Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 март , 10:38

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (18)

...Шушы чыбыркының колак төбендә чыжлап шартлавы һәм тәнендә калдырган эзләре Нуриянең болай да яралы күңелендә, җан җәрәхәтенә әйләнеп, мәңгелек булып торып калды.

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (18)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (18)

(Дәвамы. Башы "Тулпар" журналы сайтында.)

Сугыш беткәч...

Сугыш үтте. Җиңү яуланды. Киткәннәрнең күбесе әйләнеп кайтмады. Тормыш авырлашты. Ачлыкны җиңеп, исән калганнар өчен яңа сынаулар вакыты башланды. Сугыш елы үсмерләренең иңенә заман йөгенең иң зур авырлыгы төште. Эшче көчләр азайганга һәм атлар җитмәүдән җирләрнең күбесе эшкәртелми ята. Кемнәр җир эшендә — аларга сменага план бирелә. Планың тулмаса, эш көне язылмый. Шуңа күрә һәркем җан көченә тырыша.

Берничә елдан җир әйләнеше яңадан кулланыла башлады. Барлык җирләр сөрелде. Ләкин атлар азайганга, бу сугыш арты елларында күп эшләр кул көче белән башкарылды. Басу эшләрендә үгезләр, хәтта сыерлар файдаланылды! Алабута орлыгы кушып пешерелгән, әрем ачылыгы тоелган икмәкнең үзенчәлекле тәмнәрен әле озак татырга туры килде.

1951 нче елда гына хезмәт көненә бераз ашлык бирә башладылар. Ниһаять, халыкның эшкә сәләте күтәрелеп, тәннәренә хәл керде. Ләкин берничә килограмм орлык тамакларны туйдыра алмый иде...

Сугыштан Нәҗип агач аяк белән кайтып керде. Фронтка алып барган чакта, поезд эшелонын немец самолётлары бомбага тоткан. Бик аз кеше генә исән калган. Кайту белән эшкә дә башлады. Өйләнде. Хатыны Әминә белән бик күп бала тудырып яшәде: Әдиф, Ринаф, Әлфир, Рифат, Назир бар да малайлар! Нәҗип сугышта үлеп калганнар өчен дә тырышты, дисәк тә, ялгыш булмас...

Көянтәләп Яңавылга йомырка ташыттыралар. Һәрбер йорт башына салынган план 100 данә. Каян булса да табасың,  тапшырасың!

Нурияне колхоз бозауларын карарга куйдылар. Бозау фермасының түбәсе тишек. Аяк аслары сазлык. Бозаулар шунда ятып та үләләр. Караучылар үзләре тиресен тунап алып, үләксә базына күмәргә сөйрәп китәләр. Маллар "тычкан чире"ннән дә җәфалана. Бу муеннарында кинәт барлыкка килгән тычкан зурлыгындагы ит. Шуны теш белән чәйнәгәч кенә, бозаулар хәлләнә башлый, исән калалар...

Малларны кырпак кар яуган басуга куып илтеп, үз ирекләренә җибәреп, көтүчеләр өйдән алып килгән бәрәңгеләрен пешерә башладылар. Җитен көлтәләрен талкырга өлгермәгәннәр иде. Берничә өем көлтә бәрәңгене пешереп чыгарырга җитте. Тышы күмергә әйләнсә дә, калганы тамак ялгарга җитте. Бозау көтүенә күз салсалар, ни күрәләр: бераз мал Токым-почмак ягында йөри, ә чамалап карасалар унлаган бозау җитми... Тотыналар эзләргә! Котлары ботларына төшә. Уен эшмени? Башыңдагы чәчең дә җитмәс түләргә... Бераз эзләп баргач, “качкыннар” күз күреме җиткән ераклыкта пәйда булалар.  Җырка якка юл тотканнар, мур кыргырылар! Уф-ф, табылдылар...

Халык колхоз эшенә тамак ялы өчен чыга, балаларын исем өчен булса да ияртеп чыгып, азык нормаларын арттыралар. Колхозның җәйге эшләрендә өмә ясап, печән җыючыларга зур казанда аш пешерәләр. Басуда булса да, тамаклары туеп кайта ачтан интегүчеләрнең...

Урамда хәер сорашып йөрүчеләр күп. Кунып чыгарга сораучыларны беркем дә кире борып чыгармый, булган ризыкларын өстәлгә куялар. Шулай йөрүчеләрнең берсе йоклаган җирен тизәккә батырып чыгар була. 

Черек бәрәңге эзләүчеләр казылган җирләрне яңадан актарып йөриләр. Шул кәлҗәмәдән, кортларын чүпләп ташлап, күмәч пешерәләр...

 

Камчы чыжлаулары

Фронттан исән кайтканнарның күбесе я аяксыз-кулсыз, я яралы булып, төрле сәбәпләр белән эшкә яраксыз булдылар. Ә сугышка бармас өчен кул-аякларын имгәтүчеләр, күзләренә, колак эчләренә төрле сыекчалар салучылар, сугыш барган елларда бригадирлар булып йөрделәр, авылдашларын камчы астында эшләттеләр.

Шундый камчы “өлеше” Нуриягә дә төште. Арыш өлгереп килгән мәл. Бер төркем хатын-кызлар ерактагы болыннарына печән җыярга баралар. Басу юлы буендагы арыш башакларында өлгергән бөртекләр күренә. Ач корсак үзенекен итә: өзеп алып, башакны уып, әле катмаган бөртекләрне чәйнәп баралар.

Ат менгән басу каравылчысының үзләренә якынлашуын соң күрделәр. Зәки, килеп җитү белән, бер сүз дә әйтмичә, Нуриягә чыбыркысы белән сыдырды. Башкаларга “камчы очы” төшмәде. Нурия бу “өлеш”не, нигәдер, әтисе “раскулаченный” булганга эләккәндер, дип уйлады...

Шушы чыбыркының колак төбендә чыжлап шартлавы һәм тәнендә калдырган эзләре Нуриянең болай да яралы күңелендә, җан җәрәхәтенә әйләнеп, мәңгелек булып торып калды.

Бервакытны, чишмәгә суга барган җирендә, бер сөйләшүгә тап булгач, рәнҗү хисе кабат яңарды...

Зәки үпкә чире белән җәфалана башлады (әтисе Мулланур да шул чирдән үлгән иде). Бертуктаусыз буылып ютәлләп йөри. Дарулар көчсез... Медпунктка еш менә. Авыл Советында эшли. 

Әле Зәки исән чагында, Нурия колхозның мал комиссиясе составында аның үлгән сыерына акт төзүдә катнашты. Сыерларының эченә энә кергән булган, ашый алмыйча, корып үлде. Кан юлы буйлап барып, йөрәген тишкәләп бетергән. Ярып карап, актны акча алырлык итеп төзеделәр; Нурия дә, авыл советы депутаты буларак, үз имзасын куйды...

... Яр буендагы чирәмлектә берничә ир-егет эчеп утыралар. Араларында Зәки дә бар. Чишмәгә якын өйдә яшәгән Миңкамал каз бәбкәсе сакларга чыккан. Хатын, тегеләргә якынрак килеп, сүзгә катышты. Зәки моңа, стакан тутырып, көмешкә салып бирде. Үзе җырлый:

— Эчеп җибәр салганын, сорама каян алганын –

Син үзең дә беләсең бит чүт-чүт кенә тамганын...

Миңкамал тиз генә эчеп куйды да:

—И-и-и, Зәкикәем, рәхмәт инде! Бигрәк тәмле! — диде. — Таза бул әле быелга, әллә киләсе елга бу вакытта булмассың да инде...

Бәлки, рәхмәтле хатын чирле авылдашына карата кызгануын шулай белдергәндер?! Чире белән көрәшеп, Зәки тагын берничә ел яшәде... 

Нурия, чишмә юлындагы вакыйганың шаһите булганга, басу каравылчысын җәлләп куйды. Әмма тәндәге яра сызлавы тиздән барын да оныттырды.

Аскын районында “Боз юлы” дигән урман эшендә камчы чыжылдавы үзенең усал көчен тагын исенә төшерде. Каһәрле сугыштан соңгы елларда, урман кисү эшендә, билдән кар ерып, пычкы тартучы хатын-кызларны һәм киселгән агачларны бозлы юлдан елга ярына төшерүчеләрне күзәтергә куелган бер ир кешенең кулында шул ук кыска камчы. Күн тышлы бияләйле кулына җыеп тоткан камчысын күреп, ирексездән, башлар иелә, башлаган сүз ярты юлда тукталып кала. Колакларда бер үк авазлар: “Норманы тутырабыз!..”

Бу камчының хуҗасын Кашкак авылы кешесе, диделәр. 

Күп еллар үткәч, шушы кешенең алар кискән агачлардан — төп-төз нарат бүрәнәләрдән — Әрлән авылы һәм Ватутин колхозы кешеләреннән үзенә йорт салдырган, дигән сүзләр йөрде...

 

Балалар йорты

Ятим балаларны бөтен ил буенча җыеп бер урынга туплау башланды. Әтиләре сугышта үлеп, әниләре тәрбиядән баш тарткан яки башка сәбәпләр белән урамда торып калган балаларны хөкүмәт карары белән “детдомнар”га тараттылар. Максим авылына да шундый ятимнәрне китерделәр. Аларга яшәү урыннары итеп мәктәп бинасы сайланды.

...Детдом балалары җәй көннәрендә кеше бакчаларын талап йөриләр. Кифаяның шомыртына да килеп менә башладылар. Тәрбиячеләре булган бер егет малайларны саклап йөри. Үзе үк шушы талау эшләренә өнди:

— Әйдәгез, җәһәтрәк булыгыз, — ди.

Кифая ишек ачып кычкыра:

— Менмәгез безнең агачларга! Минем ризыкка тияргә ни хакыгыз бар?

Тегеләр таш алып ыргыталар. Нурия әнисен алып кереп китә. Тәрәзәдән генә карап утыралар...

Бакиров — детдомның икенче директоры. Ул Тәтешле районыннан гаиләсе белән күчеп килде. Ул килгәч кенә, балаларның тамаклары туйды, бүтән таралып йөрмәделәр. “Бакча басу”лар  да тукталды. Контроль көчәйгәч, авыл халкы да иркен тын алды...

Балалар йорты тәрбияләнүчеләрен тиздән илне төзәтү эшләренә алып киттеләр. Ераклардан хатлар бик озак килеп торды тәрбиячеләре исеменә...

Авыл мәктәбе яңадан элекке бинага күчте.

1948 елда мәчеттә кием мастерское ачылды. Төрле заказлар буенча Мыхаматхан исемле кеше кием текте, ярдәмчеләре белән детдомнан калган матрацларның мамыгыннан юрганнар сырдылар.

(Дәвамы бар.)

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (18)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (18)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас в