

ЕЛАН ОЯСЫ
Елан оясына ак күбәләк очып керде. Ысылдашып, башларын өскә сузган еланнар арасыннан очып, кунар урын эзләп, ояны әйләнеп чыкты. Якты, җете төсләрне күңеленә иш иткән күбәләк, ак елан каршындагы ташка кунды да, тынып калды.Мәдинәне озак еллар бимазалаган, төш белән өн буталган хисләрдән туган шигырь юллары кәгазьгә тамды:
Күбәләк һәм елан дус булалмый,
Берсе оча, берсе шуыша...
Кулына каләм алган көннән башлап, иҗат дөньясында яшәгән Мәдинәнең күңеле каядыр ашкына. Ул ашкынуын басар өчен тагын да үҗәтләнебрәк эшкә тотына. Ак кәгазь битендәге шигъри юллар аша дөньяга сафлык, гүзәллек, садәлек бөркелгән җан тамчылары мөлдерәп карый. Инде дөньяны танып, тормышның уенга корылуын аңлаган күңелендә кайнаган хисләр аңа тынгылык бирмиләр. Ачык тәрәзә аша очып кергән ак күбәләктә ул үзенең җанын таныган кебек булды. Мәдинә дә балачагыннан ук илаһилаштырган кешеләр арасына, шушы күбәләктәй ашкынып килеп кергән иде.
Ул янәдән шул көннәргә кайткандай булды. Хәтер сандыгын ачты да, каләмен бер як читкә куеп, хатирәләргә күмелде.
Күз алдында еракта калган яшьлек кайтавазының, олпат һәм горур, мәһабәт кыяфәтле буй-сыны калыкты. Ул үзе дә сизмичә, горур җанын үзенә буйсындырган караштан сихерләнеп, күңел тәрәзәсен ачып куйды. Салмак кына яңгыраган көйгә кушылып, гомере буе йөрәгендә саклап йөрткән, ят колаклар ишетергә хакы булмаган сер тулы сүзләрнең иреннәреннән тама башлавыннан сискәнеп, читтә яткан каләменә үрелде. Нәфис бармаклар кысып тоткан каләмнең, Мәдинәгә буйсынмый чарасы юк. Җан әрнүләрен күңел түренә җыйган хатын, уйлары белән хәтерендә шул мизгелләрне яңартып, хыялында аңа эндәште:
«Зәңгәр томаннарга күмелеп калган яшьлегемдә үк, җаным синең күзләр белән очрашкан иде. Син дә битараф түгел. Беренче очрашканда икебез дә ул чакта сүзсез генә сөйләштек. Син миңа сүз катарга кыймадың. Мин дә синең караштан оялып керфекләремне түбән төшердем. Карашларым белән генә җавап бирсәм дә, бәлки, язмыш үзгәрәк булыр иде.
Гомер агышына ияреп, сикәлтәле тормыш юлларыннан үткәндә, язмыш безне кабат очраштырды. Син миңа ярдәм кулыңны суздың. Четерекле хәлдә калган мизгелдә: «Биргәннең битенә карама» – диләр. Мин синең ярдәмеңне кабул иттем. Ярдәм ни хак белән түләнгәнен белү дә мине куркытмады. Чөнки яшьлектә үк күңелемә кереп утырган Караш алдында мин көчсез идем.
Упкын читенә тотынып,
Сызланып дәшкән чакта,
Кулың сузып, тартып алдың
Уттай кайнар кочакка.
Тормышның сикәлтәле юлларындагы сынаулар рух ныклыгын төрлечә сынап карый. Чыдамлыгың бетеп, упкын авызына килеп җиткән вакытлар да була. Нәкъ шул мизгелдә, күңелдә сүнеп бетеп килгән соңгы өмет чаткысын балкытып, янәшәңдә кул сузардай кеше булса, яшәү өчен көрәшерлек көч табасың икән.
Тормыш – ормыш дигән гыйбарә белән килешмичә булмый. Әгәр дә көрәшүдән туктасаң, яшәүнең мәгънәсе дә югала. Тоташ көрәштән торган гомер юлымда, ялгызлык упкынына тәгәрәп төшеп китәрлек мизгелләрдә, көчле кулларыңа тотынып калдым. Шул минуттан киләчәккә булган ышанычым артты.
Син мине төрлечә сынадың. Мин синең өчен утка да, суга да керергә әзер идем. Ләкин, ирләрнең бу үзенчәлекне тиешенчә бәяли белмәвен мин соңлап аңладым. Син урындагы кеше. Үз-үзеңә генә дә буйсынмыйсың. Башкалар язган кануннарны да үтәргә туры килә. Синең һәр карашыңа буйсынып яшәү миңа ләззәт тә, газап та китерә. Ләкин сукырларча гашыйк кеше хакыйкатьне аңлый беләмени. Бөтен сынауларыңа әзер затны син хыянәт белән дә сынарга булдың. Рух ныклыгымны сынап, башкалар сүзенә карап, мине упкынга төртеп төшердең. Упкын төбендә бәргәләнеп яткан вакытта да сине акларлык сәбәпләр эзләдем. Белмим, вөҗдан күзең йомылып бетмәгәнме, әллә кеше сүзе акылыңа китердеме, син яныма килдең. Күзләремә карап гафу үтенгәндә, сине үземнән дә, тормыштан да артыграк яратуымны аңладым.
Мине каралтырга тырышып, төрле яла яккан куштаннарга, салам астыннан ут төртүчеләргә син ничек ышана алдың? Якын иткән, сиңа табынып яшәгән кешеңнең йөрәген яралаганнан соң, аның күзләренә күтәрелеп карар көчне каян таптың?! Шәһәрдәге иң зур сәүдә үзәген оештырып, анда җитәкчелек итә башласаң да, каләмеңне кулдан төшермичә, журналистлык һөнәренә тугрылык саклап, иҗат ялкында янып яшәвең белән сокландырган шәхес идең бит син. Мин эшсез калып, кире заводка күчкәч, очраклы рәвештә безне язмыш сукмаклары күрештерде. Син шул чакта: «Шагыйрәнең урыны шәһәрдә. Каләм белән кое казучыга җиңелрәк эш кирәк. Кил үземә, сәркатип булып эшләрсең. Иҗатың да алга китәр!» – дип миңа эш тәкъдим иттең.
Зур коллективка эшкә килергә ризалык бирүемнең сәбәбен дә беләсең. Яшьлектән баккан Серле Караш иясенең, иҗатыма булган ышанычы алдында баш иеп, ризалаштым.
Үземне-үзем аңлый алмый торган ярату белән ярата идем бит мин сине. Бер хыянәт иткән кеше, кабат хыянәткә бармый түзә алмый торгандыр ул. Синең газаплауларыңны төрлечә акласам да, авыруга сабышып, юкка чыгачагымны аңладым. Шуңа күрә үз вакытымны белеп, яраткан эшемнән, синнән читкә китәргә карар кылдым. Чөйне чөй белән генә кагып чыгарып була. Минем бу адымым синең өчен көтелмәгән яңалык буласын беләм. Син үз-үзеңне артык яратучы, артык горур, тәккәбер кеше. Син минем үзеңнән көчлерәк булуымны кичермәячәксең. Чөнки сиңа барысы да килешә, рөхсәт ителә, ә башкалар нәкъ син теләгәнчә яшәргә тиеш дип кабул итәсең.
Эштән китәчәгемне белгәч, син чынлап та миңа булган карашыңны үзгәрттең. Нәкъ мин күзаллаганча булып чыкты ул. Тик син минем рух көче алдында баш ими кала алмадың.
Газап тулы көннәр, күз яшьләренә күмелгән төннәрне артта калдырып, беркемгә дә буйсынмыйча, ирекле кош булып яшәр өчен, вакытыннан алда эштән киттем. Иҗат дөньясына баш-аягым белән кереп чумдым. Син минем нинди үҗәт холыклы, сыгылмас зат икәнемне аңладың. Ләкин горурлыгың алдында син көчсез. Китүем белән синнән көчлерәк икәнемне берничек тә инкарь итә алмадың».
Мәдинә, кайчандыр акылын җуйдырган, рух ныклыгын төрлечә сынаган кеше белән сөйләшүен дәвам итәр алдыннан, каләмен кабат читкә куеп, уйга чумды. Тормышның үз кануннары. Кайчак кырыс, кайчак... Кинәт кенә күңел тәрәзәсеннән очып кергән ак күбәләк юкка чыкты.
Фото: stihi.ru
(Дәвамы бар)