Чәчмә әсәр
13 Марта 2023, 14:24

Аяз ХӘСӘНОВ. Төштәге күз яше. Хикәя (1)

Әмир карт күзенә ак-кара күренмичә өйдән йөгереп чыкканда,  эт чиный-чиный кар өстендә аунап  ята иде. Ярасыннан каракучкыл булып кан ага.

Аяз ХӘСӘНОВ. Төштәге күз яше. Хикәя (1)Аяз ХӘСӘНОВ. Төштәге күз яше. Хикәя (1)
Аяз ХӘСӘНОВ. Төштәге күз яше. Хикәя (1)

1

Ак томанлы таңны сискәндереп, каен агачлары арасында ату тавышы яңгырады. Әле яңа гына, берничә минут кына элек, Альфа, дача өйләре өстеннән очып йөргән карчыганы эләктермәкче булып, үз оясының түбәсенә сикереп менгән  иде. Нәкъ шул мизгелдә мылтыктан аттылар һәм этнең күкрәгенә кайнар ук кадалды. Альфа, авыртуга түзә алмыйча, бөтен көченә чинап җибәрде. Офыкка җанны кисеп ала торган аянычлы аваз таралды. Карчыга, тиз-тиз канатларын җилпеп, түбәнгә атылды да күздән югалды.

Әмир карт күзенә ак-кара күренмичә өйдән йөгереп чыкканда,  эт чиный-чиный кар өстендә аунап  ята иде. Ярасыннан каракучкыл булып кан ага. Хуҗасы этне, ярасына ялгыш кагылып авырттырмаска теләп, саклык белән өйгә алып керде, аннары аны мич янына яткырды. Үзе исә шкафны ачып, аннан бер көпшәле мылтык алып каен агачлары янына йөгерде. Ләкин тикмәгә генә булды аның чабып килүе – бандиттан җилләр искән иде. «Мин моның үчен кайтарырмын әле»,– дип, ул ачуыннан һавага атты.

Альфа ялварулы карашын хуҗасыннан алмады. Аның бу карашы; мине бу коточкыч авыртуда, газапланудан коткар, дигәнне аңлатлата иде.      

Әмир карт көч-хәл белән этенә җылы аш ашатты. Кызыл балчык чүлмәктән берничә ай буена җыеп килгән акчаларын бушатып алды да, ашыгыч рәвештә калага барырга җыенды. Ничек кенә булса да аңа үзе белән ветеринарны алып кайтырга кирәк иде.

Яз соңлап килде. Апрель җитүгә карамастан, кышкы юл әле өзелмәгән. Шулай да елгаларда менә-менә боз кузгалырга тора. Әгәр врач килергә ризалашса, кирәге булыр дип, Әмир карт үзе белә тагын бер пар чаңгы алды.

Эт толыпка төрелгән килеш мич  янында ятып калды. Ул тикмәгә генә урыныннан кузгалмакчы була – һәр хәрәкәт аның бөтен тәнендә түзеп булмаслык авырту тудыра. Җәрәхәтенең әрнүенә өстәлеп, эче дә авырта башлады. Моңарчы беркайчан да аның корсак  тирәсе шулай авыртканы булмады. Эт тәрәзәгә күз төшерде. Тәрәзәдән, бакчадагы агачларга тиярдәй булып, саргылт болытлар йөзгәне  генә күренде...

Әмир карт икенче ел инде дачада каравылчы булып эшли. Икенче кышын кешеләр белән аралашмыйча, ялгызы үткәрә. Иртән һәм төш вакытында, кичен һәм хәтта  төнен дә ул үзенә тапшырылган  биләмәне әйләнеп чыга. Бакчачылар көздән үк шәһәргә үз фатирларына кайтып киттеләр. Менә шулай яшәп ята алтмыш яшьлек

Әмир карт. Төннәре тыныч үтә дип әйтеп булмый. Әледән-әле бакчага чит кешеләр килеп чыга. Ни булса да чәлдерергә теләп йөрүчеләр алар. Альфа табигатьтән бирелгән эчке бер сиземләү белән бакчага төшүчеләрне тоеп тора. Андый чакларда да бөтен тәнен калтыратып, әкрен генә шыңшый башлый.

Эт шулай итеп хуҗасына хәбәр бирә. Әмир карт, кулына мылтыгын алып, эт артыннан иярә.

Якын-тирә авылларда Альфаны  яхшы беләләр. Дөресрәге – аннан куркалар. Шуңа күрә дә караклар  аның белән очрашмауны хәерлерәк  саныйлар...

Дача җирләре шактый зур, Анда йортлар саны гына да йөздән артып китә. Каракларның кайсы йорт ишеген каерганын эт ничек тоя торгандыр, моны Әмир карт һич кенә дә аңлата алмый.

Әмир әле Дә; хәтерли, аның яңа эшли генә башлаган чагы иде. Альфа үзенең яңа хуҗасын бакчаның аргы  башына, чыршы урманы башланып киткән төшкә ияртеп алып килде. Бер йортның тәрәзәсе алынган, шунда ук җирдә өч литр сыйдырышлы берничә варенье банкасы тезеп куелган...

– Әй, кем анда, чык әйдә, – дип кычкырды Әмир карт ачык тәрәзәдән. – Чык тизрәк, югыйсә этне  кулдан ычкындырам.

Күп тә үтмәде, йөзең сакал-мыек  баскан берәүнең башы күренде.

– Хәзер чыгам. Этеңне яхшылап тот. Әгәр ныклап тоталмасаң, теге, дөньяга озатырга да күп сорап; тормам. – Каракның кулында балта иде.

– Яле, читкә ыргыт ул нәмәстәңне! – дип, Әмир карт җилкәсеннән мылтыгын алды. Шул арада карак балтасын эткә төбәп ыргытып җибәрде. Ярый әле тимәде.  Шул мизгелдә Альфа тәрәзәгә ыргылды, әгәр теге бәндә кулын алып өлгермәсә, эт аны өзеп алган булыр иде.  

– Ал этеңне, – дип, карак куркуыннан артка чигенде.

– Чык, диләр сиңа. Ярый балтаң эткә тимәде, югыйсә үзеңнән  бик шәп мишень ясый идем!..

Эткә һөҗүм итүне Әмир карт һич кичерә алмады. Көзге пычрак булуына, өстән  яңгыр явып торуга  карамастан, Каравылчы бандитны  шәһәргә илтеп милиция бүлегенә тапшырды. Соңыннан аны берничә мәртәбә тикшерүче янына, аннан соң судка чакырдылар. Карак та, каравылчы миңа этен өстерде һәм мылтыктан атмакчы, булды, дип сөйләде.

Хөкемгә тартылучының тәнендә яра эзе юк иде, шуның белән Әмир карт өчен күңелсезлек беткәндәй булды. Әмма соңыннан милиция бүлегендә аңа, сакчылар кешегә мылтык төзәргә һәм зт өстерергә хакы юк, дип аңлаттылар. Шул вакытта бандитны озатып барганда аның әйткән сүзләре дә онытылмаган: «Без синең белән очрашырбыз әле. Көт».

Менә Альфаны атып яраладылар. Кем мылтыгыннан яңгырады бу ату тавышы? Әллә инде иреккә чыккан теге карак аттымы икән? Хәер, соңыннан да Әмир карт чит йортта варенье ашарга һәм шәраб эчәргә яратучы бик күпләр белән очрашты. Араларында аларның төрлесе – өлкәннәр дә, яшүсмерләр, ялгыш юлга яңа гына басканнар да, инде бу эшкә гомерләренең яртысын багышлаганнар да, эшсезлектән бакча басып ямь табучылар да бар иде.

...Әмир карт ветеринар ияртеп кич белән бик соң гына кайтты. Менә хикмәт, хуҗасы юкта Альфа биш бала китергән иде. Ләкин өчесе, әллә аналарының яралануы аркасында, үле туганнар. Хәлнең шулай үзгәреп куюы эшне катлауландырып җибәрде: Альфа, бала имезүче ана эт, чит кешене үзе янына җибәрмәскә дә мөмкин! Әмир карт, көчекләрне тартмага салып, шкафка яшереп куйды. Альфа хәвефләнеп, борчылып хуҗасының һәр хәрәкәтен күзәтеп тора, ә врачка тешләрен күрсәтеп усал ырылдый.

– Бу үз кеше, Альфа, – дип юатты аны йорт хуҗасы. – Ырылдама. Яраңны хәзер карыйбыз да көчекләреңне кайтарып бирәбез.

Ветеринар этнең ярасын юганда, Әмир карт аның башыннан тотып торды. Бәхеткә каршы, эт бик акыллы булып чыкты, һәрнәрсәнең ни өчен эшләгәнен аңлый иде. Яраны тегә башлагач, Альфа борынын хуҗасның тез арасына тыгып, авыртуын  җиңәргә тырышып, акрын гына шыңшырга кереште.

– Хәзер бик ныклап тотыгыз.

– Түз бераз, хәзер бетә, – дип юатты этне Әмир карт. Тиресе тегелү, аның һәр ике ягына алмаш-тилмәш энә батырылу эт өчен авыр газап иде.

Тегү эше беткәч, хуҗа эткә көчекләрен кайтарып бирде. Альфа озын кызыл теле белән аларны яларга кереште, тегеләре исә аның  җылы йонына сырыштылар. Алай гына да түгел, тулган имчәкләргә борын төртеп, имәргә керештеләр.

Кире кайтырга инде шактый соң булганлыктан, хуҗа караватны кунакка тәкъдим итте, ә үзенә урынны идәнгә җәйде.

Иртә белән көтелмәгән хәл килеп чыкты. Альфа, ни рәвешледер, яраны бәйләгән җепләрне өзгән.  Шулай итеп, бөтен тырышлык әрәмгә киткән иде.

Яраны тегү яңадан кабатланды. Эт теше белән җепләрне өзмәсен, тиресен ертмасын өчен аның танавына борынчык кидерделәр. Бөтен иртә яраны яңадан тегү белән узды.

Янә көтелмәгән хәл килеп чыкты.

Тирә-юньне су баскан иде. Менә бит, ничә көннәр сузып килде-килде  дә, яз үзенең хасиятенә керде. Тау битләреннән куәтле ташкын үзәнгә омтыла, ә анда болганчык су дәрья  булып җәелгән. Шәһәргә юл өзелгән иде. Кимендә, атна-ун көн көтәсе булыр. Әйтәсе дә юк, хәл шәптән түгел. Язгы су ветеринарны бик озак тоткарларга мөмкин.        

Әмир карт сарайдан озын кунычлы итекләрен эзләп табып врачка кидерде. Алар калку кыр буйлап,  урау юлдан атладылар. Итеккә күтәреп булмас дәрәҗәдә туфрак ябыша, шәйләмичә бассаң билдән суга чумуыңны көт тә тор. Ни генә булмасын, алар атлауларын дәвам иттеләр. Кимендә ун-унбиш чакрым җир урап, бер авылга килеп чыктылар. Ветеринар шул авылдан машинага утырып калага кайтып китте.

Әмир карт дачага кайтып җиткәндә, Альфа, йокысыннан уянып, борынчыклы танавын күтәреп, койрыгы белән идәнгә бәргәләп бусагада утыра иде. Хуҗа айың колак  артын кашырга кереште һәм бермәлгә тораташтай катып калды. Ни хикмәт, яра янә ачылган! Күрәсең, эт җепне теше белән өзә алмагач, арт аягын эшкә җиккән.

Щунда ук көчекләрнең икесе дә берьюлы уянып, кармалана-кармалана әниләренең имчәген эзләргә керештеләр. Ниһаять, нәни танауларын имчәккә төрттеләр. Шушы минутта Альфа нәниләренә карап гүяки елмая иде. Бу аның, инде  шактый карт эт булуына карамастан, беренче тапкыр бала китерүе әле. Гел бәйдә торганлыктан, мәхәббәт хисе тату мөмкинлегеннән ул мәхрүм иде. Ә менә бу яңа хуҗасы аны төннәрен ара-тирә бәйдән ычкындыра.

Әмир карт чыелдый-шыңшый имчәк суырган бу нәни көчекләргә озаклап уйга калып карап торды.

Шулчак аның күңеленә бер шик  килде...

 

(Дәвамы бар).

 

Фото: skverweb.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас