Чәчмә әсәр
6 Марта 2023, 01:57

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (19)

Тамчы тама-тама ташны тишә. Гел янәшәсендә булган, эчми-тартмый торган, эшкә кулы ятып торган егет, танышлыкларына ярты ел үтүгә, Мәдинәгә тәкъдим ясады:  – Мәдинә! Мин сине беренче күрүемдә үк ошаттым. Әйдә, өйләнешик!

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (19)Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (19)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (19)

«БАТЫР» ЯНЫНДА ОЧРАШУ

 

Китаплардан укып белгән Сөю кешегә тормышта тик бер генә мәртәбә бирелә дип уйлаган кыз, хыял дөньясында гына яшәп булмаганына да төшенде. Яшь бара, вакытында гаиләле булып, бәбиләр үстерәсе дә килә.

Мәдинә Автомобильләр заводына эшкә килгән көнне үк, үзе эшләячәк цех мастеры Хәмзә белән танышты. Мәдинә эш буенча булган танышлыкның язмышында нинди борылыш ясаячагын белми иде әле ул. Мастер егет, Мәдинә йөк төягеч машинасы янына килеп басуга ук ярдәмгә ашыга. Аккумулятор батареясын алыштырышып, утыргычларын көйләп, линияга эшкә чыгарып җибәргәннән соң да, берничә мәртәбә килеп хәлен белешеп китә. Эш сәгате тәмамлангач та, кыздан калмый, тулай торакка кадәр озата кайта.

 – Мәдинә, әйдә, кич белән кинога барабыз! Бүген «Батыр» кинотеатрында һинд фильмы «Зита һәм Гита»ны күрсәтәләр.

 – Ярый соң, барырбыз! Кинотеатр янында очрашырбыз, – дип кыз инде ияләшә башлаган егеткә ризалыгын бирүен үзе дә сизми калды.

Тамчы тама-тама ташны тишә. Гел янәшәсендә булган, эчми-тартмый торган, эшкә кулы ятып торган егет, танышлыкларына ярты ел үтүгә, Мәдинәгә тәкъдим ясады:

 – Мәдинә! Мин сине беренче күрүемдә үк ошаттым. Әйдә, өйләнешик! Торыр урыныбыз, «малосемейка»м бар. Тора-бара фатир да алырбыз. Ризалаш инде, мин сине яратам! – дип, кызга мәхәббәтен белдерде.

Мәдинә башта каушап калды. Егет тыйнак күренә. Әрсезләнеп кочакларга үрелми. Тотанаклы, тәртипле, эштә дә төшеп калганнар рәтендә түгел. Җитәкчеләр дә хөрмәт белән карыйлар үзенә. Шулай да Мәдинә җавап бирергә ашыкмады.

 – Хәмзә! Дөресен әйтәм, мин сиңа ияләштем. Син яхшы егет. Әмма мин сине яратмыйм. Без бәхетле була алырбызмы соң?! Әткәй-әнкәй белән дә киңәшергә кирәк. Бераз вакыт бир!

 – Минем яратуым икебезгә дә җитәрлек! Мин сине кыерсытмам! Сиңа яхшы ир, туачак балаларыбызга яхшы әти булырга тырышырмын. Ышан миңа! – дип, кызны уйга салып саубуллашты Хәмзә.

Мәдинә черем дә итми таң аттырды. Хәмзә белән очрашканчыга кадәр булган гомерен күз алдыннан үткәрде. Инде яшьли сөйгән яры Мансур гаиләле. Гомере буе аны гына уйлап яши алмасын да белә Мәдинә. Әни буласы килү теләге дә көчле. Авылга кайтып, әти-әнисен Хәмзә белән таныштырып, аларның ризалыгын алып, бәлки тәвәкәлләргәдер?!

Мәдинә белән Хәмзә авылга кайтып җиткәндә кич якынлаша иде инде. Көтү каршыларга чыккан әнисе, кызын уртача буйлы, кара туры чәчле, күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзле егет белән күргәч, аптырап калды. Мәдинәнең кем беләндер очрашып йөрүе турында әнисенә бер дә сөйләнгәне юк иде.

 – И бәбекәем, кайттыгызмыни?! Өйгә керә торыгыз! Хәзер малларны ябам да, кереп җитәрмен. Ашым пешкән, чәем кайнаган! – дип, абзарга сыер-сарыкларын куып керткәндә, кырык төрле уйга чумды.

Ана йөрәге сизә. Ул кызының Мансурны оныта алмаганын белә иде. Онытырга теләп, дөнья читләреннән урап, бик нык үзгәреп кайтты Мәдинә. Күзләрендә янып торган утның балкышы да сүрәнәеп калгандай булды. Кайвакыт әнисенең әйткән сүзен дә ишетми, уйга чумып утыра. Ана кеше хәзер кызының кыңгыраудай чыңлап көлгән тавышын да сирәк ишетә.

Мәдинә табын янында җыелышканнан соң, кыенсынып кына сүз башлады.

 – Әткәй, әнкәй! Без Хәмзә белән бергә эшлибез, – диюгә, кызның сүзен авызыннан тартып алып дигәндәй, Хәмзә дәвам итте:

 – Әби! Бабай! Мин Мәдинәнең кулын сорарга кайттым. Без, гаилә корып бергә яшәргә булдык. Сез ризалыгыгызны бирсәгез, кайтып никах укытып, соңрак туй да ясар идек. Туй үткәрерлек акчам, торырга «малосемейка»м бар. Мин Мәдинәне яратам!

Хәмзә, болай, дөнья көтәргә кулай кеше булып күренә. Тора-бара араларында мәхәббәт уты да кабыныр. Кызының йөрәк ярасы да төзәлер. Бала – бәгырь ите. Бала туганнан соң, ныклап берегерләр, – дигән уйларын үз эчендә калдырып, ана:

– Ярый соң, үзегез хәл иткәч, без риза, әйеме, әтисе! Аллага тапшырып, башта никах укытырбыз. Әти-әниең, туганнарың бардыр. Алар белән дә киңәшегез.

 – Минем әти вафат инде. Әни район үзәгендә яши. Әле бу атнада Чаллыга кунакка килергә тиеш. Ул килгәч, кайтсак кына инде.

 – Ярый, алайсаң, килештек. Киләсе атнада әниең һәм туганнарың белән бергәләп кайтырсыз! Без әзерләнеп көтеп торырбыз, Алла боерса! – дип, ризалыкларын белдерделәр.

Гел үзе артыннан калмый, сүзсез генә тулай торакка кадәр ияреп кайтучы егетне кыз жәлли иде. Ә кызгану начар киңәшче икәнен Мәдинә соңлап, бик соңлап аңлады.

Фото: psyfiles.ru

(Дәвамы бар)

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (19)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (19)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас