

Башкарма комитеттан туры кибетләргә юл тоткан Гүзәл иң элек, Зәринә белән Мәликәсен сыйлар өчен, төрледән төрле тәм-томнар белән ике зур пакетны шыплап тутырды. Аннары балалар киемнәре кибетләренең әле берсеннән, әле икенчесеннән Зәринәгә киемнәр сайларга кереште. Аннары, калганын үзенә ошаганча сайлап алыр дип, янә азык-төлек кибетенә кереп китте.
Айдар эштән иртә китә алмаганга, хастаханәгә үзе генә килде Гүзәл. Бик вакытлы килеп җиткән булып чыкты. Зина белән Зәринә чыгарга җыенып куйганнар иде инде.
Гүзәлне күрүгә, Зәринәнең йөзе ачылып китте. Күрәсең, әнисе аңа барысын да үзенчә аңлаткандыр.
– Зәринә, мин сине кунакка алырга килдем. Хәзер безгә кайтабыз. Әниең терелеп беткәнче, бездә торырсың. Минем белән көндә бакчага, үз төркемеңә йөрерсең. Бакчада да сине бик көтәләр. Өйдә Айдар абыең белән Мәликә дә көтә үзеңне. Син ризамы, Зәринә?!
– Әнием генә терелсен! Барам, барам сезгә, Гүзәл Рәхимовна! Сездә еламам да! Әнием!..
Еламыйм дисә дә, елап җибәрүдән курыккан Зәринә, күзләрен яшерергә теләгәндәй, итекләренә үрелде.
«Туганнан бирле тормыш каккалап-суккалап торганга, вакытыннан алда олыгайган бит бу бала, – дип уйлап куйды Гүзәл. – Чандыр гына гәүдәле булса да, тере үзе, акыллы да, зирәк тә...»
Саубуллашканда, Зәринә:
– Әнием, син мине тизрәк килеп алырга тырыш, – диде дә, борылып карамаска тырышып, Гүзәлдән дә алда машинага таба китте.
Опекада аралаштырырга кушмасалар да, кесәсенә язып тыккан телефон номерын бирергә онытканлыгы келт исенә төшеп кире борылган Гүзәл ишек төбендә боегып басып калган Зинага дәште:
– Менә минем телефонымның номеры. Зәринәнең хәлен белешкәләп торырсыз! Бар да яхшы булыр, Алла теләсә! Үзегез генә үз сүзегездә торыгыз, балагыз хакына!..
Айдар белән Гүзәл өендә ул кичне зур табын тулы кунак җыелды. Баланың кайтасыннан хәбәрдар булган ике як әти-әни дә, үз оныкларын каршылагандай, бәлеш-гөбәдияләрен пешереп, балаларны сыйлау өчен запас тәм-томнарын кыстырып, алдан ук килеп җиттеләр. Ул арада бер-бер артлы килә барган туган-тумача, күрше-күлән, дус-ишләр дә, Зәринә белән Мәликәне күчтәнәчләр белән сөендереп, бүләкләргә күмделәр. Мәликәдән дә бәхетле кеше юк хәзер. Чөнки ул апалы булды. Ике кызга аерым ятаклы уртак йокы бүлмәсе әзерләнгән. Кием-салымнары өчен комод-шкафта аерым киштәләр. Ачык шкафтагы киштәләргә тезеп куелган уенчыклар да, минем белән уйна, минем белән уйна дип, үзләрен чакырып торалар...
Кунакларны озаткач, Гүзәл кызларны душ кабинасында юындырып, үз бүлмәләренә алып керде.
– Хәзер сез ятасыз, ә мин сезгә, тәмле төшләр керсен өчен, әкият китабы укыйм, килештекме, балалар?! Иртәгә икегез дә бакчага барачаксыз, Зәринәне дуслары сагынгандыр. Асия Нурулловна да көтә!
«Асия Нурулловна да көтә», – дигәч, Зәринәнең йөзе яктырып китте, һәм ул:
– Ә аннары мине бакчадан әни килеп аламы? – дип, Гүзәл апасының күзләренә карады. Гүзәл, күзләрен баладан алып, ни дип тә җавап бирергә өлгергәнче, Зәринә, еламсырап, үзе үк әйтеп тә куйды: – Тиз килеп алмас әле ул мине...
Көннәрне көнгә бәйләгән өстәмә мәшәкатьләр белән ике атна вакыт узып китте. Юл уңаеннан Гүзәл башта Мәликәне үз бакчасына кертеп чыга, аннары Зәринә белән үзе эшләгән бакчага юл тоталар. Эштән соң да шул ук тәртиптә өчәүләп өйгә кайталар.
Кызлар үзара бик татулар. Кайчагында Мәликәдә көнчелек уты кабынгалап ала алуын, Зәринә апаны күбрәк яратасыз, дип үпкәли. «Ул бит инде зур кыз, тиздән мәктәпкә бара. Аңа игътибар күбрәк кирәк», – дигәч, тынычлана тагын. Кайчагында үзара үпкәләшеп, балавыз сыгып та алгалыйлар. Тик биш-ун минут та үтми, татулашып өлгерәләр, кызлар, үз фантазияләрен эшкә җигеп, курчаклары белән әниле-кызлы уйный башлыйлар... Үткән шимбәдә Айдар белән Гүзәл балаларны шәһәр Мәдәният сараена курчак театрына алып бардылар. Күңелләренә хуш килгән әкият геройларын күрүдән әсәрләнгән кызларны, ачыкканнардыр дип, «Зур кашык» кафесына алып бардылар. Ял көнне кибетләрдә йөртеп, Гүзәл кызларның икесенә дә, көзгелеккә дип, салават күперенең җиде төсен чагылдырган курткалар белән башлыклар алгач, аяк киемнәрен дә пардан алып кидерде. Кайтышлый, Гүзәлнең әниләренә кереп, тәмле бәлеш белән сыйланып чыктылар. Ике як әби-бабай да Зәринәне үз күреп кабул итте. Көн саен «Бала күнәме, хәле ничек?» – дип, шалтыратып сорашып торалар. Шалтырату дигәннән, Зәринәнең әнисе дә көн саен телефон аша кызының хәлен белешеп тора. Сөйләшкән чакта, Гүзәл түзми, күреп-сизеп тора бит баланың әнисен сагынганын, трубканы Зәринәгә тоттыра да, ана белән бала туйганчы сөйләшәләр...
Әнисе белән сөйләшкәннән соң ямансулап калган кыз, бераздан онытылып китеп, Мәликә белән мәш килеп уйнарга тотынса да, Гүзәл күңеле белән тоя: баланың әнисен күрәсе килү теләге көннән-көн арта гына бара. Бакчадагы хезмәткәрләрнең күпчелеге Гүзәлгә теләктәшлек күрсәтсә дә, арада кайберләре, хәленә кергәндәй булып: «Ник үз өстеңә үз анасы карамаган баланы алдың, бүре баласы, бүреккә салсаң да, урманга карый ул. Алай-болай була калса, ничек җавап биреп бетерерсең», – дип, Гүзәлнең канына тоз салалар. Әле өстәвенә үзе башка бала таба алмый икән, шуңа чиләнә ул бу бала белән дигән тузга язмаган гайбәт сүзләрне дә ишеттерә торалар...
Чираттагы шимбәдә балалар Казанга барып, цирк карап кайту бәхетенә дә ирештеләр. Гүзәлдән битәр, Айдар теләге белән тормышка ашкан бу күңелле сәфәр балаларны канатландырып җибәрде. Бер-берсен уздырып, юл буе үз кичерешләрен бүлешкән Зәринә белән Мәликә, өйгә кайткач та, циркта күргәннәрен сөйли-сөйли арып бетеп, ярты төндә генә йоклап киттеләр.
Ялдан соң Гүзәл янә боегып калган Зәринәне, чирләп китә күрмәсен тагын дип, үз әнисе белән очраштырырга булды һәм балалар бакчасында очрашу билгеләде. Балалар йокыдан торган җиргә коштай очып килеп җиткән ана үз баласын кочагына алгач, балаларны кабул итү бүлмәсе Зәринәнең шат авазы белән тулды.
Үзен озата чыккан Гүзәлгә Зина үзенең үзәктәге бер кибеттә идән юучы булып эшләве, Идриснең шул ук кибеткә машина белән азык-төлек ташуын әйтте. Сөйләшкәндә, Зинаны күзәткән Гүзәл шуңа игътибар итте: Зина туры карап сөйләшә башлаган. Теге вакыттагы кебек читкәрәк китеп басып, күзләрен йә янга, йә аска яшерми. Бу аның чынлап та авызына хәмер алмаганына бер дәлил иде. Чәчен дә матур итеп кистергән. Муенына ачык төстәге ефәк шарф ураган. Өстенә, яңа булмаса да, чиста-пөхтә һәм озын буй-сынына килешеп торган кыска куртка белән джинсы чалбар кигән. Кемнәрне кем хәленә төшерми бу аракы?! Югары белемле белгеч, үз урынында утырмыйча, идән юып йөрсен инде?! Шул көннән башлап, Гүзәл Зинада үз тормышын тамырыннан үзгәртергә теләүче, үзенә таныш та, таныш та түгел мөлаем йөзле ханымны күрә башлады. Бала белән очрашуга алар инде Идрис белән икәүләп килеп йөри башладылар. Идриснең йомшак күңелле икәне күренеп тора. Үзе Зәринәсен иркәли, баланың бар капризын үти, үзенең күзләреннән бертоташтан мөлдер-мөлдер яшь ага. Мондый ихтыярсыз ирләрне тиз сындырадыр шул бу катлаулы тормыш...
Бер ай кунак булып гаиләдә яшәгән Зәринәне, Айдар белән Гүзәлнең үтенечен исәпкә алган махсус комиссия утырышы чыгарган карарга нигезләнеп, тагын бер айга Шакировлар гаиләсендә яшәргә калдырдылар. Бу карар бер айлык сынау шартын узган Вәлиевларны тагын бер ай сынап карау өчен дә чыгарылган иде.
Ирле-хатынлы Вәлиевлар, үзләренә тагын бер кат шанс бирүләрен үтенеп, опека бүлегенә кат-кат мөрәҗәгать итсәләр дә, аларның үтенече кире кагыла торды.
Декабрьнең егермеләре тирәсендә чыршы күтәреп кайтып кергән Айдар, өйдә якынлашып килгән Яңа ел атмосферасын тудырды. Тартмаларга җыеп куйган герлянда-уенчыклар да чыгарылгач, кичке аштан соң дүртәүләп, чыр-чу килеп, чыршы бизәргә керештеләр.
Ялт-йолт килгән купшы чыршы тирәсендә уйнап та, биеп-җырлап та күңелләре булган кызларга Гүзәл: «Тиздән Кыш бабайга хат язарбыз, бүләккә нәрсә сораячагыгызны уйлый башлагыз», – диде. Шатлыктан кулларын чәбәкләп сикерешкән балалар, бүген үк языйк, хәзер үк языйк Кыш бабайга хатны дип, Гүзәлгә сарылдылар. Ярар, ярар, сезнеңчә булсын, язарбыз, тик тыңласагыз, тәртип бозмасагыз гына. Тыңламаган балаларга Кыш бабай бүләк бирми. Бер минут та тиктормас Мәликәнең тынычлана алмавын күреп, ни теләгәнен белгәннән соң, Кыш бабайга хатны башта аның исеменнән яздылар да, Гүзәл хатны чыршы астына Мәликәнең үзенә куярга кушты.
Чират Зәринәгә җитте. Гүзәл, аның чәчләреннән сыйпап:
– Зәринәкәй, ә син Яңа елга Кыш бабайдан нинди бүләк көтәсең, хатка ни дип языйк? – диде.
Уйчанланып калган Зәринә, бераз икеләнеп торгач, Гүзәлнең кулларыннан тотып:
– Кыш бабайдан чәчәкләр сорар идем. Чәчәкләр кирәк миңа, – дип әйтеп куйды.
Ни дип юрарга белмәгән Гүзәл:
– Чәчәкләр?! Чын чәчәкләрме, нигә алар сиңа, Зәринә? Алар тиз шиңәләр бит, берәр матур курчак яки үзең яраткан уенчыгыңны сорарсың, бәлки?!
– Юк, миңа чәчәкләр кирәк, ул чәчәкләрне әниемә бүләк итәсем килә!..
Зәринәнең, әниемә бүләк итәргә чәчәкләр кирәк миңа, диюе Гүзәлнең бәгырен телгәләде. Олыларча фикер йөртү сәләтенә ия булган алты яшьлек сабыйга үз әнисеннән башка беркем дә кирәк булмаганы һәм үз әнисен беркем дә алыштыра алмаганы шушы бер җөмләгә сыеп беткән иде... Айдары белән икәүдән-икәү калгач, Зәринәнең Кыш бабайдан бары тик бер генә нәрсә: үз әнисенә бүләк итү өчен чәчәкләр генә соравы турында кат-кат фикер алышып, бу баланы үз әнисенә кире кайтару өчен, үзләре дә ярдәм итәргә тиеш дигән уртак фикергә килделәр.
(Дәвамы бар).
Фото: ru.dreamstime.com