Чәчмә әсәр
17 Февраля 2023, 02:24

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (12)

– И чибәркәй, кая качасың?! Бер эләктергәч, җибәрмим инде. Мин сине күптәннән күзәтәм. Ниһаять, очраштык. Әйдә, таныш булыйк! Мин – Мансур! Ә синең исемең Мәдинә бит әле?!

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (12)Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (12)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (12)

ЙӨРӘК ТИБЕШЕ

...Тормыш дәрьясы кызны бөтереп үз кочагына алды. Авылдан җыеп алып килгән гүзәл гамьне, язгы ташкындай кайнап торган яшьлек хисләрен кемгә бүләк итәргә?! Әлеге сорау буй җиткән кызны күптән борчый. Яшьтәшләре инде бер-бер артлы кияүгә чыга башлады. Кайберләре инде бәби алып кайтырга да өлгерде. Гөлчәчәк тә унсигез яше тулуга, Ырымбур якларыннан килгән егетне үзенә пар итте. Инде кызлары туып, ике бүлмәле фатир алып, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшиләр. Мәдинә аларга еш бара. Гөлчәчәк тә аны сагынып көтеп тора. Ире бүген икенче сменада эштә. Кызы белән генә калган Гөлчәчәк Мәдинәне сөенеп каршы алды. Серләшер сүзләре дә күбәйгән. Яраткан заводындагы хәлләрне дә сораштырасы килә. Мәдинә белән Гөлчәчәк кочаклашып күрештеләр.

 – Сәлам, Гөлчәчәк! Ни хәлләрегез бар, дускаем? Үсәбезме?! Гөлнараны сагынып килдем әле менә. Кил әле, бәләкәй сандугач! Үчтеки-үчтеки итим әле үзеңне! – дип, Мәдинә кызчыкны кулына алды. Алма кебек битләреннән үбеп, тезләрендә сикертә башлады.

 – Үчтеки-үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки. Үсә-үсә зур булыр, бигрәк матур кыз булыр.

Яше тулып килүче сабый рәхәтләнеп, чыркылдап көлә. Нәни, йомшак куллары белән Мәдинәне кочып ала. Мәдинә аны тагын-тагын сикертә.

 – Үчти-үчти итәр бу, үсеп буйга җитәр бу. Үсеп буйга җиткәчтен, галим булып китәр бу.

Сабый да, аннан күрмәкче, бүләк итеп алып килгән курчак белән үчтекиләп уйнарга тотынды.

Мәдинә дустының гаилә тормышына сокланып, аларның тупырдап үсеп килгән баласын сөеп, күңеленә рәхәтлек алып кайта. Аның да хыялы әни булу. Төшләрендә нәни бала күреп уяна да, көне буена шатлыгы эченә сыймый, елмаеп йөри.

Ләкин кызның күңел ишеге әле беркемгә дә ачылмады. Танышырга теләүчеләр булса да, хыялында йөрткән ярын очратмады. Ул теләгән, аның җанын аңлардай, аны ничек бар, шулай кабул итәрдәй кеше бу дөньяда бар микән?! Булса, ул кайда адашып йөри?! Ник ул аның йөргән юлларына чыгып:

– Син минем бердәнберем! Мин сине шундый озак эзләдем, ниһаять таптым, гомерлек ярым! – дип эндәшми.

Бөтен ил белән төзегән «КАМАЗ» заводларында меңләгән кешеләр эшли. Яшьләр эш арасында бер-берләрен күзәтәләр. Вакытлы мавыгуларны язмышы итеп кабул иткәннәр, үз ялгышларына үзләре абынып, инде тезләрен канатырга да өлгергәннәр. Тезләре генә түгел, җаннарыннан кан саркып торган ялгыз әниләр дә күбәйгәннән күбәя бара. Андыйларны күреп, Мәдинәнең йөрәге әрни.

Якын тирә авыллардан шәһәргә бәхет эзләп килгән яшьләр, эштән буш вакытларында «Автозаводец», «Батыр» һәм «Чулпан» кинотеатрларына йөриләр. Кызлар бигрәк тә һинд киноларын яратып карыйлар. Шул кинолардагы төсле мәхәббәт героен очрату, нәкъ аларча сөю-сөелү турында хыялланалар. Ә җәйге кичләрдә «Гренада» паркында җыелышып, күңел ачалар. Җырлы биюләр тәмамланганнан соң, өмәләрдә үзләре утырткан каеннарның җил белән серләшүче яфраклар шавын тыңлый-тыңлый, җәяүләп кайтырга чыгалар. Озата кайткан егетләр арасында да, кызның күңел кылларын зыңлатырлыгы табылмады.

Рәфидә дә «Гренада»да танышкан мыеклы, озын егет белән язмышын гомерлеккә бәйләде. Мәдинә аларның туенда да түрдә утырды. Егете кулын сорауга, Рәфидә йөрәк серен иң беренче Мәдинә белән бүлеште.

 – Мәдинә! Син минем иң якын дустым. Шәһәргә бергә килдек. Бер тулай торакта, бер бүлмәдә ничә ел бергә яшәдек. Бер сынык икмәкне икегә бүлеп ашадык. Фәнисем белән дә синең күз алдында таныштым. Ул миңа бүген тәкъдим ясады. Мин ризалыгымны бирдем. Инде кавышуыбызның да шаһиты булсаң иде.

 – И Рәфидәкәем! Чын күңелдән котлыйм. Берүк бәхетегез гомерлек булсын. Мин синең өчен сөенеп бетә алмыйм. Мин генә үземә тиң кешене очратканым юк, – диде ул күңелсезләнеп. – Бөтен дус кызларымны кияүгә биреп бетерәм инде. Гөлчәчәк тә, син дә үз парыгызны таптыгыз. Бүлмәдәш кызлар да берәм-берәм оя коралар.

 – Алай димә әле, Мәдинә! Син шундый чибәр, үзең акыллы, үзең уңган. Алтын җирдә ятмый ул. Бер дигән кешене очратырсың да, кияүгә дә чыгарсың.

 – Белмим инде, Рәфидә! Нишләптер беркем дә ошамый миңа. Югыйсә заводта егетләр буа буарлык. Берсеннән-берсе булдыклылар, үзләре уңганнар. Күпмесе күз атып йөри. Сүз кушып та карыйлар. Әллә мин артык таләпчән микән? Берсе дә йөрәгемә ачкыч табалмый.

 – Йә инде, Мәдинә, тынычлан! Сиңа дигән егет кул сузымы ераклыгында гына йөридер әле. Сәгатең сукмагандыр. Күр дә тор! Безнең туйдан соң, син дә озак тормаячаксың. Бер асыл егеткә яр булып куярсың да, гөрләтеп туй итәрбез. Чур, безне дә чакырырга онытмассың, яме!

Рәфидә тырыш һәм акыллы иргә туры килде. Бер-берсе белән киңәшләшеп дөнья көтә башлаган парлар, бер-бер артлы ике кыз, бер малай алып кайттылар. Өч бүлмәле иркен фатирда, күпләр сокланырлык гомер кичергән дуслары белән Мәдинә һәрвакыт аралашып яшәде. Киңәш кирәк булса да, шатлык яисә борчу килсә дә, ул ышанычлы иптәшләре барлыгын белә. Алар беркайчан да аның алдында ишекләрен шапылдатып япмаячаклар. Аларны сыналган дуслык бәйләп тора. Читтә яшәгәндә авылдашыңны туганыңнан да якын күрә башлыйсың икән. Гөлчәчәк тә, Рәфидә дә Мәдинә өчен нәкъ шундый дуска әйләнделәр.

Рәфидә, Мәдинәнәне юаткан чакта, әйтерсең лә суга караган. Озак та үтмәде, Мәдинә дә җанына якын кеше белән танышты.

Йөк төягеч машинасы белән заводның бер башыннан икенче башына детальләр ташучы кызның җитез хәрәкәтләрен, тиз һәм төгәл итеп, үз эшен җиренә җиткереп башкаруын читтән генә күзәтеп торган егетнең барлыгын Мәдинә белми иде әле. Беркөнне төшке аш вакыты җитүгә, Мәдинә ашханәгә кереп, өстәл янына килеп кенә утырды, үзенә төбәлгән утлы карашны сизеп алды. Кап-кара чәчле, һинд киноларындагы артистларга охшаш чибәр, куе кара чәчле, каратут йөзле, киң җилкәле, уртача буйлы егетнең карашын тоеп, кыз оялудан керфекләрен аска төшерде. Моңарчы таныш булмаган кыен да, рәхәт тә тойгы кызның күңелен биләп алды. Ул алдындагы ризыгын да ашап бетермичә, тизрәк ашханәдән чыгып китү ягын карады.

Йөк төягеч машинасына җәһәт кенә кунаклап, инде кузгалып киттем дигәндә генә:

– Әй, гүзәлкәй! Тукта әле бер генә минутка, кая ашыгасың! – дигән сүзләрне ишетеп, кемгә дәшәләр икән дигәндәй, артына борылып карады. Ашханәдә аны күзләгән караш белән күзләре очрашты. Кызның тәне буйлап электр тогы үттемени. Баштан алып аягына кадәр тәне буйлап кайнар дулкын йөгерүеннән оялып, башын аска иде. Бүгенге көнгә кадәр бу егетне күргәне булмаса да, тавышы шундый якын, шундый кадерле. Ул үзеннән кул сузымы кадәр ераклыкта гына елмаеп басып торган егетне күрүгә, гаҗәпләнү хисен тыя алмыйча кычкырып җибәрә язды.

«Бу бит син, нәкъ мин көткән кеше. Ниһаять син килдең, хыялымда йөрткән иң кадерле якын кешем минем!»

Мие буйлап бер мизгел эчендә йөгереп узган уйларын егетнең сизеп алуыннан куркып, кыз, ашыгып, тизлек педаленә басты. Егет тә төшеп калганнардан түгел икән, танышырга теләп сүз кушкан чибәркәйнең үзеннән качарга теләвен аңлады. Кинәт кенә йөк төягеч машинага сикереп менде дә, кызны кочып та алды.

 – И чибәркәй, кая качасың?! Бер эләктергәч, җибәрмим инде. Мин сине күптәннән күзәтәм. Ниһаять, очраштык. Әйдә, таныш булыйк! Мин – Мансур! Ә синең исемең Мәдинә бит әле?!

 – Каян беләсең?! Мин бит сине беренче мәртәбә күрәм.

 – Кит инде! Безнең цехта эшлисең бит син. Дөрес, мин станоклар арасыннан бик чыкмыйм. Шуңа игътибар итмәгәнсеңдер.

 – Станок артындагы егетләрне күзләргә вакытым юк шул. Эштән күп әйбер юк. Йә, мине югалтканнардыр. Төшке аш вакыты тәмам, киттем мин!

 – Мәдинә! Тагын бер генә минут. Әйдә бүген «Гренада»да очрашыйк! Киләсеңме?! – дип, кызның күзләренә өздереп карады.

Мондый кыюлыкны көтмәгән Мәдинә, каушавыннан ни әйтергә дә белмичә, егеткә ачу катыш наз тулы караш ташлады. Йөрәгенең тибеше егеткә дә ишетеләдер кебек. Үз-үзеннән, тыелгысыз хисләреннән, егетнең кыюлыгыннан качарга теләсә дә, аның тәкъдимен кире кага алмаячагын аңлаган кыз күзләрен янәдән керфекләре астына яшерде. Ишетелер-ишетелмәс тавыш белән:

 – Ярый, димәк, «Гренада»да. Кичкә кадәр сау бул! – дип, егет белән саубуллашты да, йөк төягеч машинасы белән складка кереп югалды.

Эштән кайтырга чыккан Мәдинә табигатьнең үзгәрүенә шаккатты. Яз сулышы бөтен җиһанны иркәли. Әнә, агач бөреләре назга тулышып, кояш яктысында иркәләнәләр. Керфек астыннан гына егет күзләгән кызлар сыман, сагаеп кына дөньяга күз салалар. Тал-тирәк, юкә-зирек агачларының кайрыларының төсе үзгәреп, сусылланып, караеп киткән. Ә каен кызы, әйтерсең лә, күлмәген кар суында, кер тактасына салып уа-уа юган да, язгы хуш исле җилдә киптереп кигән. Чем аклыкка караган саен күзләр чагыла. Йөрәктә яшәү дәрте кайный. Күр инде, асфальт юллар читеннән гөр-гөр килеп гөрләвекләр ага. Алар да яшәү хакындагы җырларын елгаларга, диңгезләргә илтеп җиткерергә ашыгалар сыман.

Фото: like-site.ru

(Дәвамы бар)

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (12)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (12)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас