

СЫНАУ
Тормыш җилләре кайчак назлап иссә, кайвакытта үзәкләрне өзәрлек салкынлыгы белән җанга шом да өсти. Бу бигрәк тә КАМАЗның Двигательләр заводы янганнан соң сизелде. Меңәрләгән кеше эшсез калып, аяк астыңда басып торган җирең чайкалганда, ай-һай зур ныклык, түземлелек кирәк икән. Горур башны да аска ияргә, кешеләрдән яшереп, кайнар күз яшьләрен күпләп түгәргә дә туры килде Мәдинәгә. Тормыш баткаклыгына кереп батмыйча, ике балага тиешенчә тәрбия бирү, күңел аклыгын саклап калу, Аллаһ ярдәм кулы сузмаса, мөмкин дә булмас иде.
Шәһәр тормышы кинәт үзгәрде. Кибетләрдә муллык, җаның ни теләсә шуны сатып алырга була. Акчаң булса... Эшсезлек артканнан-арта торганда, ике кулыңа бер эш булмаганда: «Ничек акча эшләргә, каян ризык табарга соң?» – дигән сораулар, усал черки төсле, көне буе баш очында безелди. Урамга чыксаң, кая карама, ни дә булса сатып торучыны күрәсең. Күпләр аракы, тәмәке, яисә көнбагыш сата. Бик иркенәеп китмәсә дә, һәр туган көнгә җитәрлек, ипилек-сөтлек акча эшли. Җәен эсседә көйсә, кышын салкын җил җелегенә кадәр үтеп туңдыра. Акчасын вакытында түли торган җирләргә, идән юарга да танышлык белән генә урнашып була. Гомер буе бер калыпка салынган тормышта яшәп күнеккән кешеләр өчен, җәмгыятькә кризис чоры килү зур сынау, кайберәүләр өчен күтәрә алмаслык йөк булып ишелеп төште. Иңнәренә баскан ташның авырлыгыннан сыгылып төшүчеләр, сәрхүшләр, фахишәләр, алдау чиреннән зыян күреп йортсыз-җирсез калган сукбайлар төркеме күбәйгәннән-күбәйде. Тамак гүргә кертә. Элеккеге заманнардагы кебек, тамак ялына ялланып эшләрлек шөгыль тапканнар, үзләрен кыска гына вакытка булса да бәхетле итеп тоялар.
Мәдинәләрнең өендә дә юкчыллык хөкем сөрә. Кызы тагын мәктәптән кайтты да, кием алуны сорый.
– Әни! Дус кызыма ак ефәк кофта алганнар. Концерт куйганда кияргә миңа да кирәк.
– Соң, кызым, мөмкинлек юк бит. Булганын киеп торасыңмы әллә?!
– Анысының җиңе кыскарган. Мин болай да оялам кешедән.
– Соң, балакаем, акча түләмиләр бит. Бәлки, КАМАЗ кибетенә кайтарырлар әле. Кайтса, хезмәт хакы исәбенә алырмын.
Заводта эшлиләр анысы, туктап торганнары юк. Тик хезмәт хакын гына бирми интектерәләр. Ярый инде кайчакта махсус кибеттән талон белән әйберләр алырга була. Кайвакыт ярма, консерв кебек әйберләр белән дә түлиләр. Анысы да сирәк эләгә. Авылы якын кешеләргә җиңелрәк, кайтырга юллык акча тапсалар, ите-сөте, бәрәңгесе дигәндәй ияреп килә. Авылы ерак булганнарга баба шулпасын эчәргә генә кала. Салкын заводта, тимер арасында сменалы эштә эшләп кайткач, ашарлык, балаларыңны туендырырлык та ризык юннәтә алмаган хатыннар гына түгел, алыптай ирләр дә сыгылган заманда яшәү көннән-көн авырлаша. Кая барырга, ни эшләргә?! Авыр уйларыннан арган Мәдинә үзендә башкалар кебек урамга сату итәргә чыгарлык көч табалмады. Балалар тилмереп күзгә карыйлар. Ашыйсылары да, киенәселәре дә килә. Йокысыз төннәрдә уйланып ятканда, кемгә эш сорап барырга икән дип баш ватты ул. Ураза бәйрәме алдыннан, күршесе фитра сәдакасы итеп он, ярма, токмач кебек әйберләр күтәреп кергәч, утырып елады. «Булдыксыз җан!» – дип үзен сүкте. Күршесе аны тынычландырып:
– Сине кимсетергә теләмәдем, балаларың бар, алар хакына ал! – дигәч ризалашты. Шул ук күршесе аңа эш тә тәкъдим итте:
– Ирем үзенә эш ача, йомырка сатарга чык, көненә егерме биш сум түләячәк, – дигәч, күнмичә булдыра алмады. Асты өскә килгән дөньяга ачу итеп, балалары белән бергә ачка аяк сузып, тереләй җир астына кереп ятып булмый бит инде.
Мәдинәне Мәскәү проспектының бер кибете каршында йомыркалы тартмалар белән калдырып киттеләр. Кыш суыгыннан качарга теләп, калтыранган җаны белән тарткалаша-тарткалаша, кичке эңгер-меңгер вакыткача салкын урамда сату итте ул. Аягы буйлап өскә таба үрмәләгән «тараканнан» ничек котылырга белмәгән, үз гомерендә эшләп алган хезмәт хакыннан башка акча күрмәгән хатын, илле тартма йомырка саткан акчаны кайда яшерергә белми аптырады. Кулыннан тартып алырлар күк тоелды. Таласалар, каян алып түләр?! Үч иткәндәй, аны алырга килүче дә күренми. Ватык йомыркаларны бер тартмага җыеп тутырды да, туңган аякларын җылытырга теләп, биенгәндәй итенде. Таныш-белешләр күренсә, оялып башын аска иде.
Ниһаять күршесенең машинасы күренде. Бушаган тартмаларны төяделәр дә: «Иртәгәгә кадәр», – дип саубуллаштылар. Уч төбен тамчы да хилафлык китермичә эшләп алган егерме биш сум акча җылыта. Эченнән генә балаларына ниләр аласын уйлап, Мәдинә, сөенә-сөенә өенә ашыкты. Кайтышлый ук кереп ипиен-сөтен, азрак тәм-томын алды. Балаларның куанып каршы алуын күргәч: «Нишлисең, дөнья китереп терәгәч, буйсынмыйча чараң юк, сату – урлашу түгел», – дип үзен юатты. Эчке каршылыкны җиңеп, әлеге һөнәргә өйрәнергә кирәклегенә төшенде.
Йомырка белән сату иткән Мәдинәне алдагы көндә нәрсә көтә? Ул акылы белән аңлый, урамда нәрсәдер сатып тору аның өчен түгел. Әле кибеттә булса бер хәл. Урам чатында усал җилләр куенында басып тору булмас иде. Күңеленнән генә ул Аллаһка ялварды.
– Балаларым хакына ярдәм ит, и Раббым! Ике балам хакына тотрыклы хезмәт хакы алырлык эш бир, рәхмәтеңнән ташлама!
1990 нчы еллар башында илдә башбаштаклыклар башлангач, СССР таркалып, үзгәртеп кору чоры килгәннән соң, кешеләр бер-берсен ишетми тилмерделәр. Кемнәрдер үз кайгысы белән күзгә-күз карашып аптырап калганда, кемнәрдер котырып байлык җыйды. Алар кулында, гүя, дөньяның кендеге. Бер-бер артлы кибетләр ачыла торды. Ишәйгәннән-ишәя барган кибетләрдә сатучы булып эшләргә теләүчеләрнең дә саны артканнан-артты.
Мәдинәнең чиста куллы, карусыз һәм гадел икәнен белгән күршесе, туганнарының кибетенә сатучы кирәк булуын ишетүгә, аны тәкъдим итәргә булды. Әле бик аз гына вакыт үзендә эшләгән хатынны коммерция кибетенә эшкә чакырттырды. Бу һөнәрнең үзенчәлекләрен дә белмәгән, махсус белеме дә булмаган хатын аптырап калды. Шулай ук тәкъдимне кире кагарга да кыймады. «Уйларга бераз вакыт бирсәгез иде!» – дип үтенде. «Киңәшле эш таркалмас», – дип, туганнары белән киңәшергә булды.
Бертуган апасы сеңлесенең хәлен бик тиз аңлап алды:
– Эшләп кара, булдыралмасаң үзеңә карарсың, бәлки өйрәнеп тә китәрсең, – дип киңәш бирде. Мәдинә иртәнге сигез тулганда, кибеткә килеп җитте. Өстендә ул вакытларда күпләр кия торган, КАМАЗ талонына сатып алган, яшел төстәге кытай «пуховигы», башында үзе бәйләгән алсу төстәге йон башлык.
Кибет эчендә коммерция директорын көтеп торган арада, үзен уе белән прилавка артына да куеп карады. Курку катыш кызыксыну белән сатучыны күзәтте. Үзенә төбәлгән карашлардан тәне куырылып китсә дә түзде, аңа эшләргә эш кирәк. Аның кулына карап торган ике баласын аякка бастырасы бар.
Өстенә затлы чәшке тун кигән, озын кара бөдрә чәчләрен иңнәренә таратып салган, килешле итеп бизәнгән, бөтен кибетне балкытып елмаючы, җитез, кыю адымнар белән килеп кергән хатын-кызны күрүгә, кибет эчендәгеләрнең үз-үзләрен тотышлары да үзгәреп китте. Мәдинә аның үзе көткән кеше икәнен аңлап, кыюсыз гына исәнләште. Тирә-юньгә кыйммәтле хушбуй исе таратып, үкчәле итеге белән таш идәнгә шак-шок басып атлаучы ханым, аны үз артыннан офиска алып кереп китте.
–Утырып торыгыз, өс киемемне генә салам да, сөйләшербез, – дип ихлас елмайды.
Сызылып киткән кашлары, куе керфекләре арасыннан балкып елмайган күзләре, чиядәй тулышкан иреннәре, зифа буена сыланып торган, тәненең бөтен калкулыкларын килешле генә каплаган ефәк ак кофтасы, кыска итәге, озын, төз аяклары белән күңелне үзенә җәлеп итүче гүзәл затны Мәдинә кызыксынып күзәтте. Әле ул Әлмәт якларында туып үскән, үз-үзенә ышанучан, булдыклы һәм акыллы бу хатынның үзенең тормышына нинди йогынты ясасын да, аның кул астында эшләп күпме сыналачагын да, икътисадый кыенлык кичергән чорда аның ярдәме белән балаларына киләчәккә юнәлеш бирәчәген дә белми иде.
Ралина аны каршына утыртып үз итеп сөйләшә башлады. Тормышы, балалары хакында сорашты. Эчкерсез җаваплардан канәгать калды.
– Эшләргә өйрәтербез, кыенлыгы булмас, сату һөнәренең нечкәлекләренә дә төшендерербез, үзем булышырмын, – дигәч ризалашты.
– Йә бер Аллакаем, үзеңә тапшырам, – дип, икенче көнне иртәнге сигезгә эшкә килде. Берәмтекләп сата торган товарлар гына булганга, өйрәнү кыен булмады. Хәтере дә яхшы, сату киштәләрендәге товарларның бәяләрен бер көндә ятлап та бетерде. Иң кыены, үз күңеле белән килешә алмау булды.
Әле кайчан гына бу кибетнең барлыгын да белми иде. Гомумән, кибетләрдә эш юклыктан аптырап йөри торган кеше түгел иде ул. Кирәкле әйберсен ала, күпме сорасалар шуның кадәр түли дә, кайтарып биргән акчаны санап та тормый кесәсенә салып куя торган, кешеләргә ихлас ышана торган җан яши иде анда.
Бу катлаулы чорда хуҗаларга меңәрләгән, миллионлаган сумлык табыш китерә торган бизнес – аракы сату белән чәчәк аткан кибеткә килеп эләкте Мәдинә. Һәр көн аракы эчеп, түбән тәгәрәгән бәндәләрне күреп, аларның кемнәрнеңдер газиз баласы икәнен уйлый-уйлый, йөрәге телгәләнде. Ил язмышын, ирләр язмышын уйлап, чарасызлыктан әрнеде. Үз-үзен ирексезләп, балаларын ачлыктан тилмертмәс өчен бу эштә эшләсә дә, өенә кайтканда юл буе күңеле елап кайта. Баш миен айкаган уйлары тынгылык бирми:
– Кая килеп эләктем мин? Ни эшләргә? Бу ил кая бара, безне нинди тормышка этәрә? – дип өзгәләнде. Бу газап, әрнү тулы боҗраны өзәрлек көч таба алмавына җаны бәргәләнде.
Бөтен юанычы балаларының юк кына шатлыктан да тәм табып елмаюы һәм китаплар дөньясы белән очрашкан мизгелләр булды. Шушы пычрак, шакшы, сатлык дөньяда күңел аклыгын җуйса, ул үзен мәңгегә дә кичермәячәк иде. Моны анык белгән җанына таянып, бөтереп алып, китереп сала торган җилләргә дә бирешмәде ул.
Фото: fishki.net
(Дәвамы бар)