Чәчмә әсәр
8 Марта 2023, 02:02

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (20)

Биш ел торганнан соң алар аерылыштылар. Аерылышкан ир өйдә булган җиһазларны үз бүлмәсенә кертеп бикләп куйды.

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (20)Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (20)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (20)

... Гаилә тормышы талгын гына бертөрле булып ага да ага. Мәдинә тиздән әни булачак. Йөрәк астында йөрткән сабыен ул шулкадәр ярата. Бөтен назлы сүзләре, якты теләкләре туачак кызына. Хәмзә белән көннән-көн аралары ераклашканын сизсә дә, бернәрсәне дә үзгәртергә теләми ул. Ире бик вакчыл, артык саран кеше булып чыкты. Акны кара дип сүз көрәштереп, көн артыннан көннәр үтә тора. Бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җиткән чаклары булганда да, Мәдинә бирешми, туачак кызының киләчәген уйлап тынычлана да, Хәмзәгә битараф калып, үз тормышы белән яши башлый.

Дөрес, ире бар тапканын өйгә алып кайта, ипигә-сөткә дә бергә чыгалар. Эшләп тапкан акчасының тиенен тиенгә санап яшәргә күнеккән ир өчен, хатын артык чыгым чыганагына әйләнде. Мәдинә өстенә кияргә алмаш халат алырга да курка иреннән. Тормыш булгач, хатын-кызның үз-үзен тәртипкә китереп, бизәнеп-төзәнеп йөрер өчен аласы килгән әйберләре дә була. Шул чакта ире яраланган ерткыч хәленә килә дә инде.

 – Миңа кияүгә чыкканчы алырга идең. Ник киенмәдең? Бөтен акчам сиңа китә. Ипине бөтенне алма, ашап бетереп булмый, кала. Сөтне дә ник икешәр шешә аласың? Аш ашап булмыймыни?!

 – Соң, мин синең хатының ләбаса, туачак балаңның анасы. Сиңа акча кадерлерәкмени?! Мин ач булсам, бала да ач кала бит.

Токсикоз белән җәфаланган яшь хатынның болай да ашаганы-эчкәне сөт. Авылы да якын түгел, ичмасам. Иреннән куркып, ник каршы сүз кузгатканына үкенеп, күпме күз яше түкте Мәдинә. Бала тугач үзгәрер дигән өметләр дә акланмады. Өйләнешкәнче үк үзенә күрә җиһазлаган «малосемейка» бүлмәсе, үз яшәү рәвеше булган Хәмзәнең дә гаилә тормышыннан канәгать түгеллеге күренеп тора.

 – Гомерем буе машина алу турында хыялландым. Алырсың сезнең белән, әрәмтамаклар! Мин эшләгәнне ашап бетереп барасыз. Ул бала киеме алуыңнан тукта! Күпме чүпрәк җыярга була инде?!

 – Соң, бала тиздән балалар бакчасына китә. Ничек кием алмыйсың инде аңа?! Бакчага нәрсә кидереп илтим мин аны? Бер авыр сүз әйтмәм, балаларга яхшы әти булырмын, – дигән идең бит өйләнешкәндә.

 – Авылың якын булгач, булышырлар дип уйлап өйләндем мин сиңа. Берни белән дә ярдәм итми ата-анаң...

 – Соң, миннән соң да дүрт малай бар өйдә. Аларны аякка бастырырга кирәк. Нәрсә белән булышсыннар инде. Эшләп торасың бит. Тиздән мин дә эшкә чыгармын, җиңелрәк булыр!

Әмма ирнең, эшләп алган акчасын бала киемнәренә, хатыны ихтыяҗларына тотасы килми. Ул һәркем үзе эшләп ашарга тиеш, дип саный. Югыйсә хатыны да декрет ялына чыкканчы, бер көн дә эшен калдырмады. Бала тапканнан соң, кызларын тәрбияләп, түләүсез ялда утырырга мәҗбүр.

Юк-бар өчен ызгыш-талаш та шулай чыга икән. Бер түбә астында яшәсәләр дә, бер тән, бер җанга әйләнә алмадылар алар. Икәүләп бергә кабызган гаилә учагының уты сүнеп килгәнен сизгән Мәдинә, үзен упкын өстендәге кыяда басып торгандай хис итте. Өзгәләнгән күңеленең әрнеп сызлавына түзәр әмәл калмаганда да, язмышына үпкәләмәде.

Мәдинә Хәмзә белән яши алмасын төшенгәч тә аерылу турында сүз кузгатмады. Авыл халкыннан да оят. Нәселдә булмаган хәлне әти-әнисе дә кабул итә алмас. Әнисе гел әйтә килде:

 – Ир туган түгел, холкы синеке кебек булмас. Ул – балаларыңның атасы. Гаиләдә ир – баш, хатын – муен. Сайлагансың икән, түз! Без көчләп бирмәдек, үзең таптың. Үзе егылган еламый.

Мәдинә дә гаилә тормышыннан канәгать түгел. Тик шулай да, кабаттан әни буласы, кызына иптәш, үзенә ул алып кайтасы килү теләген җиңә алмады. Аерылу ул – иң соңгы чик. Бәлки ике бала булгач, ире дә үзгәрер. Алай ук начар кеше түгел ул. Эчеп йөрми, эштән туры өйгә кайта. Мәдинәне ярата да кебек. Әнә күптән түгел генә гармун сатып алып кайткан. Мәдинәнең дус кызлары белән сөйләшеп утырганда: «Гел гармунчыларга кызыктым, ирем гармунчы булмады», – дигән сүзләрен ишетеп калган күрәсең.

 – Гармун күрдем дә, түзмәдем, сатып алдым әле. Алайсаң, баҗалар уйныйлар. Булдыксыз дип уйламасыннар! Менә бер-ике айдан үзеңне җырлата башлыйм әле.

 – Шул арада уйнарга өйрәнеп буламыни? Алай тиз булса, мине дә өйрәтерсең әле! Мәдинә ире гармун шыгырдатып, ниндидер көй чыгарырга азапланып утырганда, үсендерергә теләп:

 – Менә бит, гармунчы булыр өчен гармун гына җитмәгән үзеңә. Әле биетә дә башларсың, – дип, май кояшыдай балкып, иренә карап елмайды. Колагына аю баскан булса да, тәки өйрәнде бит уйнарга. Мәҗлесләрдә гармун уйнап, Мәдинәнең иң яраткан, «Җидегән чишмә» җырын җырлата да башлады.

Мәдинәнең икенче кат әни булырга әзерләнүен белгәч, Хәмзәнең җене котырды.

 – Тапмыйсың! Ник кирәк ул? Хәерчелек арттырып ятарга сиңа куш. Берсе дә бик җиткән. Тагын эшләмичә өйдә ятарга уйлыйсыңмы?!

 – Соң, бер бала – юк бала диләр. Бергә үсәләр бит алар. Үзеңә охшаган малай алып кайтып бирермен.

 – Безнең нәселдә малай алып кайтучы юк. Барысыныкы да кызлар. Кем сиңа малай бирсен! Кирәкми дигәч, кирәкми. Минем ризалыгым юк.

Усал сүзләрдән коелып төшсә дә, Мәдинә иренең сүзләре белән килешмәде. Аллаһы каршында гөнаһ кылмаячак ул. Берничә минут эчендә туачак баланың гомерен өзәргә дә була. Болай эшләү кемнәргәдер бәлки бик җиңелдер дә. Төн йокыларыңны калдырып, үз авызыңнан өзеп ашатып, киендереп, кайгырып, кайгыртып, интегеп үстерәсе дә түгел. Ә вөҗданың, Аллаһы Тәгалә каршысында җавап бирәчәгең барын белә торып, илаһи бер могҗиза булып карыныңда яралган баланы үз теләгең белән үтерү, бернинди кешелек кануннарына да сыймый. Мәдинә белә, кызы кебек үк, нәкъ үзенә охшаган улы да туачак аның. Хәмзә белән яши алмасалар да, ул тамырларыннан бер үк төрле кан аккан ике баласын да бердәй күреп, җан җылысын тигез итеп бүлеп үстерәчәк. Ике бала белән ялгыз калса да үкенмәячәк. Һәр бала үз ризыгы белән туа.

 – Миңа башка ул сүзеңне кабатлама! Мин баламны табам. Ул минеке генә. Торасың килмәсә, аерылышырбыз. Тик баламның гомерен өзмим. Бу хакта башка сүз булмасын.

 – Синең эшләмичә генә, алимент акчасы алып ятасың килә. Ялкау! – дигән сүзләре йөрәкне телгәләсә дә, Мәдинә баласының гомере белән уйнамады. Ул үзе генә калса да, балаларына җил-яңгыр тидермәсенә ышана. Шул ышанычы аңа ипсез, тәрбиясез, җаваплылык хисен белмәгән ир кисәге алдында баш имәслек көч бирә.

Улы тугач та өйдәге һава торышы үзгәрмәде. Өстән кар явып тормаса да, буран уйнаган чаклар ешайды. Кысмыр ирнең усал холкына түзәр чама юк. «Ниһаять буран басылды!» – дип тынычланган хатын, аяз көндә яшеннәр яшьнәтеп, юкка да кычкыра башлаган ире белән күпме генә уртак тел табарга тырышмасын, бозланып каткан йөрәген эретә алмады. Хәмзә күпме генә акчасын тиенләп санамасын, арткан җирләре дә юк. Баласыннан да акча кызганган ирне аңлап, ничек бар шул килеш кабул итеп яшәү көннән-көн авырлаша. Йөрәгендә йоклап яткан арыслан горурлыгы да Мәдинәнең ихтыярына буйсынмый. Очарга туган җан шуыша алмый. Шуны аңлаган хатынга ирдән аерылырлык адымны ясарга этәргән сүзләрне ишетү, гаилә китабының бергә язган битләрен ябып куярлык сәбәп булды да инде. Балачактан ишетеп үскән: «Сабыр төбе сары алтын» – дигән сүзләр дә Мәдинәне бу адымнан саклап кала алмады. Ут белән су бергә кушыла алмадылар.

Улына яшь тулган көннәр иде. Инде баланы сөннәткә утыртыр вакыт. Мәдинә туган авылына кайтып, күрше авылда яшәүче сөннәтче картка мөрәҗәгать итәргә уйлавы хакында ире белән киңәшергә уйлады. Тик ул өздереп җавап бирмәде.

Бала исәйгән саен, әлеге мәсьәлә баш калкыта. Шуңа күрә үзеннән өлкәнрәк күрше хатыны кергәч, Мәдинә бу хакта аның белән киңәшергә булды. Ире дә өйдә. Улы кечкенә генә, участок табибы әйткәндәй, «миниатюрный» бала. Күршесе:

 – Бигрәк кечкенә бит, курыкмыйсыңмы? – дип сорау бирүгә, Хәмзәнең авызыннан җан өшетерлек салкын ут чәчрәде.

 – Үлсә, алимент түләргә азрак булыр.

Бу сүзне ишетүгә, Мәдинә акыл өләшкәндә идән астында калган иренә каршы хәтта кайтарып җавап бирерлек тә көч таба алмады. Бары тик теленнән:

 – Әстәгефирулла! Әстәгефирулла! – дигән сүзләр генә өзелеп төште. Ул сабыен кочагына алды да, күршесенә ияреп, өйдән үк чыгып китте. Аларга кереп, туйганчы елаганнан соң гына, кире өенә чыкты. Ул күптән ире алдында күз яшен күрсәтмәскә өйрәнгән иде инде. Чөнки, күңелен бушатырга теләп елаган чакларында ир:

 – Күзеңнән кан акса да жәлләмим. Син минем тормышымны харап иттең. Ата-анаң ярдәм итеп торыр, авылың якын, кешедән яхшырак яшәрбез дип өйләнгән идем. Өч кеше ашатып ятарга тиеш мин хәзер, – дип битәрли. Шул көннән башлап, ул елыйсы килгән чагында да, үзенең көчсезлеген күрсәтмәс өчен, кычкырып көләргә өйрәнде.

Биш ел торганнан соң алар аерылыштылар. Аерылышкан ир өйдә булган җиһазларны үз бүлмәсенә кертеп бикләп куйды. Кухня бүлмәсендә торган өстәлне алып чыгар алдыннан, балалар нәни куллары белән бүлмә ишеген этеп, әтиләрен чыгармаска телиләр. Аларның ялварып дәшкән тавышлары колак төбендә яңгырап тора.

 – Әти, тимә өстәлгә! Калдыр өстәлне. Без кайда ашыйбыз инде?

 – И балакайларым! Алсын, чукынсын! Үзебез алырбыз. Эшкә чыктым бит инде.

 – Әти, телевизор безгә калсын инде!

Тик ир колагына мамык тыккан. Сабыйларның гаҗизлек тулган карашларын да күрми. Күңел күзен дә, маңгай күзен дә ачу һәм рәнҗү хисләре томалаган.

Мәдинәнең горурлыгы ир алдында җебеп төшмәскә көч бирде. Ир кешенең кыланмышлары кысага сыймаган чакларда, балаларын кочаклап, башларыннан сыйпап юатты.

 – Иң беренче итеп телевизор алырбыз. Без өчәү бит, ул берүзе. Ул шулар белән юансын. Аның бөтен шатлыгы – шул әйберләр. Өстәл дә, кием дә туза, гомер дә уза. Мин сезнең өчен яшәргә сүз бирәм. Кичерегез мине, балакайларым!

Үзенең йөрәгеннән тамчылап кан тама. Берүк вакытта үз-үзен битәрли дә, ир кешенең шундый вак җанлы булуына үртәлә дә. Гел «мин-минлеген» өстен куеп, үзен юкка чыгарып яшәгән ирдән аерылуына сөенә дә кебек. Капма-каршы уйлар куенында үтәсе елларның, кемнең кем икәнлеген раслаячагына ышана ул. Гаеп атта да тәртәдә дә икәнен дә аңлый. Өлешемә тигән көмешем дип, түземлеген төенчеккә төйнәп яши алмады шул.

Әле ярый, авырлыкларын җиңеләйтергә теләп ярдәм кулы сузучы әти-әнисе бар. Мәдинә бик авыр чакларда, улын авылга кайтарды. Дүрт яшенә кадәр улы шунда үсте. Балалар бакчасында урын булганчы дип кайтарган улының сагынудан тән температурасы күтәрелә. Әнисе: «Бала чирләде, кызым, кайтып китәсеңме әллә?!» – дип хәбәр салуга, Мәдинә юлга чыга. Әле юлы юлмы соң аның? Көзен саз, кышын көрт ерып кайтучы йөк машинасы тартмасына утыртсалар, шатланып туялмыйсың. Аннан соң җәяүләп, олы юлдан авылга биш-алты чакрым керәсе. Кара төндә кайтып кереп улын кочакка алуга, баланың тән кызуы сүрелә. Иртә белән Мәдинә кабат юлга кузгала. Тормыш көтү үз җилкәңдә генә булганда, ял алып авылда тору мөмкинлеге дә юк. Кызы мәктәптә укый. Аның да дәресләрен хәзерләтәсе, мәктәпкә озатасы бар.

Мәдинәгә иң авыры, балаларның әтиле буласы килеп, башкаларга кызыгып каравы. Чираттагы ял вакытында, бертуган энесе Ык буена төшеп, балык тотып кайткан. Энесенең өч яшьлек улы, әле тынып та өлгермәгән чабаклар белән әвәрә килә икән. Мәдинәнең улына дүрт яшь тә тулмаган. Ул күзе кызып, ике туган энесен күзли. Ә анысы кызыгып карап торган туганы якын килүгә:

 – Минем әти тотып кайтты! Тимә, минеке! – дип кычкыра башлый икән. Тик эш белән мәшгуль атасы балага: «Алай ярамый, улым! Аның да тотып карыйсы килә, бергә уйнагыз!» – дими. Әбисе дә, үзләре дәшмәгәч, киленне үпкәләтермен дип, сүз әйтергә курка.

Аякларын зурларча ике якка аерып, ике кулын артка куеп баскан малай гына тел яшерми:

 – Һе, минем дә әти бар инде ул Чаллыда!

Тик сабыйның сүзен әбисеннән башка кеше ишетми. Һәрберсе үз эше белән кайнаша. Кимсенгән бала елар чиккә җитеп, сүзен берничә мәртәбә кабатлый. Әбисе шуннан соң, күкрәгенә кочып, сабыйны юатырга тырыша.

 – И-и-и, бәбекәем! Бар, улыкаем, синең дә әтиең бар, Чаллыда! Ул да сине бик ярата. Менә ул кайткач, сине дә балыкка алып барыр. Үзең дә балыкчы булырсың әле үскәч.

Бу хакта әнисе Мәдинәгә сөйләгәч, ул балаларның иңнәренә нинди авыр йөк – әтисезлек йөген салганын, үз өстенә нинди җаваплылык алганын бөтен тирәнлеге белән төшенде.

Кызы һәм улы белән ялгыз калган Мәдинәнең тормышы башка төсмер алды. Ул ирен алиментка да бирмәде. Чөнки балалар хакында уйламый, хатынга үч итеп, улы туганнан соң бүләк итеп алып биргән кер юу машинасына кадәр сатып, ике бүлмәле фатирдан «малосемейка» ясап чыгып киткән ирдән нәрсәдер өмет итү, үзе үк җүләрлек иде.

Озак еллар бергә эшләгәч завод җитәкчеләре дә аларның хәлләрен белә. Аерылышкан чакта Хәмзәгә аерым фатир бирергә тәкъдим дә ясап карадылар.

– Гаиләңә калсын! Икегез дә күптән эшлисез. Сиңа бер бүлмәлене бирәбез, ризалаш!

Хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары чакырып әлеге сүзләрне әйтүгә, ир бу тәкъдимнән баш тартты.

 – Хәзер! Нишләп мин аңа үзем эшләп алган фатирны калдырыйм? Рәхәтләнеп башка кешегә кияүгә чыгып, миннән көлеп яшәр иде бугай. Эшләп алсын!

Директор урынбасары, мондый җавапны ишеткәннән соң, Мәдинәгә карап, баш чайкап кына куйды. Бу минутларда ир үзенең нинди бәхеттән баш тартканын аңламый әле. Беткә үч итеп, тунын утка яккан бичарадай, мин-минлеге аркасында киләчәктә үзен тулай торак көткәнен дә, тормыш үзгәргәннән соң, ул бүлмәдән колак кагасын да белми иде.

Катлаулы тормыш юлларыннан атлаганда, Мәдинә янәшәсендәге кешеләргә карап, яшәү көче тапты. Күңелендәге иман нуры барасы юлларын яктыртты. Бик авыр вакытта да, ул аягында басып кала алыр үзәгенә таянды. Кечкенәдән чыныгып үскәнгә һәм таулар белән очрашып, кыялар ныклыгын җанына сеңдергәнгә күрәдер, аның үзәге нык. Кайчакларда ул яшьлегендә очраган чегән хатынын искә төшерә дә, язмыш барлыгына, аны үзгәртеп булмаганлыгына да инана кебек.

Үз-үзенә генә таянып гомер иткән хатын-кыз, күп вакыт усаллана да. Мәдинәгә беркайчан да явыз усаллык хас булмады. Ул үзен дә, балаларын да каршы искән җилләрдән саклап-яклап калу өчен бик кирәктә генә, роза гөледәй инәләрен тырпайтты. Янәшәсендәге кешеләргә карата җылы мөгамәләдә кала белде. Һичбер вакыт күтәрелеп бәрелмәде. Эчке тоемлау белән, четерекле хәлләрдән дә күңел канатларын сындырмыйча чыгу юлларын табарга сабырлыгы булышты.

Фото: uznayvse.ru

(Дәвамы бар)

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (20)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (20)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас