

Киләсе комиссия утырышы декабрьнең егерме бишенә билгеләнелгән иде. Утырыш башланганчы, Гүзәл Лариса Александровна янына керде. Исәбе: Зәринәнең үз әнисен бик сагынуы турында, әтисе белән әнисенең дә уңай якка үзгәрүләре турында сөйләп, комиссия башлыгы рәисенең күңелен йомшарту иде.
– Әйдәгез, түрдән узыгыз, гражданка Шакирова, – дип, Гүзәлне ачык кына каршы алган рәис, нинди йомыш белән кергәнлеген белгәч, әйткән һәр сүзенә басым ясап, тавышын күтәрә төште. – Сез нәрсә, Гүзәл Рәхимовна! Безне монда кемгә нинди карар кирәк, шуны чыгарып утыручы дип беләсезме?! Баланың сездә кунак булып яшәү срогы беткәннән соң, опекага алырга теләмисез икән, балалар йортына озатырбыз! Әти-әнисе башны катырганы җитмәгән. Сез дә шул ук җырны җырлыйсыз. Алдан уйласыннар иде! Ике ай эчмиләр, имеш... Яңа ел җитсен әле, тәгәрәп эчәчәкләр!
– Бу очрак башкалардан аерым очрак бит. Вәлиевлар икесе дә бала җанлы. Зәринә безгә дә артык кашык булмады. Киресенчә, үз балабызга биргән бар күңел назын аңа да бирергә тырыштык. Тик балага әнисеннән башка беркем кирәкми! Үз әнисен алтын тауларына да алыштырмый ул. Мин үзем ике ай эчендә шуңа җаным-тәнем белән инандым. Сез дә инанырсыз, тыңлагыз әле, Лариса Александровна, – дип, Гүзәл, йөрәксенеп китеп, Зәринәнең, Кыш бабайдан әнисенә бүләк итеп бирер өчен, тере чәчәкләр сорап хат яздырганын сөйләп бирде.
Гүзәл үз күзенә үзе ышанмады: ул сөйли башлаганда тораташтай катып утырган ак чырайлы рәис ханымның бит алмалары кинәт алсуланып китте, йөзенә нур иңгәндәй булды.
– Менә нәрсә, Гүзәл Рәхимовна, – диде ул, Гүзәл сөйләп туктагач. – Мин сезгә әлегә берни дә вәгъдә итә алмыйм. Балигъ булмаган балалар эше бүлегеннән Ирина Владимировнаны чакыртып, аның да бу мәсьәләгә карата фикерен ишетим әле. Аннары тагын үз сүзен дәвам итте: – Ә бәлки, безгә баланы Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, чынлап та, балалар йортына җибәреп торыргадыр? Анда алар өчен кызыклы Яңа ел программалары әзерләнә. Үзләренә күчтәнәчләр, бүләкләр бирәчәкләр...
– Сез ни сөйлисез?! – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды Гүзәл. – Нинди бүләкләр, нинди күчтәнәчләр?! Мин баланы бирсәм, үз акылына килгән анасына гына бирәчәкмен! Чөнки балага үз анасыннан башка беркем кирәкми! Елап җибәрүдән чак тыелып торган Гүзәл, калтыранган куллары белән кесәсеннән кулъяулыгын алып, күз төбенә җыелган яшьләрен сөртеп алды.
Лариса Александровна, графиннан стаканга су агызып, Гүзәлгә тоттырды да:
– Яхшы, мин сезне аңладым. Тик, зинһар, тынычланыгыз! Иртәгә, комиссия утырышыннан соң, бала белән анасын вакытлыча хастаханәнең балалар бүлегенә урнаштырып торырбыз. Бәйрәмнәрдә Вәлиева үзен аек тотса, аннары карарбыз. Вакыт күрсәтер... Сез дә безне аңларга тырышыгыз. Безнең кулда райондагы шундый эчкече гаиләләрдә ата-ана тәрбиясе күрми үскән йөзләп баланың язмышы...
Лариса Александровна үз сүзендә торды.
Комиссия әгъзалары үзара килешеп, Вәлиевларга тагын бер кат шанс биреп карау турында карар кабул иткәннән соң, Гүзәл үз кызыдай яратып өлгергән Зәринәне, матур итеп киендереп, хастаханәдә инде үзен көтеп торучы әнисе янына китерде. Урам якта каршы алган Зина аларның икесен бергә кочаклап алды һәм:
– Нинди рәхмәтләр укыйм икән сезгә, Гүзәл Рәх¬мовна, Аллаһ сезнең бу изгелегегезне онытмас, мин бәхилләтә алмам инде, – дип елап ук җибәрде.
Үзенең дә күңеле йомшарудан елап җибәрергә әзер булган Гүзәл, Зәринәне кочаклап:
– Шушы гөнаһсыз сабыйның күз яшьләрен кабат түктерә күрмә, Зина! Мине бәхилләтүең шул булыр, – диде. Яннарына йөк машинасы килеп туктады. Идрис икән. Йөзе кояштай балкый. Бер кулында торт, икенче кулындагы пакеттан кып-кызыл алмалар күренеп тора.
Зәринә:
– Ә-ти-ем! – дип, Идриснең кочагына сеңде.
Үз ихтыяр көчләре белән сакланып калган бу гаиләнең бәхетенә сөенеп, Гүзәл саубуллашырга ашыкты. Әтисе белән әнисенә сыенган килеш җемелдәп торган ап-ак карга басып калган Зәринә:
– Гүзәл апа, рәхмәт сиңа! Мин сине яратам, Айдар абый белән Мәликәне дә яратам! – дип, машина кузгалып киткәч тә, озак кына кул болгап торды.
Бәйрәм мәшәкатьләренә чумганчы дип, Айдар белән Гүзәл, Мәликәне дә ияртеп, Зәринәгә бер бәйләм тере чәчәкләр белән Яңа ел күчтәнәчләре дә алып, хастаханәгә юл тоттылар. Гүзәлнең кулында чәчәк бәйләме күргән Зәринә, шатлыгыннан нишләргә белмичә:
– Кыш бабай бирдеме? – дип кычкырып җибәрде.
Елмаюын яшерә алмаган Гүзәл, Зәринәгә чәчәк бәйләмен тоттырып:
– Әйе, Зәринә, чыршы астына син куйган хат урынында калдырып киткән Кыш бабай чәчәкләрне, – диде.
– Әнием, бу чәчәкләрне мин Кыш бабайдан сиңа бүләк итәр өчен сорадым. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай! Мин синең чәчәкләреңне әниемә бүләк итәм! Мә, әнием, ал! Бу чәчәкләр сиңа!
– Рәхмәт, балам, рәхмәт, Кыш бабайга да зур рәхмәт! Айдар абыең белән Гүзәл апаңа да Аллаһының рәхмәте булсын! Чәчәк бәйләмен күкрәгенә кыскан Зина тын гына елый иде. Аннары, Гүзәлгә карап: – Шушы бәхетле мизгелләрне күрер өчен, бәлки, миңа Ходай шундый авыр сынаулар җибәргәндер? Шул сынауларны узарга да Үзе үк ярдәм итәр, амин, – диде дә Зәринәне кочагына алды...
Күңелләргә үз аклыгын иңдереп, ак бәхетләр юраган ак кышлардан соң җиргә кабат яшел язлар килде. Сиреньнәр, шомыртлар, чияләр, алмагачлар шау чәчәккә күмелде. Бакчада үсеп утырган лаләләр дә үз вакытында чәчәккә бөреләнгән таҗларын ачканнар да, бүләккә мине өз, мине өз дигәндәй, талгын җилдә башларын чайкап утыралар. Бүген балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының чыгарылыш кичәсе. Төркемнең тәрбиячеләре өчен генә түгел, Гүзәл Рәхимовна өчен дә бик җаваплы көн. Бәйрәм кичәләрен матур итеп уздыру иң беренче чиратта музыка тәрбиячесенең һөнәри осталыгына бәйле бит. Берсеннән-берсе уздырып бәйрәмчә киенгән әниләр, бал күлмәкләре киеп, «принцесса»ларга әверелгән кызлар. Алар тирәсендә «принц» малайлар бөтерелә. Бер читтәрәк Зина Зәринәнең биюен кабатлата.
Зәринә ак бал күлмәгеннән, баш түбәсенә дә зур ак бант менеп кунаклаган, аягында ак туфлиләр. Күбәләктәй очып кына тора. Гел чалбардан йөргән Зинага нечкә билен пута белән буып куйган киң итәкле кызыл күлмәк ничек килешә! Яшәреп киткән! Үз һөнәре буенча зур гына оешмага эшкә урнашкан Зина да күз алдында әллә ничә башка үсеп китте! Аның белән хәзер «Зинаида Ивановна» диеп кенә исәнләшәләр...
Күңелләрне дулкынландыргыч ләззәтле минутлар бүләк иткән бәйрәм кичәсе, һәркемнең күңеленә хуш килеп, бик матур узды. Әти-әниләр, рәхмәт әйтә-әйтә, Гүзәл Рәхимовнаны чәчәкләргә күмделәр.
Ләкин шул чәчәкләр арасында Зәринә белән Зина бүләк иткән ак розалар Гүзәлгә бар чәчәкләрдән дә матуррак һәм кадерлерәк иде!
...Хезмәттәшләре белән бер кочак чәчәк бәйләменә уралып бакчадан чыгып килгән Гүзәл капка төбендә үзен каршы алырга килгән Айдары белән Мәликәсен күреп алды. Үз әнисен таныган Мәликә, әтисе кулыннан ычкынып, Гүзәлгә каршы йөгерде. Нәни кызчыгын кочагына алган ананың күңелендә үзе көндә яратып тыңлый торган җыр сүзләре кабат яңарды: «Үз анасы кочагында үсә бәхетле бала...»
Фото: brigitte.de