

Көннәрдән-беркөнне аны вакытыннан алда эшкә чакырттылар. «Ни булды икән?» – дип, хафаланып җыенганда, ишек кыңгыравы чыңлады. Бу – кибеттә бергә эшләүче йөк бушатучы Кәрим иде. Кибеткә кайчакта көнгә өчәр машина аракы килә. Аны складка бушатып, кирәк чакта, прилавка арасына чыгарып торучы бу егет Урта Азия якларыннан качак булып күченеп килгән. Туган якларындагы сугышлар, бәрелешләр дә, күчмә тормыш кыенлыклары да сындырмаган, рухын спорт белән чыныктыручы Кәрим исемле яшь кенә егет Мәдинәне якын күрә. Бертуган апалары белән яшьтәш ялгызакны кызгана да, хөрмәт тә итә.
Башта Мәдинәне төрлечә сынап карадылар. Күңел кылларын тарткаладылар. Ялгыз хатын сынар, заман шаукымына иярер, дигәннәрдер. Мәдинә нык булды. Беркайчан да үз-үзен түбәнсетмәячәк иде ул. Ялгызлыктан әрнегән минутларда да җебеп төшмәде. Балалары күз алдында үзенең дәрәҗәсен төшермәде. Дуслары күп булды. Ләкин йөрәген кулына ышанып тапшырырдай, үзе кебек ихлас җанны гына очратмады. Яңагына язмыш сугуын кичергәч, хыянәт тәмен татыгач, ир-егетләрне җанына якын җибәрмәде. Бик кыен вакытларда гына ул яшьлектәге серле күзләрне исенә төшерде. Андый мизгелләрдә күңеленә гүя ак күбәләк очып керә. Хатын бөтен борчуларын онытып, шатлык хисләренә бирелә. Рәхәтләнеп көлә, сөйләшә. Гүя, дөньяда иң бәхетле кеше.
Кәримне ул үз энеседәй күреп якын итә. Яшь булса да егет дөньяны күп күргән. Эчми, тартмый, хатын-кызларга ихтирамлы. Күзгә туры карап сөйләшә. Күзгә туры карап сөйләшкән кешене, Мәдинә яхшы кеше итеп кабул итә. Астыртын караштан, ялагай һәм әрсез затлардан ерактарак булырга тырыша. Алар белән борчак пешереп тә, разведкага барып булмаганны да күптән төшенгән иде инде ул. Кәрим аңа:
– Мин сине алырга килдем, кисәтеп куям, прилавка астыннан акча тапканнар, сиңа сылтамакчы булалар.
– Ничек инде акча тапканнар?! Мин барысын да кече сейфка бикләп киттем. Санап, язып калдырдым. Касса чегы да шунда. Күпме акча инде анда?
– Алай ук күп түгел, ике йөз сум.
Кәримнең җавабын ишетеп, Мәдинә коелып төште. Айга ике йөз илле сум хезмәт хакына эшләп йөргән Мәдинә, кемнеңдер уены аркасында эшсез калачак. Намусын карага буярга теләсәләр, ул беркөн дә анда эшләмәячәк. Аның байлыкка омтылганы булмады. Кешенекенә беркайчан да кул сузмады. Вөҗданына хилафлык китермичә, үзе эшләп тапканы белән көн күрде. Җитмәгәндә бурычка алып, булганда биреп торды.
Кәримнең үз итеп, кисәтергә килүен Мәдинә беркемгә дә сиздермәде. Бу аларның икесе арасындагы сергә әйләнде. Кәрим чынлап та ихлас дус, ышанычлы иптәш булып кала белде. Гомер юлы озын. Төрле хәлләр килеп чыга. Йомышы төшеп, авылына кайтасы булса да, балалар белән четерекле хәлләр килеп чыкканда да, Кәрим һәрвакыт Мәдинәгә ярдәм кулын сузды. Бертуган апасыдай якын иткән, рух ныклыгы белән сокландырган хатында ул чын көрәшче чалымнарын күрде. Язмышын спорт белән бәйләгән егет, тормышлар җайлангач, башка шәһәргә күчеп китсә дә, элемтәләрне өзмәде. Мәдинәнең тормышы белән кызыксынып, телефон аша хәлен белеште. Ил белән бергә күргән авырлыклар вакытында сыналган дуслыкны икесенең дә югалтасылары килмәде.
Кибеткә килеп керүгә, бергә эшләүче иптәше – Дибәҗә йөзенә елмаю катыш борчылу чыгарып исәнләште. Дибәҗә кияүдә. Ире бик тыныч холыклы, чи тирегә ут капмый, дип яшәүче бер кеше. Хатынының күзенә генә карап тора.
Дибәҗә дә хезмәт юлын заводта башлап җибәргән. Фрезерлы станокта металл кырып эшкәртүче (фрезеровщица) булып эшләгән. Заводта хезмәт хакын вакытында бирми башлагач, шәһәрдәге коммерция кибетенә сатучы булып урнашкан. Дибәҗә затлы киенә, тәмле ашый. Кая барасы килә, шунда бара. Кем белән очрашасы килә, шуның белән очраша. Үзенә кирәктә итагатьле дә була белә. Кибеттә дә аны үз кеше итеп саныйлар. Кирәк чакта кулланалар, кирәк чакта килеп туган кыенлыкларны да аның ярдәме белән чишәләр. Хуҗаларның һәр сүзен үзе өчен төп канун итеп санаучы, алар кубызына биюче Дибәҗәгә Мәдинә кызганып карый иде.
Мәдинә дөньяда мәхәббәт дигән изге хис барына ышанып яши. Мәхәббәттән башка яшәүне күз алдына да китерә алмый. Тотнаксыз, хисләрен уңга-сулга чәчеп йөрүчеләрне кабул итә алмый. Иң мөкатдәс хисләрен югалтканнарның да, кеше күзеннән яшереп, яшь түгүләренә ышана ул. Аллаһ тарафыннан бирелгән шатлыкны да, җәзаны да һәр кеше үзенә тиешлесен генә күтәрә. Кеше эшләгән ялгыш өчен башкалар җавап тотмый. Берәүнең дә бурасы буш түгеллеге дә һәркемгә мәгълүм.
Дибәҗә белән сөйләшеп, уфтанышып торган арада, аны эшкә урнаштырган күршесенең энесе – кибетнең төп хуҗасы килеп керде.
– Мәдинә, ни эшләп болай иртә килдең, әле бит икегә генә киләсе идең!
– Менә, Ралина чакырткан, прилавка астыннан акча тапканнар. Мине гаепләргә уйласагыз, эштән китәм. Хәерче булсам да, намусым чиста, тапларга ирек бирмәм.
– Нинди китү ул?! Беркая да китмисең, без сиңа ышанабыз. Ралина кер әле минем янга хәзер үк!
Тышкы ишектән килеп кергән Ралина, Мәдинәгә борылып карый-карый, офис бусагасыннан эчкә атлады.
Этнең коерыгын кем киссә, шул яхшы диләр. Шушы көннән соң аңа Ралинәнең дә карашы үзгәрде. Барысы да ихтирам итеп сөйләшә башладылар. Юк-бар бәйләнүләр дә бетте. Ралина хәтта ялга каршы авылына киткәндә:
– Акчаларны санап алып куярсың, – дип, зур сейф ачкычын да ышанып калдыра башлады. Һәрвакыт туры сүзле, эчкерсез, тырыш булганы һәм үз эшенә җаваплы караганы өчен яраттылар аны. Бәйрәм табыны янына җыелганда да, мактап рәхмәт әйттеләр. Салым инспекциясеннән тикшерү килгән вакытларда да үзен ничек тотарга кушуларын истән чыгармады Мәдинә. Ралина кибеттә булмаса, тиз арада аны чакырта, аның барысын да җайлаячагын белә иде.
Ралина күпне күргән, ялгызы гына ике бала тәрбияләгән Мәдинәне үзе дә якын итә башлады. Аралары бик үк якынаеп, кунакка йөрешер дәрәҗәдә дуслашмасалар да, сердәшләргә үк әйләнмәсәләр дә, бер-берсенә киңәш-табыш итә башладылар. Ралинә оештыру осталыгына ия, кеше психологиясен тирәнтен аңлап эш итә белүче җитәкче. Кеше алдында үз-үзен тотарга да, кирәк чакта үз сүзен әйтә белергә дә аннан өйрәнде ул. Ралинәнең шәһәрдәге барлык җитәкчеләр белән аралашып, һәрберсе белән дустанә сөйләшә белүенә күп вакыт сокланып та карады. Үзе ул тиешлесен дә сорап ала алмый торган, артык кыюсыз кеше. Шул яклары аны кайчак кыен хәлгә дә куя. Ләкин әрсезлек аның җанына ят сыйфат. Ул теләсә дә үзгәрә алмый. Хәер, үзгәрергә теләми дә.
Янәшәдәгеләрнең үзләрен ни өчен шулай тотуларын ул еллар үткәч кенә аңлады. Үз эшеңне булдырып, киләчәк буыннарга мая туплар өчен хезмәт куйганда, кул астындагыларның намус чисталыгын шулай тикшермәсәң, төпсез көймәгә утырып калу ихтималын күрми калуың да бар.
Гомер агышына ияреп, сикәлтәле тормыш юлларыннан үткәндә, язмыш Мәдинәне ерак яшьлегендә, редакциягә шигырьләр илткән чакта күңеленә кереп калган Серле Караш иясе белән кабат очраштырды. Прилавка арасында басып сату иткән хатын таныш, бик тә таныш караштан оялып, керфекләрен аска төшерде. Ләкин керфек арасына яшеренеп кенә котылып булмый. Кибет еллар буе бер-берсен күрмәгәннәрне дә очраштыра торган урын.
– Мәдинә! Син монда нишлисең, бу бит синең урының түгел! – дигән гаҗәпләнү катыш сорауны да җавапсыз калдырып булмый.
– Эшлим. Нишлим соң? Заман үзгәргәч, заводтан китәргә туры килде. Ике баланы ачка үтереп булмый бит. – Үзе оятыннан кызарган йөзен нәфис бармаклары белән сыпырып та алды. Әйтерсең лә, кыенсыну хисен кул белән юып төшереп була. Ыспайлыгы, зыялылыгы белән һәркемнең күңелен җәлеп итүче үткен карашлы ир аны онытмаган. Ничә еллар узганнан соң да аны танып, үз итеп эндәште.
– Мәдинә, син бер дә үзгәрмәгәнсең. Ике бала анасы диярлек тә түгел үзеңне. Буй-сының гел беренче күргән чактагы сыман.
Ул татлы теле белән Мәдинәне уңайсыз хәлгә куеп, тагын да сүзен дәвам иткән булыр иде әле. Бәхеткә каршы, прилавка янына сатып алучы килеп басты. Иргә саубуллашып чыгып китүдән башка чара калмады.
– Мәдинә! Кабат күрешербез әле! Онытма, бу синең урының түгел.
Мәдинә күңелен кузгаткан караштан арына алмый. Йөрәк түреннән агылган моң шигъри юллар булып, каләм очыннан тама.
Гүзәл язлар бүләк иттең миңа,
Яктырта ул гомерем иртәсен.
Минем өчен җирдә иң кадерле,
Синең караш – илһам чишмәсе.
Мәдинә әле бу вакытта нәкъ шушы Зәңгәр Күзләр иясенең үз язмышында нинди борылыш ясачаягын да, әлеге шигъри юлларның ерак киләчәктә җыр булып яңгыраячагын да белми иде. Бары тик җәмгыятьтә әле аның урыны тәгәен билгеләнмәгәнлеген генә белә. Вакытлы тукталышларда хәл җыя-җыя, аның әле киләчәккә үтеп барышы. Әле ил алдындагы, җәмгыять алдындагы бурычын үтисе бар. Нәкъ менә шушы бурычны үтәү хакына бүген ул монда басып тора. Җитәр вакыт, ул үзенең җирдәге урынын табар да, Аллаһ тарафыннан үзенә йөкләнгән миссияне үтәргә керешер. Бу очрашу бәлки шуның башыдыр.
Тормыш диңгезен кичкәндә килеп туган кыенлыклар безнең булдыксызлыктан гына да түгел. Заман һәм чор сулышы миллионлаган кешеләрнең күңел канатларын көйдерә. Уттан алып, суга салган мизгелләрдә сынмый калыр өчен көче җитәрме?! Әллә инде кырыс җилләргә каршы бара алмый егылып каласың, бу хакта Мәдинә ничек итеп анык кына әйтеп бирә алсын соң?.. Аны бер Алла гына белә.
Мәдинә мәктәпне тәмамлаган кызын Ралина киңәше белән, сәүдә-кулинария училищесына укырга кертте.
– Кызым, әле Ралина апаң белән дә киңәштек. Башта училищеда укып, сатучылык һөнәренә өйрәнеп чык әле! Үзең дә беләсең, завод янып, эшсез калганнан соң, сатучылык эшенә бармаган булсам, ни эшләп беткән булыр идек. Укырга кайчан да соң түгел.
– Ярый, әнием! Классташ кызлар да училищега барабыз дип сөйләштеләр, – дип бик тиз генә ризалыгын белдерде.
– Бераз өс-башыңны караганнан соң, эшли-эшли укырсың. Нинди генә чор килсә дә, сатучы ачтан үлмәслек хезмәт урынын таба ул. Тик үзеңне билгеле бер кысада, иман кысасында гына тота белергә кирәк. Тәүфыйгың белән җитәкләшеп йөрсәң, бәхетле булырсың.
«Тормыш бер алдын, икенче караганда артын күрсәтә» – дия торган иде Мәдинәгә әнисе. Әлеге гыйбарәнең дөреслегенә дә ышандырды язмыш. Ил белән килгән сынаулар артта калды. Завод акрынлап кына аягына баса башлады. Ниһаять, завод эшчеләренә хезмәт хакларын вакытында түли башладылар. Завод та бөтен күңелен биреп хезмәт куючы көчләргә зарыккан. Тәҗрибәле эшчеләрне бишкуллап эшкә алырга әзерләр. Мәдинә дә кабаттан яраткан хезмәтенә әйләнеп кайтты.
Мәдинә кызы белән улы күңеленә, буыннан-буынга күчә килгән, җанында яшәгән иман нурын сеңдерә килде. Һәм үзенең күңелендә дә, балаларының беркайчан да аның йөзен кызартмасларына ихлас ышану яшәде. Китап укып үскән балаларның күңелендә иман тамыр җәячәгенә чын күңеленнән инанды. Шуңа күрә кич утырып китап укулар, фикер алышулар аларның өендә гадәти бер хәлгә әйләнде. Балалар белән киңәшләшмичә бер генә карар да кабул ителмәде. Тормышын үзгәртергә теләп, янәшәдән кулга-кул тотынып атларлык кеше очраттым, дип уйлаган чаклары да булды. Ләкин ул башта балалары белән киңәште. Аларны үзе белән тиң күреп сөйләшкәнгә күрә, балалар да аңа ихтирамлы була белделәр.
Кызы училищеда укый башлау белән, беренче степендиясен алуга, кош тоткандай очынып кайтып керде. Кулында зар гына төргәк.
– Әнием! Мин кухняга люстра алдым! Алайса, лампочка ямьсез булып асылынып тора. Күр әле, нинди матурын сайладым, алсу төстәгесен. Энем, әйдә, элеп куйыйк әле! – Люстраны урнаштыргач, өйләре тагын да яктырып киткән кебек тоелды. Әниләрен шатландыра алганга үзләре дә сөенгән балаларына карап, Мәдинәнең керфекләре дымланды. Ул җитмәүчелектә яшәп туйган, тизрәк кул арасына кереп, ничек тә ярдәм итәргә тырышкан кызына сиздермәскә теләп, аны кочаклап алды.
– И-и-и бәбекәем! Берүк тәүфыйгың артсын. Үзеңә берәр кием алырсың дип уйлаган идем. Өйне яңадан кайгыртыр идек әле. Рәхмәт, балакаем!
– Икенче степендияне алганнан соң, сиңа да, үземә дә кофта сатып алырмын әле. Карап кайттым, бик матурлары бар икән. И әнием, тизрәк укып бетереп эшли башласам, сиңа да затлы киемнәр алып бирер идем. Син бит безнең шундый чибәр. Өйгә дә ремонт ясарбыз! – дип, кызы әнисенә карап ихлас елмайды. Мәдинә кызының тормышны аңлап үсүенә горурланып бетә алмады.
Өй җиһазлары аласы булса да, кием-салым кирәксә дә, бергә утырып уйлаштылар. Кемгә кирәгрәк, шуңа алырга булдылар. Тыныч, бер агымда барган тормышлары өчен куандылар. Улы мәктәпне бетергәч тә, күп сайланып тормадылар. Югары уку йортларында укытырлык мөмкинлеге булмау сәбәпле, һөнәр училищесын сайладылар. Аны тәмамлап, бер ел эшләүгә, улына армия сафларына чакыру килде.
Фото: gov.kz
(Дәвамы бар)