Чәчмә әсәр
22 Февраля 2023, 05:40

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (14)

Кеше күзләреннән яшермичә, бер-берсен яратышып йөргән парларның кинәт кенә аралары суынуын да төрлечә кабул итүчеләр булды. Кайберләре кызны юри үртәп, гел Мансур тирәсендә бөтерелде, кайберләре кызны чын күңелдән жәлләде.

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (14)Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (14)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (14)

ЧЫН МӘХӘБӘТ ҖЫРГА КҮЧӘ

Кайнар яшькә манчылып төн уздырган кыз, иртән эшкә барырга чыкканда, танымаслык булып үзгәргән иде. Елмаюдан балкып торган йөзендә сагыш күләгәсе, адымнары сүлпән. Канаты каерылган кошны хәтерләтеп, моңсу карашын бер ноктага төбәп, кояш белән исәнләшергә дә онытып барган кызның күңел түрендә бер генә уй. Ни өчен, нигә?!..

Бер заводта эшләгәч, ул эштә Мансурны очратасын белә. Хыялларын җимереп, тормышын астан-өскә әйләндереп киткән якын кешесен очратканда, ничек сынатмаска? Ничек үз-үзен югалтмыйча, аның алдында горур булып калырга?! Югалту сагышын иңнәрендә күтәреп барырга көче җитәрме?

Башындагы уйлар өермәсен: «Кара инде, берәү җырчы була имеш. Син гади эшче булып каласың, миңа тиң түгел! – дип, үзенчә мыскыл итте түгелме соң ул?! Әле кемнең кем буласын вакыт күрсәтер! Алдагысын Алла гына белә, ди минем әнкәем» – дигән уй, кызның аң астын яктыртып үткәндәй тоелды. Тәккәбер егетнең теленнән төшкән сүзләр Мәдинәнең мин-минлегенә тигән икән. Мәдинә ни генә булса да, үзен калдырып киткән кеше алдында сер бирмәячәк.

Мансурның таныш гәүдәсен әллә кайдан үк күреп алган Мәдинәнең аңын, кылт итеп әнисе бик еш кабатлый торган алтынга тиң сүзләр сызып үтте: «Авызыңда кара кан булса да, кеше алдында төкермә!» Шул сүзләргә таянган Мәдинә сынатмаска теләсә дә, күз алдында кыз-кыркынның Мансур белән шаяруларын күтәрә алмады. Бөтен дөньясында бердәнбергә санаган якын кешесенең башкалар белән елмаеп, кочаклашып торганын күргән чакларында, йөрәгендә йоклап яткан арыслан уяна да, Мәдинә үз-үзен белештермәслек хәлгә килә. Кеше күзләреннән яшермичә, бер-берсен яратышып йөргән парларның кинәт кенә аралары суынуын да төрлечә кабул итүчеләр булды. Кайберләре кызны юри үртәп, гел Мансур тирәсендә бөтерелде, кайберләре кызны чын күңелдән жәлләде.

Сания исемле Сарман кызы бигрәк тә теңкәсенә тиярлек итеп кыланды. Мәдинә цех яныннан үткәндә, станоклар көйләүче егетнең каршына басып сөйләшеп торуы гына җитмәгән, төшке аш вакытында, Мансурның күзенә керердәй булып, куенына елышып, саескандай чыркылдый да чыркылдый. Җитмәсә, эштән дә кулга-кул тотынышып, бергә кайтырга чыгалар. Мәдинә күңеле белән Мансурның юри кыланганына ышана. Тизрәк онытсын дия торгандыр дип, аның кыланмышларын аклый. Ярар, ул шулай да булсын. Ә Саниягә, җирән сипкеллеләрен кызартып ник чытлыкланырга инде. Түземлеге төкәнгән Мәдинә, өстәл янында детальләрне тикшереп кабул итеп алучы контролер кызны бер кисәтте, ике кисәтте. Ә беркөнне көндәшлеккә дәгъва кылган чытлыкайны йөк төягеч машинасы белән станокка кысырыклап: «Тагын бер тапкыр Мансур янына якын барсаң, үзеңә үпкәлә!» – диюе, уеннан уймак чыгасына ишарә иде. Үзенең бу җүләрлегеннән үзе дә шүрләде. Ул цех тирәсеннән урабрак уза башлады.

Хисләренең кайнавына түзә алмый кулына каләм алды кыз. Каләм тоткан әрәм булмас дип, үз алдына ныклы максат куйды. Мансур җырчы булып, зур сәхнәләргә менә алырмы, юкмы, анысы билгесез. Әмма Мәдинә үзенең гади эшче генә түгел, чын иҗат кешесе икәнен аңа исбатлаячак. Вакытлар узар, йөрәк яралары да төзәлер. Мансур да үзенең хаксызлыгын аңлап, кырык елдан соң булса да, килеп аның алдында башын ияр.

Ерактагы кояшым бул!

Нур сипче тормышыма.

Урал әле моңнар булып

Сагышлы язмышыма.

 

Боздай туңган йөрәгемне

Җылытсын бер карашың.

Сыгылмый-сынмый узармын

Җәй белән кыш арасын.

Хыял-өметләре белән үз-үзен юаткан, сагыш-кайгысын да, шатлык-сөенечләрен дә шигъри юлларга салган кызның, югалту әчесенә түзәр әмәлләре калмаган мизгелләре дә булды. Кайчакта, югалткан яры яшәгән тулай торак яныннан булса да урап кайта. Шуннан соң гына тынычланып йоклап китә. Ул җырлап йөргән ансамбльнең концертларыннан калмый, һәрбер чыгышын карап барырга тырыша. Юллары аеры булса да, кыз аның язмышын читтән генә күзәтә. Шуннан күңеленә рәхәтлек таба.

Елга якын шулай тилмергәч, кыз шәһәрдән китәргә булды. Аны күрмәс өчен, тиз генә кайтырлык булмаган җирләргә, ерак Казахстанга юл тотты ул.

Фото: aroma-avenue.ru

(Дәвамы бар)

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (14)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (14)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас