Чәчмә әсәр
18 Февраля 2023, 01:15

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Исемең ничек, сылу? Хикәя (Ахыры)

Кулым янә ишеккә үрелде. Әллә кереп, үземне танытасы инде? Тик Уфада Гөлсөя салган ярам бик тирән иде.

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Исемең ничек, сылу? Хикәя (Ахыры)Илдус ТИМЕРХАНОВ. Исемең ничек, сылу? Хикәя (Ахыры)
Илдус ТИМЕРХАНОВ. Исемең ничек, сылу? Хикәя (Ахыры)

3

Иртәнге тугызда башкалабызда идем инде. Ашыгып, таныш йорт янына килдем. Бу юлы ишекне ачтылар. Каршымда, кояштай балкып, Гөлсөям басып тора. Кочаклап алмакчы булдым. Читкә тайчанды. Уң кулындагы йөзекле бармагын күрсәтте.

– Кияүгә чыктым, – диде тыныч кына.

Аяк буыннарым калтырап китте.

– Алай булгач, нигә мине өметләндереп хатлар яздың?

– Безнең тынычлыкны саклаган солдатның кәефен төшерәсем килмәде. Ышан – сине дә яратам мин. Тик үзең озак югалып торгач, әллә ничек сүрелә төштем бугай.

Миңгерәүләнеп басып торам.

– Иремнең шәһәрдә квартирасы да бар инде, – дип ычкындырды. Шуңа да инде...

Шуннан соң ник әйттем инде монысын дигәндәй, башын читкә борды.

– Минем мәхәббәт хатларым иреңә эләгер дип курыкмадыңмы?

– Шикләнә идем. Шуңа да апамны кисәтеп куйдым. Почта тартмасы ачкычын үзеңдә генә тот. Миңа Илфаттан хат килә калса, Ришатка күрсәтә күрмә, – дидем.

Эй, эчкерсез кыз иде дә соң инде минем Гөлсөям! Барысын да ихлас күңелдән ачып салганына рәхмәт әйттем дә чыгарга борылдым.

– Ашыкма, ирем командировкада, бераз сөйләшеп утырырбыз, чәй эчәрбез, – диде. Чәеннән баш тартып, ашыгып чыгып киттем.

Гөлсөяне башкача очратмадым. Гамәли фикер йөрткәндә, ул, бәлки, дөрес эшләгәндер. Укуын бетереп килә, ә мин быел гына нефть институтына имтихан тапшырырга йөримен. Кайчан бетерәм дә, кайчан эшли башлыйм әле. Әмма мәхәббәт дигән ярсулы хис тә бар бит...

 

4

Төш җитүгә Уфадан Югары Яркәйгә әйләнеп кайттым. Җизнине исемә төшердем. Кичә кич ул башлаган сүз, урынымнан кузгатып, кичекмәстән Уфага җибәрде бит. Үзем дә сизмәстән хуҗалык магазинына атладым. Ишеккә тотындым, әмма ачмадым. Теге көнне мин гашыйк була язган һәм бу эштән Гөлсөя генә “туктатып” калган сатучы сылу кыз пычрак көзге төндә Семилеткадан бергә кайткан Игъдислам кызы лабаса! Шул үзе генә. Гайка ачкычлары алганда йөзе бер дә юкка таныш кебек тоелмаган икән. Башкача булуы һич мөмкин түгел. Кичә җизнинең: “Беркөн Югары Яркәйдә аның янында да булып чыккансың икән”, – дигән сүзләре исемә төште. Хәтер җепләремне әллә ничә мәртәбә сүтеп карадым. Сүтәм дә җыям, сүтәм дә җыям – бер үк нәтиҗә: армиядән кайткач, шушы сатучы кыздан башка бер кыз белән дә сөйләшкәнем булмады...

...Берничә көннән, җизнине очратып, сорадым:       

– Син миңа димләгән Игъдислам кызы шунда эшлиме?

– Әйе. Синең аның янына кергәнне апаң белән мин күрдек ич. Магазиннан чыгып килә идең. Безне исләмәдең. Кычкырдык, ишетмәдең. Ара ераграк иде шул. Җил алып киткәндер, сиңа таба түгел, безнең якка исә иде. 

Шул сүзләрне ишетеп, мин, Яркәй кибетеннән чыккач, уйларыма чумып, колагыма элмәгән, җил куптарган шау-шу астында күмелеп калган тавышны искә төшердем. Димәк, минем исемне атап, алар кычкырган. Тавыш чын булган...

Кулым янә ишеккә үрелде. Әллә кереп, үземне танытасы инде? Тик Уфада Гөлсөя салган ярам бик тирән иде. Сөмсере коелган ямьсез йөзем белән каршына барып басасым килмәде. Нигә ишекне ачмадым да, кереп, аның исемен сорамадым? Шулчак кызга үземне танытсам, авыр чагымда гына сыеныр өчен гүзәл зат эзләгән кебек килеп чыгар һәм моның белән мин аны кимсеткән булыр идем. Моны ул, әлбәттә, мәхәббәт тарихымны сөйләмәсәм, сизмәс тә, белмәс тә иде. Тик бу уй күңелемдә калып, гомер буе тынгы бирмәс һәм арада ниндидер күренмәс киртә барлыкка килүенә сәбәпче булыр иде. Җизнәм аны миңа димләп, ашыкты бугай. “Хуҗалык товарлары” кибетенә, һичшиксез, кергәләргә туры килер иде. Аның кемлеген белмичә гашыйк булу ихтималым зур иде. Билгесез шартларда танышу бөтенләй башка мәсьәлә бит ул. Ул чакта, көзге пычрак төндә юлдашлар булуыбыз ачыкланса да, ә ул, һичшиксез, ачыкланмый калмаячак, бу безнең йөрәкләрне, киресенчә, якынайтыр гына иде. “Ул сине яратыр идеме соң?” – дигән сорау көтәм. Мин үзем яратсам, йөрәгенә һичшиксез юл табар идем. Иманым камил.

 

5

Июльдә имтиханнар тапшырырга киттем. Укырга кердем. Югары Яркәйгә башкача кайтмадым. Тора-бара гомер агышы башка юлга бөтереп алып кереп китте. Укуны бетергәч, озак еллар Себер нефть промыселларында эшләдем. Игъдислам авылы кызын гомеремдә мин өч мәртәбә генә күрдем. Ике тапкыр көз караңгылыгында:         төнлә һәм таң алдыннан. Өченчесендә: бина эчендә булса да, җәйге якты көндә йөзенә караш салдым, әмма танымадым. Исемен һаман да белмим. Мине иртүк уятып, соңга калмаса ярар иде дип борчылып, ахирәте белән тыкрык башында көтеп торган кыз, һичшиксез, игътибарыма һәм тирән хөрмәтемә лаек, дип уйлыйм.

 

Семилеткада утыз еллап булганым юк иде инде. Аның якты магазинга әверелгән иске автовокзалы эчендә озак кына басып тордым. Сатучылар: “Нинди товар кирәк?” – дип теңкәмне     корытып бетерделәр. Теге бик еракта калган яңгырлы көзге кичтә, сүрән генә лампочкалар      янып торганга, монда ярымкараңгы иде. Шул караңгылык эчендә нурлы йолдыз булып Илеш һәм Күгәрченнән ике кыз нур сирпеп утыра иде. Кайда сез хәзер, матурларым?..

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Исемең ничек, сылу? Хикәя (Ахыры)
Илдус ТИМЕРХАНОВ. Исемең ничек, сылу? Хикәя (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас