

БӘХЕТЛЕГӘ БӘХЕТ ЮРАМЫЙЛАР
Мансур Мәдинә ишетеп кенә белгән Буа якларында туып үскән. Мәдинәдән ике яшькә генә өлкәнрәк. Аз гына сакаулыгы сизелсә дә, кызлар белән сөйләшә белүе сизелеп тора. Кызлар күңелен яулау серләрен дә ныклап ятлаган егет. Кыз баш-аягы белән аңа гашыйк булды. Һәр карашын, һәрбер сүзен күңеленә уеп куеп, киләчәк тормышын бары тик аның белән генә күзалларлык хәлгә килеп җитте. Җитмәсә, егет оста гармунчы, өстәвенә, җырчы да булып чыкты. Үзәкләрне өзәрлек итеп җырлап җибәрсә, Мәдинә бөтен дөньясын онытып, моң дәрьясына кереп чума.
Хәзер инде ул сөйгән ярыннан башка сулый да алмас кебек. Аның хакында уйлый-уйлый, шәһәр урамыннан атлап барган чагында да, Мәдинәнең күзләреннән якты нур ташып чыга, җиһан яктырып киткәндәй тоела. Ул үзе дә сизмичә, дөньяны балкытып елмая. Тирә-юньдәгеләр сәерсенеп, борылып-борылып карый башлагач кына, исенә килеп, иреннәрендәге елмаюны куен кесәсенә яшерә. Күз тияр дә, елмаюы мәңгегә югалыр сыман.
Очрашу мизгелләрендә бәхеттән шашып, сөйгәненең куенына сыена. Ярсу күңелендәге хисләре кайнап түгелә.
Синең өчен генә бу елгалар
Ярларыннан ташып актылар.
Канат очларына сөю төяп,
Каңгылдашып казлар кайттылар.
Бакчаларда синең өчен генә
Чәчәк атты быел сиреньнәр.
Сине эзли, сине эзли таңда,
Сине эзли кайнар иреннәр.
Бөтен теләк-омтылышлары белән егеткә көннән-көн ныграк бәйләнә барган кыз, бердәнбере дип санаган кешесенең башкаларга битараф булмавын да күрерлек хәлдә түгел иде.
Мансур Мәдинәне күрүгә үк, кызның талчыбыгыдай нәфис, зифа буена, сусылланып пешкән чиядәй иреннәренә, өзелеп чыгардай нечкә биленә сокланып күз атты.
Тик ул танышып очраша башлауга ук, өрфиядәй нечкә җанлы Мәдинәнең үзәге ныклыгына шаккатты. Егет теленнән бал тамган чакта да, кыз аның куенында балавыздай эрергә ашыкмады. Егетнең әрсез куллары билдән аска шуыша башлаган мизгелләрдә, кызның тәне кыя ташка әйләнә дә, корычтай бармакларның үзеннән үзе язылганын сизми дә каласың. Мансур бераз гына очрашып йөрим дә, теләгемә ирешкәннән соң, янәдән башка чибәрләрнең башын әйләндереп, ләззәт диңгезендә йөзәрмен дип уйлаган иде. Тик кыз һаман хыялдагы коштай, ычкына да очып китә, ычкына да очып китә. Үзе баштанаяк хис диңгезендә йөзә сыман. Очрашуга ашкынып килә. Аңа атап шигырьләр яза. Күзләренә карап, йөрәк хисен куша-куша, шигырьләрен Мансурга укыган чакларда, күңелгә шундый рәхәт. Бары тик үзенә генә атап язылган, беркемнең дә колагы ишетмәгән назлы шигъри юлларны тыңлап рәхәт чигә егет.
Мәдинә Мансур үпкән-кочкан чакларда каршы да килми. Тик артык ым, ишарә сизеп алса, ике арага гранит кыя бастырып куя диярсең. Мансурның әле мондый кыз очратканы юк иде. Егет аптырый. «Әллә өйләним микән?! Тугры хатын булыр иде. Мондый тотнаклы кызны кулдан ычкындырсам, яңадан кем туры килер?» – дигән уйлар да бимазалый үзен. Тик кашыкка салып йотардай кызларның игътибар үзәгендә булуыннан тәм табып яшәргә күнеккән күңеле ул уйларга каршы килә. Гомер бер генә бирелә... яшәп калырга кирәк!..
Шәһәр мәдәният сараенда эшләп килүче ансамбльнең концертына чакыру билеты алган кызның аягы җиргә тими. Мансур – ансамбль солисты. Ул сәхнәгә чыгып басуга, залда кызларның чыр-чу авазлары ишетелә. Гүя, Йосыфын күргәч, гүзәллегенә таң калып, бармакларын кискәнен дә сизмәгән Зөләйха аһылдый. Зал тулы кызларның күңел җепләрен берьюлы үзенә бәйләгән җырчы егетнең илаһи тавышыннан сихерләнгән чибәркәйләрнең, энҗедәй яшьләре алсу яңаклары буйлап аска тәгәри. Хисләр ташкынына түзми, Мәдинә дә үкси. Серле карашын залга төбәгән егет, Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасыннан «Гайнавал» җырын суза.
Телеграм баганасы
Олы юлга маяк ул,
Сагынасыңмы дип сорыйсың,
Сагынмаган кая ул.
Мәдинә эштә көн дәвамында Мансурны инде берничә мәртәбә күреп сөйләшсә дә, сагынып өлгергән, сәхнәгә йөгереп менеп, кочаклап алырдай хәлдә иде. Җырның сүзләрен дә ул сөйгәне нәкъ аңа гына атап җырлагандай кабул итте. Уч төпләре кызарып яна башлаганчы алкышлады. Тел очыннан өзелеп төшкән: «Мансурым, мин сине яратам!» – дигән сүзләрне башкалар ишетүдән куркып, бармаклары белән янган иреннәренә кагылды.
Мансурның залдагы алкышлардан башы әйләнә. Күпме күз аңа төбәлгән. Берсеннән-берсе чибәр кызлар, ым кагуга янына йөгереп киләчәк. Ә ул шул беркатлы, эчкерсез, әмма чикләвектәй каты тышлы, теше үтми торган кызга күпме гомерен сарыф итә. Бер ай, ике ай эчендә башкаларны үзенә буйсындырган егет инде ничә ел Мәдинәгә табынып яши. Яшь бара. Өйләнгәнче аш төрләндереп калмасаң, гаилә баткагына чумганнан соң, җае да чыкмаска мөмкин.
...Көн артыннан көн, көнгә ияреп айлар узды. Егетнең бөтен өмете язда. Гөрләвекләргә кушылып агучы, йомычка өстенә йомычка менгән чаклар җиткәч тә, кыз бирешмәсә, башка очрашып йөрүнең мәгънәсе юк. Яшьлек вакыты бер генә. Мансур шундый карарга килүеннән сөенеп, җиңел сулап куйды. Җитәр, сузып йөрмәскә кирәк.
Яшьлекнең иң гүзәл чорына охшаш язлар да якынлашты. Март ахыры гына булуга карамастан, калын булып яткан кар юрганы да эреп бетеп бара. Кояш та хыялый гашыйк хәлендәге кызның мәхәббәтенә охшаган. Кайнар нурлары белән кар-бозларны эретә. Урамнар буйлап гөрләвекләр ага. Күңелдә шигырь туа:
Гөрләвекләр белән килде язлар,
Кояш күмә якты нурларга.
Күңелемдә минем гүзәл язлар,
Нинди көч соң язгы суларда?!
Иртәгә ял көне. Мәдинә белән Мансур табигать кочагына барырга дип сөйләштеләр. Кама буена гына түгел, сөйгәне белән җир читенә дә китәргә әзер ул. Иртән торып, бүлмәдәш кызлары белән чәй өстәле янында гәпләшкәндә дә, кызның телендә бары тик Мансур гына булды. Хәтта әнкәсенең: «Күп уйлама, уелырсың, күп шыбырдама, коелырсың!» – дигән сүзләрен дә хәтереннән алып ташлаганын сизмичә калды. Аның бәхеттән балкыган йөзенә карап, бүлмәдәшләре хәтта көнләшеп тә куйды. Бер-берсенә тиң парлар сирәк очрый шул. Ә Мәдинә белән Мансур чит күзләргә дә шундый сирәк парларның берсе булып күренә иде.
Табигать аларны, күк төстәге йомшак бәрхет күлмәк кигән тал песиләренең карашы белән, назлап каршылады. Кар суы исе сеңгән саф һава, күзләрне чагылдырырдай яктылык, зәп-зәңгәр күк йөзе. Килешле кыска җиңле алсу күлмәге өстеннән «әтәч тиресе»дәй юка гына, зәңгәр төстәге «болонья» плащын иңенә салган Мәдинә, гомерлек яры буласына ышанган Мансуры белән кулга-кул тотынып бара да бара. Әле боз катламыннан да арынырга өлгермәгән зәңгәрсу елга ярында, бер-берсенә сыенып, озак кына табигатьне күзәттеләр алар. Егетнең кайнар сулышы колак яфракларын, муенын пешергән мизгелләрдә Мәдинә рәхәт җылыдан эреп, күзләрен йома. Әлеге мизгелләрнең мәңгегә дәвам итүен теләгән кызның шатлыктан үксеп елыйсы килә. Ул бөтен йөрәге белән егетнең үзенә өйләнешү турында тәкъдим ясавын көтте. Нәкъ менә шушы илаһи мизгелләрдә аның хыялы тормышка ашачак. Эчке сиземләве беркайчан да алдамый торган иде. Унсигез яшендә чагында ук мәңгелек ярлар булырга вәгъдәләшкән яры белән кавышыр вакыт җиткәненә кыз шикләнми. Инде сәгате сукты, туй хакында сүз кузгатыр дип чын күңелдән инанган Мәдинә, сөйгәне белән очрашуга чыгып киткән чакта, бүлмәдәш кызлары белән дә уйларын бүлеште.
– Бүген без туй көнен билгеләячәкбез. Беренче күргәндә үк, аны йөрәгем белән таныган идем. Инде дүрт елга якын очрашып йөрибез. Их, кызлар! Мин шундый бәхетле! Сез дә үзегезнең тиң ярыгызны очратып, минем кебек бәхетле булсагыз иде!
– Туегызга безне дә чакырырга онытмассыз инде!
– Бәхетеңә күз тимәсен, берүк!
– Да-а-а, кызлар, туйда биисебез дә бар икән әле!
Көнченең күңелен ят бәхете яндыра дисәләр дә, бүлмәдәшләре Мәдинәгә чын күңелдән теләктәшлек белдереп, аның өмет-хыялларына кушылып, үсендереп озатып калдылар.
Кинәт кенә салкынча җил исеп үтте. Мәдинә тәне буйлап йөгереп узган салкын дулкыннан бала йоннары кабарганын сизеп, сискәнеп куйды. Инде кар катламыннан арынып килгән ачык җирләрдә кояшка елмаеп күз ачкан сап-сары чәчкәләр дә, моңсуланып таҗларын җыя башладылар. Мансурның карашы җитди. Ул Кама аръягындагы наратларга төбәлгән дә тынып калган. Менә ул салмак кына кызның кулларын учына алды. Шомырттай кап-кара күзләрен төбәп аның җанына карады. Кызның күкрәгендә, әйтерсең лә читлектәге кош бәргәләнә. Ярсып типкән йөрәген учларына алырдай булып, Мәдинә тынып калды. Менә-менә сөеклесенең иреннәре ул көткән сүзләрне әйтәчәк. Мәдинәнең инде җавабы әзер. Әлбәттә ул: «Мин риза, Мансурым!» – диячәк. Карап туймас күзләреннән күзен алмыйча, шатлыкта да, борчуда да аңа гомере буена тугры булып яшәячәк. Дөньяда барлыгын белгәнче ук сагынырга өлгергән кешесен бәхетле итәр өчен яратылган бит ул. Уртак бәхет җимеше булып балалар туар. Алар бик яхшы әти һәм әни булырлар. Улы нәкъ Мансурга, ә кызы үзенә охшар. Татлы хыялны Мансурның бер үк вакытта якын да, ерагаеп та киткән тавышы өзде:
– Мәдинәм! Бу – безнең соңгы очрашуыбыз. Без моннан соң беркайчан да күрешмәячәкбез. Чөнки син миңа тиң түгел. Син яхшы кыз, үз парыңны табарсың. Мин җырчы булачакмын, бөтен илгә танылачакмын. Ә син – гади эшче. Мине аңла һәм рәнҗемә.
Дөньяда иң татлы нәрсә дә – тел, иң ачы нәрсә дә – тел икәнен Мәдинә шул мизгелдә аңлады. Кинәттән генә башына күсәк белән суктылармыни. Иңнәренә күк гөмбәзе ишелгәндәй булды. Бу мизгелдә Мәдинә үз-үзен дә, уйларын да тиешенчә аңларлык хәлдә түгел иде. Ышанып бәхет көткән минутларда, өмет-хыялларның җимерелүенән дә зуррак кайгы юктыр ул. Мәдинә тораташтай катып калды. Тик шулайда күңел түрендәге өмет бирешмәде.
– Юк, ышанмыйм. Нигә инде шаяртасың? Бер сәбәпсез ничек инде сөйгән ярыңны ташлап китәсең?! Юк, юк, бу бары тик шаярту гына. Ышанмыйм, менә хәзер син мине кулларына күтәреп алачаксың да, көлеп җибәрәчәксең. «Мин сине сынадым гына, сине беркемгә дә бирмәячәкмен, гомер буена без бергә булачакбыз, кадерлем!» – дип әйтәчәксең!
Тик Мансур авызына су капкандай тын калып, карашын читкә борды.
Күңел кылларына бозлы җилнең камчысы китереп суккач, кояш нурларының җылысын да тоймый башлыйсың икән. Көн сүрелеп, җиләсләнеп калды.
Мәдинә дәшмәде, күз яшьләрен эченә йотты. Горурлыгы җебеп төшәргә ирек бирмәдеме, акылына сыймаслык хәлнең чынлыгына ышанып бетмәдеме? Җаны белән бертигез күргән кешесенең хыянәте тез астына китереп сукканда, аягында басып калырлык көчне каян тапкандыр?!
Ә шулай да шәһәргә кайтып кергәндә дә, тулай торакка таба атлаганда да, җитәкләшкән куллар бер-берсен ычкындырмадылар. Мәдинә өзелеп сөйгән ярының кулын җибәрмәсә, бәлки китмәс, янымда калыр дип өметләнсә; Мансур кыз аз булса да юаныч тапсын, тынычлансын дип уйлады ахрысы. Балконга чыгып баскан кызлар аларның кайтып килүләрен күреп, хәтта көнләшеп тә куйдылар. Күрче, бармаклары бергә береккән диярсең!
Ишек төбенә җитәрәк Мансур кызның күзләренә карап:
– Без хәзер хушлашабыз. Син мине ихлас яратсаң, кит бу шәһәрдән! Зинһар өчен минем белән очрашулар эзләмә. Мин сине яратам, ләкин өйләнә алмыйм. Мин сәнгать юлыннан китәм, ә син гади эшче. Оныт мине, оныт, Мәдинә! – дип кабатлады.
Акыл хискә буйсынмый шул. Күңеле белән хушлашуларының чынлыгына һаман да ышанмаган Мәдинә түзмәде, үксеп елап җибәрде. Егет кызның яшьле күзләреннән, чиядәй тулып пешкән кайнар иреннәреннән соңгы мәртәбә суырып үпте дә:
– Хуш, мәңгегә, хуш, кадерлем! – дип пышылдады. Мәдинә аның иңнәренә сыенып:
– Мансур! Мин сине гомер буена яратачакмын. Хәтерлисеңме, син миңа: «Кырык елдан соң килсәм дә, кабул итәр идеңме?» – дип сораган идең. Мин: «Нинди генә хәлдә яныма килсәң дә, кабул итәчәкмен!» – дип җавап биргән идем. Бу сүзләр үз көчендә кала. Мин сине гомерем буена көтәчәкмен!
Мансур кинәт кенә борылып, китәр якка кузгалды. Шул чакта кызның ачыргаланып, әрнеп эндәшкән тавышы кичке тынлыкны яңгыратты:
– Мансур, китмә, китмә-ә-ә, Ман-су-у-ур!!!
Бүлмәгә килеп кергәндә, кызның иртән бәхет яктырткан йөзен сагыш баскан, һәрвакыт елмаеп торган күзләрен моң сарган иде.
Фото: aroma-avenue.ru
(Дәвамы бар)