Чәчмә әсәр
14 Марта 2023, 04:20

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Чуалган язмышлар (4)

...Куллары үзенән-үзе җирдә яткан сәнәккә үрелде. Инде кадыйм икесенә дә дигәндә, күзләре искәрмәстән Гүзәлиягә төште.

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Чуалган язмышлар (4)Мәрьям ШӘМСИЕВА. Чуалган язмышлар (4)
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Чуалган язмышлар (4)

Алтынчы бүлек.

 Эчендәгесе шул инде аның: ятса да торса да уенда гел Әлфия! Ә кыз исә укуы беткәч, район үзәгендә дәваханәгә шәфкать туташы булып урнашты. Аның да яше бара. Башта Искәндәр килер, бер килер әле яныма дип көтте, соңыннан инде, килеп кереп тезләнепләр гафу сораса да, өч балалы иргә бармасын аңлады. Әнисе дә ныгытып кисәтеп куйды: “Башта барырлар, балакаем, хәзер соң инде. Арагызда бик каты мәхәббәт булгач, вакытында ризалашасы иде. Укыйм да укыйм, дидең, Искәндәрләр сорап кергәч,  ярар инде, укысын дип, мин дә каршы төштем шул. Җитәкләтеп чыгарып кына җибәрмәгәч!”

Бүген дә килеп керәсе итте Әлфия янына Искәндәр. Уеннан уймак чыгарырга йөриме, үзен үзе аңлый алмый йөри әле бу арада. Теге кара чутыр малайларга карап, аптырый башлады ул. Берәрсенең берәр җире үзенә охшаса. Искәндәр ап-ак йөзле, озын буйлы – тегеләр гел Гүзәлиягә охшап каракайлар, буйга да бәләкәй, юантыклар. Берәрсе булса да әтиләренә охшарга тиеш тә инде. Шикле уйлары табибка килергә мәҗбүр итте аны. Инде ай гына үткәндер тикшеренү үткәнгә, нишләптер анализлары һаман килми. Әлфиягә дә  кушып китеп карады, анысы да “юк”тан башка сүз белми, ахры.

Авылга кайтышлый тагын Әлфия янына кереп чыгасы итте. Тик бүлмәдә беркем дә юк иде. Тагын юк, кайда йөри соң кергән саен, берәр очратып булса үзен?

Көтәргә уйлап, кызның өстәле янына барып утырды. Күз кырые белән генә өстәл өстендәге кәгазьләргә күз ташлады. Шунда аның күзе үзенең исем-фамилиясе язылган бер кәгазьгә тукталып калды. Кәгазьне алып, тиз генә чыгып китәргә уйлаган иде. Соңыннан инде: “Кая ашыгасым бар соң, рәхәтләнеп, иркенләп бер утырып укыйм әле. Бәлки, Әлфия дә килеп керер, аңлашылмаган җирләрен аңлатыр шунда, – дип, бөртекләп укый башлады. Тик җиденче дигән номерга җиткәч, ничектер аңламыйча тукталып калды. Кат-кат укыды, һаман аңламады. Коридорга чыгып, Әлфияне дә эзләп карады. Соңыннан инде, аңлатып бирсә, теге үзен кабул иткән табиб аңлатыр дип, теге табиб утырган кабинетка килде:

– Ә-ә-ә, Ишбулдин, анализларың белән килдеңме? Утыр, утыр, әйдә! Кая, карыйк әле, ниләр сырлап җибәрделәр икән соң тегендә утырган апалар? Искәндәрнең кулыннан анализ кәгазен алып, күзлекләрен кия-кия, бик озак тикшерде табиб аны. Әле Искәндәргә карый, әле кәгазьгә:

– Ниләр эшләп йөрдең соң, егеткәем, бер дә миңа күренмичә? Иптәшең белән икәүләп килергә иде. Гаилә булгач, бала кирәк бит инде, бала. Әле соң түгел, түгелен, ир кешенең самый чагы әле. Дәваларбыз, бар да әйбәт булыр, берне түгел, бишне алып кайтырлык вакыт бар әле сезгә.

