

(Дәвамы.)
Дүртенче бүлек.
– Әнкәй, әткәй, Гүзәлия, мин китәм бүген! Сумка тутырыгыз. Шабашкада дуслар көтә. Бергә бик зур эш башлаган идек. Өйләнергә генә ял алдым. Булды, җитте, ял иттем, эшләргә кирәк. Берәр көнлек ашарга салсагыз, җитәр. Эш беткәч кайтырмын.
Менә сиңа мә! Авылда яшәр, дөнья көтәр дигән Искәндәр шулай сайрасын әле. Кем печән чаба, кем бу малларны карый? Алары да ишле генә бит. Әткәсенең уйларын ишетеп торгандай, Искәндәр дәвам итте:
– Ә-ә-ә, әйтергә онытканмын ич, Гүзәлия монда кала. Өйрәтегез үзен дөнья көтәргә, мал карарга, ну, кыскасы эшкә өйрәтегез! Картыйсы кочагында гына яшәп, эшкә өйрәнмәгән әлегә!
Шулай диде дә, иренең ни әйтерен берсүзсез үтәргә әзер торган Гүзәлиягә карап, күз кысып алды. Озаттылар Искәндәрне. Аның шулай да, яңа өйләнгән хатынын бик тиз калдырып китүенә Әхнәф белән Сания никтер ышанмый тордылар. Авылны чыгар да: “Мин сезне шаярттым гына бит, кая китим инде Гүзәлиямне ташлап”, – дип, кире кайтып керер кебек тоелды Искәндәр.
Һай, улым, аңлый алмыйм мин сине берничек тә. Үзгәрдең син, егет, үзгәрдең. Тагын ниләр көтәргә булыр икән синнән, – дип уйланып, Әхнәф абзый бик озак утырды күтәрмәдә. Гүзәлия соң, Гүзәлия, гомер буе яшәгән диярсең бианасы янында, Саниянең күзенә генә карап тора. Үз яныннан акрынлап кына, ихатага мал-туар янына да чыгарды бианасы аны. Әйдә, Әхнәфкә ярдәм итсен, бәрәңгесен, чөгендерен җыясы, көтүдән маллар каршылыйсы, сыерлар савасы бар. Эшкә кулы ята киленнең, Искәндәр бер дә юкка бетереп ташлаган.
Әхнәф абзый башта бик кыенсынып торган иде дә, сүзләре беркеп китте азак. Тик шулай да янында Гүзәлия түгел, гел Галия йөргән кебек тоелды аңа. Бер-ике тапкыр, онытылып китеп, “Галия” дип эндәшеп тә алды үзенә. Кыз сизмәмешкә салышты, тик шулай да Әхнәф абзыйның үзенә бигрәк тә йомшак итеп “Галияү” дип эндәшүенә мәзәксенеп карап торды. Искәндәр ике арада кайта-китә йөрде шунда. Кайта, берәр атна яши авылда, эш кала дип, тагын чыгып китә. Аның әрле- бирле йөрүенә артык исләре дә китми тегеләрнең. Эш бара, яннарында Гүзәлияләре йөгереп йөри. Йөрсен әйдә, исән йөрсен, бер кайтып керер әле.
Тик Әхнәф абзый гына бертөрле мәзәкләнә башлады әле. Юк-юк, Гүзәлиянең әнисе үзенең яшьли сөйгән яры икәнен берәүгә дә сиздермәде. Тик күңеле ничектер Гүзәлияне Галия итеп кабул итә башлады. Тора-тора: “Атлап йөрешләре, елмаеп караулары гел Галиянеке бит. Ник олыгайган көнемдә миңа шундый җәза? Бик тыныч яшәп ята идек бит әле Сания белән. Әллә Искәндәр белән сөйләшеп, кире картыйсы янына кайтарыргамы?” – дигән уйга да керде. Бу хакта Искәндәргә әйткәч, анысы коры гына:
– Эшче кулы кирәкмиме әллә сезгә? Эшләгәне ашарына җитәдер бит? Ошый ди бит монда, яшәсен шулай булгач! – дип, кырт өзде.
Бишенче бүлек.
Тагын кайтып китте берничә көнгә Искәндәр. Кайтып керә, унбиш-егерме көн аны сагынып көткән хатын бар ни, юк ни аңа. Янына килеп, син дә мондамы дигәндәй, исем өчен бер кочаклап китә дә, күңеле кайда төшә, шунда йөри. Бу кайтканында бөтенләй арттырып җибәрде: “Алмаш киемнәр әзерлә, мунча юынып кайтам”, – имеш. Башка вакытта мунчасын бергә юынып кайталар иде, аерым яшәү шулай ерагайтамы араларын? Җибәрәсе калмаган малайны, ах, җибәрәсе калмаган.
Искәндәрне озаткач, килен күздән югалды беразга. Гүзәлия өчен куркып, Әхнәф абзый эзли чыкты үзен. Печәнлектә елап шешенеп беткән киленен күрүгә, ничектер аны кызгану, юату хисләре биләп алды, Үзе дә сизмәстән, кочаклап, йомшак сүзләр белән юата башлады. Буталды, барысы да буталды шунда, Гүзәлия түгел, гел Галия кебек булды кочагында. Галияне кочаклагандай кочаклады, яратты, битләреннән үпте. Искәндәрдән бер дә җылылык күрмәгән Гүзәлия дә артык каршылык күрсәтмәде, җебеп төште бермәлгә.
Галия читкә чыгып китеп, күпмедер бәргәләнеп-суккаланып йөргәннән соң, әти-әнисе сүзен тыңлап, өйләнгән иде Саниягә Әхнәф. Ни үзенә Саниядән, ни Саниягә аңардан артык ярату хисләре сиздермичә яшәделәр ирле- хатынлы булып.
Илле яше яңарак тулып киткән Әхнәф абзый бар җылысын биреп иркәләде “Галиясен”. Саниянең өйдән чыгып: “Әхнәф, Әхнәф, син кая, таптыңмы киленне?” – дип кычкырып эзләве генә ләззәт дулкынында йөзгән икәүне кире Җиргә кайтарды.
– Мунчада килен, юына ул, хәзер керер, әйдә чәй куйыйк, чәй эчәрбез бергәләп, – дип, сөйләнә-сөйләнә печәнлектән төшеп, Әхнәф Санияне өйгә алып кереп китү җаен тапты.
– Эшләр беткәч юынып чыгар дигән идем дә, ярый, кичен тагын юынып алыр, – дип, Сания дә тиз генә ризалашты.
“Яшь куенында камчы бар, карт куенында калач бар”, – дип, белми әйтмәгәннәр икән өлкәннәр.
Авыл җирендә шулай кабул ителгән, җәйге-көзге кызу эш вакытларында, бар да печәндә, чөгендердә. Әхнәф абзый киленен атына утыртып печәнгә киткәндә моны берәү дә гаепкә алмады. Сания апа өйдә дөнья көтә, болар кайтуга ашарга пешерә. Менә шулай дөнья үз җаен алгандай булды.
Шул араларда Гүзәлия шалкан кебек өч малай да табып бирде Искәндәргә. Өй гөрләп тора балалар тавышыннан. Картәни белән картәти кочагында тәгәрәп үсәләр оныклар. Искәндәр һаман шул зимагурлыгында. Үзе турында артыгын сөйләми. Акчасыз да тормый, гаиләсен дә карый. Аның кебекләр турында, үзенчә тормышның җаен алган, көйми, янмый гына, дөнья рәхәтен күреп яшәвен белә, диләр. Әйе, эчендәгесен кем белә, кеше тормышы башкалар өчен ачылмаган китап шул.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.