

Мондый яңалыктан күңелсез уйларга чумган Гүзәл Рәхимовнаның күңеле дә, кулы да эшкә ятмады. Көн дәвамында аның уйлары зәңгәр күзле моңсу кызчык тирәсендә чуалды. Кичке якта өенә кайтып, бу күңелсез яңалык турында Айдарына сөйләгәндә, күз яшьләрен иркенләп түккәч кенә, бераз җиңеләеп киткәндәй булды...
– Ул баланың беркеме дә юк микәнни соң? – диде Айдар, хатынының яшьле күзләрен кулъяулыгы белән сөртеп.
– Юк икән шул, җаным, юк икән, иртәгә мин аның янына хастаханәгә барып кайтырга ниятлим, күчтәнәчләр кертеп чыгасы иде, сабый бит... Аның да, безнең кызыбыз кебек, матур күлмәкләр киясе, матур курчаклар белән уйныйсы, тәмле кәнфитләр ашыйсы киләдер ич...
– Әлбәттә, Гүзәлем, бала янына барып, күңелен күреп кайтырга кирәк. Мәликәне дә алып, бергә барып кайтырбыз, тынычлана күр, зинһар, – дип, Айдар Гүзәлне кочагына алды. Шулай күпмедер вакыт, бер-берсенә сыенышып, тын гына торганнан соң, сүзен дәвам итте: – Тукта әле, Гүзәлем, бәлки, без ул кызны үзебезгә алырбыз? Мәликәгә дә апа булыр, кызчык шулкадәр күңелеңә яткач, дим. Мин каршы түгел. Баланы күрәләтә балалар йортына биргәнче...
Гүзәл Айдарының киң күңелле һәм мәрхәмәтле икәнен белә. Әмма бу кадәр үк фидакяр җанлыдыр диеп уйламый иде. Алай да.
– И–и җаным, мондый эш җиде кат үлчәнеп, бер генә тапкыр киселергә тиеш бит. Мин әле үзем дә чынлап торып мондый адымга әзер түгел дип уйлыйм. Зәринәне ничек шулай тиз генә үз итеп, үз кызымдай яратып, аның өчен җан атуыма үзем дә аптырап куям, – дип, Айдарының күзләренә тагын бер кат сынап карады. Үз сүзен кырт кисеп, бер генә тапкыр әйтергә һәм шуны үтәп яшәргә күнеккән Айдар, Гүзәлне сүзсез дә аңлап:
– Курыкма, йөрәгең кушканны эшлә, мин риза дип әйттем бит инде, бер бала янына икенчесе сыя ул, – дип, Гүзәлен янә кочагына алды.
Йөрәге хуп күргәнне, акылы үз башына сыйдырып бетерә алмаганга да зиһене таралган Гүзәл, ул төнне күз дә йоммыйча дигәндәй, төрле уйларга чумып үткәрсә дә, иртәнге якта: «Хәерле сәгатьтә булсын, Раббым, изге ниятемне башкарып чыгарга Үзеңнең ярдәмеңне бир, рәхмәтеңнән ташлама», – дип, төпле бер фикергә килгән иде инде.
Иртән эшкә килүгә, бакча мөдире янына керде Гүзәл. Алия Марсовнаның кәефе бик үк күтәренке булмаса да, ул, эш кәгазьләрен бер читкәрәк алып куеп, үзенең игътибарын Гүзәлгә юнәлтте. Гүзәлнең ни йомыш белән кергәнен ишеткәч, бер мәлгә өнсез калгандай торса да, үзе сүз башлады:
– Гүзәл Рәхимовна, – диде ул, – белеп торасыз: бик авыр гаилә, тынычлыкта калдырмаслар. Мәктәп яшенә җитеп барган баланы балалар йортына җибәрмәү өчен, мин дә бар көчемне куяр идем дә... Әгәр, катгый карарга килгәнче, яхшы итеп уйлагансыз икән инде, мин сезне хуплыйм гына. Сез бик батыр йөрәкле кеше икәнсез!..
– Рәхмәт, Алия Марсовна, юк, мин әлегә бернинди батырлык та эшләмәдем. Бары ирем белән киңәшкәннән соң гына, шундый карарга килдем. Чөнки баланы күрәләтә балалар йортына җибәрә алмыйм. Язмыш кочагына ыргытылачак кыз балага ярдәм кулы сузарга гына телим.
– Яхшы, Гүзәл Рәхимовна. Мин дә сезгә ярдәм кулын сузармын, тиз арада документлар тупларга да ярдәм итәрмен. Мөдирнең аның бу адымын хуплавы, ярдәм итәргә әзер торуы Гүзәлнең иңнәренә өстәмә канатлар куйды.
Кирәкле документларны туплап, опека органнарына гариза белән кергәндә, Гүзәл инде бераз тынычланган, кирәкле җирдә сөйләшә алырлык кыюлыгы да арткан иде. Кабинет ишегеннән эчкә узуга, аның күзләре кәнәфигә чумып утырган ханымның салкын карашы белән очрашты. Гүзәлне баштанаяккача шул салкын карашы белән сөзеп алганнан соң гына, кем икәнлеген һәм ни кирәклеген сорады ул.
Гүзәл үзенең кем булуы, чит бала мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүе хакында сөйләп биргәч, Лариса Александровна (баш белгечнең исеме шулай икән), ирен чите белән генә елмайгандай итеп, Гүзәлгә урындык тәкъдим итте. Килеп туган хәл хакында кат-кат фикер алышкач һәм Гүзәл тарафыннан җыелган документларны да кат-кат энә күзеннән үткәргәч кенә, үз фикерен белдерде Лариса Александровна:
– Ярый, баланы опекага алу өчен, бар документларыгыз да әзер һәм дөрес. Тик башта сезнең өегезгә опека органнарыннан вәкилләр барып, йортыгыздагы яшәү шартларының нинди булуын тикшереп кайтачаклар. Сез үз өстегезгә бик зур җаваплылык аласыз, баланы әле ата-анасыннан закон буенча мәхрүм итмәделәр, тагы бер айдан комиссия җыелачак. Шунда гына бу эш кабат каралачак. Минем уйлавымча, бу гаиләгә башка шанс бирелмәс. Чөнки бу аларга соңгы кисәтү иде. Сез башта баланы, сынау шарты белән, бер айга алачаксыз, закон шулай куша. Законда бу «кунак гаилә» дип атала. Гражданка Шакирова, мин сезгә бары тик уңышлар гына телим. Башка сорауларыгыз булмаса, гаризагызны калдырыгыз, – дип, салкын карашлы битлеген тагын йөзенә элеп, эш кәгазьләренә чумды. Ул арада Гүзәлне күрше кабинеттан башка белгеч чакыртып алды. Анысы, баланы опекага алган очракта, тагын ниләр кирәк буласын тыныч кына аңлатырга кереште. Тиешле карар чыгарылгач, кызны хастаханәдән алып чыга алулары турында хәбәр итәр өчен, Гүзәл машинада көтеп утыручы Айдары янына ашыкты.
Озак көттермичә генә, Шакировларның яшәү һәм торак шартлары опека вәкилләре тарафыннан бик яхшылап тикшерелде, уңай бәя куелды. Айдар белән Гүзәл, кызлары Мәликәне дә алып, хастаханәгә киттеләр. Ир белән хатын бераз дулкынлансалар да, бер-берсенә сиздермәскә тырыштылар. Гүзәл Зәринә янына көндә диярлек барып йөрсә дә, Айдар белән Мәликәнең бүген кызчык янына беренче барулары.
Өч яшьлек Мәликә: «Тиздән минем апам була», – дип, үзе йөргән бакчадагы иптәшләренә мактанып та өлгергән инде. Әтисе белән әнисен дә «Кайчан апаны алып кайтабыз?» – дип аптыратып бетерә. «Зәринәгә күчтәнәчләр илтәбез», – дигәч тә, үзенең иң матур курчагын күтәреп, «Апама мин дә бүләк бирәм» дия-дия, беренче булып машинага кереп утырды.
Шакировларның кем янына килүләрен аңлаган дежур торучы шәфкать туташы Гүзәл белән Айдарга икенче катка, андагы 2нче палатага күтәрелергә кушты. Икенче катка күтәрелгәч, Гүзәл Айдарны: «Башта мин керермен, сез Мәликә белән соңрак керерсез», – дип кисәтеп куйды.
Гүзәлнең палата ишеген ачып җибәрүе булды, Зәринә көтеп кенә торган диярсең, «Гү-зәл Рә-хи-мов-на... – дип, Гүзәлне кочып алды һәм палатадагы бала ятагында түшәмгә карап ятучы әнисенә: – Әнием, Гүзәл Рәхимовна килгән», – дип дәште. «Әнием» дигән ханым Зәринәнең анасы Зина иде. Бала үзе генә хастаханәдә ятмасын өчен, ананы да вакытлыча бирегә китергәннәрен аңлап алды Гүзәл.
Гүзәлне күргәч сискәнеп куйса да, сиздермәскә тырышкан Зина, яткан җиреннән тиз генә күтәрелеп, аягына басты.
– Исәнмесез, Гүзәл Рәхимовна, – дип, кыюсыз гына дәште дә ни әйтергә дә белмичә тынып калды. Бу бер минутлык тынлыкта Гүзәл үзе дә, исәнләшүдән кала, әйтер сүз таба алмый интекте. Аннары, күпмедер мизгелдән соң телгә килеп, тыныч кына сүз башлады:
– Зинаида Ивановна, сез беләсездер инде, мин сезнең кызыгызны, балалар йортына җибәрмәс өчен, үземә опекага алам. Сезгә үзегезне кулга алып эчмәскә, эшкә урнашырга киңәш итәр идем...
Берара дәшми торгач, Зина күзләреннән бәреп чыккан яшьләрен куллары белән сөртеп алды да:
– Мин барысын да беләм, миңа әйттеләр инде, – диде һәм бер башлагач әйтеп бетерим дигән кебек ашыгып дәвам итте: – Гүзәл Рәхимовна!.. Мин башка эчмәячәкмен, ант итәм, ышаныгыз, мин сездән үз баламны кире кайтарып алачакмын. Мин эшкә керәчәкмен! Зәринәнең әтисе Идрис абыең да башка эчмим, ди, ике көн булды эшкә чыкканына. Кабат эчмәс өчен, махсус рәвештә шофёр булып урнашты. Правасы бар бит аның. Ул да бик каты ярата Зәринәне. Мин эчүдән туктый алмаганда да, әтисе карый иде баланы. Юындыра, чәчләрен үрә, ашата иде... Без бик каты үкенәбез мондый хәлгә төшкәнебезгә...
Гүзәл, тамагына утырган төерне йотарга тырышып:
– Әйе, Зинаида Ивановна, барысы да үзегездән тора. Мин дә сезне бердәнбер балагыздан бөтенләйгә аерырга җыенмыйм. Бар теләгем – Зәринәне балалар йортына озатудан йолып калу! – диде, аннары, Зәринәгә карап: – Зәринә, кил яныма, мин сиңа күчтәнәчләр алып килдем, – дип, кызга бер пакет тәм-том тоттырды. Шуны гына көткәндәй, палатага Айдар белән Мәликә килеп керделәр. Мәликә, керә-керешкә үк, Зәринәне ко чаклап алды.
– Зәринә апа, әйдә, безгә кайтабыз, бездә сиңа күңелле булачак, мин сиңа үземнең уенчыкларымны бирермен, – дип, үзе белән алып килгән курчагын Зәринәгә тоттырды.
Айдар да, Зәринәнең аркасыннан сөеп:
– Әйе, Зәринә, тиздән без сине үзебезгә кунакка килеп алырбыз, – диде.
Гүзәл, Зәринәнең Мәликә белән мәш килгәненнән файдаланып, Айдарга балалар янында палатада калырга кушты да Зинаны үзе белән коридорга чакырды. Коридорга чыгу белән, Гүзәл, әйтәсе килгән уй-фикерләрен туплап, янә Зинага карап сүз башлады:
– Зинаида Ивановна, дөрес аңлагыз, мин сездән кызыгызны тартып алырга теләмим. Баланы мин алып калмасам, һичшиксез, балалар йортына җибәрәчәкләр. Ә аннан баланы икенче мәртәбә кире кайтарулары икеле... Өстәвенә ана булу хокукыннан да мәхрүм итмәкчеләр... Сездә өмет чаткысы яшәргә тиеш, авырлыкларны җиңеп чыга алсагыз, сез кызыгызны үзегезгә кайтара алырсыз, иншаллаһ!
Гүзәлнең бу сүзләреннән күңеле кабат кузгалган Зина, күзләреннән аккан яшьләрен дә сөртеп тормыйча, Гүзәлгә баланың нәрсә яратканын, нәрсәдән курыкканын, нинди киемнәре барлыгын әйтте дә, коридорның салкын стенасына терәлгән килеш уйга батып, сүзсез калды.
Бераз шулай уелып торган Зина, кинәт ачылып китеп, үзе кичергән язмышын бәйнә-бәйнә сөйләргә тотынды:
– Мин беренче ирем Андрей һәм газиз балам – Максимым үлгәч эчүгә сабыштым. Ә бит без бик тату гаилә идек. Ирем белән яратышып кавышып, бик матур яшәп киткән идек. Икебез дә югары белемле. Мин экономист, ирем юрист иде. Үз фатирыбыз, үз машинабыз. Ел саен ял итәргә барабыз, һич уйламаганда, язмыш миннән баламны да, Андреемны да тартып алды. Ялдан кайтып барганда, каршы полосадан килеп чыккан машинаның безгә килеп бәрелгәнен сизми дә калдык. Мин, бәхетсезлегемә каршы, исән калганмын, ә балам белән иремнең гомерләре шунда ук өзелгән. Бу кайгыдан мин әле дә чыга алмый интегәм. Инде ун ел вакыт узды, ә ярасы һаман төзәлми. Бар юанычны мин аракыдан таптым, аракы эчкәч кенә изелеп йоклый идем. Идрис белән танышканда, ул да, мин дә, бу зәхмәткә нык итеп бәйләнгән идек шул... Уртак Зәринәбез туганда, мин инде эчүне ташлый алмас дәрәҗәдә идем.
Гаеп миндә, беләм, кайгы кичерүчеләр күп, ләкин барысы да, минем кебек, эчүгә сабышмый. Гүзәл Рәхимовна, мин бит кырыктан узган хатын инде, бүтән бала тапмаячакмын. Бердәнбер баламнан да язсам, миңа үләргә генә кала... Мин, ничек булса да, бу афәттән котылырга тиеш, тиеш...
Куыш уйный-уйный, палатадан чабышып, Зәринә белән Мәликә килеп чыктылар. Мәликә Гүзәлгә килеп сыенды, ә Зәринә, әнисенең яшьле күзләрен күреп, капыл туктап калды һәм, муенына сарылып:
– Ёлама, әнием, елама, тиздән син тереләчәксең, әйе бит? – диде.
Бер-берсенә сарылышкан ике җанның эчке халәтен күңеле белән тоюдан тетрәнгән Гүзәл, әлегә ана белән баланы үзләреннән аерып торган чик аша узарга хаклары юклыгын аңлап:
– Зәринә, үскәнем, безгә китәргә кирәк, иртәгә тагын килербез, яме, – дип, кызның аркасыннан сөйде дә Мәликәне үз кулына күтәреп алган Айдарга, күз карашы белән ымлап, китәргә кирәклеген аңлатты...
«Дөрес эшлимме соң мин?! Ана белән баланы аеруга сәбәпче итә күрмә, Раббым!» Үз-үзенә сорау рәвешендә бирелгән җавапсыз уйлардан юлда кайтканда да, өендә дә Гүзәлнең йөрәге шырпы кадалгандай сызлап-сыкрап торды. Айдар аны тынычландырырга теләсә дә, ул төнне йокысы йокы булмады Гүзәлнең.
Начар йокласа да, ниндидер ашкынулы дәрт белән эшкә ашыккан Гүзәлне ярты юлда телефон шалтыравы туктатты. Опека бүлегеннән, хастаханәдә карантин башлану сәбәпле, карарның тиз арада әзер булуын һәм, шул карар нигезендә, Шакировлар гаиләсенең Зәринә Вәлиеваны бер айга кунак итеп алу мөмкинлеге барлыгын әйттеләр. Башта Айдарга, аннары бакча мөдиренә шалтыратып, көтелмәгән хәбәр белән бүлешкән Гүзәл, машинасын кире борып, районның башкарма комитеты бинасына урнашкан опека бүлегенә ашыкты. Анда, карар белән танышып, тиешле җирләргә кул куелганнан соң, кулына карарның төп нөсхәсен тоттырдылар. Ике арада даими рәвештә булачак элемтә турында килешенгәч, бүлектәге хезмәткәрләрнең эш тәҗрибәсенә таянып үгет-нәсыйхәт сыйфатында әйтелгән теләкләрен әллә ишетте Гүзәл, әллә юк, ул инде күңеле белән Зәринә янында иде...
(Дәвамы бар).
Фото: b17.ru