

“Сәетнең кызы югалган”, – дигән хәбәр бөтен авылны, авылны гына түгел, офыктан офыкка кадәр җир йөзен, хәтта мәңгелек күкләрне тетрәтте. Бу хәбәрдән яландагы үлән кыяклары калтыранып куйды, куаклар ышыгында оя корган кошлар пырхылдап очып китте, елгадагы сулар агымын акрынайтты, чишмәләр тоныкланып калды...
Шунда ук икенче хәбәр дә килеп иреште. Анысы да Ишкилде авылы кешеләренең күңеленә боз кисәге булып ятты: “Кызын эзләп киткән Сәет үзе дә суга төшкән кебек юкка чыккан!”
Кичкә таба барысы да аңлашылды.
Ике ел элек кенә хатынын җирләгән Сәет әнисенең юклыгын аңлап та бетерә алмаган дүрт яшьлек кызына: “Хәзер кайта ул, урман артына гына китте”, – дип әйтә торган булган. Зөлләнең дәү әнкәсе Хәерниса карчык та, кызның күңеленә авырлык салырга теләмичә: “Аплаһы Тәгалә катында яши синең әни бәгърең, тагын кайтачак ул, сагынып кайтачак...” – дип, дүрт яшьлек бала гына түгел, дөнья гаме белән яшәүче адәми затлар да аңлап бетерә алмаслык сүзләр сөйләгән...
Сабыйга шул җитә калган. Ул бердәнбер көнне әнисен эзләп чыгып киткән. Авыл башында кәҗә куып йөрүче Яркия әби күреп калган. Авылда беркем яратмый торган ахырзаман карчыгы шундук кайтып әйтмәгән, кәҗәләрен үр буендагы инеш суына алып төшкәндә, сүз юкта сүз булсын дип кенә, юлында очраган Хәмзә бабайга ычкындырган. Тегесе, бөтен эшен ташлап, ухылдый-ухылдый Хәерниса абыстайларга барып кергән. Төшке ашка кайткан Сәет, тоткан икмәген дә куярга онытып, җаны кебек күрүче кызын эзләргә чыгып чапкан... Иң элек йорт-җиренең өстен аска әйләндергән, бакча артларын, су буйларын тикшереп чыккан, аннары, кабат өенә кереп, ике чүмеч тутырып су эчкән дә каядыр китеп югалган... Хәзер инде, әнә, анасы Хәерниса, дивана кебек: “Иң элек анасы китте, аннары кызыбыз югалды, хәзер инде Сәетем гаип булды”, – дип тәкрарлый-тәкрарлый өй борынча йөри, ди...
Авыл бермәлгә тынып калган кебек булды. Бу шомлы тынлык Зөлләнең югалуы белән генә түгел, иң элек Сәет нәселенең серле-шаукымлы тарихы белән бәйле булса кирәк...
Алар хакында: “Пәйгамбәр каны бар”, – дип сөйлиләр иде. Вафаты алдыннан Сәетнең бабасы әйткән имеш: “Безнең нәсел Кол Шәрифнең атасы Мансур хәзрәткә барып тоташа. Мансур хәзрәт үзе Олугъ Пәйгамбәребез агачында бөреләнгән кеше”, – дигән. Советлар теш-тырнагы белән каршы булса да, ул фамилиясен “Мансуров” дип яздырган. Оныгына да “Сәет” дип исем биргән. Бу сүз мөселман динендә борынгылыктан ук “пәйгамбәр нәселе кешесе” дигәнне белдергән. Күп кеше хәзрәткә шикләнеп караган, чөнки ул кара чалма урап йөри торган булган. Ул вакытта кем генә белгәндер – сәетләр, башкалардан аерылып тору өчен, халык арасында кара чалмадан йөргәннәр. Ишкилде халкы бу хакта белә. Шуна күрә дә авылда Мансуровларга берәүләр олы хөрмәт, ихтирам күрсәтсә, икенчеләр, аларга карап, пошаманга төшә. Бу нәселдә ниндидер сер барлыгын һәркем сизенә. Шуңа да Хәерниса абыстай белән аның улы Сәет гаиләсендәге һәр вакыйганы кызыксынып һәм бераз сагаеп кабул итәләр.
Иң элек Сәетнең хатыны Мөнҗия түшәк иясе булды. Мәктәптә укытып йөргән җиреннән кайтып егылды да бүтән тормады. Озак ятмады, табиблар авыруын аңлап-төшенеп өлгергәнче, дүрт яшьлек Зөлләсен ире белән бианасы кулына калдырып, мәңгелек юлыннан китеп тә барды.
Бу үлемне төрлечә юрадылар. Берәүләр, шәһәрдән кайткан килен кешегә бу урынның җире, суы килешмәгән, диделәр. Бу авылның ияләре кабул итмәгән имеш... Шундук кайчандыр Мөнҗиянең урманда адашып йөрүен, суга төшә язып калуын, баласын авырлык белән табуын да искә төшерделәр. Җиде чишмә суын җыеп бөркегәч кенә, тәненә хәл кереп, баласын якты дөньяга китерә алды шул ул.
Икенче берәүләр Сәетнең яшьлектә сөеп-яратып йөргән кызын – Хәнияне искә төшерде. Бигрәкләр дә нык ярата иде Сәет ул пәри кызын! Шул яратуының әҗерен күрә хәзер. Пәйгамбәрдән үк килүче ихлас-илаһи нәсел канына мәҗүси хорафатны якын җибәрергә ярый димени?! Шаукымлы Хәниянең генә эше бу, диделәр...
1.
Сәет ары бәрелде, бире сугылды, буйламаган яланын, карамаган ярын калдырмады, әмма кызының эзенә төшә алмады. Зөлләнең урманга кереп китүенә берничек тә ышанасы килмәде аның. Шуңа да шактый вакыт авыл тирәсендә бөтерелде. Кызын табудан өметен өзеп, сихер иясе буларак даны чыккан Яркия карчыкка барып кергәндә аны танырлык та түгел иде: өс-башы тузанга баткан, чәчләре тузгыган, йөзеннән дөнья нуры качкан...
Яркия карчык, Сәетнең соравын тыңлап та тормады, ни сораячагын алдан белгән кебек, үзалдына сөйләнгән кебек кенә әйтеп куйды:
– Җәтрәк бул – урман йотканчы барып ал. Баланың үзенә караганда аның күңеленә юл ераграк...
Бу шаукымлы карчыкның ни-нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап җиткермәсә дә, Сәет кабат авызын ачып сүз әйтмәде, мыштым гына арткарак чигеп, кырт борылды да капканы да ябып тормыйча чыгып китте. Болай да аңлашылып тора иде: Зөлләнең язмышы урманда хәл ителәчәк!
Сәет урманга таба киткән басу юлына борылуга ук агачлык буйларын күзли башлады. Кызы Зөллә, сабый чагында өстәл астыннан чыккан кебек кенә, әллә каян: “Әтием, тайт!” – дип килеп чыгар төсле тоелды аңа.
Июнь аеның җете яшеллеге күзләрне камаштыра. Юл читендә күпереп утырган куаклыктан пырхылдап очкан кошларга сискәнеп, күңел җилкенә... Бу җан үртәгеч яшеллек өслегендә ник бер бөртек кызыллык күзгә чалынсын?! Зөлләнең кызыл күлмәге дә, бервакытта да матурлыгын югалтмый торган алсу йөзе дә күренмәде...
Бу яклап Зөллә бер кеше баласына да охшамаган шул. Ни генә булса да, гел олыларча уйчан елмаеп торган кызга күрше-күлән дә аптырап бетә. “Елый белә микән бу бала?” – дип, коймаларына колак куеп тыңлаучылар да булган, ди, дөрес булса...
Сәет урманга барып кергәндә, агач ешлыгында ниндидер кызыл шәүлә чагылып киткән төсле булды. Әллә күрәсе килгән әйбер шулай күз алдына киләме? Әллә чынлап та Зөлләме? Бәлки ул инде кайтып киләдер?
Сәет адымнарын кызулатты. Ат юлы буйлап йөгереп диярлек урман куелыгына барып керде. Ары сугылды, бире сугылды, әмма кызын таба алмады. Хикмәт димә инде: урман эченәрәк кергән саен Зөллә күлмәгеннән чагылып калган баягы кызыллык һаман якынрак, ымсындыргычрак була барды. Ул әле каеннар арасында күренеп кала, әле ялгыз имән артына кереп поса, әле билгә җитә язган куе үлән арасына чүгә...
Ниһаять: “Сихер галәмәте, ахры...” – дип, бер фикергә килгәнче, Сәет шактый гына китеп өлгергән иде инде. Аяк буыннары да тотмас хәлгә килде. Менә ул бер шома гына усакны сайлап, аркасын куеп сөялде дә акрын гына җиргә шуып төште. Аннары, язмышына төшкән авыр сынауларны онытырга теләгәндәй, башын шома усак кәүсәсенә терәп, күзләрен йомды...
2.
Зөллә мәхәббәттән тумады. Сәет белән Мөнҗия арасында олы хисләр булмады. Апарның өйләнешүләре дә очраклы гына килеп чыкты.
Институтны тәмамлагач, авылга кайтырга кирәк иде. Ялгызы гына кайтасы килмәде Сәетнең. Чыгарылыш кичәсендә күзе төшкән иң беренче кызга тәкъдим ясады ул. Менә хикмәт: Мөнҗия шундук риза булды. Соңыннан гына ачыкланды: бу вакытта кыз гомер буе яратып-сөеп йөргән егете белән ачуланышкан булган икән.
Тыйнак кына туй ясап, Сәет белән тора башлагач та оныта алмады ул үзенең беренче мәхәббәтен. Үлем түшәгендә ятканда да соңгы сүзе шул иде:
– Мин сине үземнең беренче мәхәббәтем кебек ярата алмадым, Сәет, кичер мине... Зөлләбезне ятим итмә, бу юлы яратып өйлән, син яңа әнкәсен яратсаң, ул да кызыбызны читкә типмәс...
Мөнҗияне беренче күргәндә Сәет тә яшьтән мәхәббәт тотып йөргән Хәниясе белән аерылышкан иде. Бу аерылышуны бик авыр кичерде ул.
Аларның берничек тә бергә була алмаячаклары башта ук билгеле иде. Иң элек Сәетнең анасы каршы булды. Хәерниса абыстай баштарак: “Шул тиле-миле кыз белән тагын бер күрсәм, өйгә аяк бастырмыйм, малай актыгы!” – дип тирги иде.
Хәниядә чынлап та сәерлек бар иде шул. Ул табигать тавышларын ишетә иде. Кечкенәдән шулай булган: уйнап йөргән җиреннән кинәт тукталып кала икән дә, берәр агач яисә чәчәк, үлән янына килеп, сөйләшә башлый икән... Сәет белән йөри башлагач та шул гадәтеннән котыла алмады. Һаман үзе генә белгән дөньяда яшәде, үзе генә белгән телдә үзе генә белгән җан авазлары белән сөйләшеп йөрде.
Алар еш кына шушы урманга киләләр иде. Җәелеп китеп сөйләшмичә, тавыш-тынсыз гына озаклап йөриләр. Сәет алдагы тормышлары, киләчәк белән бәйле хыяллары хакында дәртләнеп сүз башлый гына, Хәния шундук нәфис бармаклары белән аның иреннәрен ябып куя, аннары алдында очраган беренче куакка яисә үләнгә йөгереп бара да, яңагын чәчәк таҗларына куеп, тыңлый башлый...
– Тс–с–!.. Дәшмә, Сәет... Ул бит безгә караганда күбрәк белә. Чөнки аның гомере мәңгелек, без аның каршында бүген туган сабый кебек кенә...
Сәетнең үз туксаны туксан; ул тагын үзенекен итә – Хәниягә ихлас мәхәббәтен белдермәкче була, үзенең якты хыял дөньясына чакыра... Кыз аны тагын бүлдерә, күбәләк кебек, талпынып оча-оча, алан буйлап йөгереп китә... Ул әле каеннар белән сөйләшә башлый, әле балан куакларына сарылып, моңлы көен көйли...
– Ярар инде, Хәния, бер мәртәбә генә кешечә сөйләш, ә?! Бер тапкыр гына тыңла!..
– Юк, Сәет, без инде күптән кешечә сөйләшмибез... Кешечә сөйләшә белмибез, кешечә яши белмибез... Менә бу каеннар, имәннәр, гөлҗимешләр безгә караганда мең тапкыр акыллырак! Мең тапкыр игелеклерәк, изгерәк! Мең тапкыр моңлырак! Яле, кил әле, тыңла... Ишетәсеңме, әнә алар нинди матур көй көйлиләр... Шулай көй көйли-көйли сөйләшә алар. Беләсеңме, Сәет, бу көй җирдән күккә кадәр сузылган тылсымлы күпер кебек...
– Син хыялыйдыр, Хәния.
– Тиле дисең инде...
– Юк, тиле түгел. Син – хыялый бер гүзәл...
Хәниянең күңеле булсын дип, Сәет тә агачларны тыңлап карый. Әмма бернинди көй дә ишетми... Үзе кызның күңеле булсын дип:
– Ишетәм... – дигән була.
– Йә әйт, алайса, нәрсә көйли алар? – дип, түземсезләнеп төпченә башлый кыз.
– Сәет белән Хәния бәхетле булсыннар, дип көйли...
– Менә ялгыштың... Алар безне кызганалар... Сезнең алдагы гомерегез сагышлы булачак, диләр...
– Шул да булдымы табигатьнен мәрхәмәтлелеге, игелеге?
– Алай димә, Сәет, табигать барыбер безнең яклы... Әнә бит ул: “Сез ике гомер яшәячәксез. Беренче гомерегез сагышлы булса, икенчесе бәхетле булачак”, – дип тора...
– Мин берни дә аңламыйм, Хәния... Ә син аңлыйсыңмы?
– Аңлыйм. Без кайчан да булса бәхетле булачакбыз, Сәет...
Аларның аерылышуларына да Хәниянең шушы сәер тоемы, серле ишетү сәләте сәбәпче булды, ахры.
Сәет, мәктәпне тәмамлап, шәһәргә укырга китеп баргач, сирәгрәк күрешә башладылар. Ләкин алар арасында яшьли кабынган мәхәббәт хисе моңа карап кына сүнмәде-сүрелмәде. Киресенчә, бу яшьлек хисләренә сагыш тойгысы да өстәлгәч, аларның хис-тойгылары тагын да хыялыйрак, шаукымлырак була барды...
Шәһәргә бер ел алданрак китеп укыды Сәет. Хәниясен бик сагына иде. Сагынган чакларында Сәет урамга, шәһәр читенә чыгып китә, телләрен аңпамаса да, көйләрен ишетмәсә дә, очраган бер агач, куак белән серләшеп йөри, алардан Хәниясенең хәлен белешә, аңа сәламнәр, вәгъдәләр юллый...
Мәктәпне Сәеттән бер ел соңрак тәмамларга тиеш булган Хәнияне исә хәтәррәк сынаулар көткән икән. Бердәнбер көнне, урман, су буйларында үләннәр, куаклар белән кешечә сөйләшеп йөргән кызны карарга дип, район үзәгеннән бер төркем табиб килеп төшкән. Җиңеләймәгәнме, янәсе. Хәния уйлап-нитеп тормаган, табибларның:
– Чынлап та агачлар сөйләшкәнен ишетәсеңме? – дигән сорауларына чатнатып:
– Ишетәм, – дип җавап биргән.
Шул җитә калган. Шәһәргә алып киткәннәр үзен. Аларга кызның ата-анасы ияргән... Шулай, Аллаһ кушып, шәһәрдә төпләнеп калганнар. Хәнияне ниндидер махсус хастаханәгә салып, үзләре шул тирәдә генә эшкә урнашканнар. Болар хакында Сәет, җәйге ялына кайткач, әнисеннән ишетеп белде.
Сәет Хәнияне эзләргә дә уйлаган иде. Ләкин андый хастаханәләрдә ятучы авыруларның исемлеген беркемгә дә бирмиләр икән. Ничек кенә ялынып-ялварып сорамасын да, кызның ата-анасы Сәеткә ачылмадылар, кызларының кайда икәнлеген әйтмәделәр.
Хәнияне югалту кайгысыннан котылу өчен, Сәет бөтен күңел гамен, вакытын укуга бирде. Хәния аның төшенә кереп: “Ишетәсеңме дөнья тавышын?” – дип сорап интектерә башласа, урамдагы агачлар, куаклар, үләннәр янына чыгып китте, шулай күңелендә калган соңгы сагышны басарга тырышты... Ә инде Мөнҗия белән гаилә корып җибәргәч, Хәния бөтенләй күз алдыннан, күз алдыннан гына түгел, күнеленнән, хәтта төшләреннән үк югалды. “Тигез тормышлары белән яшәсеннәр, борчып җәфаламыйм”, – ди торгандыр инде...
Менә хәзер ул Хәниясез дә, Мөнҗиясез дә калды, хәтта сабый баласы – бәгырь кисәге Зөллә дә каядыр китеп югалды...
Фото: ru.dreamstime.com