

5.
Сәет Хәнияләр йортын эзләп тапканда төн пәрдәсе офыкның бер читеннән икенчесенә тартылып өлгергән иде инде. Ут алган шәһәр йортлары, Сәетнең борчуын сизенгән кебек, шомланып тынып калганнар. Инде шәһәр урамнарына кергәч тә, авылдагы туганнары биргән адрес буенча килеп тапканчы, тагын берәр сәгать вакыт узгандыр...
Ишекне озак ачмадылар. Сәет кире китәргә дә уйлаган иде, кинәт эчке яктан ишек биге чыкылдап куйды. Биге ачылды, әмма ишек үзе ачылмады.
– Сезгә кем кирәк? – дип сорады эчке яктан ирләр тавышы.
– Хәния өйдәме?
Сәет үзенең тавышын үзе танымады. Озын юл үзенекен иткән – ыңгырашып, иңрәп сөйләшә башлаган иде ул.
– Хәния өйдә юк. Кем сорый аны?
– Мин... Сәет булам... Ишкилде авылыннан...
– Сәет?
Башланып та җитмәгән әңгәмә шунда өзелде. Ишек артында авыр тынлык урнашты. Сәет нишләргә дә белмәде. Шулкадәр чакрым үтеп, хәзер кире китсенме? Теге вакыттагы вакыйгалардан соң Хәниянең ата-анасы аны кочак җәеп каршы алырга тиеш идемени? Барыбер болай ук булыр дип уйламаган иде ул, һич кенә дә уйламаган иде...
Аның алар тормышына бер дәгъвасы да юк. Ул бары тик Хәнияне эзләп килде. Шуңа да: “Хәния өйдәме?” – дип сорады. Тагын сораячак, Хәниянең кайда икәнлеген белмичә, аны күрмичә китмәячәк... Сәет, үзе дә сизмәстән, бар көченә ишек кага башлады... Шуны гына көткән кебек, ишек шар ачылып китте һәм аннан, төнге кунакка тәмам аптырашып, Хәниянең ата-анасы – Илгизәр белән Зәйтүнә килеп чыкты.
– Исәнмесез...
Ничек кенә ягымлы булырга тырышса да, тавышындагы кырыслыкны берничек тә яшереп бетерә алмады Сәет. Эчтәгеләр аның тавышына әллә ни игътибар итмәделәр булса кирәк.
– Сәет балам, нәрсә булды?
Хәниянен әнисе үтә дә борчылып, ниндидер күңелсез хәл сизенгән кебек сорады.
Сәетнең күңеле тулып китте, күңеле белән бергә тавышы да йомшады:
– Зәйтүнә апа, минем кызым югалды бит... Тапса да, Хәния генә табачак. Ул гына урман телен белә, дөнья белән сөйләшә... Бөтен ышанычым, өметем аңарда... Миңа бик кирәк иде ул!
Сәетнең хәленә кереп тыңлап торган Илгизәр белән Зәйтүнә юл тузанына баткан, арган-талган кунакны өйләренә чакырдылар, аш бүлмәсенә алып кереп, түргә утырттылар, бер-берсе белән ярышып, ризык бүлә башладылар. Апарның хәерхаһ икәнен күреп, Сәетнең күңеленә җылы иңде, күз төпләренә дым йөгерде. Ләкин ул җанына тәмам эреп бетәргә ирек бирмәде, шундук элеккеге кырыс халәтенә кайтты.
– Ничек булды соң ул, Сәет?
Хуш исле үлән салып пешерелгән чәй капкан арада Сәет үзенең кайгысын бушатты. Аннары, сүзне артык озынга җибәрергә теләмичә, чынаягын каплап куйды да аягүрә торып басты.
– Миңа китәргә кирәк, Илгизәр абый, Зәйтүнә апа...
– Алайса тыңла, Сәет улым. – Зәйтүнәнең “улым” дип дәшүе Хәния хакындагы өметле хәбәргә ишарә иде. – Менә хәзер юлны аркылы чыгасың, сул якта тау кадәр супермаркет булыр. Шул кибетне узгач, тар гына сукмак буйлап юкәле бакчага керәсең. Аның аргы башында өч катлы сары йорт булыр. Ул күзгә бәрелеп тормый, кире китә күрмә. Түргә үк бар. Вахтадагы хатынны чакырып чыгар. Алар Хәниянең кайда икәнен әйтерләр... Бар, улым, җәһәтрәк бул, тизрәк йөр. Сезгә ашыгырга кирәк...
6.
Караңгы бакчалар аша сары йортны эзләп тапканчы Сәет уйланып барды: “һаман шул “сары йорт”та микәнни бәгырькәем? Теге вакытлардан бирле шунда микәнни? Нигә ашыкты? Нигә сорашмады Хәниянең язмышы, бүгенге яшәеше хакында? Барысын да ачыкларга иде башта... Ничек аңлашырлар алар? Аңлаша алырлармы? Аңлаша алмасалар? Ә бит Сәет аңа нык ышанып килде... Баласының язмышы аның кулында, дип уйлап килде... Хәзер нәрсә булыр? Җибәрмәсәләр? Андый авыруларны җибәрәләр димени?! Нинди авыру булсын ул! Элек тә авыру түгел иде, хәзер дә авырмыйдыр. Бары тик башкаларга охшамаган гына! Аллаһы Тәгалә аны башка төрле итеп яраткан. Үзенә охшаш итеп...”
Төн күзендә капшана-капшана килеп, Хәния яткан хастаханәне эзләп тапкач та, керергәме-юкмы дигәндәй, бераз ишек катында таптанып торды Сәет. Аннары, тәвәккәлләп, тонык кына янучы ут астындагы кыңгырау төймәсенә басты. Шундук, читкәрәк тайпылып, ишек артыннан язмышын билгеләрлек ым-ишарә көтә башлады. Як-ягына каранган арада, хастаханә бинасының төсенә игътибар итте ул. Карале, чынлап та сары төскә буялган ласа бу бина! Мондый авырулар яткан биналарны ачык яшелгә яисә көмеш-зәңгәргә буярга кирәк – яшәү төсенә! Авыруларның рухи кимсенгән, зәгыйфьләнгән җанын иркәләсен иде ул төсләр, аларга терелергә булышсын иде...
Менә хастаханәнең авыр ишекләре ачылып китте. Аннан ак халатка төренгән ике олпат ир заты килеп чыкты.
– Кемне китердегез? Кайда ул? Ничә яшьтә? Буйныймы?
– Юк–юк, мин беркемне дә китермәдем... – Көтелмәгән хәлдән Сәет артка ук чигә башлады...
– Алайса, монда сезгә ни пычагым калган?!
– Мин... Хәнияне эзли идем... Миңа Хәния кирәк.
– Фамилиясе ничек?
– Белмим... Исемен генә беләм. Исеме – Хәния...
– Анысын ишеттек. Кайсы палатада ята?
– Белмим...
– Белмәгәч, нишләп йөрисез монда кеше борчып? Төнлә авырулар янына керү тыела! Иртәгә килегез, барыгыз, бар!
Ул арада әзмәвердәй ирләр артында табадай киң битле, кысык күзле бер хатын пәйда булды.
– Кем кирәк, кем? Хәнияме?
– Әйе, апа, Хәния кирәк иде. – Төн караңгылыгыннан килеп чыккан бу хатыннан ниндидер ярдәм өмет итеп, Сәет тагын, тагын кабатлады: – Кирәк иде, бик кирәк иде!..
– Син аның кеме буласың? Бер дә күргән юк...
– Мин аның авылдашы, дусты... – Бу юлы да Сәет өзгәләнеп кабатлады: – Яшьлек дусты!..
– Алай икән... Әйдә, алайса...
Сәет болай бик тиз генә кереп булыр дип уйламаган иде. Әнә бит – теге әзмәверләр дә иярмәде. Ярым караңгы коридорлар буенча бер-берсенә тагылып, вахтер хатын белән Сәет икесе генә китеп бардылар...
Шомлы, кысан коридорлар буйлап шактый баргач, кайсыдыр борылмада табак йөзле хатын кинәт туктап калды. Аннары як-ягына карана-карана атлаучы Сәетне көтеп алды да, баягы битарафлык белән түрдәге ачык ишеккә төртеп күрсәтте:
– Әнә, тугызынчы палатада ул, үзең шуннан эзләп тап. – Үзе, җавап та көтеп тормастан, кырт борылып, килгән юлыннан кире китте.
Ялгызы коридор чатында басып калган Сәетнең йөрәге атылып чыгам-чыгам дип тибә башлады. Тау кадәрле тилеләр йортының дөм-караңгы коридорларында япа–ялгызың үрә катып тор инде, йә! Акыллы башыңнан дивана булырсың!
Бер-бер хәл булганчы дип, Сәет, салмак кына атлап, вахтер хатын күрсәткән ачык ишеккә таба китте. Барып җиткәч тә керергә кыюлыгы җитмичә бераз таптанып торды әле. Ничек тә атлап керергә тиеш ул бу билгесезлеккә. Урман шаукымында калган баласы – Зөлләсе хакына булса да керергә тиеш!
Эчтә аны түр караватта яткан авыру янында үз эшләре белән мәшгуль булган санитар кыз каршы алды.
– Эһем–эһем... Миңа Хәния исемле авыру кирәк иде...
– Мин ул Хәния. Сезгә мин кирәкме?..
Тонык кына янган лампа утында ак канатлы фәрештә кебек талпынып торган санитар кызның йөзе аның яшьлек мәхәббәте Хәниянеке иде!
7.
Алар озак кына бер-берсенә карашып тордылар. Бу ап-ак халатлы кызда Хәнияне тану кыен түгел иде. Ә менә Хәния аны таныды микән? Таныды әлбәттә! Әнә бит ул ничек йотлыгып карап тора. Йөзләре ябыгып, бит очлары эчкәрәк батып китсә дә, карашлары шул ук – нурлы һәм игелекле...
Алар тыйнак кына күрештеләр. Тыныч кына исәнләштеләр дә ишек катындагы буш түшәккә килеп утырдылар.
– Нәрсә булды, Сәет?
Кызык, Хәния дә Зәйтүнә биргән сорауны бирде. Сәет моңа бераз сәерсенеп тә куйды.
– Нигә алай дисең? Ә бәлки сине күрәсе килгәндер...
– Күрәсең килсә, әллә кайчан килеп күргән булыр идең инде. Без бит бер җирдә яшибез, бер һаваны сулыйбыз, бер юлдан йөрибез... Тукта, ник әйтмисең – кызың белән бер-бер хәл булмагандыр бит?
– Кызым бар икәнне каян беләсең?
– Мин барысын да беләм, Сәет. Кызың хакында да, хатыныңның вафат булуы турында да.
– Шулайрак булды шул. Кызыбыз әнисен юксынып йөрде-йөрде дә каядыр китеп югалды...
Урман алган, диләр. Күреп калганнар. Тапсаң син генә таба аласың, Хәния. Табигать тавышларын ишетәсең бит, урман телен беләсең... Ә, Хәния?..
– Килеп дөрес эшләгәнсең, Сәет. Тик... минем көчем җитәр микән соң? Төнгә каршы тору ай-һай кыен бит...
– Без кайтып җиткәнче таң ата башлый ул, Хәния...
– Әйдә, алайса, китик тизрәк...
Инде чыгарга кузгалгач, Сәет баядан ук күңелен тырнап торган сорауны бирде:
– Ә син ничек монда? Сине авыру дигәннәр иде бит...
– Их, син! Шул гомер кеше сүзенә ышанып яшәдеңме? Бер тапкыр булса да үзеңә килеп карарга була иде бит хыялый, дивана Хәнияңне!..
– Мин алай димәдем бит әле...
– Димәсәң дә, уйладың... Бу озын тарих, Сәет. Кайтканда сөйләрмен, яме. Ә хәзер юлга җыенырга кирәк...
Хәния тиз генә кизү табибка кереп чыкты, аннары урамда көтеп торган Сәетне ияртеп, өйләренә ашыкты.
... Юл озын. Иске машина артык көчәнмичә генә тырылдап бара... Гомергә сөйләшмәгәннәрне сөйләшергә була. Шулай да, бер-берсенә бик якын булып та, озак вакыт күрешми яшәгән ике бәгырь кисәге кайсы уй сукмагына кереп китәргә белмичә аптырап беттеләр. Беренче булып Хәния үзенең үпкәсен белдерде. Сәетнең үзе янына килми йөрүен кыз авыр кичергән икән.
– Сәет, нигә мине эзләмәдең? Мин бит сине шундый көттем...
– Белмим... Сине авыру, диделәр. Мин... курыктым.
– Миннәнме, авыруданмы?
– Хәния, сорама ул турыда... Үзем дә белмим...
– Миндә нинди авыру икәнен белә идең бит. Кечкенәдән шулай булды: тавышлар ишетәм. Табигать тавышын, дөнья тавышын ишетәм. Бала чакта һәркем ишетәдер андый тавышларны. Олыгайгач үтә ул. Миндә үтмәде... Мин әле дә ишетәм ул серле авазларны, Сәет...
– Бу “сары йорт”ка ничек килеп эләктең соң? Авылдан килеп алганнар, диделәр...
– Сәбәбе шул тавышлар инде. Мин бит очраган агач, куак белән, сөйләшеп йөри идем. Апарга синең исемне кушып сөйләшкән чаклар да булган. Шулай качып кына тыңлап торганнар да авыл советына хәбәр иткәннәр. Аның рәисе: “Безгә икенче Яркия кирәк түгел, тизрәк тиешле урынга озатыйк”, – дип чарасын күргән.
– Кешеләрен әйтер идем инде!.. – Сәет бу вакыйгаларга үзенең мөнәсәбәтен белдерергә уйлаган иде, Хәния аны шып туктатты.
– Тимә кешеләргә, Сәет. Алар ул вакытта дөрес эшләгәннәр. Тотып шәһәргә җибәрмәгән булсалар, мин чынлап та акылдан язган булыр идем. Үземне-үзем аңламый башлаган чаклар иде... Их, Сәет, ул вакытта син кайткан булсаң, миңа бернинди табиб та кирәк булмас иде дә...
Тагын тын калдылар. Хәния моңсу карашын хатирәләренә төбәгән, Сәет исә, үкенечле кыенсынуын яшерергә теләп, төнге юлга текәлгән...
Бераздан бу авыр минутны Сәетнең кызыксынуы бүлде:
– Ничек болай булды? Ак халатыңны әйтәм... Авырудан ничек табиб булып киттең соң?
– И Сәет, баядан бирле аңлатам, һаман аңламыйсың... Мин авырый язып калдым, дим бит. Моны табиблар да бик тиз аңладылар. Бераз вакыт палатада тоттылар да үзләре янында эш тәкъдим иттеләр. Менә икенче ел инде үзем авырып кергән хастаханәдә шәфкать туташы булып эшлим...
– Ә уку ягы?..
– Хәзер читтән торып медицина көллиятендә укыйм. Минем кебек кешеләр бик кирәк бирегә. Башкалар ишетмәгәнне ишетәм бит. И-и, нинди генә шаукымлы авырулар юк мин эшләгән җирдә. Күзгә карап торалар мәхлук җаннар. Күңелләре тулган, шуны әйтә алмыйлар. Әнә шул күңелләре генә барысын да сөйләп, әйтеп тора... Мин авыруларның эчке тавышын, күңел авазын ишетәм бит, Сәет. Шуңа да мин бик кирәк биредә.
– Ярый, авырулар белән аңлашыла. Әйт әле, минем нәрсә уйлаганны да беләсеңме, Хәния?
– Юк, син уйлаганнарны белә алмыйм. Бу кирәк тә түгел. Син бит уйлаганыңны үзең әйтә аласың, шөкер... Теле ябык тереклек кенә күңеле белән сөйләшә. Әйе шул, зиһеннәре зәгыйфь бәндәләр агачларга, куакларга яисә кошларга, хайваннарга тиң. Табигатьтәге тереклек ияләре кебек беркатлы һәм самими алар... Миңа алар белән аралашу сәләте бирелгән. Бәхетме бу, бәхетсезлекме – үзем дә әйтә алмыйм...
– Бәхеттер бу, Хәния... Ходай биргән бүләк бит ул сиңа. Ә Ходай бирә икән инде – бәхеткә юрап бирә. Мин шулай уйлыйм...
– Шулай булса гына ярар иде...
Сәетнең кызыксынуы бетмәгән икән әле.
– Шул тереклек ияләрен ишетеп нишлисең инде?
– Шулай мин бик күп адәми затларны, хәтта кешелегеннән мәхрүм калган бәндәләрне аякка бастырдым, терелттем, Сәет. Кешеләр арасына кайтардым. Чынлыкта аларның авыруы яннарында тыңлый, аңлый белүче кешеләрнең булмавыннан килә бит. Үзләрен аңлаган кешеләр белән аралаша башлауга ук алар үз асылларына кайталар, какшаган рухларын ныгыта башлыйлар...
– Их, Хәния, эш ишетү-ишетмүдән торса, бөтен кеше дә бер-берсе белән сөйләшеп кенә терелер иде...
– Терелер иде шул. Менә син әйт: хатының нәрсәдән үлде?
Сәет көтелмәгән сораудан сискәнеп китте. Баядан бирле күз алдында рәшә кебек эленеп торган йокысы очраган бер юл баганасына эләгеп калды. Ул юлга чыккач беренче мәртәбә башын күтәреп Хәниягә карады.
– Нәрсәдән икәнен бик белмәделәр шул...
– Син аны ярата идеңме соң?
– Белмим... Хөрмәт итә идем.
– Яратмагач, син аның белән сөйләшмәгәнсең, чөнки аңламагансың. Ишетмәгәнсең. Шушы күңел битарафлыгың аның гомерен кимергән дә инде... Җанына кату булып төшкән... Күңелен таш иткән. Бу таш бер көнне аның йөрәк тамырына утырган...
– Ни сөйлисең син, Хәния? Димәк, мин гаепле инде аның үлеменә?
– Мин бит сине гаепле димим, Сәет... Бәлки ул күбрәк тә гаепле булгандыр. Нигәдер ачылмаган ул синең каршыңда...
– Ни өченме? Аның да сөйгән егете булган. Минем син булган кебек... Шул мәхәббәтен оныта алмады ул, мәрхүмкәй...
– Алайса, аңлашылды...
– Нәрсә аңлашылды?
– Кызыңның чыгып китүе, югалуы аңлашылды.
– Йә әйт, зинһар! Мин дә белергә тиеш моны – кызымның югалу сәбәбен...
– Әнисе үзенең күңелен кызына калдырып киткән. Менә хәзер үк әйт: синең бит кызың белән дә ачылып китеп сөйләшкәнең юк. Дөресме шул?
– Сөйләшәм, ник сөйләшмим ди... Ул үзе бик уйчан, моңсу, димме... Әнисен оныта алмады, ахры, ул... һаман әнисен сагына... Үлгәненә ике ел инде... Ә бит йөзен дә хәтерләрлек яшьтә түгел иде ул вакытта...
– Әнисен оныткан инде ул. Чынлыкта ул күңеленә тынычлык эзли. Ә ул тынычлыкны бала күңелен аңлый торган кеше генә бирә ала... Син аңа андый кеше була алмагансың, Сәет, туры әйткәнгә ачуланма...
Сәет бу юлы каршы төшеп маташмады, чөнки Хәниянең сүзләре хак иде. Шуңа да дәшмәде. Дәшсә, тагын да кыенрак булыр кебек тоелды аңа...
Бу авыр сөйләшүдән соң алар бөтенләй сөйләшмәделәр. Калган вакытта һәркем үз уйлары карамагында булды. Сәет төнге урманда кыргый рухлар кулында калган кызы хакында уйлап өзгәләнде, Хәния исә авыз эченнән генә ниндидер таныш та, таныш түгел дә көй көйләде...
Сәет ара-тирә юлдашына күтәрелеп карый. Ул белә: аның бүгенге яшәеше, киләчәктәге тормышы тулысы белән шушы җанкисәктән тора, һәм аңлый: аның язмыш юлын кызы Зөллә билгели. Аның табылуы Сәетнең язмышын хәл итәчәк. Ә боларның барысы бөтен дөнья ачысын үз күңеленә алып яшәгән Хәния кулында...
Шулай да, сәер бу тормыш. Сораулар күп анда... Күбесенә җавап та биреп булмый... Әйтик, менә мондый сорау: “Нишләп соң ул, газиз баласын урман карамагына ташлап, элеккеге мәхәббәте артыннан чыгып китте?” Әллә ул, Зөлләнең югалуын сәбәп итеп, үз язмышын, үз бәхетен хәл итеп йөриме?
Әгәр шулай булса, нинди мәгънәсезлек булыр иде бу. Нигә мәгънәсезлек булсын?! Кайчаннан бирле ярату мәгънәсезлек булып санала әле? Ә яратамы соң ул Хәнияне? Яшьлектәге кебек яратамы? Юктыр. Ярату ул, ярату... бөтенләй башка хис. Хәтерли әле ул, хәтерли... Бүген аның күңелендә авырту бар. Ә авырткан күңелне мәхәббәт яратмый...
8.
Алар авылга килеп кергәндә офык читендә таң сызылып килә иде инде. Бик сәер иде бу таң. Хәтта бераз шом бар иде бу алсулыкта. Гадәттә беренче кояш нурлары күңелгә шатлык тойгысы алып килә, бу юлы таңның алсу канатлары, дөньяга ачылып бетмичә, офыкның ике ягына канлы шәүлә кебек яткан иде.
Сәет Хәнияне өйләренә алып кайтып тормады... Урамда очраган бер укучы баладан: “Табылмадымы?” – дип кенә сорады да, уңай җавап булмагач, кабат урамга чыгып йөгерде.
Алар урман читенә килеп туктаганда көн ачылып җиткән иде инде. Урманның әле бер ягында, әле икенче башында кошлар сайрап алуын, колак төбендә бертуктаусыз бөҗәкләр безелдәвен исәпкә алмаганда, табигать бер кайгысыз тынлыкта яши иде. Гүя беркем югалмаган да беркем югалтмаган... Әллә бу урман, бу яланнар, кырлар, сулыклар кешеләр кайгысын беләме? Бу бәндәләрнең йөрәген мин дә авырттырмыйм дип, үзенчә тынычланырга, тынычландырырга тырышамы?
Машинадан төшкәч, СәетХәниягә күтәрелеп карамыйча гына әйтеп куйды:
– Менә шушында күргәннәр соңгы тапкыр. Урманга кереп барганда...
Хәния бу сүзләрне ишетмәде дә кебек. Гүя ул Зөлләнең кайда, кайчан, ничек югалганын инде белә, бары тик тыйнаклык һәм итагатьлек саклап кына дәшми тора...
Хәниянең тәртибе чынлап та бик сәер тоелды Сәеткә. Иң элек шуңа игътибар итте ул: авылга кергәннән бирле Хәния бер сүз эндәшми. Хәтта сулышын да теләр-теләмәс кенә сулый, беренче адымнарын да яланга кагылыр-кагылмас кына атлый... Менә ул урман читендә тезелгән агачлар белән тигезләште. Зифа буй җиткезеп килгән ике каен арасына барып кергәч, кинәт туктап калды, хәтта бераз арткарак чигеп куйгандай булды. Бераз тын калып торганнан соң, кырт борылып, Сәеткә:
– Тукта шунда! – дип кычкырды.
Сәет, Хәниянең бу сәерлегеннән тәмам аптырап, баскан урынында катып калды. Ләкин авыз ачып сүз әйтә алмады.
Хәния бу вакытта үзе генә белә торган дөньяга кереп бара иде. Менә ул тагын берничә адым атлады, тагын, тагын... Атлаган саен тукталды, колакларын урман ягына куеп, шактый вакыт тыңлап торды. Әнә аның нәрсә өчендер борчылуы йөзенә чыккан, нәрсәдәндер риза булмыйча, ул адым саен башын як-якка кагып ала, борын астыннан гына нидер пышылдап куя...
Кинәт Хәния белән әллә нәрсә булды. Ул, абынып егыла башлаган кеше кебек, алга сөрлегеп китте, шул авып барган уңайга тезләренә төште, намазлык өстендә гыйбадәт кылган кеше кебек, башын куе үлән өстенә иде. Моңа гына риза булмыйча, бер мизгелдән ул урман буендагы аланлыкта аунап-тәгәрәп йөри башлады...
Фото: vsegda-pomnim.com