Чәчмә әсәр
26 Февраля 2023, 08:13

Гөлназ ГАФАРОВА. Көянтә

Суга бара яшь киленнәр, Су юллары бормалы, Иңгә аскан көянтәләр Түм-түгәрәк алмалы...

Гөлназ ГАФАРОВА. КөянтәГөлназ ГАФАРОВА. Көянтә
Гөлназ ГАФАРОВА. Көянтә

Отпускымның беренче көнендә бернәрсә дә эшләмим, дип, ел саен үземә сүз бирәм. Бер елны да сүземдә тора алганым юк. Кайчак киресенчә дә булып куя: иртәгә ялым башлана дигән көнне берәр зур гына эшне башлап, кул салып куям. Әйтерсең, кул салып куймасам, кемдер килеп, аны минем өчен эшли.

Быелгы ялым да искәрмә булмады. Дөрес, ачы таңнан күз ертып торып утырмадым. Йокымны туйдырдым, иркенләп чәй эчтем. Өйдәгеләрнең кайсы кайда китешеп беткән иде инде. Эш киемнәремне киеп, мунча алдына юнәлдем. Атна саен себереп, юып торсам да, елына бер тапкыр мунчала тимәгән җирләрен “сөннәтләп” алу зыян итми.

Ягасын – ягарга, ташлыйсын ташларга куйгач, кичә ягылган мунчадан җылы су алып, тузаннарны сөртә башладым. Чират олы он әрҗәсе артындагы көянтәгә җитте. Тузанын сөрткәч, көянтә өр яңага әйләнде. Килен булып төшкәндәге көянтәм. Ачык зәңгәр төскә буялган. Өске ягына кып-кызыл алмалар төшерелгән, яшел яфраклары да бар.

Туйга чиләк-көянтәләрне Бәләкәй апам бизәде. Чиләкләргә (бездә аларны “бидрә”, диләр) ап-ак пар күгәрченнәр төшерде, ә менә көянтәне ничек матурларга, дип, озак кына баш ваткан истә калган. Шунда ярдәмгә картыебыз килде:

– Без яшь чакта киленнәрнең көянтәләренә алма төшерәләр иде. Алма кебек бәхетләре түгәрәк, бөтен булсын, дип,теләк телиләр иде.

 

Суга бара яшь киленнәр,

Су юллары бормалы,

Иңгә аскан көянтәләр

Түм-түгәрәк алмалы,  

 

дип такмаклап алганы хәтердә. Гади көянтә бизәгенә олы мәгънә салган борынгы әби-бабаларыбыз. Яшь парларга чын күңелдән бәхет, озын гомер теләгән. Кабул булгандыр изге теләкләр. Үземнең дә көянтә-чиләкләр асып, су юлына баруыма егерме биш елдан артык вакыт үтеп киткән. Ходайга шөкер, хәләл җефетем белән тормыш йөген бергәләп тартабыз. Балаларыбыз эшләп, укып йөриләр.Тик менә алмалы көянтәне соңгы тапкыр кайчан кулланганымны хәтерләмим генә бит.

Көянтәне урынына куярга ашыкмадым. Алмаларын сыпыра-сыпыра, урындыкка килеп утырдым. Күңел сандыгының бик ерак почмагына салып куелган хатирәләр өермәсен тузгытып җибәрде көянтә. Мунча алдын җыештырасын онытып, хәтер төенчеген сүтә башладым.

Көянтә... Хатын-кыз җилкәсенә төшкән бөтен авырлыкны хуҗасы кебек үз иңнәрендә күтәргән, сыгылса да, сынмаган бердәнбер көнкүреш кирәк-ярагы түгелме? Шулай бугай бит. Әмма нишләп кулланылыштан төшеп калды икән соң әле ул?

 Без үскәндә, көянтәсе булмаган бер генә хуҗалык та булмагандыр, мөгаен. Кайберәүләрнең хәтта икешәр көянтәсе бар иде. Гаиләдә биш кыз үстек. Куе зәңгәр төстә, бик уңайлы көянтәбез әле дә исән. Су ташый башласак, әлбәттә, бер көянтә генә җитми. “Үзебезнең көянтә миңа!” – дип беренче кайсыбыз кычкыра, көянтә шуңа була. Бәләкәй апа һәрчак үткеррәк булып чыга: көянтә аңа кала. Калганнарыбыз Дүр әбиләргә кереп чабабыз. Аныкы буш булмаса, Чибәр әбиләргә, я Якын әбиләргә, я Мулла әбиләргә керәбез. Атна саен шулай, күршеләрнең ник берәрсе караңгы чырай күрсәтсен! Атнага бер тапкыр (елның салкын фасылларында) мунча ягыла. Ишегалдында кое, без күлдән су ташыйбыз. Коеның суы каты, күлнеке йомшак. Күбрәк кайтсын дип, утыз кадаклы чиләкләр асабыз. Җәен су ташу авырлык тудырмаса, көзен җиңелләрдән түгел. Юллар каралмаган, кара балчык, пычрак. Көянтә чыдаган да, без чыдаганбыз, димен хәзер.

