Чәчмә әсәр
26 Февраля 2023, 02:15

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (16)

Туган яктан килгән хатлар эченә әнисе салып җибәргән ромашка чәчәген күргәч тә, Мәдинәнең күңеле алгысый башлады.

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (16)Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (16)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (16)

КИТҮ БАР, КАЙТУ БАР

Туган яктан килгән хатлар эченә әнисе салып җибәргән ромашка чәчәген күргәч тә, Мәдинәнең күңеле алгысый башлады. Әнисе кызының нечкә күңелен ни белән кузгатасын белгән, туган якка кире кайтару өчен нинди хәйлә кулланган!!! Шул ак ромашкаларның җанга төбәлгән күзләре кызга үз-үзеңнән качу мөмкин түгеллеген искәртәләр сыман. Мансурны да оныта алмады. Киң урамнар буйлап атлаганда, аңа охшатып, ничә егетнең алдына йөгереп чыкты. Түзмәгәндер, аны эзләп килгәндер кебек тоелды.

Әнисе үзе язган хат янына, авылга Чаллыдан килгән хатны да салып җибәргән. Һәм Мәдинәнең ерактагы адресын сорап алулары хакында да хәбәр иткән. Чаллыдагы әдәби иҗат берләшмәсенең җитәкчесе, язучы Эдуард Касыймов язган хатта, ымсындыргыч сүзләр ярылып ята. Аны Чаллыда көтәләр, сагыналар, аның турында кайгырталар. Димәк ул үзенең милләттәшләренә, халкына кирәк.

– Чаллыга кайт! Иҗатың өметле, укырга керерсең, булышырбыз!

Берничә көннән Мәдинә исеменә туган якларының кайнар сәламнәрен төяп, кечкенә генә бандероль да килеп төште. Якындага почта бүлегенә барып алуга, кызның йөрәге ашкынып тибәргә тотынды.

Җитәкче язган сүзләрне укып, бандероль эчендәге әле типография буявының исләре дә бетмәгән күмәк җыентыкны кулга алуга, шунда басылган шигырьләрен күрде. Әнә шул китап белән очрашу мизгелләре Мәдинәнең киләчәк язмышын хәл итте дә инде. Ул туган ягына кайтачак, алтын таулары вәгъдә итсәләр дә чит җирләрдә калмаячак.

Хыялы белән Чаллыга кайтып, иҗатташлары белән очрашкан, Татарстан китап нәшриятында чыккан әлеге басмада үзенең дә иҗат үрнәкләре басылу шатлыгын уртаклашкан кыз, эштән кайтышлый ук аэропортка юл тотты. Апаларына да әйтеп тормастан, самолетка билет алды да, үзен-үзе җиңү сөенеченнән елмаеп, өйгә ашыкты.

Апасы аның тоткарлануына борчылып: «Берәр нәрсә булдымы әллә?» – дип сорагач та, Мәдинә көлемсерәп кенә куйды. Ул көнне әйтергә кыймады. Апасының туган ягы белән бәйләп торган, рәхәтләнеп татар телендә сөйләшергә мөмкинлек алып килгән сеңлесен бер генә минутка да үзе яныннан җибәрәсе килми. Икәүләшеп гәпләшкәндә, авылның һәр урамыннан ничә кат урап чыгалар, кем белән генә очрашмыйлар, кемне генә искә алмыйлар икән?! Еш кына, Кытайда туып үсүенә карамастан, татарлыгын саклап калган, халкыбызның «Сарман», «Шахта» көйләрен Мансурдан да оста уйнаучы җизнәсенә кушылып, җыр сузалар.

Төс-кыяфәте белән үк кеше күңелендә җылы хисләр уятучы, шаян һәм йомшак телле, нечкә күңелле, кешелекле һәм гадилеге белән аерылып торган җизнәсе Хәмит белән еш кына татар милләте, аның киләчәге хакында сүз куерталар.

 – Дөньяга мәгърифәт тараткан татарларның үз дәүләтләре юк. Күпме төрки телле илләр дәүләтле. Әдәбиятлы, мәдәниятле һәм укымышлы татар халкы үзенең таркаулыгы аркасында дәүләтсез яши. Кайчан да булса андый бәхеткә ия булырлар микән?!

Җизнәсе шулай дип, уенын-чынын бергә кушып сөйли башлаган чакларда, Мәдинә милләтәшләрен яклый. Күренекле шәхесләрен барлап, аның белән сүз көрәштерә. Туган ягын, туган телен, динен, гореф-гадәтләрен саклап яшәүче халкына сүз әйттерәсе килми.

 – Ник дәүләтсез булсын? Бар ул Татарстан, бар ул Казан! Әле ул киләчәктә чәчәк атачак. Татарның Тукайлары, Җәлилләре, Такташлары, Туфаннары бар. Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов кебек мәшһүр җырчыларыбызны үзегез дә беләсез. Ә Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов кебек онытылмас аһәңгә ия тавышлар сезнең дә каныгызга сеңгән бит. Әнә үзегез ничек оста итеп «Сарман» ны җырлыйсыз. Тамырлардан татар моңы акмаса, шулай җырлап буламыни ул?!

Безнең Чаллыда да кайнап тора татар казаны. Ишетеп торасыз ич, КамАЗлары белән бөтен дөньяны таң калдыра. Татарстанда җитештерелгән җитез аргамаклар ил буйлап җилдерә.

Китәргә ике көн кала гына Мәдинә апасына үзенең туган якка юл тотасын белдерде. Башта ышанмаган апасының күзләреннән, көмеш тамчылар тәгәрәде, теленнән күңел кылларын тибрәтерлек сүзләр өзелеп төште:

 – Анда ни калган сиңа?! Китмә мине ялгыз калдырып! Кал безнең янда! Бай кияү табарбыз, яхшы тормышта яшәрсең. Гел янәшәдә булырсың, ярдәмебездән ташламабыз.

Тик Мәдинә уеннан ваз кичмәде. Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булу хәерлерәк икәнен аңлаган иде ул. Татарлыгын җуймаган милләттәшләребезнең, Тян-Шянь тауларының горурлыгын, кыялар ныклыгын, Абай, Магъҗан шигъриятләренең мәңгелек аһәңен, думбра чиртеп җырлаган чаллар моңын җанга салып, үз Татарстанына, туган җиренә кайтуны мәгъкуль күрде. Мәдинә таулар иле, гранит кыялар, кыялардагы бөркет оялары, гасырдан да озын гомерле Тянь-Шянь чыршылары белән саубуллашып, туган ягына юл тотты.

Фото: pixnio.com

(Дәвамы бар)

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (16)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (16)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас