде. Синең бөтен белгəнең, белергə тиешлегең –
эш, эш, эш, əнə шул сыерлар, чилəк, чүпрəк, сəнəк...
Монда синең канатларың богаулы, монда син кол,
əсир. Синең биеккə, күгелҗем болытларга ашкынган
хыялларыңа да зынҗыр кигерелгəн...
– Инəү, мин Уфага барырмын, дип торам. Анда ар-
тистлыкка укыта торган училище да, институт та бар
икəн. – Хəния, тəмам катгый фикергə килеп, əнисенə
шулай дип сүз катты.
Балаларына беркайчан каршы төшмəгəн, авыр
сүз əйтмəгəн сабырлардан сабыр əнкəсе тиз генə
эндəшмəде. Язмыш китабын укыгандай, яргаланып
беткəн учларына, аннан кул аркасына карап торды.
Кечкенə җыйнак гəүдəсендəге юа-юа төсе уңа баш-
лаган зəңгəр күлмəкнең зəңгəрлеге күзлəренə күчеп,
аларда сизелер-сизелмəс кенə моң пəйда булды.
– Барып карарсың инде, кызым, – диде ул көттереп
кенə. – Тик атаң бер дə риза түгел кый, бухгалтерлыкка
укысын, ди...
– Бухгалтер буласым килми шул, җырлыйсым килə,
инəү!
– Үзең уйла инде, бəбкəм... Авылда калсаң, гомерең
сарык белəн сыер арасында үтə, шуннан ерак китү юк...
– Авылдан китəсе килми килүен. Əтəү белəн сине,
апайларымны сагынып үлəрмен кебек. – Хəниянең инде
хəзер үк, үзенең каядыр чыгып китүен күзаллаудан ук
күңеле туларга итте, тамак төбенə төер килеп тыгылды.
– Кыз баланың язмышы шул: канат кага да оядан очып
китə, ни хəл итəсең... – Əнисе дə кабат моңсуланды,
карашы ерактагы бер ноктага төбəлде. – Син югалып
калмассың, Алла боерса, үҗəтлегең җитəрлек, эшкə
дə ныксың, сүзгə дə... Малайлар кебек, атка атланып
йөрисең бит, куркуны белмисең. – Йомшак кына көлеп,
əнисе урыныннан кузгалды. – Шулай берəм-берəм та-
ралышып та бетəрсез инде, бəлəкəй чакларыгызны
күргəн шикелле дə түгел кый...
– Таралышырга, əле бит сезнең янда Нурислам кала,
Салават, Фируза... – Тагын керфек очлары чыланырга
иткəн Хəния, кырт борылды да, өйалдына чыгып китте.
Бар сабырлыгын, бар сагышын, балаларына булган
мəхəббəтен йөрəгенə йомарлап кыскан əнисе аның ар-
тыннан күзлəрен тутырып карап калды.
Əткəсе Хəлидулла сугыш кырында үлеп калганнан
соң, ярымятимлектə, фəкыйрьлектə, тормышның мең
авырлыгын балачактан татып үскəн Фəния апа кызына
ни əйтсен? Бар куанычы – алты бөртек газиз баласы.
Алар бəхетле булса, ана кешегə тагын ни кирəк?


6нчы төймə
Хəния белəн Нəсиха укырга бергə китəбез дип
сөйлəштелəр. Имтихан буласы көнне Фəхрлислам агай,
кызларны таң сызылып килгəндə үк ат арбасына утыр-
тып, Тəтешлегə алып китте. Барып баш орыр кешелəре
булса, кичтəн үк Уфада кунарлар иде дə соң... Ярар,
район үзəгеннəн Уфага халык телендə “кукурузник” дип
аталган кечкенə самолет очып тора, шуның белəн баш-
калага җилдереп кенə барып төшəрлəр, Аллаһ телəсə...
Самолет, болай да уй чоңгылына баткан кызлар-
ны үртəргə телəгəндəй, əле уңга, əле сулга чайка-
лып үзəккə үтте. Колакны ярып кергəн тавышы гына
җитмəгəн, дер-дер калтыравыннан күңел болганыр-
га тотынды. Агарган-күгəргəн Хəния белəн
Нəсиха бер-бер артлы коса башладылар,
чəч төплəренə кадəр тирлəп чыкты, үзлəре
дə манма суга баттылар. Башкалага килеп
җиткəндə, аларның күз күтəреп карарлык та
хəллəре калмаган иде, чəчлəре юешлəнеп
маңгайга, колак тирəлəренə ябышкан,
күзлəреннəн дə, йөзлəреннəн дə төс качкан,
иреннəренə тиклем шəмəхə төскə кереп кы-
сылган кыяфəттə, шəһəр үзəгенə баручы ав-
тобуска кереп чүмəштелəр.
– Үлəм, бөтен эчем актарылып чыкты дип
торам! – Хəния, иңбашына аскан иске кара
сумкасыннан яшькелт тышлы дəфтəр алып,
шуны үз алдында җилпəзə урынына җилпи
башлады. Кызыл капкачлы түгəрəк көзгесен
ачып, үзенə күз төшергəч, кызганыч йөз белəн
елмаеп куйды. – Бигрəк матурсың инде син,
Хəния. – Шулай диде дə, бармак очлары
белəн кашын рəтлəде, йодрыгы белəн угалап,
бит очларына алсулык кайтарырга маташты.
– Əнекəем, кыяфəт калмаган! – Əле дə булса
күңел болгануы басылмаган Нəсиха да, ахирəтенең
көзгесенə үрелеп, күз салды. Туп-туры сызылган кара
кашлары, озынчарак кысынкы күзлəре барысы да уры-
нында булса да, йөзеннəн акбур төсе китмəгəн иде.
Ике кыз, Уфаның таш урамнарын, шул урамнан
үкчəле туфли белəн тек-тек басып атлаган хатын-кыз-
ларны, аларның биллəрен ассызыклап торган кыска
күлмəклəрне, кулъяулык хəтле генə ридикюльлəрне,
акка, сарыга буялган бөдрə чəчлəрне автобус
тəрəзəсеннəн күргəн шəйгə, бер-берсенə терсəк белəн
төртеп бардылар.
– Малай, берзаман без дə авылга шулай матур
күлмəклəр киеп кенə кайтып төшəрбез əле, – дип куйды
Хəния, өстендəге гап-гади ак ситсы күлмəкне, аның
вак-вак бөтеркə чəчəклəрен сыпыра-сыпыра. Алты
балага яңадан-яңа киемне каян җиткерсеннəр: булга-
нына шөкер итеп, апаңнан калганмы, искерə төшкəн-
ме – туздырганчы кия бирəсең инде. Шулай да хыял
түрендə берсеннəн-берсе кəттə, əллə ниткəн асыл
ташлар белəн бизəлгəн, чəчəкле, күбəлəкле, канатлы,
итəклəре җиргə тигəн, башка берəүдə дə күренмəгəн
күлмəклəр пəйда була да, ымсындыра, əллə кайларга
ашкындыра...
– И-и, əле укырга керсəк, шушы күлмəгем белəн
йөрергə дə риза, – диде Нəсиха артык очынмый гына,
җилкəсенə таралып төшкəн чəчлəрен каптырмага җыя-
җыя. – Бу автобус бигрəк ташбака шикелле кыштыр-
дый, өлгерербез микəн...
Кызларның Уфага беренче тапкыр гына килүлəре
түгел иде. Тик кемгəдер ияреп, укытучылар, класс белəн
йөрү бер нəрсə, менə болай, үзбаш чабулау – бөтенлəй
икенче... Кирəкле тукталышта төшеп, училищега барып
җиткəнче, бер ишектəн икенчесенə йөгереп, үзлəренə
кирəклесен эзлəп тапканчы, байтак вакыт үтте. Тавыш
мөмкинлеклəрен, җырлау сəлəтен тикшерергə дип
аерым аудиториягə чакырганда, Нəсиха да, Хəния дə
самолеттагы халəттəн дə арынып бетə алмыйча, алда
торган сынаудан да беркадəр каушап, нəкъ баягыча
шыбыр тиргə баттылар. Укытучы, пианиноның аклы-
каралы теллəренə басып, үзе уйнаган нотаны тавыш
белəн кабатларга кушкач та кан качкан иреннəрен
ачар-ачмас кына көйгə кушылдылар.
– Тавышыгыз җитлекмəгəн. – Имтихан алган
укытучының тигез тавышы хөкемдарныкы кебек
яңгырый иде. – Əле утырып бетмəгəн. Сезне училище-
га кабул итə алмыйбыз.

(Дәвамы бар.)

***

Əсəр 2018 елда үзнəшер юлы белəн аерым китап булып дөнья күрде. "Тулпар" журналы вариантында (2020, № 5) оригинал текстның биштəн бер өлеше генə бирелə, ягъни төп вакыйгалар гына сайлап алынды, кайбер бүлеклəр (“төймə”лəр) төшереп калдырылды. Журнал өчен Д. Булатова əзерлəде. 

***

Автор турында

Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева 1973 елда Татарстанның Актаныш районы Иске Сәфәр авылында туа. КДУның татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлый. Төрле матбугат басмаларында корреспондент, Чаллы педагогия институтында укытучы, “Мәйдан”, “Казан утлары” журналларында бүлек мөхәррире булып эшли. Татарстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, “Синең өчен яшим”, “Баланнарда бал тәме”, “Туташ”, “Ак читек”, “Кичке таң” һ. б. китаплар авторы. Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты. И. Юзеев, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр иясе. Бүгенге көндә Аяз Гыйләҗев исемендәге  Чаллы татар дәүләт драма театрында әдәби бүлек җитәкчесе.



Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (1)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: