

(Ахыры.)
5
Еш булмаса да юллары очрашып торды аларның. Хатын-кыз назына сусаган ирнең күңеле үзе дә сизмәстән, нишләптер Фәрзәнәгә көннән-көн ныграк тартыла иде. Хатын да ияләште аңа, кайвакыт көннәр буе Нияз хакында уйлап йөри, берчә кызгана, берчә ниндидер хисләнү аша аны үзе белән янәшә куеп карый. Юк-юк, Аллаһым сакласын, аның, сөю назын бирә алмаса да, хатыны исән ич. Аларның язмышына Фәрзәнәнең ни кысылышы бар?
Гамилә соңгы вакытта инде терелеп аякка басырына тәмам өметен өзде, Ниязны гына кызгана ул. Менә дигән ир иде, кемнәргә калыр инде? Ярый ла, юньле кеше туры килеп, кызларын читкә какмасалар.
– Нияз, сиңа ничек авыр икәнен бик яхшы аңлыйм, Мине әниләргә илтеп куй да, өйлән булмаса, – дигән иде беркөнне.
– Гамилә, ни сөйлисең, кызыбыз турында уйладыңмы син? – дип, Нияз аны ярты сүздән туктатты. – Миңа башкача андый сүзләр сөйләмә яме, сөеклем. Чирне берәү дә теләп алмый, язмышыбыз шулай булгандыр, бу сынауны бергәләп үтәрбез. Син әле яшь, терелерсең, Аллаһ боерган булса.
– Их, Нияз, рәхмәт яхшы сүзләреңә, җаным. Син шундый игелекле булмасаң, бәлки мин инде яши дә алмас идем.
Бу сөйләшүдән соң, инде байтак вакыт үтте. Өметләрнең юкка икәнен яхшы аңлый Нияз, Гамиләсе бервакытта да аягына басалмаячак. Ә гомер үтә, ир кешегә ялгыз дөнья йөген тарту аеруча авыр. Фәрзәнәнең үзенә карата битараф түгеллеген дә сизеп тора. Ә ул кыю гына күренә. Беркөнне әллә чын, әллә ялган диярсең:
– Нияз, язмышыңны уртаклашсам, ни диярсең? Сиңа ничек читен икәнен күреп, аңлап торам ич, хатыныңны да бергәләп тәрбияләрбез, – дип әйтеп ташлады.
Бу тәкъдим ирне уйга салды, кызы ничек карар? Алай дип торсаң, аның җаны юкмы? Хатын-кыз күрмәгәненә дә инде ни гомер. Дәваханәдән чыгар вакыты җиткәч, хатынын бераз әбиләрдә кунак бул дип, әниләренә илтеп куйды. Аннары тәвәкәлләп, Фәрзәнә янына юл тотты..
– Бераз яшәп карыйк та, тормыш көйләнеп китсә, никах укытырбыз, – диде кияү кеше, Фәрзәнәнең әнисенә вәгъдәләр биреп.
Фәрзәнә шуны гына көткән кебек, кием-салымын алды да, Ниязга иярде. Мөмкинлекне кулдан ычкындырасы килми иде аның. Аннары шунысы мөһим, Ниязның кызы бар, башка бала булмаса да ярар. Ләкин ике айлап яшәделәрме-юкмы, Фәрзәнә өчен тормыш тагын кирегә борылды. Ул әле дә үз авылларына йөреп эшли иде.
Беркөнне дәресләрдән соң арып-талып кайтып керсә, каршына бер кыз бала килеп басты. Исәнләшми-нитми:
– Кайттыгызмы, ә хәзер үк чыгып та китегез, әнә әйберләрегез җыеп куелган, – дип, ишек төбендә торган юл сумкасына күрсәтте. – Ничек кеше өлешенә керергә намусыгыз җитте?! Укытучы кеше, имеш! Әнием исән килеш! Бу аның дөньясы, яшьтән бөртекләп төзегән, хәләл көче белән!
Әле балалыктан да чыгып бетмәгән кызның нәфрәт тулы карашы Фәрзәнәне өтеп алгандай булды. Ул беразга баскан урынында өнсез калды. Ләкин нигә бирешергә, барысы да үзара килешеп эшләнде ич. Телгә килеп:
– Мин генә гаепле түгел, әтиегез, – дип сүз башлаган иде, кыз аны тиз туктатты:
– Ир кеше җиңел уйлый ул, биредә сез төптәнрәк карарга тиеш идегез. Ирле буласыгыз килгәндер, тик ашыккансыз, мадам!
Шул арада күзләре белән Ниязны эзләгән Фәрзәнә түр башында инвалидлар арбасында утырган ябык кына, йөзенә сары коелган хатынны күреп, туктап калды. Янында диванда ике кулы белән башын тотып Нияз утыра. Ник бер күзен күтәреп карасын. Биредә калуның мәгънәсе юк иде.
Фәрзәнә сумкасын алды да, аягын көч-хәл белән атлап, өйдән чыгып китте. Инде кая барырга? Бу гарьлеккә ничекләр чыдарга? Авыл халкы аңа болай да сәерсенеп карый иде. Нишләп ышанды соң ул Ниязның сүзләренә? Чын ир дип уйлаган иде аны, ә ул үз сүзен әйтә алмый торган җебек булып чыкты. Хәер, аның да хәле катлаулы, ни генә кыла ала соң ул баласына каршы? Ишек алдында кай тарафка барырга белми бераз басып торгач, һушына килгәндәй булды Фәрзәнә.
Кеше өлеше ди бит, кеше өлеше! Ул хакта уйламады шул, ир кешене кызганды. Ә аны кызганмадылар, арт ягына тибеп диярлек куып чыгардылар. Их, язмыш, тагын сулардан алып, утларга салдың! Көпә-көндез урам буйлап атларга оят иде аңа, бәрәңге бакчасы аша ындыр артына чыкты да (ярый ул елга яры белән тоташкан), яр буйлап олы юлга таба китте.
Инде иң аянычы – әнисенә ни әйтер? Бер дә өнәмәгән иде бит ул кызының бу адымын. Әмма иң четереклесе алда булган икән. Атна-ун көн үттеме-юкмы, укытучылар бүлмәсендә чыш-пыш килә башладылар. Кайберәүләрнең Фәрзәнә ягына серле караш ташлавыннан ул нидер булганын чамалады-чамалавын, шулай да әле аңлап бетерми иде. Өйгә кайтуына, әнисенең яшьле күзләрен күреп, нишләргә дә белмәде.
– Әнә, укы, әдәм рисвае булдык. Мин дә, карт юләр, риза булып басып калдым, ичмаса, – дип кабат яшьләренә буылды карчык. – Күрәселәрем картлыгыма калган икән...
Фәрзәнә урындыкта яткан район гәзитен кулына алды, анда эре хәрефләр белән язылган “Кеше өлешенә кермәгез!” дигән мәкаләне күреп, укый башлады... Ахырдан: “Кеше гаиләсен таркаткан, әхлакый яктан бозылган шәхеснең укытучы булып эшләргә хакы бармы?” – диелгән. Сүз аның турында бара. Мәкаләнең авторы – Ниязның кызы. Фәрзәнәнең тәне эсселе-суыклы булып китте, миен нидер телеп үткәндәй итте, буыннары тотмый башлады, ул һушсыз булып идәнгә ауды. Кабат күзен ачканда янында битенә салкын су бөркеп, кулына нишатыр спирты шешәсен тоткан Рәхимә апасы басып тора иде.
– И-и, туганым, нигә шулкадәр борчылдың, син генә гаеплемени монда? Ирләргә ышансаң, шулай инде. Ирләргә ышанма, Иделгә таянма, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул... Ярый, тынычлан, берәр нәрсә уйлашырбыз, – дип, сеңлесен аркасыннан сыйпап, кочагына алды.
Бу минутларда барысына да кыен иде. Һәрвакыт үзен горур тоткан, зур максатлар белән яшәгән төпчекләренең нигәдер тормышта үз тиңен таба алмавы борчуга сала. Салу гынамы, мондый хәлдән соң ничек итеп кеше баласының күзенә карасын да, акыл өйрәтсен соң ул?! Бәхеткә каршы, уку елы төгәлләнүгә санаулы көннәр калган иде. Фәрзәнә директор белән сөйләшеп, отчетларын алданрак тапшырды да, Казан шәһәрендә яшәүче дус кызына шылтыратты.
– Зәмирәкәем, мин бик авыр хәлгә тарыдым, ярдәмең кирәк, – диде ул сүзне озакка сузмый.
– Фәрзәнә... Каян мине исеңә төшердең? Бер дә хәбәрең юк иде.
– Ярый инде, гаепләмә, очрашкач сөйләрмен. Әйтәм бит, ярдәмең кирәк. Синнән башка беркем дә коткара алмый мине.
– Шулай кичектергесезмени?
– Әйе, дускаем, мәктәптә укыганда да син генә аңлый идең бит мине. Әле дә синдә генә бар ышанычым...
– Ярый соң, тик ничек очрашабыз, мин әле генә авылга кайта алмыйм шул.
– Әгәр рөхсәт итсәң, иртәгәдән үк үзем киләм синең яныңа.
– Әлбәттә, рөхсәт.
Шулай итеп, Фәрзәнә тиз генә җыенды да, Казанга китеп барды. Тик кемнән, яки нидән кача – үзе дә аңламый иде...
6
Республика гәзитләренең берсендә хәбәрче булып эшләп йөрүче Зәмирәнең таныш-белеше байтак. Башта Фәрзәнәне үзе янында бераз кунак итте, шәһәр белән таныштырды, керде-чыкты уйларыннан арындырды. Чын дуслык авырлык килгәндә сынала диюләре шулдыр инде – Фәрзәнә Зәмирә янына килүенә бер дә үкенмәде. Инде эш эзләргә дә вакыт. Зәмирә ярдәме белән югары уку йортларының берсенә лаборант булып урнашты ул. Шунда ук тулай торактан бүлмә дә бирделәр. Яшә дә яшә генә! Ике еллап авылга кайтмады Фәрзәнә. Сагынды, бик сагынды ул туган якларын. Апасы да бер хатында әниләренең каты гына сырхап торуы, төпчеген бик юксынуы турында язган иде. Зәмирә: “Әйдә, быел Сабантуена кайтыйк әле”, – дигәч, уйга калды. Гомер буе качып яши алмаячагын аңлый иде ул. Кайчандыр бер кайтырга туры киләчәк. Әнисе шактый олы яшьтә, ул юкта мәрхүм булса, гомерлек үкенечтә калачак ич. Кайтырга кирәк.
Зәмирә төрлечә үгетләсә дә, Фәрзәнә көндезге Сабантуена чыкмады, авыру әнисе янында калды. Авылда, гадәттәгечә, кичке Сабантуе да була икән. Анда инде авылга читтән кайткан авылдашлар һәм кунаклар маһирлыкларын күрсәтә. Көндезге Сабантуеннан соң чәй эчәргә кергән апасы белән җизнәсе аны ай-ваена карамый, киендереп, ясандырып, кичке уенга җибәрде.
Ярый килгән, биредә бик күңелле иде, сыйныфташларын, яшьлек дусларын күрми каласы икән, югыйсә. Арада Әмир дә бар. Дөрес, ул Фәрзәнәдән берничә яшькә кечерәк, мәктәптә укыган чакларын хәтерләми дә диярлек. Әмма әнисе сүзләреннән Әмирнең армиядә хезмәт иткән җирендә марҗа кызына өйләнеп, шунда яшәп калуын белә иде. Тик әле янында хатыны күренми. Тамаша кызганнан-кыза барды. Биюләр белән җырлар алышынып торды. Гармунда парлы бию көе уйный башлагач, Фәрзәнәнең йөрәге җилкенеп куйды, аны да берәрсе чакырса икән... Чакырды, Әмир чакырды аны биюгә. Алыптай зур гәүдәле, кара бөдрә чәчле, шәһәрчә матур киенгән ир янында бию бик тә рәхәт иде Фәрзәнәгә. Бию тәмамлангач та, аның Әмирне ерак җибәрәсе килмәде, сүз табып үз янында тотарга тырышты.
– Иптәшең күренми, өйдә калдымы әллә? – диде, аңа мәгънәле карап.
– Юк, ул бөтенләй кайтмады. Марҗага өйләнгәнне әниләрнең яратмаганын аңлагач, ул да минекеләрне якын китерми.
– Ике ут арасында инде син, алай булгач.
– Шулай инде, алай да туган авыл сагындыра. Яшь чакта уйламаганмын, хәзер кая барасың, ике баланы ташлап...
Әмир кыска гына итеп барсын да аңлатты да бирде, яшереп тормады. Уеннар тәмамлангач, халык тарала башлады. Әмир белән Фәрзәнә дә урам буйлап янәшә атладылар. Фәрзәнәләрнең капка төбенә кайтып җиткәч, утыргычка утырдылар. Өйгә керәсе килми иде яшь хатынның. Ул арада ачык тәрәзәдән җизнәсенең башы күренде.
– Тамагыгыз кипкәндер бит, балдыз, апаңның чәе әзер. Авылдашны да алып кер! – дип дәште ул Әмирне шәйләп алгач.
Ир карышмады. Хәер, авылда аның туганнары күп түгел, әле кунакка чакыручы да күренми, ә бәйрәм кәефен дәвам итәсе килә... Озак кына гәпләшеп утырдылар табын янында, күбрәк ирләр сөйләште. Фәрзәнә исә читтән күзәтә иде, нишләп яшьрәк чагында язмыш аны Әмир белән очраштырмады икән? Басынкы, сүзен уйлап сөйли, кыстыйлар дип, рюмка белән дә мавыкмый. Акыл утыртканга охшый. Җизнәсе Әмирне озатып кергәч:
– Балдыз, сиңа шундый кияү табарга иде, йөрисең шунда әллә кая карап, – дип әйтеп куйды.
Төн буе уйланып ятты Фәрзәнә. Хатынын әниләре яратмый ди бит. Үзләре арасындагы мәхәббәт ныклы булса, аңа карамас иде әле, ирен үзен генә кайтарып җибәрмәс иде. Марҗа хатыннары безнең кебек түгел, дәртле халык алар.
Фәрзәнәнең әле берничә көн ялы бар иде. Зәмирә белән беркөнне Агыйдел буена су керергә барырга җыендылар.
– Җәяүләп барырга ерак бит ул, – диде Зәмирә.
– Бер дә кайгырма, дускаем, су керергә баручылар бер без генә түгел. Юлда машиналар йөреп кенә тора, менә күрерсең, – диде Фәрзәнә, күп белгән кешедәй. Чыннан да юлга чыгып бераз җәяү атлаганнар иде, арттан тузан туздырып, бер җиңел автомашина килеп туктады.
– Үзебезнең кызлар икән, кая барасыз? Бәлки юлдаш булырбыз, – диде кабинадан башын чыгарган ир кеше.
Рульдә Әмир иде. Шул очрашудан соң, Фәрзәнә белән Әмир көн дә кич очрашыр булып китте, ә көндезләрен рәхәтләнеп су коенырга йөрделәр. Күп баш ватты Фәрзәнә, төннәрен йоклый алмый, уйланды да уйланды. Ничек Әмирне җибәрми үзе белән алып калырга соң әле? Хәзер яше дә үтеп бара, аның исә тормышы әле дә көйләнмәгән. Ялгыз картаеп каласы килми аның. Ялгыз тормыш тормышмени? Үзенә пар табырга кирәк. Әмир исә бик ошый аңа, кулдан ычкындырсаң, башканы көтәсе юк. Тәвәкәлләсә, тәвәкәлләп кала. Иртәгә Казанга китәбез дигән кичтә Әмир белән ике арада җитди сөйләшү булды. Сүзне Фәрзәнә башлады:
– Әмир, каңгырып йөрмә син, чит җирләрдә, минем дә шәһәргә күңелем һич берекми, аптыраганнан гына яшәп яту. Син миңа бик ошыйсың, бергә булыйк та, үзебезнең якларга төпләник.
Ир күңелендә ни булгандыр, ачып салмады, әмма шул ук кичне аны җитәкләп, әнисе янына алып кайтты да:
– Әнкәй, марҗа киленеңне яратмадың, менә татар килене алып кайттым, кабул ит! – дип, Фәрзәнәне Фәүзия карчык алдына китереп бастырды.
Шәһәрдә эшләрен тапшырып кайткач, никах укыттылар да, район үзәгенә урнашып, яшәп киттеләр. Фәрзәнәнең бәхетенә тагын кеше өлеше тиде, тик монысы гомерлеккә иде.
Фото: cookie_studio; Freepik.