Эх, табиб, табиб, бу сүзләрне сөйләгәндә, ник бер генә булса да Искәндәргә күтәрелеп карамадың соң? Ничек карасың соң инде табиб, шундый анализ күтәреп килеп кергән ир-егеткә? Акка кара белән, аңлашылырлык итеп: “Синең бала таптыра алырлык рәтең юк, егеткәем”, – дип язып куйсыннар әле. Ничек, нинди сүзләр белән аңлатырга тиеш соң ул аңа?

Искәндәр табибка бер сүз дә әйтмәде. Акрын гына килеп,  кулыннан кәгазьне алды да, бүлмәдән чыгып китте. Кемнән нинди киңәш сорарга? Әлфия янына керсенме тагын? Ю-у-ук! Ничә еллар Әлфия алдында шапырынганы күз алдына килде. Күршеңнең берьюлы өч малай үстереп ятканын күрәсең бит янәсе? Менә үстердең! Берсе дә үзеңеке түгел бит, ичмасам, Искәндәр! Тукта, тукта, кемнекеләр соң алай булгач, алар? Әткәй-әнкәй теләсә кая чыгарып йөретмәделәр ич Гүзәлияне. Кайда, кем белән чуалыр соң шул бәләкәй авылда? Искәндәр тиклем, Искәндәрнең хатынына кем килеп кул сузсын бер уйлаганда? Әллә анализ дөрес күрсәтмәде микән соң?” Ярый, кайтсын әле авылга, бу хәерсез эшнең бер азагы чыгарга тиеш бит инде шулай да?

 Җиденче бүлек.

Әлфия теге кәгазьне Искәндәргә бирә алмады. “Минем бәхеткә көнләшәсең, әллә нинди ялган анализлар тутырткансың!” – дип юкка әллә нинди бәлаләр тагуыннан курыкты. Бер килеп керер әле тагын, берәр ничек тапшырырмын дип юатты үзен. Аллаһының амин дигән чагына туры килгән икән бу теләге. Тәрәзәдән ишетелгән мотоцикл тавышына күз ташласа, Искәндәрнең, мотоциклын туктатып, дәваханәгә кереп килгәнен күрде. Күреп тә калды, ялт шкаф эченә кереп тә качты. Теге кәгазьне исә юри өстәлнең бер читендә калдырды.

Искәндәр Әлфия өстәлендәге төрле кәгазьләрне актарырга ярата, күрер шунда. Өлкәннәр “сарык та исән, бүре дә тук” дип әйтергә ярата, әйдә шулай булсын. Әйе, үзенә кирәкне бик матур гына алып чыгып китәчәк Искәндәр. Нәкъ шулай килеп чыкты да. Әй чапты егет коридор буйлап арлы-бирле, Әлфиянең бүлмәсенә дә бер-ике кереп урады. Утыра ди Әлфия бүлмәдә, егет килгәнне көтеп. Хәтсез утырды кыз шкаф эчендә. Мотоцикл тавышы ераклашты, димәк, Искәндәр очты авылына.

Әй Искәндәр, Искәндәр, ялгыштың шул, бигрәк ялгыштың! Әйттем бит мин сиңа: “Үпкәләсән әйдә, үпкәлә, тик кайгылар белән түләмә!” – дип, ничә тапкырлар әйттем, тыңламадың. Кемгәдер үч итеп яшәдең, шулай үч алып яши алуына шатландың, кычкырып көлдең. Гөнаһларыңның җәзасын күр инде хәзер.

Тик Әлфия дә аптырауның чигенә чыкты. Гүзәлиянең балалары Искәндәрдән булмагач, кемнекеләр соң? Күрше булып яшәп, Гүзәлиянең азып-тузып йөрүен берәү дә телгә алганы юк ич. Янында ире булгач, кем нәрсә сөйләсен соң? “Бер Ходай белә”,  – ди ич өлкәннәр, белсә Ходай гына белә инде.

Искәндәр ярты сәгать кайтасы юлны биш минутта кайтып җиткәндәй булды: “Ай, йомыкай, ай, Гүзәлия! Менә бит, нинди зур эшләр майтарып яткансың син? Берәр очы килеп чыгар, дип уйламадыңмыни үзең? Кем булыр соң авылда, миңа шундый да зур “мөгез” утыртырлык ир заты?” Уйлары белән тукталмаган ир-егет калмады, тик Гүзәлиянең янында шуларның берсенең дә буталганын күрмәде ич ул!

 Күзләренә карыйсы килә тизрәк хатынының! Нәрсә дип җавабын табар икән? Мотоциклын сүндерер-сүндермәс өйгә атылды ул. Ихатада ат-арба юк, димәк, әти яланда. Хатыны белән иркенләп сөйләшсен әле бераз. Керсә, өйдә әнкәсе генә. Кичкелеккә ашарга әзерләп булыша, Малайларның өчесе дә ындыр артындагы елгада су керәләр икән.

– Гүзәлия кая соң әнкәй?

– Бәй, кая булсын, әллә синең берәр сәнәк печән әзерләгәнең бар малларга? Әткәң белән печәндә алар. Инде кипкәнен җыя башладылар шикелле. Кайтырлар озакламый. Ни дип чабып кайтып җиттең әле? Күзләрең сөзәргә әзерләнгән үгезнеке кебек акайган?

Искәндәр җавап кайтарып тормады, очты гына мотоциклында печәнлеккә. Әхнәф абзый алдында ярсыганын сиздермәс өчен, күп кенә араны җәяүләп китте. Печәнлектә тып-тын алай, тик Акмаңгайның гына, пошкыра-пошкыра, койрыгы белән чебен куган тавышы ишетелә. Чәй эчәләрдер, бәлки! Печәнлеккә барып чыкса...

Үз күзләренә үзе ышанмый торды бераз Искәндәр. Юл буена, авылга кайтканчы, нинди генә уйлар кермәде башына. Уйлар уйлап торасы булмаган ич, туп-туры печәнлеккә киләсе булган аңа. Бөтен сорауларына җавапны нәкъ биредә табасы булган икән дә ул. Гүзәлия белән әтисен мондый халәттә күрермен дип, башына да китермәде бит ул. Башыннан “нишләргә” дигән уй сызылып үтте. Чынлап, нишләргә хәзер аңа? Куллары үзенән-үзе җирдә яткан сәнәккә үрелде. Инде кадыйм икесенә дә дигәндә, күзләре искәрмәстән Гүзәлиягә төште. Ничә ел бергә яшәп, хатынының бер тапкыр да болай бәхетле елмайган чагын күргәне юк иде аның! Шулчак аның күз алдына, ап- ачык булып, бер мизгел эчендә Гүзәлиянең бар тормышы чагылып китте. Нинди ир җылылыгы, ир назы күрде синең тарафтан, җирдә яткан бүгенге бәхетле елмайган хатын? Син бит, Искәндәр, яшьлектә, үзең теләп югалткан мәхәббәтең артыннан чаптың, шуны куып тотарга тырыштың. Бар хыялың, үзеңә баш имәгәннәрне буйсындыру булды. Шунда ул үзенең, тормышта нинди зур хата ясаганлыгын аңлап, бүре кебек улап җибәрде. Бер күккә карап, бер җиргә тезләнеп, бик озак үкседе ул. Янындагыларга, беркемгә дә игътибар итмичә, тирә- яктагы чын тормышны бер бүген ачкандай, кычкырды, елады, илерде. Бу халәте белән ул, бер яклап, ялгышулары өчен гафу сорагандай булса, икенчедән, тормышында мондый җилбәзәклек, кеше язмышына карата дуамаллыкның  гаеплесе үзе булганын тану чагыла иде. Чишелеше бик тә гади булды бу бик авыр вакыйганың. Икенче көнне үк авылда, Искәндәрнең Гүзәлиясе белән балаларын ияртеп каядыр чыгып китүе хакында хәбәр таралды.

Чыкты авылга, халык арасына бу хәлләр, соңыннан күрүчеләр, күзәтүчеләр булганлыгы да ачыкланды. Ә Искәндәр, соңлап булса да, төзәтә белде кебек үз хатасын.

(Автор стиле сакланды.)

Фото: Freepik.

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Чуалган язмышлар (4)
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Чуалган язмышлар (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас