Чәчмә әсәр
21 Февраля 2023, 05:08

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Хикәя (3)

"Бик аяныч хәл икән, ир кешегә гаиләдә хатын тәрбиясе җитми, дигән сүз инде бу", – дип нәтиҗә ясап куйды Фәрзәнә. Әлеге сүзләр Ниязның йөрәгенә үткен уктай барып кадалды...

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Хикәя (3)Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Хикәя (3)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Хикәя (3)

   (Дәвамы.)

                                 3

 Камил ишекне ачып керүгә үк бүлмәдәге шомлы тынлыкны шәйләп алды. Өстәлдә яткан язуны күргәч, бер мәл тынсыз калды. Таякны ашыгыбрак “сындырды”, ахрысы. Бергәләп уйлашсалар, бәлки, балалы булуның берәр юлын тапкан да булырлар иде. Бүген баш инженер Максим Петрович белән сөйләшеп торганнар иде. Ул да Камилнең соңгы вакытта кәефсез йөргәнен күзәтеп тора икән. Ни дисәң дә, үзе югары дәрәҗәгә ирештем дип, аны онытып бетерми. Камил заводка эшкә килгәндә гади инженер иде әле ул. Яңа ФЗО бетереп килгән эшче егетне үз канаты астына алып, коллективка ияләштереп җибәрүдә нәкъ менә Максим Петрович ярдәмгә килде дә инде. Чөнки заводка Камил кебек яшь көчләр бик кирәк иде. Ә егет эшкә хирыс булып чыкты. Кайвакыт эштән соң калып, инженер абыйсын көтеп ала, белмәгәнен сораша, аннан китаплар алып укый, өйрәнергә тырыша. Шуңадырмы, үзе баш инженер вазыйфасына тәгаенләнгәч, Максим Петрович Камилне башта бригадир, озакламый мастер итеп үрләтте. Димли торгач, кичке техникумга укырга да урнаштырды. Егет остазына бик тә рәхмәтле. Җиде ят җирдән килеп кергән кешегә шундый ярдәмче булмаса, яңа хезмәт юлын башлау ай-һай авырга туры килер иде.

 – Гаилә тормышы буталып тора әле, Максим Петрович, – диде Камил эчендәген остазы белән күптән уртаклашасы килүен аңлатырга теләп.

 – Я-я, сөйлә әле, ни булды? Миннән яшерен серең юктыр бит?

 – Бик яраткан кебек булып, авыл кызына өйләнгән идем. Ни өчендер балабыз булмый.

 – Булмаса, булыр әле. Азрак бер-берегезне сөешеп яшәп калыгыз. Бер бала чүпрәгенә батсаң, никадәр мәшәкать артуын аңларсың әле.

 – Сөешеп яшәр идек лә ул, аның бөтенләй баласы булмаска охшаган шул. Миңа кадәр кемедер булган шикелле.

 – Монысы инде икенче мәсьәлә, егет. Шулай да уйлап эш ит, беренче кавышкан ярыңны югалтмау хәерлерәктер, минемчә. Балага килгәндә исә, тәрбиягә алырга да була ич. Бер сез генәмени андыйлар...

 Шулайдыр да, чит бала, чит бала инде. Үзеңнеке кирәк, үзеңнеке! Шуның өчен хыялландымы ул? Әле соң түгел, Фәрзәнә генә димәгән. Юньле хатын табылыр. Юк, бармаячак ул кабат аның артыннан. Бер абынсаң, өреп кабарсың диләрме әле?

                                    4

 Олы юлда машинадан төшеп калгач, Фәрзәнә бераз туган авылына таба карап торды: бик тә сагынган икән лә, ни беләндер онытылып кына торган икән. Бигрәк ямьле шул аның туган ягы! Бер яктан ул су кереп үскән елга урап акса, аның аръягыннан авылны җил-яңгырдан сакларга теләгәндәй, дөя өркәче кебек дулкынланган биек таулар сузылып киткән. “Бур тавы” дип йөртә аны халык. Гомер-гомергә кешеләр тау итәгеннән җирне чокып акбур ташы җыеп, аны мунча мичендә яндырып төйгәннәр һәм иләп, өй мичләрен аклый торган булганнар. Ә тау түбәсен катнаш урман каплап алган. Эчтәрәк урнашкан тирән чокырлы урыннан салкын чишмә агып ята. Анда колхоз умарталыгы урнашкан. Фәрзәнәнең дә әтисе озак еллар шунда умарта кортлары “хуҗасы” булып кайнашты, тик йөрәге ныклап авырта башлагач, эштән китәргә мәҗбүр булды. Бар табигать байлыгын туплаган ямь-яшел урманкай – халыкның карап торган туйдыручысы да, җылытучысы да. Тау итәгеннән агып чыккан шифалы чишмә суларын әйт әле син аның! Урамнарга суүткәргечләр салынып, колонкалар куелса да, халык, ерак дип тормый, чәйлек суга һаман шул чишмәләргә йөри. Язгы ташкын вакытында гына юл бераз өзелеп тора.

Көтмәгәндә чемоданын күтәреп кайтып кергән кызын күргәч, әнисе гаҗәпләнә төште.

 – Нинди җилләр ташлады, балам, бер хәбәр-хәтерең дә юк иде, кияү кая? –  дип тезеп китте ул сораулы карашын Фәрзәнәгә төбәп.

 – Шулай килеп чыкты инде, әнием. Камил белән арытаба яшәүнең мәгънәсе калмады шикелле.

 Кайту сәбәбен кыскача гына аңлатып бирергә теләгән иде дә, әнисе:

 – Бөтен авылны көлдереп, башта ни дип бардың соң аңа? – дип ыңгырашты.

Кызының шундый укымышлы була торып, ирдән аерылган, дигән сүзне күтәрүе белән һич тә килешәсе килми иде шул ананың. Зур өметләр багълаган иде бит аңа. Әй, язмыш, язмыш! Нигә шулай рәхимсез соң син балама? Әллә үзе гаеплеме? Ашыгыбрак ризалаштылар шул, читкә китмәсә дә кияү бетмәс иде.

 Фәрзәнә район мәгариф бүлегеннән куанычлы хәбәр белән кайтты, аны үз авылларына эшкә билгеләгәннәр иде. Күңеле тынычлангандай булды, эш барысын да оныттырыр дип өметләнде. Яңа уку елы башланырга күп калмаган, мәктәптә ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Директор аны якты йөз белән каршы алды, элекке сыйныф җитәкчесе иде ул. Дәресләр дә мул гына булыр, дип уйлап куйды Фәрзәнә. Булсын гына, җиде кат тиресенә кадәр тырышачак ул, башкалардан калышмаячак. Яңа уку елы әйбәт кенә башланып, көз килде, салкын буранлы кышы да озак көттермәде. Нинди эш йөкләтсәләр дә, үзен күрсәтергә тырыша иде Фәрзәнә, бер генә буш вакыты да юк. Көтмәгәндә, бертуган апасы Рәхимәне дәваханәгә салгач, әнисе беркөнне:

 – Кызым, вакыт табып, апаң янына хәл белергә барыр идең, – дип әйтеп куйды.

 – Үзем дә уйлап йөрим дә, һич вакыт җиткереп булмый.

Атна ахырынарак карармын инде, – дип җаваплады җаваплавын, тик ничек барырга? Дәваханә дигәч тә, ерак кына ул, транспортың булса, бер хәл иде. Шулай да дәресләре азырак көнне юлга чыкты. Кышкы көн болай да кыска, апасының хәлен белеп, кайтырга җыенганчы, көн кичкә авышты да куйды. Инде авылга ничек кайтыр? Бәхете бөтенләй юк түгел икән, капка төбенә чыгуга атлы чана янында кузгалырга булышкан бер кешене күреп калды.

 – Сорыйм әле, сез кай тарафка җыенасыз? – диде, әлеге ир-егеткә таба якынлашып.

 – Яктыкүлгә. Ә сезгә туташ кай якка? – диде таныш түгел кеше ачык чырай белән.

Күренеп тора: әгәр юлдаш булса, ул каршы килмәячәк.

 – Бик әйбәт буласы икән. Мин күрше Кондызлыдан. Бәлки, алып кайтырсыз.

 – Әлбәттә, юл да кыскарак булыр. Ялкытты инде дәваханә юлында йөреп, – диде ир кеше, көрсенгәндәй итеп.

Үзе Фәрзәнәгә чанага урнашырга булышты да, ябынып утырырга сарык тиресеннән тегелгән толып бирде. Нинди хәстәрлекле ир! Беренче күргән кешене кайгырта, изгелекле бәндә инде бу, дип уйлап куйды хатын.

 Ир кеше кем беләндер сөйләшүгә сусаган идеме, юл кыска булсынгамы, Фәрзәнәне әңгәмәгә җәлеп итәргә тырыша иде. Аның кем булуын, монда ни эш бетереп йөрүен һ. б. сорауларга җавап аласы килүе сизелеп тора.

 – Үзегез соң дәваханә юлыннан ялыктым, дип әйтеп куйдыгыз. Авыр чирле кешегез ятамы әллә? – дип, сорауга каршы сорау белән бүлде аның сүзен Фәрзәнә.

 – Ята гына дисең, дәваханәдән чыкмый да диярлек. Ун елдан артык инде, кайларда гына дәваланмады, тик терелүгә табан түгел, чире көчәя генә бара, – диде ир кеше, авыр сулап. – Хатын буын чирле минем. Бик начар авыру икән ул, бетә торган түгел. Кызыбыз тугач та чирли башлаган иде. Чулпаным хәзер медицина училищесында укый, әнине үзем дәвалаячакмын, дип хыяллана.

 – Бик аяныч хәл икән, ир кешегә гаиләдә хатын тәрбиясе җитми, дигән сүз инде бу, – дип нәтиҗә ясап куйды Фәрзәнә.

Әлеге сүзләр Ниязның йөрәгенә үткен уктай барып кадалды, иң авырткан урынына тиде. Гамиләсе белән ике-өч ел, бала туганчы гына бәхетле булып яшәп калдылар. Шундый да тынгысыз иде кәләше, авыл кибетендә ут өертеп эшли иде. Ләкин кызлары туу белән буын чиренә юлыкты. “Яшь чагыннан ук салкын тидергән”,  –  диделәр табиблар. Итмәгән имнәре, алмаган дарулары калмады. Барсы да вакытлыча гына җиңеллек биреп тора да, тагын сызланулар, аһылдаулар башлана. Ярый әле, авырлык белән булса да, өйләрен төзеп керделәр.

 – Зарлана дип уйламагыз, йорт эшләренә күптән күнектем инде, тик хезмәтем генә тынгысыз, – дип дәвам итте сүзен Нияз. – Колхозда ветврач, яки мал врачы булып эшлим. Меңләгән мал өчен җавап бирергә туры килә. Дарулары җиткелекле булса, бер хәл иде дә. Кайвакыт белә торып та, авыру малга ярдәм итә алмау бигрәк кызганыч.

Авылда үскән кызга, әлбәттә, Ниязның сүзләре яхшы таныш. Сыер- сарыклары чирләсә, бөтен халык шул колхоз белгеченә йөгерә ич.

 – Аңлыйм хәлегезне. Хәзер фәнни казанышлар заманы ич, медикаментларга гына карап тору урынлы да түгелдер, бәлки. Ялан тулы дару үләннәре. Бу хакта еш язалар бит, – диде, бик белдекле кешедәй Фәрзәнә.

 – Тырышабыз ансын, җәй көне савучыларны “елатып” булса да, бер-ике тапкыр дару үләннәре җыярга алып чыгабыз. Башта файдасына ышанмыйлар иде, хәзер төрле төнәтмәләр ясап куллану гадәткә кереп бара.

Алар авылга кайтып җиткәндә өйләрдә утлар кабынган иде инде. Нияз вакыты тар булса да, Фәрзәнәне китереп куйды. Йорт-җирендә дә эше күптер инде, өйдә ашарга әзерләп торган кешесе дә юк, дип, кызганулы хисләр белән озатып калды ул Ниязны. Әмма аның бу халәте озакка бармады, өлешенә төшкәнен һәркем күтәрергә тиеш, әнә аны бер дә кызганучы юк. Шәһәрдән кайткач та, кайберәүләрнең авыз суы аз “түгелмәде”, ирдән аерылып кайткан дип, гәп сатучылар табылып торды.

Тик Фәрзәнә бирешмәде, берәү белән дә сүз озайтып тормады, хәзер инде пышылдашулар тынып бара кебек. Юлда очраган иргә дә артык әһәмият бирмәде ул.

Шулай да көннәрнең берсендә мәктәптән кайтышлый, күзе кибет янында туктап торган атлы чанага төште, ул таныш кебек тоелды. Ул арада кибеттән атның хуҗасы да килеп чыкты һәм Фәрзәнәне күрүгә, йөзе май кояшыдай яктырып китте, күптәнге танышыдай аның каршына килеп тә басты.

 – Апагызның хәле ничек, тагын дәваханәгә барырга исәпләмисезме? Миңа барыбер барырга кирәк, – дип, аның хәленә керергә каршы түгеллеген белдерде.

Әлбәттә, каршы түгел Фәрзәнә, туганының хәлен белешү өчен җай чыгарга торуына сөенеп тә куйды. Алар ике көннән, әлеге дә укытучы кешенең дәресләре азырак көнне барырга сүз куешып аерылыштылар. Сөйләшенгән көнне исә Нияз аны авыл башында көтеп тора иде.

– Җәй көне булса, матайда гына җилдерер идек тә, кыш көне салкынрак шул, – дип, гафу үтенгәндәй әйтеп куйды ир, яшь хатынны кабат күрүенә куанып.

Үзе турында шулай хәстәрләп торучы табылуга Фәрзәнә дә шат иде.

– Әллә бүгенгә сабыр итикме, әнә юлда җәяүле буран ничек себерә, көчәеп китүе дә бар, – диде Фәрзәнә, олы юлга күз салып.

 – Юк инде, бер җыенгач барып кайтыйк. Минем хатын көтеп зарыккандыр, – диде Нияз, атын олы юлга чыгарып.

Ул бүген артлы чана, яки авылча әйткәндә, кошевка җиккән иде. Теләсәң-теләмәсәң дә парлап утырырга туры килә.

Хуҗасы дилбегәне селкетеп алуга, ат салмак кына юыртып китте. Ничек рәхәт кышкы юлдан атлы чанада баруы! Чана сикәлтәле урынга туры килгәндә иңнәр иңгә тиеп китсә, Фәрзәнәнең тәне буйлап ток үткәндәй була.

 – Якынрак утыр, я төшеп калырсың, – диде Нияз, үзе юлдашына таба борылыбрак утырып.

 – Чит ирләр белән янәшә утырып йөреп өйрәнелмәгән бит, уңайсыз, – дип җаваплады Фәрзәнә, ләкин Нияздан читкә тайпылмады.

Шул рәвешле барып җиткәнче сүзләре өзелмәде. Нияз исә яхшы әңгәмәдәш булып чыкты, мал-туар арасында гына эшли дисәң дә, һәр өлкәдән хәбәрдар иде, күп укыганы сизелеп тора.

 Дәваханәдән хәл белешеп чыкканчы, буран көчәйгәннән көчәеп, күз ачкысызга әйләнгән иде. Ниязлар авылына көч-хәл белән якынлашканда, тәмам караңгы төште. Юлга салган кар чана астына тыгылып, көрт сарган юлдан баруны бермә-бер авырлаштыра. Ат инде тәмам хәлдән тайды. Ярый әле анда- санда очраган машина утлары юлны югалтмаска ярдәм итте.

– Фәрзәнә, әллә бүгенгә безгә генә кайтып кунабызмы? Атның тагын өч- дүрт чакрымны үтәрлек чамасы калмады шикелле, – диде Нияз толыпка төренеп йокыга талган кызга.

– Ай, иртән миңа эшкә барырга ич, кеше күрсә ни уйлар!

– Ни уйласа да уйлый инде, җаным. Бер дә булмаса, иртә таңнан ук илтеп куярмын. Үземә дә иртәнге оперативкага җитешергә кирәк.

 Фәрзәнә ни уйларга да белми иде. Юкка юлга чыктылар шул, буран хәтәр нәрсә, мондый караңгы төндә адашуың бик мөмкин. Авылда андый хәлләр булып тора. Атны җафалап йөртмәсәң, яхшырактыр, мөгаен. Ниязның тәкъдименә күнми мөмкин түгелдер. Толыпка төренеп утырса да, төнге суык эчкә үтә башлаган иде.

 Җылы өйгә килеп керүгә бар шик-шөбһәләр онытылгандай булды. Нияз кичә кайнатылган шулпасын җылытырга куйды да, мал карарга чыгып китте. Фәрзәнә шул арада өй эченә күз йөртеп өлгерде. Ялгыз ир яши димәссең, пөхтә генә күренә. Кызы кайтып җыештырып китәдер, мөгаен.

 Кичке ашны ашагач, Нияз кунагына кызының бүлмәсенә урын җәеп бирде дә, ишеген ябып куйды. “Нинди әдәпле кеше”  дигән уй сызылып үтте Фәрзәнәнең башыннан.

Алар иртә таңнан, көн яктыра башлаганчы ук авылдан чыгып та киттеләр.

   (Дәвамы бар.)

Фото: fxquadro, Freepik.

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Хикәя (3)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Хикәя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас