

Көз җиткәнне искәртеп, урамда вак тамчылы көзге яңгыр сибәли. Машинасы белән үзе эшләгән бакчаның капка төбенә үк килеп туктаган Гүзәл, яңгыр тамчыларын учына җыя-җыя, эчкә таба юл алды. Минут санап эшкә чапкан хатын-кызларның кулчатыр астында яңгыр һавасын сулап, салмак кына баскалап йөрергә вакытлары да, җайлары да юк шул. Өйдә уңган хуҗабикә булу, эштә уңышка ирешү теләге белән янган гүзәл затларга замана артыннан калышмыйча яшәү бер дә җиңелләрдән түгел. Иртәнге ыгы-зыгы аркасында урамдагы һава торышы турында уйлап та карамыйсың. Башта бер генә уй: эшкә соңга калмаска! Аңа чаклы әле иртәнге аш әзерлисе, ирне эшкә озатасы, вак-төяк эшләрне карап калдырып, үзеңне дә бераз көзге алдында тәртипкә китерәсе, кыскасы, бизәнәсе-киенәсе һәм, иң мөһиме, йокысы туймаудан көйсезләнгән баланы көйләп-җайлап бакчага илтәсе бар...
Гүзәл Рәхимовна гади генә бер шәһәрнең гади генә бер балалар бакчасында музыка тәрбиячесе булып эшли. Тәрбияче генә түгел, музыка белгече дә бит әле ул. Сабыйларның күңел кылларын кузгату өчен, үзенә генә хас алымы булган һәм үз күңел түренә дә бар асыл сыйфатларны туплаган яшь белгечне үз хезмәттәшләре дә яратып өлгерделәр.
Менә бүген дә ул, зифа буй-сынына килешле генә сыланып торган шәмәхә төстәге плащын салып, көзгедән тиз генә үзенә күз йөгертеп алды да, болай да матур итеп өскә чөеп куелган куе кара чәчләрен сыйпаштыргандай итеп, зурлар төркеменә йөрүче балаларны шөгыльгә чакырырга ашыкты. Төркемгә килеп кергәч, тәрбиячеләр белән исәнләшеп, хәл-әхвәлләрен сорашты да, балаларга бер кочак елмаю сирпеп, сөйләштерергә кереште. Балалар да, үзләренең яраткан музыкантларына сарылып, «Гүзәл Рәхимовна, Гүзәл Рәхимовна» диешә-диешә, бер-берсеннән уздырып, үз яңалыклары белән бүлештеләр.
– Шөгыльгә әзерме сез? – дип, сабыйларны аркаларыннан сөя-сөя, сүзен дәвам иткән Гүзәл курчак кочаклап бер читтәрәк моңсу гына утыручы нәни кызчыкны күреп алды.
– Сездә яңа кыз бар икән?!
– Әйе, бүген безнең төркемгә Зариночка килде, әйеме, Зәринә кызым?! Менә таныш бул, бу матур апагыз сезне җырларга һәм биергә өйрәтәчәк, – диде төркемнең тәрбиячесе Асия Нурулловна, кызчыкның иңеннән кочып.
– Бигрәк матур кыз бала. Күк гөмбәзедәй ачык зәң гәр күзләр. Тик ник болай моңсу карый соң бу баланын күзләре? Авырмыйдыр бит?! – дип сорап куйды Гүзәл.
Төркемдәге ике тәрбияче дә бер үк авыздан, юк-юк, температурасын үлчәдек, нормада, күнегү этабында бит әлегә бала, диештеләр.
– Бала безгә башка балалар бакчасыннан килде, әлегә авыр җайлаша, әмма еламый. Бераз авыррак гаиләдән ул, – дип йомгаклады сүзен Асия Нурулловна, балаларның зурлар сөйләшкәндә колак салып торырга яратканнарына ишарәләп.
Гүзәл Рәхимовна да, сүзне озайтмыйча, эшнең нидә икәнлеген аңлап, балаларны шөгыльгә әзерли башлады. Ләкин, нигәдер, шул көннән башлап бу моңсу зәңгәр күзле нәни кызчыкны ул күз уңыннан югалтмады.
Көн артыннан көн үтеп, вакыт узганы сизелми дә. Эштәге кеше, ялларны көтә-көтә, шул рәвешле, гомер узганын да сизми кала. Гүзәл дә, башкалар кебек үк, ял көннәрен үзен гаиләсенә багышлар өчен зарыгып көтеп ала. Ял көннәрендә ул яраткан ире белән бердәнбер кызын – Мәликәсен – тәмледән тәмле, татлыдан татлы камыр ризыклары белән сыйларга, атна буе җыелган өй эшләрен башкарырга ярата.
Бу тату гаилә бер үк вакытта ялларны бергә кызыклы итеп үткәреп, барасы җирләренә барып, тормыштан тәм табып яши белә. Бер мәктәптә укып, бергә үсеп буй җиткезгән кыз белән егет, бер-берсенә гашыйк булып, биш-алты ел яратышып йөргәч, авылда һәркем сокланырлык матур гаилә корды. Уртак мәхәббәт җимешләре булып, әтисенә охшаган бөдрә чәчле кызлары Мәликә дә тупырдап үсеп килә әнә. Яшьләр икесе дә тырыш булганлыктан, тормышлары да җитеш. Айдарының үзенә нык терәк булуын да Гүзәл һәрдаим тоеп яши.
Яллардан соң бакчага килүгә үк, Гүзәл Рәхимовна, төркемнәргә кереп, Уңыш бәйрәмен уздыру өчен үзе төзегән сценарийларны таратырга кереште.
– Уңыш бәйрәме балаларның да, әти-әниләрнең дә күңеленә хуш килерлек булсын өчен, бүгеннән үк балалар белән өйрәнә башлыйбыз, – дип, зурлар төркеме тәрбиячесе Асия Нурулловна белән сөйләшсә дә, күзе белән Зәринәне эзләде. Зәринәнең күзләре көндәгечә моңсу иде. Үз яшьтәшләреннән буйга да шактый кайтыш, өстәвенә бик ябык та.
– Балакай бигрәк моңсу, күнегә алмыймы әллә?
– Хәлләр әйбәт түгел шул, Гүзәл Рәхимовна. – Асия Нурулловна, ашыкмый гына, Зәринәгә кагылышлы хәлләрне сөйләп китте: – Мин бит инде сезгә әйткән идем, бала начар гадәтле гаиләдән дип. Ата-анасы эчкечеләр икән. Мөдиребез Алия Марсовна да, бу гаиләне нык контроль астына алырга кирәк, дип әйтеп чыкты. Чөнки Зәринәнең әнисеннән һәрчак хәмер исе аңкый. Ата белән ана, бер җирдә дә эшләмичә, икесе дә өйдә эчеп яталар дигән сүз дә йөри. Бала кызганыч. Бу гаиләнең исәпкә алынганлыгы да билгеле. Ананың кайвакыт айныкмы, исерекме икәнлеген аңлап та булмый. Ул кара күзлектән килеп керә дә, баланы тиз арада киендереп, күз иярмәс тизлек белән алып чыгып та китә... Кайчакта куркуга да калам, аек булмаган анага бала биреп җибәрдем бугай дип, соңыннан нык кайгырам. Безнең барыбызның да тынычлыгыбыз бетте...
Зәринәне кызганудан бәреп чыккан күз яшьләрен сөртә-сөртә, йа Раббым, ташлама үз колыңны рәхмәтеңнән дип, Гүзәл, музыка шөгыленә алып китү өчен, балаларны барларга кереште.
Уңыш бәйрәмен бик зурлап, тиешле дәрәҗәдә уздырып җибәреп, ата-аналарның да канәгать калганнарын күреп тынычланган Гүзәл ял көннәрендә үз гаиләсе белән иркенләп ял итмәкче иде. Тик ике көн буе күңелен Зәринәгә бәйле уйлар бимазалап торды. Үз кызына карап, ул аның никадәр бәхетле бала икәненә сөенсә, Зәринә кебек балаларның да бәхеткә хаклы булулары турында уйлап, чарасызлыктан көенде. Табынга утырган саен, Зәринәнең бәйрәмдә ничек итеп матур биегәнен, баланың бәйрәмгә килмәгән әнисен зарыгып көтүен кат-кат сөйләүдән күңеле йомшарган Айдарның да күзләрен яшьләнергә мәҗбүр итте.
Атна башында эшкә килүгә, Гүзәлнең беренче булып зурлар төркеменә керүе дә Зәринәне күрәсе килүдән иде. Асия Нурулловна һәрвакыттагыча балалар янында кайный. Гүзәлне күргәч, исәнләшеп алуга, төркемдә туган борчулы яңалыклар белән бүлешергә ашыкты өлкән тәр¬бияче:
– Зәринәбез бүген килмәде, – дип башлады ул үз сүзен. – Беләсезме, бәйрәмне уздырган кичтә Зәринәнең әтисе дә, әнисе дә озак килми тордылар. Мин аларга шалтыраткач, бу ата-ананың аек булмавы аңлашылды. Баланың әби-бабайлары да юк икән. Шуннан мөдиргә, Алия Марсовнага шалтыраттым. Ул килеп җиткәндә, сәгать телләре кичке сигезне күрсәтә иде инде. Үзем белән алып кайтып китәрмен бүгенгә дип, мөдирне тынычландырып торганда, алпан-тилпән атлап, Зәринәнең әнисе килеп керде. Мөдир аңа баланы ни сәбәпле биреп җибәрмәячәгебезне аңлатырга тырышып караса да, исерек ананың үз туксаны туксан иде. Шуннан Алия Марсовна балалар белән эшләүче органнарга шалтыратырга мәҗбүр булды. Берәр сәгатьтән тиешле оешмалардан вәкилләр килеп җиткәч, баланың инде бер тапкыр балалар йортында булганлыгы ачыкланды. Димәк, бу гаиләгә катгый кисәтү ясалган булып чыкты. Баланы кабат балалар йортына озатачакларын әйтеп һәм ананың кулыннан расписка алып, баланы әнисенә биреп җибәрделәр җибәрүен. Әмма бу вакыйгага инде ике көн вакыт узды. Шуңа да, бүген бала бакчага килмәгәч, ни уйларга да белмибез.
Сүзен тәмамлагач, тәрбияче авыр итеп көрсенеп куйды. Бала язмышына битараф кала алмаган Гүзәл, Асия Нурулловнаның хәленә кереп, ни дип тә әйтергә дә өлгермәде, бүлмәгә мөдир килеп керде.
– Сезнең төркемдәге Зәринә Вәлиева хастаханәдә ята икән. Ике көн буена ашамаган-эчмәгән баланы рейдка килгән опека хезмәткәрләре, әле һаман айнымаган, исерек ата-анасыннан аралап, хастаханәгә озатканнар. Хастаханәдә берәр айлар тирәсе дәвалап, тиешле документлар әзер булгач, кызны балалар йортына җибәрәчәкләр. Безнең бакчага башка килмәс инде ул, сезгә шуны әйтергә керүем иде минем, – дип, озак тоткарланмыйча чыгып та китте.
Фото: cutewallpaper.org