Чәчмә әсәр
2 Марта 2023, 01:20

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Туганнар. Хикәя

– Туганым... – дип пышылдады аның хәлсез, күгәргән иреннәре. – Кем булдың син, кем?..

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Туганнар. ХикәяМөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Туганнар. Хикәя
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Туганнар. Хикәя

Зур тизлектә җилдергән машина, акрыная биреп, олы юлдан читтә урнашкан авыл ягына борылды. “Ничә тапкырлар шушы чаттан үтәргә туры килде, – дип уйлады Рәис, – җан тартмаса да кан тарта. Монда картәнием яклап туганым яшәргә тиеш...”

Гаиләдә алты бала үсте алар. Тик шулардан бер Рәис кенә “туган җанлы” (әнисе шулай ди иде) булып чыкты, өлкән сыйныфларда укыганда ук нәселе хакында сорашты, эзләнде. Үсә төшкәч, тормыш, гаилә мәшәкатьләре өстенлек алды. Озак еллар Себердә нефть чыгару системасында эшләде. Хәзер хаклы ялда, үткән ел туган авылына күчеп кайтты. Үсмер чактагы мавыгулар кабат күңелен кытыклый башлады.

– Теләсә кемгә кереп сөйләшеп, сорашып йөрмә! – диде тормыш иптәше Галия, зур гына төргәк сузып. – Монсы күчтәнәч!... Пандемияның көчәйгән чоры – битеңнән маскаңны саласы булма...

Тыкрыктан төшкәндә, пыскаклап яңгыр сибәли башлады. Рәис, машинаның тизлеген тагы да киметеп, алан-йолан каранып үзәк урам буйлап китте. Кайсы йорт икән?..

Авыл уртасына җитәрәк капкадан сакал-мыек баскан ир чыгып машинасы янына юнәлде. Рәис шунда килеп туктады.

– Хәерле көн! – диде ул, тәрәзә пыяласын төшереп. – Мөбәрәк исемле бабайның, ә  бәлки... балаларының йортын белмисезме?

– Ихатага үтегез, – диде тегесе, ваемсыз гына. – Мин бу авылныкы түгел, кунак кына...

Рәис машинасын сүндерде дә, капканы ачып, эчкә үтте. Ишегалдын үлән баскан: бәпкә үләне, саргаеп барган әрекмән, кычыткан, кипкән эт эчәгесе күзгә чалына. Мунча янындагы кечкенә өстәлдә юантык гәүдәле, сөйкемле хатын тавыкларга җим әзерләп йөри иде, капкадан керүче таныш булмаган адәмне ул баштанаяк күздән кичерде.

– Изге ният белән йөрисез – нәсел-ыру чылбырын һич тә өзәргә ярамый! – диде ул Рәиснең соравына җавап итеп. – Әнә, рәшәткәле албакчада үскән чыршыны күрәсезме?.. Шул зәңгәр капкалы, сары төскә буялган йорт Мөбәрәк абзыйныкы. Ифрат та әйбәт, аралашучан кеше булды. Тик өч ай чамасы инде урын өстендә...

– Рәхмәт сезгә!

Машина җай гына кузгалып китте. “Керергәме, юкмы?.. Түшәктә ята дидеме?.. Их, соңладым...” Рәиснең бер мизгелгә тәнен калтыравык алды, күкрәге оеп киткәндәй булды. “Юк, керәм...”  Ул ашыгып кесәсен капшады. “Ә масканы?.. Юк, кимим, өлкән кешеләр, йә кыяфәтемнән куркырлар...”

– Исәнмесез! – диде Рәис, ишекне зур ачып. – Керергә ярыйдыр?

Олы якта, түрдәге сиртмәле караватта яткан адәм баласының тавышы чыкмады, ул хәтта селкенмәде дә. Бәлки йоклыйдыр?

Рәис як-якка күз салды. Бүрәнәдән салынган иске генә йорт. Күптәнге мебель. Идәнгә ковер түшәлгән, стенада иске сәгать текелди...

– Әйдәгез, үтегез, – диде кәбәрткә ягыннан чыккан аксыл чәчле өлкән яшьтәге әби, таныш булмаган кешене танырга теләгәндәй. – Кем әле син, улым?

Рәис кулындагы төргәкне әбигә сузды.

– Монсы... күчтәнәч!

Әби башта югалып калгандай булды. Бер мизгелдән аптыраган битендә елмаю чаткылары күренде.

– Рәхмәт, улым! – диде ул, төргәкне өстәлгә куеп. – Аллаһның рәхмәте яусын үзеңә.

 Рәис хуҗабикәгә туганнарын юллап йөрүе хакында аңлатып бирде.

– Күптән түгел фотоальбом актарып утырганда мәктәп елларында ук төзелгән исемлек таптым... Анда язылганча, картинәемнең сеңлесе Бибинур шушы авылга кияүгә чыккан. Аның Муллаҗан һәм Мөбәрәк исемле ике улы булган. Олысы башкалада, төпчеге, 1940 елда туганы шушы авылда төпләнгән. Бөтен булган мәгълүмат шул...

Шулчак карават җай гына шыгырдап куйды.

– Иптәшем Мөбәрәкҗан ул, 1935 елгы, өч айлап ята инде, – диде әби битараф кына, караватка ымлап. – Хәтере тәмам бетте... Кызы Рәхилә, улы Фәтхи белән аралашып яшәдек. Икесе дә күптән ахирәттә, урыннары оҗмахта булсын, Аллакаем! Балалары шәһәрдә яши, күптән килеп күренгәннәре юк...

Өйдә тынлык урнашты. Кабат карават шыгырдады, һәм Мөбәрәк бабай ыһылдап куйды.

– Мин аның икенче хатыны, – дип сүзен дәвам итте әби, берни булмагандай. – Ходай шаһит, монда күчеп килгәндә миңа җитмеш, аңа җитмеш биш яшь иде. Туган-тумачалары хакында сөйләмәде, мин сорашмадым...

Беравык дәшми тордылар. “Туган елы туры килми... Расларлык, дәлилләрлек берни юк, балаларының да исемнәрен белмим...” Бер мизгелгә Рәискә оят та, кыен да булып китте. Ул, уңайсыз хәлдә калуын аңлап, борчыганы өчен гафу үтенеп, саубуллашып ишеккә таба юнәлде. “Нишләп болай килеп чыкты әле? Әнкәйләр дә аралашып яшәмәгән... Аңлашылмый...” – дигән чуалчык уйлар кайнады аның башында.

– Тән... зи... лә!

– Әстәгефирулла... – Әбинең күз аллары томанланып киткәндәй булды. – Тәүбә, әллә ишетеп яткан инде?

– Кил...

– Нәрсә булды, Мөбәрәкҗан? – диде әби, учын картының маңгаена куеп. – Инде күптән эндәшкәнең, сөйләшкәнең юк иде – ләм-мим яттың.

– Җибәрмә... Керсен...

Тәнзилә әби хафаланып, ашыга-ашыга билендәге алъяпкычын чишеп утыргычка ташлады, иңбашына сала торган чуклы шәлъяулыгын эзләп азапланды, азактан сукрана-сукрана шул килеш ишектән чыгып югалды. Тик урамда торган машинадан җилләр искән иде.

Заман авырлыкларыннан тәмам бөкшәйгән әби як-якка карады да капка ягына борылды. “Яңгыры да рәхәтләнеп яумый, ичмасам, – диде ул, үртәләнеп. – Җәй буе бер болыт әсәре күренмәде...”

 Тәнзилә әби кергәндә, Мөбәрәк бабай култык таякларына таянган килеш тәрәзә кашагасына сөялеп урамны күзәтә иде.

– Туганым... – дип пышылдады аның хәлсез, күгәргән иреннәре. – Кем булдың син, кем?..

Яңгыр тамчылары, тәрәзә пыяласына бәрелеп, күз яшьләредәй, туктаусыз түбән тәгәрәде.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Туганнар. Хикәя
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Туганнар. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас