

3.
Уйларыннан айнып, Сәет аягүрә торып басты. Нигә болай җебеп утыра соң әле ул? Аңа бит ашыгырга кирәк, бер-бер хәл булганчы, ничек тә Зөлләне табарга кирәк!
Сәет бәрелә-сугыла тагын урман буйлап йөгерергә тотынды. Ул арада аның каршына берничә укытучы килеп чыкты. Аларга югары сыйныф укучылары ияргән. Урман сукмагының икенче башыннан тагын бер төркем бала-чага килеп чыкты. Аларның кайсысы чиләк төбе кага, кайберләре бертуктаусыз Зөлләне чакырып өрән сала...
Бу кадәр халыкны күргәч, Сәетнең йөрәгенә җылы йөгерде. Ләкин, урман айкап, кычкыра-кычкыра Зөлләне эзләп йөрүче кешеләр аңа никадәр генә якын, газиз булып тоелмасын, ул алар янына барып тормады, үз сукмагы белән урманның иң куе җиренә кереп китте. Үзе бертуктаусыз тәкрарлап барды: “Кайда соң син, кызым, кайда соң син, кызым, бәгърем!.. Кайда соң син, кайда?.. Әниең артыннан китеп бардыңмы әллә, ә, кызым? Әниең чакырдымы? Бик яратыша идегез шул... Юктыр, чакырмагандыр... Әниең әйтте ләса: “Зөлләбезне кара, рәнҗетмә”, – диде... Кызым, бәгърем, ник дәшмисең? Ник күренмисең? Кайда соң син? Кайда?..”
Сәет очраган беренче агачка барып ябырылды. Кайрысының төсе югала башлаган, бөтен тәнен җыерчык баскан карт усак икән. Сәет аны бераз кочаклап торды да, саз исе аңкытып торган, мүкләнә башлаган йөзенә яңагын куйды. Сулышын буып тыңлый башлады... Эчке бер моң белән зеңпәп торган агач кеше телен белми иде... Әллә адәм баласы аның телен аңламадымы?
Сәет дуамал хәрәкәтләр белән икенче агачка китте. Ялгызлыктанмы, җил-яңгырданмы, әллә вакыт шаукымыннанмы – аклыгын җуеп өлгергән каен агачы да аны сөендерә алмады. Ул да Зөллә хакында берни белми иде. Шулай сораша-сораша, әле ялынып-ялварып, әле ярсып-ачуланып, шактый керде урман куелыгына. Керде дә адашты. Адашуның беренче билгесе – тынлык. Бервакыт кошлар сайраудан туктады, бөҗәкләр телсез калды, хәтта ниндидер тылсым белән урман эченә үтеп кергән җилдә шыбырдап утырган яфраклар да хәлсезләнеп, тынып калгандай булды. Сәет үзе өчен курыкмады, Зөлләне уйлап күңеле өзгәләнде аның. Ул да шулай кереп адашкан булса? Чыгар юл таба алмый изаланса? Елап-шешенеп бетсә? Ачлыктан хәлсезләнсә?..
Шомлы уйларыннан арынырга теләп, Сәет күңелендә йөрткән догаларны барларга кереште. Тик ничек кенә тырышса да, югалган кызын эзләп, урманга кереп адашкан кешегә ярдәм итәрдәй дога таба алмады ул күңел төбеннән. Таба алмагач, үзе уйлап чыгара башлады...
“И Раббым! Синең бит илаһи көчең бар, куәтең бар. Син бөтен нәрсәне дә күреп торасың... Син минем кызымны да күрәсеңдер... Миңа юл күрсәтмәсәң күрсәтмә, тик кызымны бу хәтәр хәлдә калдырма... Ул бүген яклаучысыз, үксез... Әнисез калып, бишектән сагышлы булып үсә торган адәм балаларына мәрхәмәтең чиксез бит синең. Мин моны беләм. Бу юлы да үз мәрхәмәтеңне күрсәт – кызымны табарга булыш, йа Раббым! Пәйгамбәребез хакына, аның нәселе-нәсәбе хакына булса да булыш!”
Сәет уйлап та бетерде, үзен-үзе белештермичә, кулларын күккә чөйде. Шуны гына көткән кебек, якындагы куаклыкта посып утырган песнәк халкы пырхылдап өскә чәчелде. Ә бит хикмәт шушы кошларда. Куркыныч чакта урман кошлары урман эченәрәк оча. Сәет бу хакта белә. Димәк, Ишкилде авылы кошлар очып киткән урманга каршы якта урнашкан.
Сәет шул якка ашыкты. Күп тә китмәде, кояш нурларында балкыган таныш аланнарның берсенә барып чыкты...
Урман тозагыннан чыккач та Сәет бераз арлы-бирле йөргәләде әле, кычкырды да, җырлады да, елады да. Ләкин ничек кенә эзләсә дә, ничек кенә ялынып–ялварып сораса да, урман аңа Зөлләсен кайтарып бирергә теләмәде. Сорау-ялваруларга зеңләп торган тынлык белән җавап бирде.
“Теге шайтан карчыгы дөрес күрмәгәнме әллә? Әллә ул юри халыкны буташтырамы? Үзен яратмаганнардан үчен аламы?”
Сәетнең ярсынган күңеленә тагын әллә күпме яңа шик-шөбһә кереп тулды.
Их, нигә аңламый икән ул табигатьнең сихри телен, аның җан-рухын аңламый, тоймый? Хәния аңлаган, тойган кебек...
Шулвакыт Сәеткә әллә нәрсә булды. Ул ашыгып барган көйгә, бер кояшлы алан уртасында тукталып калды да, янәшәдәге ялгыз каенга охшап, үрә катты, аннары, кулларын алга – күк катына сузып, куе үлән эченә тезләнде.
– Йа Хода! Мин барысын да аңладым! Аңлатканың өчен мең рәхмәт сиңа, и Аллам!
Читтән берәрсе күреп калса, Сәетнең бу кыланмышларын ничек кабул итәр иде икән, әйтүе кыен, әмма Җир белән Күк аны аның бу гамәлен авыр, әмма игелекле язмышка ирешү дип кабул итте, шуңа күрә дә алар бу минутта Сәеткә ачык зиһен, ныклы уй, тоемчан күңел бирде...
Бөтен җир йөзен, барлык җиһанны кочаклап алырга теләгәндәй, кулларын як-якка җәеп торган Сәет, шул рәвешле, үз гомерендә беренче мәртәбә Аллаһ ихтыярын гына түгел, үз кулына килеп кергән язмыш бавын да аермачык тойды.
Ул аңпап-төшенеп өлгергән иде инде: аның газиз баласын бу кара урман авызыннан табигатьнең моңлы тавышларын ишетүче, үләннәр телен белүче Хәния генә йолып кала алачак!
Бу ачыш Сәетне кабат өметкә, тормышка кайтарды, һәм ул, бөтен көчен җыеп, авылга таба йөгерде...
4.
Сәет кич буе юлда булды. Аның хәлен иске генә машинасы да аңлады булса кирәк – озын юлда ялгыш та төчкереп карамады. Колхоз рәисе: “Теләгән машинаңны ал”, – дисә дә, Сәет ике дә уйламыйча шушы “яшьтәш”енә утырды; авыл хуҗалыгы техникасы буенча механик булып эшләү дәверендә ул аңа нык кына күнегеп өлгергән иде шул.
Юлда әллә нәрсәләр хакында уйлап баш катырмады, үз башына төшкән яңа борчулар хакында фикер йөртте. Баштарак ул урмандагы халәтеннән һич аерыла алмады – бертуктаусыз кызы белән сөйләште, аңа еламсырап ялварды, әтиләрчә ачуланды яки аналарча назлап-иркәләп юатты...
– И кызым, нишләдең син, ә, нишләдең? Ник калдырып киттең әтиеңне? Нигә һаман кайтмыйсың? Нигә табылмыйсың? Кайларда гына йөрисең соң, кызым, и кызым!.. “Әтием, әтием!” – дип кенә тора идең бит, кызым, Зөлләм минем!.. Әтиең белән әниеңнең уртак бәхеткә ирешә алмаган ачы язмышына син гаепле түгел ич...
Шунда ук Сәетнең хәтерендә кызы белән булган бер сөйләшү яңарды.
Ул көнне Зөллә җиләк-җимеш бакчаларында күбәләк куып йөри иде. Бервакыт, тыны бетеп, өйдә нидер эшләп утыручы әтисе янына йөгереп керде дә:
– Әтием, әтием, әйт әле – нәрсә ул Барый? – дип сораша башлады.
– Каян керде соң синең кеп-кечкенә башыңа бу сүз, кызым?
– Әнием шулай җырлый иде...
Сәетнең йөрәге кысылып куйды. Каян белә бу сабый Мөнҗиянең яшьлек мәхәббәтен? Әнисе киткәндә ул сабый бала гына иде ич...
Сәетнең хәтерендә: Мөнҗия бик еш җырлый иде ул җырны, һич оныта алмады шул ул үзенең яратып йөргән кешесен.... “Кешене бу кадәр көчле мәхәббәткә юлыктырыр өчен ниләр генә эшләде икән ул Барый дигәннәре?” – дип бер генә мәртәбә уйланып утырмады Сәет.
Кызның соравын җавапсыз калдырырга ярамый иде. Ул шул минутта үзен тиз генә кулга алып, кызы өчен башына ни килде, шуны әйтте.
– Алайса, белмисең инде Барыйның кем икәнен?
– Юк...
– Ул әкиятләрдә генә була торган бер егет. Менә синең кебек, минем кебек, авылда яшәгән. Аның гыйшык тотып йөргән кызы булган. Барый белән бер авылда туып-үскән, ди, ул кыз...
– Хәзер кайда бу кыз? Ә Барый кайда?
– Авыл кызын бик яратса да, Барый, байлыкка кызыгып, патша кызына өйләнгән. Ә теге кыз аптырап тормаган, үзе кебек үк сагышлы бер яр табып, гаилә корган, иренә бик матур кыз табып биргән...
– Кызык әкият ич бу... Ә ул кызның исеме ничек булган?
– Ул кызның исемеме? Ул кызның исеме... Зөл-лә!
Ул арада Сәет кызын күтәреп ала да күккә чөя, аннары бөтен күңел җылысын биреп, күкрәгенә кыса...
Сәет Мөнҗиянең беренче мәхәббәтеннән бушап калган күңелен үзенең хисләре белән тутырырга тырышып карады. Әмма тутырып бетерә алмады... Үзенә дә җитмәгән җылылыкны каян алсын соң ул? Аннары... Сәет үзе дә ачы язмыш җилләрендә бозга әверелгән, кайчандыр Хәниядән өзелеп калган бәгырен тиз генә эретеп җибәрә алмады...
Олы мәхәббәт булмаса да, алар арасында олы ихтирам, хөрмәт һәрвакыт булды. Алар кыска гына гаилә гомерләрендә дә бер-берсенә ялгышып кына да авыр сүз әйтмәделәр. Зөллә тугач, яшәү тагын да җиңеләйде, – алар бер–берсенә бирә алмаган йөрәк җылыларын шул уртак бәгырь җимешенә бирделәр.
Әйе, бала аларны бер-берсенә якынайтты, әмма ул да ике үксез язмышны бербөтен итеп ябыштырып куя алмады... Ә китек язмыш, җырдагыча, озын гомерле булмый шул...
Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Барый ла...
Аерылсак та, җаннарыбыз Бер-берсенә карый ла...
Фото; de-fragrance.ru