

Җәйге ялларда (әле берничә ел элек кенә урнашкан гореф-гадәт буенча! Әшнәк мәктәбе укытучылары дөньяның әллә кайсы кыйтгаларына барып, гади кеше төшендә дә күрмәгән әллә нинди диңгезләрдә коенып, ял итеп кайталар. Сентябрь башында, ярыша-ярыша, хатирәләрен барлыйлар, фоторәсемнәрен күрсәтеп мактанышалар, бер-берсенә бүләкләр бирешәләр... Моның ни гаҗәбе бар инде, диярсез. Бөтен бәла шуннан килеп чыга да инде! Мәктәп директоры Энҗе Фарисовна иң затлы илләргә сәяхәт кылырга ияләшеп китте. Йөрмәслеге дә юк шул: кияүдә түгел, бакчада казынып ятмый, бала-чагасы юк! Шул сәяхәтләреннән соң мәктәптә кәмитләр башлана да инде: ул үзе барган илдәге гореф-гадәтләрне мәктәпкә кертергә тотына. Беренче мәлләрдә бу бик тә кызык булып тоелды, ләкин директорның йөрүе ешайды, мәктәптәге «кануннар» ел фасылларыннан да ешрак алмашынырга тотынды. Укучылар гына түгел, укытучылар да директорның бу гадәтеннән шүрли башладылар, тик директор кадәр директорга кем каршы сүз әйтсен, ди?!
Менә бу җәйдә хөрмәтле вә гыйззәтле директор Бөек-британиягә барган. Инде 1нче сентябрьгә үк, патшабикәләр сыман, башына эшләпә киеп килгәнен күргәч, мәктәптәгеләр эчтән генә, «күрәселәр бар икән» дип, авыр сулап куйдылар... Мәктәп директоры исә беренче та¬таналы линейкада ук, укытучы ханымнарга эшләпәләр таратып, яңа кануннарны җиткерергә ашыкты:
— Бу җәйдә гаҗәеп тә бай тарихлы Бөекбритания илендә булырга туры килде. Алардагы тәртипкә сокланып туймаслык. Патшабикә Елизаветаның тормыш-көнкүрешен, яшәү рәвешен җентекләп өйрәнә башладым менә. Безнең менталитет белән уртак яклары да шактый икән. Шуңа да мәктәбебезгә яңа кануннар кертергә булдым. Закон бөтен мәктәп өчен языла һәм барлык кеше тарафыннан да үтәлергә тиеш, аңлагансыздыр... Бу сезнең укуыгызга да, эшегезгә дә һич кенә комачауламаячак!
Шушы көннән башлап, мәктәп «патшабикә кануннары» буенча яши башлады. Белем йортында сәясәт, җитәкчелек турында бер генә тискәре сүз дә, хәтта фикер алышу да булырга тиеш түгел. Моның өчен яхшы гына штраф каралган. Штраф дигәннәре дә юк-бар гына түгел, 45 минутлык дәресләр урынына сәгать ярымлык дәресләр. Аңлагансыздыр, бу штраф укучыларның гына түгел, укытучыларның да кәефен төшерде. Бер кеше кагыйдәне боза калса, бөтен мәктәп белән «штраф түлисе». Мәктәптә тынлык урнашты: авызлар ашаганда һәм дәрес вакытында гына ачыла башлады.
Селфи дигәннәрен онытырга, тыйнак дресс-код кияргә боерылды — бусы өчен дә штраф. Бернинди кэжу- лал стиль, ягъни көндәлек кием дә булырга тиеш түгел (хәтта кышкы зәмһәрир суык көннәрдә дә шәл уранып йөрүне, свитер киюне оныттылар). Бөтен укучыларга да бертөрле костюм-формалар тектерделәр, укытучыларның да килеш-килбәтләрен энәсеннән җебенә кадәр ачыклап куйдылар.
Бер-береңә карата кушамат яки исемне бозып әйтү өчен дә штраф белән янадылар. Әлеге канун аеруча да кыен булды: гомер буе Чикерткә, Пәрәмәч, Озын колак һ.б. шуның ише исемнәр йөрт тә, кинәт кенә исемең белән дәшә башласыннар, ди. Әнә җиденчеләрнең ачык авыз Шәмсие бер көндә ун тапкыр әлеге кагыйдәне бозды — бөтен мәктәп аның аркасында кичкә чаклы дәрестә булды.
Мәктәптәге дәресләрдән тыш, укучылар да, укытучылар да үз-үзләрен камилләштерү өстендә эшли башлады: һәркем биюгә йөрергә, кино-театр карарга, конференцияләрдә чыгыш ясарга тиеш иде. Атна саен һәр пункт буенча баллар куела, берсен булса да узмыйсың икән — штрафны көт тә тор.
Һәм, иң кызыгы, көтмәгәндә мәктәптә бәрәңге, рис, макарон ашауны бетерделәр. Имеш, патшабикәләр аларны ашамый икән. Алтмыш укучының ел буе кишер суырып утыра алмавын аңлагач, әлеге канун гамәлдән чыгарылды чыгарылуын. Анысын да зурлап, җыелыш җыеп, куллар күтәрттереп, дәлилләр китереп хәл иттеләр. Канун Бөекбританиянең үзендә кабул ителде диярсең.
Инде мондый «ярамыйлар»дан тәмам туйганнан соң, җиденче сыйныфлар бер бик тә яхшы план кордылар. Сыйныфны өлгереш ягыннан һаман артка өстери торган Шәмсинең әнисе Хәнифә апаның бөтен укытучыларны дер селкетә торган бик тә яхшы гадәте бар. Коткара алса, ул гына коткарачак — берәр нәрсә ошамаса,Ронога язарга да, министрлыкка шалтыратырга да кыенсынып тормый ул.
Башларына шәп фикер килү белән, җиденчеләр җыйнаулашып Шәмсиләрнең өйләренә төштеләр: эч-зарла-рын сөйләделәр, яңа кануннарның кырыслыгын, аеруча да штрафның ни дәрәҗәдә катгый булуын җиткерделәр. Хәнифә апа гына өметләрен акламады:
— Әзрәк тәртипкә өйрәнерсез, сезгә сәгать ярым түгел, бер дәресне биш сәгать укытсаң да файдасы юк, — дип, бөтенесен куып чыгарды.
Икенче көнне җиденчеләрнең җитәкчелек өстеннән әләкләп йөрүләрен инде мәктәптә дә беләләр иде. Бер ай буе тагын мәктәп белән «штраф түләделәр».
Шундый катгый кануннарга уфылдап яшәгән бер көндә директорның мәктәптән китәчәге турында сүзләр йөри башлады.
— Әнә завуч үзе сорады, кайчан китәсез дип. Энҗе Фарисовна, икенче атна башында, диде. Кәефе дә бик юк иде бугай, бәлки, берәрсе аның өстеннән шикаять язгандыр? — дип, бөтен нәрсәдән хәбәрдар булган Алия әлеге хәбәрне классташлары белән бүлешергә ашыкты.
Атна буе директор мәктәптә күренмәде, укытучылар да, кача-поса, ни турындадыр чыш-пыш килделәр. Мәктәпкә тиздән Казаннан кешеләр килә дигән хәбәр килеп иреште. Мөгаен, Хәнифә апаның кулы уйнагандыр, дип сөенде җиденчеләр.
Икенче көнне иртә үк бөтен мәктәпне линейкага җыйдылар. Сәбәбе дә юк түгел — министр килгән. Ислемайлары минут эчендә мәктәпнең һәр почмагына сеңеп өлгергән министр сүзне кыска тотты:
— Җәмәгать! Сездән дә бәхетле кешеләр юк — директорыгыз ике-өч ай эчендә мәктәбегезне республикада иң яхшы мәктәп итеп танытты. Авыл мәктәбенең күрсәткечләре иң уңышлы дип саналган шәһәр уку йортларын да узып китте. Өлгерештә, тәртип тә, төрле яклап үсеш тә — бөтенесе дә шаккатырлык. Әнә бер укучыгызның әнисе... Хәнифә ханым бугай... мактап хат та язып җибәргән. Улым бер ай эчендә тәртәгә керде, дигән. Озын сүзнең кыскасы, директорыгызның кадерен белегез, ә без исә җитәкчелек исеменнән үзен махсус квалификация үстерү курсларына Сингапурга җибәрәбез. Президент үзе грант бирергә кушты...
Линейка тәмамлану белән, җиденчеләр дәрескә информатика кабинетына йөгерде. Компьютерны су урынына эчә торган Айдар ике минут эчендә Сингапур илендәге үзгә кагыйдәләрне җыйды да сыйныфташларын «сөендерергә» ашыкты:
— Җиргә төкергәнгә — штраф, җәмәгать урыннарында тартканга — штраф, чүп ыргытканга — штраф, гөлгә су сипкәндә чынаягында су калса — штраф, сагыз чәйнәгәнгә — штраф, туалетта су агызмаганга штраф...
Бу исемлекнең ахыры күренми иде... Җәй көне дә укыту программалары кертелә (димәк, каникул дигәннәрне онытырга туры киләчәк), мәктәпләрдә укытучылар, әти-әниең кулланган кебек, «каеш ысулы»н да куллана ала икән...
Шул рәвешле, патшабикә кануннарына тәмам ияләшеп беткәч кенә, мәктәп яңа көрәшкә әзерләнә башлады.
Фото: letsgophotos.ru