

Бик сәер күренеш иде бу. Каршында пәйда булган күренештән Сәетнең күңеле иләсләнеп китте, йөрәге ярсынды, “Һаман шул икән әле бу”, – дип уйлап куйганын сизми дә калды ул. Аннары тиз-тиз генә күңеленнән төзәтеп куйды: “Димәк, шулай кирәк. Нишләргә тиеш, шуны эшләсен, минем Зөлләне генә табып бирсен...”
Хәния аягүрә торып басты. Өстен кагынгандай итте. Аннары тагын баягы шөгыленә тотынды: йөзен куеп, урманны тыңлый, дөньяны аңларга тырыша... Ниһаять ишетте ул аны – урманны... Дөнья гамен аңлый башлады... Сәет моны сизеп, күреп торды – әнә, Хәния нурлы йөзе белән елмаеп җибәрде... Шуннан соң гына ул янәшәдәге яшь каенга барып тотынды, иелеп, үлән кыякларын, чәчәк йөзләреп сыйпап үтте, шулай табигать тавышын тыңлый-тыңлый, юлында очраган каен кызлары, усак егетләре, шомырт малайлары белән сөйләшә-сөйләшә урман ешлыгына кереп китте. Сәет аның артыннан иярмәкче булып талпынган иде дә, кызның: “Тукта шунда!” –дигән әмерен исенә төшереп, тукталып калды, аннары бераз таптанып торды да машинасына таба китте.
Ул нәрсә уйларга да белмәде. Аның бала кайгысыннан, төнге юлдан, Хәния шаукымыннан уйларлык хәле дә калмаган иде. Шуңа күрә, баягы сәер күренешләрне ул күңеленә якын алмады, машинасы эченә кереп утырды да, башын артка ташлап, күзләрен йомды. Оеп китәр алдыннан соңгы уе кызы Зөллә хакында булды: “Көт син аны, кызым, көт, ул инде юлда, ул сине барыбер эзләп табачак, табачак... табачак...”
...Ләкин ул озак йоклый алмады, бая гына Хәния кереп киткән урман авызыннан суырылып котсыз урман заты килеп чыкты. Аның артыннан икенчесе, өченчесе... Шулай көтмәгәндә урман буенда бер көтү шүрәле җыелып алды. Килбәтсез гәүдәле, озын, йөнтәс куллы, шундый ук йөнтәс, чатан аяклы, маңгайларында очлы мөгез тырпаеп торган бу урман сарыклары, Сәет машинасы торган якка карап, кулларын болгый-болгый кычкырышырга-акырышырга керештеләр. Кулларында юан күсәкләр. Менә алар, шул күсәкләре белән очраган агач кәүсәсен кыйный-кыйный, Сәет машинасына таба килә башладылар. Арада иске чиләк күтәргәне дә бар. Анысы бигрәк хәтәр тавыш чыгара... Бу шүрәле туеннан Сәетнең күзләре чәчрәп, мие кайнап чыгар төсле иде. Ул түзде, бәлки әле күрмәсләр, узып китәрләр, дип уйлап түзде. Ләкин акылдан шашкан шүрәлеләр көтүе аны берничек тә узып китә алмый иде. Ничек узсын – аның машин¬сы кыр юлының нәкъ уртасында тукталган. Аннары ул үзенең көнбагыш чәчәге кебек сары төсе белән сукыр күзне дә үзенә җәлеп итәрлек булып, ялан уртасында балкып тора. Юк, кешеләрне кытыклап үтерә торган гадәтләре белән даннары чыккан шүрәлеләр Сәетне берничек тә урап уза алмый иде...
Әнә инде алар күзгә күренеп якынайдылар, алдарак килеп өлгергән яшьрәк шүрәлеләр машинаны уратып ук ала башлады. Сәет, тынчу машина салоныннан иреккә чыкмакчы булып, ишек ягына омтылды, ләкин, ничек кенә бәргәләнсә дә, ачып чыга алмады... Тышкы яктан машинага ябырылган шүрәлеләрнең исәбе-хисабы юк. Күсәккә күсәк бәрелеп, йөрәкне сискәндерә торган шомлы тавышларга бераздан җанны өркетердәй барабан авазлары кушылды, шул рәвешле, ахырзаман афәте якынайганнан-якыная, көчәйгәннән-көчәя барды...
9.
Сәет уянып киткәндә авыл кешеләреннән торган шау-шулы төркем урман буена килеп җиткән иде инде. Иң алдан Яркия карчык килә. Йөзе җитди. Әнә ул иелеп үлән йолкый да өскә чөя, аннары ниндидер ырымлы сүзләр кычкыра... Тирә-ягында уклау белән чиләк төбе кагып баручылар исә аны куәтләп өрән салалар...
Әллә теге төшеннән, әллә авылдашларының “пәри туе”ннан шашар хәлгә җиткән Сәетне әнисе коткарды. Ана кеше, барысын да узып, абына-сөртенә йөгереп килде дә улының күкрәгенә ташланды:
– И улым! Улыкаем!.. Син дә исән булырсың икән! Югалттык бит без сине. Менә бөтен авылны күтәреп алып чыктым... Зөлләбез артыннан гына китеп югалды инде, бозым гына эләгеп, зәхмәт кенә кагылды, дип уйладым... Кичә караңгы төнгә кадәр эзләдек, бүген тагын күтәрелдек... Яркия әбиеңнең ырымнары ярдәм итмәсме дип килүебез... Ходайның рәхмәтләре! Менә бит син! Сап-сау килеш...
Сәет һаман һушын җыеп бетерә алмый иде әле. Каршында тынгысызланып өтәләнгән әнисенә ни дип әйтергә дә белмичә бер урында таптанып торды ул. Аннары үзалдына сөйләнгән кебек кенә әйтеп куйды:
– Мин исән-сау ла ул, Зөлләбез генә кайдадыр...
Ул арада Яркия карчык үзе авылдан ияртеп килгән “пәри туен” урманга алып керергә җыена башлады. Тәмам айнып, бу дөньяга кайтып җиткән Сәет аның юлын бүлде:
– Беркая да бармыйсыз!
– Нигә алай дисең, балам? – Яркия карчык янына Хәерниса абыстай килеп басты. – Сабыебызны ничек тә табарга кирәк бит...
– Аны эзлиләр инде, әнкәй...
– Эзлиләр? Кемнәр?..
– Ә? Кемнәр?
– Хәния...
– Кем? Хәния?
– Кайсы Хәния?
– Безнең Хәнияме?
– Безнең Хәния...
– Каян килеп чыккан соң ул?
Халык төркеме гөжләп куйды. Үзара пышын-пышын сөйләшү китте...
– Әнкәй, мин аны шәһәрдән барып алып кайттым.
– Кай арада, балам?
– Бүген төнлә. Ул инде урманда. Мин аңа ышанам, әнкәй. Тапса, ул гына табачак Зөлләбезне.
– Шулай дисеңме, улым? Тапса ярар иде дә соң... Ни бит... Аны “тегеләйрәк” диләр иде...
– Әнкәй! Ни сөйлисең син?! Шушы минутта да җан үртәп торма әле!.. Хәния безнең кебек үк кеше! Юк-юк, безнең кебек түгел ул! Ул безгә караганда әйбәтрәк, изгерәк. Ходай аны үзенә ныграк якынайткан, шуңа да ул бөтен дөнья белән аралаша, галәм белән сөйләшә... Бары шул гына! Аңладыңмы шуны, әнкәй бәгърем?!
Хәерниса дәшмәде, башын иеп, күршеләре янына китте.
Бераз тын калып торганнан соң, Сәет халыкка йөзе белән борылды.
– Йәгез, таралышыгыз! Ташлагыз бу тәмугъ кисәүләрен! Куркытмагыз урмандагы изге рухларны! Хәтта сөйләшмәгез дә... Бу минутта Хәния табигать ияләре, урман рухлары белән сөйләшеп, аңлашып йөри...
Халык шым булды. Яркия карчык исә, бер сүз дәшми-нитми, читкәрәк китеп басты. Яшьрәкләр яланның хуш исле үләненә сузылып ятты, өлкәнрәкләр, кулларындагы уклауларын, чиләкләрен куеп, белгән догаларын укырга кереште, намаз ияләре намазга басты...
10.
Эссе җәй көнендә япан кырда кояш астында утыру хәлне алып кына калмый, җелекләрне дә суыра икән... Урман буенда илаһи тылсым-могҗиза көтеп торучы авыл халкы бик тиз (хәлсезләнде, әлсерәде. Ул арада төркем арасында хәрәкәт башланды: кем биек үлән арасында ваунап-тәгәрәп йөрде, кем чишмә-инеш эзләп китте, яисә, сусаган иреннәрен алдар өчен булса да, аяк астыннан җиләк күзли башлады... Ләкин беркем дә авыл ягына кузгалмады. Урманга иң якын утырган Яркия карчык кына уяу. Агачлык ягыннан ишетелгән һәр тавышка ул сискәнеп күтәрелеп карый, табигатьнең һәр ым-ишарәсенә сизгер...
Сәет әнисен машинасына утыртты. Хәерниса абыстай янына тагын берничә карчык кереп оялады. Алар әнә, башларын артка ташлап, черемләп кенә йоклап утыралар...
Ул арада көн төшкелеккә авышты. Ачы таңнан җаннарны өзгәләгән кошлар тавышы басылгандай булды. Үләннәр, чәчәкләр дә, күләгә эзләп, җиргә башларын иде...
Шушы бераз илаһи, бераз сихри мәлдә беренче булып Яркия карчык торып басты. Сәет, аландагы яңа хәрәкәтне күреп калу белән, карчык янына ашыкты.
– Яркия әби, бер-бер хәл бармы әллә?
– Чыгып киләләр...
– Чыгып киләләр? Безнекеләрме?
– Безнекеләр...
Яркия карчык нигәдер “сезнекеләр” димәде. Аңлашыла да. Бу ике көндә Зөлләнең язмышы да, аңа ияреп киткән Хәния язмышы да авыл кешеләренең үз язмышларына кушылып, беркеп өлгергән иде инде.
– Ничәү соң алар? – Сәет нигә дип шундый сорау бирүен үзе дә аңламады. Аны Яркия карчык та аңлап бетермәде, ахры, “Тагын кемнәрне көтәсең соң син, тиле бәндә!” дигән кебек, гаҗәпләнеп, җанны үтәли чыгардай булып карады. Ләкин бер сүз дәшмәде. Аның каравы, Сәет һаман тынгысызланды:
– Әйт инде, Яркия әби, исәннәрме алар? Зөллә бармы? Ә?
– Әнә күренделәр... Бар, үзләреннән сора...
Сәет Яркия карчык күрсәткән якка күтәрелеп карады. Шунда ук урманның аргы башында ниндидер ак тап пәйда булуын шәйләп алды. Кем ул? Хәнияме? Әллә берәр сихер иясеме? Шул, шул инде!.. Хәния! Аның ак яулыгы... Ә нигә ул ялгызы гына? Зөллә кайда? Кызы кайда? Тагын юк... Табалмаган... Бар, бар, нишләп булмасын, әнә бит ул – Хәниянең кочагына менеп кунаклаган...
Сәет үзен-үзе белештермичә, бар көченә Хәниягә каршы йөгерде. Аның артыннан Ишкилде авылының барча халкы кузгалды... Хәния дә аны күреп алды, адымын кызулатты. Әнә аның башындагы ак яулыгы муенына шуып төште, шуны гына көткән кебек, иреккә сусаган куе кара чәчләре як-якка таралып китте... Моны күреп, Сәет адымнарын акрынайтты, атлый алмас булды, аннары бөтенләй туктап калды. Зөлләне күтәреп, җил-җил атлап килүче Хәния – аның яшьлек яры, мәңгелек мәхәббәте ләса! Ул яшьлегендә чәчләрен шулай туздырып йөрергә ярата иде. Сәетнең күңелендә әнә шул Хәниянең якты образ-сурәте калыкты, бераздан бу сурәт аның каршысына йөгерә-атлый килүче Хәниянең нурлы йөзенә барып ягылды, аннары матур, гүзәл хисләр булып Сәетнең күңеленә кире кайтты...
Зөллә Хәниянең арыган, хәлсезләнгән кулларыннан әтисенең көчле кулларына күчте. Кызның елмаюында ике көнлек урман шаукымын җиңеп килүче шатлык нурлары балкый иде:
– Әтием... Мин әниемне таптым... – Бала шундук тотлыгып калгандай булды. Тизрәк төзәтергә ашыкты. – Әнием мине тапты...
Ул, әллә каян гына килеп чыгып, инде якын, газиз булып өлгергән “ана”сына сыенган килеш, хәлсез куллары белән үрелеп, әтисенең муенына сарылды, аннары, бер кулын бушатып, кабат Хәнияне кочып алды.
– Әнием...
Сәет, яңа гына бәреп чыккан чишмә төсле яшьле күзләрен дә яшермичә, бу газиз җаннарның икесен берьюлы кочаклап алды, шактый талчыккан, әмма искиткеч мәхәббәтле йөрәк тибеп яткан күкрәгенә кысты. Газизләрнең икесеннән дә әчкелтем һәм татлы үлән исе, урман, табигать исе, мәхәббәт һәм яшәү исе килә иде...
Фото: igrus.com