Ә кичтән ягылган мунча ул заманнарда икенче көнне дә эссе салып кермәле иде. Дөрес, морҗасы түшәмгә тиеп торган мунчаны томалап, ике сәгать үткәч кенә әзер була. Әмма суы икенче көнне дә кайнар! Әнә шул суны корытоларга салып, керне җебетергә куябыз. Порошок юк, кер сабыны җитәрлек. Кер тактасында каткан керләрне ышкый-ышкый җан тирләре чыга. Юып бетергәч, бер-ике кат чайкыйсың, аннары тышка чыгарып эләсең. Кышкы салкында пычрагы чыгып бетмәгән киемнәр дә агара кебек. “Туң ашый”, диләр иде өлкәннәр. Бик кирәк булса, бер-ике көннән керләрне кертәсең. Алар “басып тора”. Шуннан ни, бераз “ятканнарын” көтәсең дә – торбага тезәсең. Хәзер балаларга боларны сөйләсәң, билләһи, чәчләре үрә тора, кайберләре ышанмыйлар.

Җәй көне сәхрә! Керне, җырлый-җырлый, тышта юасың. Утыз кадаклы чиләкләрнең тышына “чыгарлык” итеп керләрне саласың да, чайкарга Тектәм елгасына юл тотасың. Бакчалары күлгә төшеп торганнардан һәрчак көнләштем. Һәркайсының бакча артында кечкенә капкасы бар. Бәрәңге түтәле буйлап кына, теркелдәп, урамга да чыкмый, су буена төшеп, рәхәтләнеп, табак-савытларына кадәр юа иде алар. О-о-о, Тектәмнең көмеш суының йомшаклыгы! Кер чайкаулары – үзе бер ял! Чайкалган керләрне ишегалдындагы берничә озын бауга кайтарып элеп куясың, кояшта иркенләп кибәләр. Ишегалды кием базарын хәтерләтә. Ә тышта кипкән кернең исләре соң, исләре! Ипигә ягып ашарлык, картыем әйтмешли.

Күрше-күлән көянтә асып, безгә суга керә иде. Буш чиләк-көянтәләрне капкадан кулга тотып керәләр, йоласы шундый. Берәү дә бу йоланы бозмый. Чыкканда, чиләкләр- көянтәгә, көянтә -иңнәргә күчә. Буш көянтә-чиләкләр асып, узып баручының каршына чыгарга ярамаганын бала-чага да белә торган иде. Чиләкләрең тулы икән, рәхим ит! Кемгә очрасаң да, куркыныч түгел, юлы буш булмый-уңа!

 Замана башка – заң башка, дигәндәй. Болар бар да тарихта калды. Көянтә-чиләк белән өйгә су кертүләр, күлдән су ташулар, күршегә суга керүләр – үткәндә. Өйләребезгә су кергән, мунчага су шланг буйлап ага. Күршеләргә көянтә сорап керүләр бетте. Керне күптәннән кул белән юмыйбыз. Агармаса-тазарыр дибез дә, автомат-машинага салабыз. Кая инде ул күл буйларына барып чайкату?! Балконга, я булмаса махсус киптергечкә эләбез һәм вәссәлам. Аның урынына, “Тайд”, “Ариэль” исләре киемнән бер атна кигәч тә бетми. Дүшәмбе көнне укучыларның юып киелгән мәктәп формаларыннан әниләренең нинди порошок кулланганнарын белә башлаган идем берзаман.

 Менә шулай, көянтәкәй, алдынгы технологияләр синең хезмәтеңне алыштырган да куйган икән бит. Көянтәне кулымнан куймый хәтер йомгагын сүтүемне дәвам итәм.

 Безнең балачак мал-туар, кош-корт карап үтте, дисәм дә, һич алдашу булмастыр. Һәр хуҗалыкта абзар тулы мал. Сыер малын хәтта икешәрне асрый иде халык. Авылда һәрвакыт ике көтү: сыер һәм сарык көтүе чыкты. Аларны чиратлап, кайбер елларны көтүче яллап көттерде авыл халкы. Иртән, караңгылы-яктыда, көтүченең чыбыркы шартлатуы йокымсырап торганнарның да йокысын качыра, “Чыгарыгыз!”  дип, аваз салуга, капкалар шыгырдап ачыла, хайванкайларның күңелле мөгрәве ишетелә. Уңганрак хуҗабикәләр көтүчене Сөтлебикәләрен алданрак чыгарып, үзләренең турларында үлән ашатып көтеп тора. Йоклап калганнар, ашык-пошык, сыер имчәкләрен таркалап, бозауларыннан гына “саудыра”. Авылда ничә урам, барчасында көндәлек күнегелгән ыгы-зыгы.

 Сыер көтүе артыннан ук, сарык көтүчесенең тавышы яңгырый. Ыгы-зыгы, дулкынлану бераз басылган, хуҗабикәләр тәмам уянып җиткән була инде бу вакытта. Шуңадырмы, сарыкларны чыгарганда, соңга калмасам ярар иде, дигән курку кимегән була. Сарык көтүе, сыер көтүе кебек үк апа-әбиләрне кылбырдыктан китерми. Ә сыерын, я сарыгын көтүгә үзе куып илткәннәргә (йоклап калучыларга) барыбер дә кырын күз белән карау бар иде авылда.

 Кичен сыер көтүен каршы алу үзе бер мәрәкә. Авылның яше-карты, көтү кайтырга аз гына алданрак, Чоты буена төшеп тора. Өеп куелган бүрәнәләр өстенә тезелешеп утыралар. Хәзерге чорга күчерсәк,Тукаебыз кебегрәк әйтеп куйыйм әле: монда “Контакт” та шул, “Ватсап” та шул, “Ютуб” та шул. Кайда, нәрсә булган, авылныкын гына түгел, ил яңалыкларын белү өчен дә сыер каршыларга гына киләсе!

 Сыер көтүе авылдан ничек шау-шу, ыгы-зыгы тудырып чыгып китсә, кайтканда да шундый ыгы-зыгы белән кайтып керә. Бәлки, ул ыгы-зыгы кичтән ныграк та буладыр: караңгы төшкәнче сыерларны савып, сөтләрне урнаштырып өлгертәсе бар бит. Сыер агын караңгыда йөртергә һич ярамый. Кышларын, сыеры ташлаткан күршеләргә керткәндә, сөткә күмерне юкка гына салмаганнардыр.

Сөт күп, сепаратор бик сирәк кешеләрдә. Менә шул сөтләрне көянтәләргә асып, якын-тирәгә аертырга бара апалар. Без исә, үзебезнеке булганчы, Чибәр әбиләргә керә идек. Кул сепараты, Чибәр әбинең үзенең дә сыеры сөтле, ике чиләк сөт белән без! Шаклар катам хәзер элекке кешенең сабырлыгына. Күрше хакы – Тәңре хакы, дип, яшәгәннәрдер алар барсы да, миңа калса. Югыйсә көнаралаш күршеңнең ике чиләк сөтен әйләндереп утыру бер дә җиңел булмагандыр. Аннары сепараторны юарга да күпме вакыт кирәк бит әле. Җәйге төн кыска, күз ачып йомганчы таң ата...

 Күршегә сөт аертырга керү вазифасыннан азат хәзер көянтә-чиләкләр. Көянтә-чиләкләр генә түгел, авыл әбиләре, апаларының да күбесе азат бу эштән. Чөнки авылда мал асраучылар юк дәрәҗәсендә. Башта сарык көтүләре бетсә, инде сыерныкы да кайбер авылларда күптән юк. Болайрак барса, сыер дигән малкай үзе дә “Кызыл китап” ка керер, ахры. Яхшымы бу, яманмы-әйтә алмыйм. Ахыры хәерле булсын...

 Көзен яшелчә-җимеш, уңыш җыюны көянтәсез күз алдына да китереп булмый иде. Ишелеп уңа торган иде бәрәңгесе дә! Аны ташый башласаң! Бәләкәй як идәненең бер тактасы махсус алмалы итеп эшләнгән була. Бәрәңге ташыганда, бәләкәй баз капкачын түгел, әнә шул тактаны күтәреп куя торган идек. Аяк киемен салып тору юк: дөбер-шатыр бәрәңге ташыйбыз. Аннары ул идәннәрне юу бик кыен эш кебек истә калган. Хәзер бәрәңге күпләп утыртылмый бакчаларда, яртысында печән үсә. Көзен уңышны көянтәләп түгел, капчыкка салып, бер тәгәрмәчле кул арбасы белән ташыйлар. Бөтенләй утыртылмый калган бакчалар хисапсыз. “Бәрәңге – икенче икмәк”, дип үстек без. Ул чакларда кибет киштәләре әлеге вакыттагы кебек сыгылып тормый иде. Аның урынына, чын бәрәңге ашадык, хәзерге буын кебек “картофель фри” дип авыз суын корытмадык. Хәер, аның нәрсә икәнен белми идек ич.

 Без үскәндә, көзгә таба, көянтә-чиләк асып, балчыкка барган апаларны еш күрергә мөмкин иде. Гадәттә, авылдан ерак булмаган яланга бара торган иделәр. Әнә шул яланда махсус чокыр. Һәркем шуннан балчык ала. Кара туфрак түгел, ә кызыл үзле балчык. Кышка керер алдыннан һәр уңган хуҗабикә шул балчыкны саклыкка базына төшереп куя. Өй һәм мунча миче ярылып, я ишелеп куйса, сылар өчен кирәк ул. Ә мичләр һәр өйнең горурлыгы, иң күркәм җиһазы булды ул чакларда. Ап-ак мич хуҗабикәнең уңганлыгын, булганлыгын да күрсәтүче йорт бизәге иде. Шуңадырмы, аны һәрчак сылап, агартып тору ягын карадылар. Башта акбур белән, аннары махсус буяу белән акшарлый башладылар. Чынлап та, кемнең генә өенә барып керсәң дә, күз иң элек түрдә йортны ике якка бүлеп торган мичкә төшә торган иде.

Кышкы салкын кичләрдә мичкә арка терәп, җылынып кич утырулар күңелле бер төш булып хәтер сандыгына бикләнгән. Эңгер-меңгер вакытта, ут алмаганда, плитәдә утын януын күзәтергә ярата идем. Әкияттәге кебек плитә авызыннан “ялт-йолт”лар күренә, әйтерсең Тылсымчы үзенең таягы белән серле нурлар чәчә, гаҗәеп авазлар чыгарып, “шатыр-шотыр” утын пүләннәре “биешә”, плитә өстендә кичә пешкән аш җылына.

Җылылык бирүче генә түгел,тәмле ризыклары белән дә сыйлаучы иде бит авыл миче. Күпереп пешкән эпиләре, авыз суын китереп торучы күзикмәкләре, тәбикмәкләре, тошлары, төплекәйләре, төнгелеккә “кунып” калган балан бәлешләре. Эх, күңелле балачак! Юк шул инде авылларда үз дәрәҗәсен белеп, аклык биреп утыручы ап-ак мичләр. Сүтеп ыргыттык та, газ үткәрдек. Рәхәт кебек: утын кертәсе, ягасы, томаласы юк бит. Әмма шул рәхәтлекнең нәрсәседер йөрәкне чеметтереп, авырттырып куя; мич ашлары, мич җылысы, авыл җылысы, күңел җылысы сагындыра... Авылыбызның көянтә-чиләк асып, балчыкка баручы эчкерсез апалары сагындыра...

 Безнең балачак мал-туар, кош-корт карап үтте, дип язган идем. Ул кош-кортның күплеге! Һәрбер ишегалды, хәзерге күзлектән карасаң, бер фермер хуҗалыгы булган икән бит. 25-30 каз, 45-50 үрдәк, 18-20 күркә, тавык чебиләренең исәбе дә юк. Аларны карау, җим әзерләү, ярма бүрттерү-олы мәшәкать, замана теле белән әйтсәк, “бизнес-план” төземи өлгереп булмый иде. “Бизнес” сүзен, әлбәттә, белмәдек. Эшне үз вакытында җиренә җиткереп, җәһәт-җәһәт башкару – менә нидән гыйбарәт иде ул чакта “бизнес-план”.

Көзен каз-үрдәкләрне суеп, көянтәләргә асып, күл буена юарга алып барулары – үзе бер күңелле тамаша. Бу матур йола әле дә саклана, дип беләм. Дөрес, элеккеге кебек йорт саен үтми өмәләр, әмма авылда бер-ике хуҗалыкта булса да кош-кортны күпләп асрыйлар әле. Көянтәләргә дә, шөкер, үзләренең кирәклеген күрсәтергә форсаты чыгып тора. Шунсы хәтергә нык сеңеп калган: каз-үрдәкләрне аякларын бәйләп (уң аягы һәрчак сулы өстенә куелырга тиеш) чалырга бакчага алып чыкканда, алар, һичшиксез, парлы булырга тиеш. Аннары кичтән ягылган мунчада, я булмаса мал өендә каз-үрдәкләрнең йоннарын йолыкканда, йон җыелып барган савытка төшереп җибәрергә ярамый үзләрен. Ялгыш төшереп җибәрәсәң икән, колак итеңне чәйнәүләренә әзер булырга кирәк. Киләсе елга уңмый, дип аңлаталар иде моны. Шулай булгач, хатын-кызларны уңганлыкта, җитезлектә сынаучы күркәм бәйрәм булып чыга инде каз өмәләре.

Кияүгә чыгасы кызларның бирнәсе көянтә, чиләкләрсез булмый торган иде ул матур заманнарда. Ничек тә матуррак, чагурак бизәргә тырышалар иде көянтә- чиләкләрне. Бизәми соң! Киленгә су юлы күрсәтү – олы изге йола бит! Бөтен авыл халкы алдында имтихан тоту ич сулы чиләкләрнең бер тамчысын да түкми алып кайту! Үземнең дә дулкынлануым хәтердә. Озын туй күлмәгенә абынмасам гына ярар иде, дип, борчылган идем. Абынмадык, Аллаһка шөкер, суның тамчысын да түкми алып кайттык. Хәзер дә хәләл белән табылган икмәгебезнең валчыгын да исраф итмичә яшибез...

 Ә туйлар соң, туйлар! Ничек күңелле итеп уза иде алар. Әкияттәге кебек кырык көн, кырык төн булмаса да, өч көнен әйбәт кенә бәйрәм итә идек. Беренче көнне кыз ягында, икенче көнне егет йортында, өченче көнне кунакларны озату. Туганлашып, дуслашып бетә торган иде кунаклар.

 Инде туйлар да башкачарак үтә. Аны барча туганнарны бергә җыеп, шатлыкны уртаклашу, ерактагыларын да туган якларына кайтару өчен бер сәбәп итеп түгел, ә шоу кебегрәк үткәрү модага кереп бара. Кайбер ата-аналар, ничектер башкалардан өстенрәк булырга тырышып, туганнары алдында мактану өчен, тырышып-тырмашып мәҗлес җыя. Әлбәттә, тырышмый гына туй ясап булмый. Әмма туйның төп асылы яшьләргә хәер-фатиха, теләкләр теләүдән бигрәк, кода-кодагыйлар, кунаклар алдында шапырынуга кайтып калуы эчне пошыра. “Күпме туйларда йөрдем, үзебезнекеннән әйбәтне күргән булмады”, дигәнне дә ишетергә туры килә.

Туй бер көндә уза. Кафеда, я берәр ресторанда. Тамаданың авызына карыйбыз да, дөньябызны онытабыз, кайчак кода белән кодагыйны да башка кунаклардан аермый таралышабыз . Билгеле инде, мондый туйларда көянтә-чиләк асып, су юлына барулар юк. Булса да, ул ниндидер “шаккатризм”га корылган була. Нинди генә төстә үтми алар! Туй мәшәкатьләренә кирәкле төстәге кием эзләү өстәлә. Ә туйда егет белән кыз хәтта әкият геройлары булып киенә! Әби-бабаларыбызны кире терелтеп, туегыз нинди төстә булды дип сорасаң, билләһи, болар үз акылында түгел, диярләр иде. Начар димим мин ул “төс”ле туйларны. Әнә шул төрле-төрле төсләр арасында буталып, миллилегебезне генә югалтмасак иде, диюем...

 Кешеләр, гадәттә, ялында сәяхәткә чыга. Менәтерә, мин дә көянтә тотып, үткәннәргә сәяхәт кылып утырам түгелме?! Мунча алдын җыештыру – бала чагым, яшьлегем елларын барлап чыгу өчен бер сәбәп булыр дип, һич уйламаган идем, югыйсә. Уйларымнан һич кенә дә арына алмыйча утырам. Көянтә... Аның кулланылыштан төшеп калуын алмашка замана технологияләре килүе белән аңлату авыр түгел. Хатын-кызларыбызның гына түгел, ир-егетләребезнең дә күп кенә авыр хезмәтләрен җиңеләйтте алар. Әмма... әнә шул җиңеллек, җайлашу, рәхәтлеге белән, изге, күркәм гореф-гадәтләребездән ерагайтты түгелме?

Дәресләрдә укучыларга “гөбе”, “сәке” кебек сүзләрнең мәгънәләрен, ни өчен кулланылганнарын аңлатырга туры килә. Архаизмнарның күбесен белми укучы. Тарихи сүзләр турында: “Кайбер предмет, күренешләләрнең тормышта булмавы нәтиҗәсендә, сүзләр кулланылыштан төшеп кала”,  диелгән 5 нче сыйныфның дәреслегендә. Берничә елдан “көянтә” сүзе дә әнә шул тарихи сүзләр исемлеген тулыландырмасмы? Болай да эпи белән колбаса агачта үсә, дип уйлаучы буын үсеп килә бит.

 Дөрес, җирдә бернәрсә дә мәңгелек түгел. Кайбер төшенчәләр, кулланылыш әйберләре бөтенләе белән юкка чыга, югала. Алмашка уңайлыраклары, камилләшкәннәре килә тора. Моның шулай булуы табигый. Кешелек дөньясы алга барырга тиеш. Әмма борынгы җәүһәрләребезне бетерү барәбаренә килмәсен иде ул яңарышлар. Дәверләр алышынып, алгарыш заманында да асылын югалтмый, үзгәрми, мәңгелек булган кыйммәтләребез бар. Кешелеклелек, ихласлык, рухи ядкәрләр, йола, гореф-гадәтләребез – безнең байлыгыбыз. Мин шулай уйлыйм. Бүгенге яшь буын өчен кыйммәтләр бармы соң? Күбрәк матди байлык артыннан куып, рухи кыйммәтләрне онытмыйбызмы үзебез дә?...

 Көянтә сорап кергән күрше әбиләр, сыер каршылаганда “Яңалыклар” тапшыруын “алып барган” авылымның ихлас күңелле апалары, җор телле агайлары инде күптән, бик күптәннән безне күктән генә күзәтәләр. Көянтәкәй, рәхмәт сиңа! Сабый чагымны, бала вакытымны, яшьлегемне, авылдашларымны искә төшергәнеңә мең рәхмәт!..

– Әни, син мондамыни?

 Йокыдан уянып чыккан төпчек улымның эндәшүе мине хатирәләр диңгезеннән чынбарлыкка кайтарды.

– Әйе, улым, күрүеңчә!

– Һәрвакыттагыча, әнинең мәктәптә эше беткәч, өйдәгесе башлана!

– Тукта, улым, менә бу әйбернең нәрсә икәнен беләсеңме?

 Тиз генә торып басып, көянтәне иңнәремә куйдым. Әйтерсең улымның җавабы ниндидер мөһим мәсьәләне хәл итүдә зур роль уйнаячак.

Улым миңа сәерсенеп карады:

– Син нәрсә, әни! Соң беләм, әлбәттә, көянтә ич бу.

– Ә аның белән нәрсә эшлиләр?

– Суга баралар.

– Минем көянтә белән су ташыганым юк бит!

– Әни, туйларда күргәнем бар! Үзең туйларда су юлы күрсәтәсең ич. Ярый, кирәк булсам эндәш, әни, мин – өйгә.

 Улым кереп китте. Мин көянтәне кая куярга белмичә бераз басып тордым. Элекке урынына, никтер, куясы гына килми бит. Тукта, көянтәне кадерле ядкәр итеп, кызыма бирә алам бит! Кияүгә чыкканда, су юлын әнисенең көянтәсе белән күрсәтер, Аллаһ боерса. Су юлын күрсәтү кирәкми дисәләр, кирәклеген төшендерермен. Заманага сылтанып, гасырлардан гасырга күчеп килгән халкыбызның күркәм йолаларын без дә санламасак, кем саклар.

 Көянтәне кояш ашамаслык итеп, әмма матур булып күренеп торган элгечкә элеп куйдым.

 

Суга бара яшь киленнәр,

Су юллары бормалы,

Иңгә аскан көянтәләр

Түм-түгәрәк алмалы,

 

дип, көйли-көйли, эшемне дәвам иттем...

 

Фото:  Э. Мөбәрәкшина 

Гөлназ ГАФАРОВА. Көянтә
Гөлназ ГАФАРОВА. Көянтә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас