Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 март 2023, 12:29

Аяз ХӘСӘНОВ. Төштәге күз яше. Хикәя (2)

Олы абыйсының ике кулында бер генә бармагы да юк. Күрше авылдан туйдан кайтып килгәндә бүреләргә юлыккан.

Аяз ХӘСӘНОВ. Төштәге күз яше. Хикәя (2)
Аяз ХӘСӘНОВ. Төштәге күз яше. Хикәя (2)

Кырпак кар төшкән ноябрь аеның салкын төннәреннән берсе иде. Әмир карт кинәт сузып-сузып, сагышланып бүре улаган тавышка уянып китте. Эт тә тынычсызлана, ахрысы, колакка чылбыр чыңы кагылып узды. Альфа оясыннан чыгып, колакларын торгызып, карашын төнге караңгылыкка төбәде. Улау авазы кабатлануга, ул ят тавыш белән, ниндидер дәшү-өзгәләнү авазы белән, өрергә тотынды. Аның бу өрүендә аз гына да курку-шүрләү кебек нәрсә юк. Әмир карт, җәһәт кенә ялангач тәненә толыбын элдереп, салкыннан шыгырдап торган болдырга чыкты. Эткә кычкырып, аны өрүдән туктатты. Тынлык урнашты. Тик ул озакка сузылмады – бүре, елагандай үксүле аваз чыгарып, тагын уларга тотынды. Бу моңлы-кайгылы улау моннан шактый еракта ишетелде. Ул бакча артыннан башланган урман эченнән килә иде. Шулчак Әмир карт иртәнге якта урман өстендә вертолет очып йөргәнлеген исенә төшерде. Бераздан әлеге вертолет янына икенчесе килеп, алар өйлә вакыты җиткәнче урман өстендә әйләнделәр. Мотор тавышы әле ерагая, әле якыная иде. Ара-тирә аткан тавышлар да ишетелеп китте. Димәк, вертолетлардан торып аттылар... Димәк, урман эчендә дә, урман янында да аттылар... Хәер, Әмир картның элегрәк тә бүреләрне вертолет ярдәмендә аулаулары турында ишеткәне бар иде. Ләкин шундый ау, ау түгел – шундый атыш якында гына алып барылыр дип башына да китермәде ул. Димәк, бу бүренең улавы да шушы вәхшилеккә бәйле. Димәк, ул – урманда бердәнбер исән калган бүре... Мөгаен, үзен ул ялгыз сизәдер, шуны күтәрә алмыйдыр.

Бүре улавы таң алдыннан гына тынды.

Шуннан соң тагын берничә көн узды. Бүре үзен сиздермәде. Әмир карт аны инде онытырга да өлгергән иде, ләкин бер төнне, көтмәгәндә, бүре тагын уларга тотынды.

Бу юлы аның улавы якыннан, бакча эченнән ишетелде. Әмир карт, болдырга чыгып, мылтыгыннан һавага атып җибәрде. Шул минутта ук улау авазы тынып калды: бүре мылтыктан атуның ни икәнлеген яхшы белә икән. Альфа бу юлы тавыш-тын чыгармады, оя түбәсенә менеп ятып, тирә-юньне күзәтте. Әмир карт мылтыкны яңадан корып, аны ишек яңагына сөяп куйды. Аның беркайчан да бүренең тересен дә, үлесен дә күргәне юк әле. Ләкин күрмәсә дә, әлеге җан ияләрен яратмый ул. Алар турында юньле фикер ишеткәне дә юк. Аларның акыллы булуларына, эткә һәм әнкә бүреләрнең бер-берләренә мәңге тугрылык саклауларына бик ышанасы килми аның. Бүреләрнең әле беркайчан да бу тирәгә килеп чыкканнары булмады. Шулай да кайбер көзләрдә ерак урман түреннән шуңа охшашлы улау тавышы ишетелгәләп тора.

Бүреләрне ул тагын шуның өчен яратмый – абыйсы шулар аркасында бармаксыз калды. Олы абыйсының ике кулында бер генә бармагы да юк. Күрше авылдан туйдан кайтып килгәндә бүреләргә юлыккан. Әлбәттә, юлга аңа иртәрәк чыгарга, кич җиткәнче үк китәргә кирәк булган. Әмма кайсы туйда гармунчыны туй таралмыйча озаталар ди. Юл ике чакрым чамасы урман аркылы уза, менә шунда, нарат урманында, аның абыйсын бүреләр көтүе чолгап алган да инде. Башта алар якын килмәгәннәр, бары тик як–ягыннан һәм арттан озатып кына барганнар. Ни эшләргә? Агачка менәр идең – төз булып үскән карт наратның тотыныр ботагы да юк. Кич төнгә авыша барган саен бүреләр дә кыюлана төшкән. Берсе, алдына чыгып, оятсыз рәвештә юл уртасына утырган. Аңа яшел очкыннар чәчеп торган күзләрен текәгән. «Беттем болай булгач,– дип уйлаган аның абыйсы.– Ертык бишмәт кисәкләре генә калачак миннән». Шулчак ул, юл читендә яткан бер таяк табып алып, аның белән агач кәүсәләренә сугарга тотынган. Бүреләрнең моңа исе дә китмәгән. Болай гына куркытып буламы соң бу кансыз ерткычларны? Арт яктан бер ана бүре бөтенләй аның янына ук килеп җиткән. Абыйсы, куркуыннан бөтен җан ачысы белән кычкырып, аңа таяк ыргыткан. Ана бүре аз гына читкә тайпылган да туктап калган. «Барысы да бетте»,– дип уйлап, абыйсы бияләен атып бәргән дә, җилкәсенә аскан гармунын алып, уйнарга керешкән. Кичке урманга сагышлы моң таралган. Гүяки аның абыйсы соңгы мәртәбә гармунда уйный, тормыш белән бәхилләшә. Көйнең шулай моңсу-сагышлы булуы, мөгаен, ана бүрегә дә тәэсир иткәндер: ул бер урында таптанып шыңшый ук башлаган. Ана бүрегә тора-бара башкалары да кушылган. Шушы җан өшеткеч шыңшу-улаудан абыйсының бөтен тәне бер янган, бер бозланган. Әмма ул уйнавын дәвам нткән. Бүреләрнең яшькелт күзләрен күрмәс, аларның улаганын ишетмәс хәлгә килгәнче, ул уйнаган да уйнаган. Бармаклары салкында туңып, аны тыңламый башлаган. Ә бүреләр исә, бу моңлы-сагышлы көйне артык күтәрә алмыйча, һаман чигенә, һаман чигенә барган. Абыйсы авылына исән кайткан кайтуын... Әмма туңган-өшегән бармаклары тәмам эштән чыккан. Аларны кистерергә туры килгән...

Бакча очында, урманда улаган ялгыз бүре үзен бүтәң сиздермәде. Әмма Әмир карт бер кичне, бакчаны әйләнеп карап йөргәндә, куе булып үскән чия куагы арасында ниндидер җан иясенен яшел күзләрен күргәндәй булды. Альфа бу вакытта шактый артка калып ияреп килә иде, әгәр монда ерткыч җанвар йөргән булса, ул аны сизмичә калмас. Төн буена Әмир карт, йоклый алмыйча, боргаланып чыкты. Әллә чыннан да бакчада ул бер җан иясен күрдеме? Әллә бу җан иясе теге ялгыз калган бүре идеме? Таң ату белән Әмир карт кичәге урынга килде. Шикләнергә урын калмады. Альфа эзләренә охшаган, ләкин зур-зур эзләр кар өстендә ап-ачык булып ярылып ята. Әмир карт җентекләбрәк карарга кереште. Кичә ул монда килгәч, ерткыч тавыш–тынсыз гына читкә сикергән икән. Соңыннан, шундый ук зур-зур сикерешләр ясап, башта куаклар артына, аннары кача-поса урман ягына элдерткән икән. Эт булса, болай куркып качар идеме соң? Сүз дә юк, эзләр – бүренеке... Әмир картның, бу хәлне күргәч, шунда ук аркасына тир бәрде. Үзе дә сизмәстән, җилкәсеннән мылтыгын алды, тирә-юньгә каранды. Бакчада сәер тынлык иде. Бүредән җилләр искән.

Шушы көннән соң Әмир карт һәр авазга колак салучан булып китте. Ул эте өчен, харап була күрмәгәе дип, ут йотып яшәде. Ләкин, уйлана торгач, тынычланып куйды. Бүре эткә һөҗүм иткән тәкъдирдә, ай-һай, Альфа бирешер идеме икән? Ул бит үзе дә көчтән һәм үткер тешләрдән мәхрүм ителмәгән. Бәлкем, Альфа үзе үк бүрене сагалап йөри торгандыр? Кем белә, бәлки, аның бакчага, чит кешене түгел, берәр җан иясен дә кертәсе килмидер? Шулай да барысына да әзер булырга, мылтыкны һәрчак үзең белән йөртергә туры килер болай булгач... Хәтта ишегалдына чыкканда да!

Әмир карт бүрене һич көтмәгәндә көндез күреп алды. Ул, эт оясы өчен салам алырга дип, чормага менде һәм чорма тәрәзәсеннән чаңгы юлы өстендә утырган бүрене күреп алды. Аңа моннан күп булса йөз метрлап ара. Гадәти зур соры эткә охшаган, тик текә маңгайлы, калын койрыклы. Әмир карт таяк белән тәрәзә яңагына сукты, бүре шул мизгелдә, җиргә сеңгәндәй, күздән югалды, һәм алар бүтән бервакытта да очрашмадылар. Әмма ерткычның кайдадыр якында гына йөрүен Әмир карт тоя, шул аның күңелен тырмый иде...

Альфа бервакыт каядыр китеп, таң алдыннан гына әйләнеп кайтты. Кайтты да, гаепле кеше сыман, башын түбән ийде. Әмир карт нәрсәдер сизенгән иде инде. Менә хәзер, бу хәлләр тәмам онытылып беткәч, аның ул чактагы шикләнүе исенә төште, дөрескә дә чыкты. Альфа әни булды. Ул исән-сау ике көчекне үстерә. Бу көчекләрдә һичшиксез яртылаш бүре каны.

(Дәвамы бар.)

 

Фото: fotovmire.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: