Чәчмә әсәр
17 Февраля 2023, 04:49

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Хикәя (2)

Ләкин зөфаф кичендә, сөйгәненең саф кыз түгеллеген белеп, Камилнең бик хурлануы гына башкаларга сер булып калды.   – Нигә алдан әйтмәдең? – диде ул, ялварулы караш белән.

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Хикәя (2)Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Хикәя (2)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Хикәя (2)

 (Дәвамы.)

  2

 Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлап кайткан яшь белгечне мәгариф бүлегендә авыл мәктәпләренең берсенә эшкә билгеләделәр. Фәрзәнә әлеге мәктәпнең туган авылыннан ерак булмавына сөенеп бетә алмады, ял саен әниләре янына кайтып йөриячәк. Уку елы башлану белән, эчендәге хәсрәтен оныту өчен бар күңеле белән эшкә чумды. Чыннан да, мәшәкатьле мәктәп тормышы аны бөтереп үзенә алып кереп китте. Ләкин авыл укытучысы мәдәният учагында уздырылган чаралардан читтә кала аламы соң? Теләсә-теләмәсә дә, җәлеп итәләр инде аны. Бигрәк тә җырларга яратканын белеп алгач, дәрәҗәсе күтәрелде. Беренче Май бәйрәме уңаеннан әзерләнгән концерт вакытында моңа кадәр бер авыл егетенә дә игътибар итмәгән кызның күзенә ниндидер ят егет чалынып калды. Кием-салымына караганда, шәһәр кешесенә охшаган иде ул.

Концерттан соң, Фәрзәнәне, алдан сөйләшенгәнчә, җизнәсе машина белән килеп, авылга алып китте. Теге егет бөтенләй онытылды. Әмма егет аны онытмады. Ул урта мәктәпне тәмамлагач, фабрика һәм заводлар өчен эшчеләр әзерли торган училищега укырга китеп, хәзер шәһәрдә эшләп йөри иде. Арткы рәтләргә кереп кунаклаган егеләрдән сәхнәдә моңлы итеп җырлаган кызның кем икәнен сорашып белү авыр булмады. Күрер күзгә чибәр булмаса да, ни беләндер охшады ул аңа. Әйткәндәй, Камил үзе дә чибәрләр исәбендә йөрми иде. Ләкин кече яшьтән үк спорт белән шөгыльләнүе әллә каян күренеп тора, гәүдәгә пәһлевандай. Ә андыйларны кызлар ярата.

Әнисе әзерләгән тәмле аш-сулар белән ике көн кунак булгач, Фәрзәнә китәргә әзерләнә башлады.

 – Кайтасың да, бик тиз китәсең, тагын моңсуланып калабыз инде, – дип сөйләнде тәрәзәгә баккан әнисе, дулкынлану катыш. – Бәй, кызым, капка төбенә ниндидер ят машина килеп туктады. Әллә соң берәрсен көтә идеңме?

 – Юк, әнием. Бер дә килер кешем юк әле.

 Шул арада ишектән теге ят егет килеп кергәч, тораташтай катты да калды. Ник килгән ул монда? Нигә нәкъ менә Фәрзәнәләр яшәгән йортка килеп кергән? Башыннан әллә ничә төрле сорау сызылып үтте кызның. Беренче булып әнисе телгә килде.

 – Сез кем буласыз, улым? Ни эзләп йөрисез?

 – Кызлы өйгә егетләр ник килсен инде? Фәрзәнәне алырга килдем менә, – дип, кыю гына әйтеп салды егет.

Үзе кебек үк калын сары чәчле, зәңгәр күзле, озын буйлы егеткә Фәрзәнә һаман аптырап карап тора иде.

 – Ничек мине алырга килдегез? Мин сезне бөтенләй белмим ич, – диде ул, телгә килеп.

 – Белмәсәгез, танышырбыз, егетләр белән кызлар төрлечә таныша инде.

 – Ә минем сезнең белән танышасым килмәсә?

 – Танышасыгыз килмәсә, көчләмим. Машина барыбер буш кайтачак бит. Ә сезгә эшкә барырга кирәк.

 – Әйе шул, кызым, юлга чыгып басканчы, әзер машина бит. Егет кеше дә –бик күркәм бала, бәлки танышып та китәрсез, – дип сүзгә кушылды бер читтә басып торган әнисе.

Инде үзаллы хезмәт юлына баскан кызы кияүгә чыгу турында уйланса да, каршы түгел иде ана кеше.

 Барыр юллары бик ерак булмаса да, сүзгә сүз ялганды. Егет үзе белән таныштырды: Камил исемле, шәһәрдә яши һәм зур гына заводта эшли икән. Кичке техникумда укый. Авылга кайтканнан бирле яшь укытучы кызны күзәтеп йөргән. Тел төбеннән аңлашылуынча, ул аңа бер күрүдән гашыйк булган. Фәрзәнә егетнең сүзләрен тыңлап барса да, ачылып сөйләшүдән тыелып калды. Сөюдә бер тапкыр алданган кызның эчендә ниндидер салкынлык өскә калыкты. Егет аны фатирына кадәр илтеп куйды да: ‘Кабат очрашканга кадәр!” – дип китеп барды һәм берничә көн күренми торды. Икенче көнгә мәктәптә Камилнең Фәрзәнәне машинага утыртып алып килүе барысына да билгеле иде инде.

 – Яхшы егет, бәхет кошыңны кулыңнан ычкындырма, – диештеләр хезмәттәшләре беравыздан.

 – Юлда очрап кына утырып килдем ич, – дип, сүзне икенчегә борырга теләде кыз.

Әмма авыл җирендә хәбәр тиз тарала шул, Камилнең аңа күз төшереп өлгерүен күпләр белә булып чыкты. Ял вакыты төгәлләнеп килгәнлектән, алар берничә тапкыр гына очрашып калды. Ләкин егет аңа шунда ук кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

 – Аңлап торам, кинәт кенә диярсең. Әмма сузарга вакыт юк. Миңа кияүгә чыксаң, һич тә үкенмәссең, – диде ул, өзә әйтеп.

 – Мин бу адымга әзер түгел шул. Бердән, уку елын тәмамларга кирәк, икенчедән, без бер-беребезне бөтенләй белмибез. Сабыр итик, – диде Фәрзәнә.

Ул бу сүзләрне егетнең хәтере калмасын өчен генә әйтте, әлбәттә. Ә эчтән үзенә шундый егетнең күз салуына чиксез горурлык кичерә иде. Әмма күңел төбендә яткан әрнүле сер хакында уйлап, җанын кая куярга белмәде.

 Камил берсүзле егет булып чыкты, шәһәргә киткәч тә, Фәрзәнәгә еш кына шылтыратып торды. Кыз гына кияүгә чыгарга ризалашырга курка иде. Ошамый түгел, ошый аңа Камил. Күңел төбендә ниндидер дулкынландыргыч хис тә уянган шикелле. Ярату дигәннәре шул микән. Ләкин мәхәббәттә бер мәртәбә алдануын ничек аңлатсын соң аңа?

 Яңа ел бәйрәме алдыннан тагын авылга кайтты егет. Фәрзәнә ул көнне әниләре янында иде. Камил кичне көтеп алды да, машинасына дус егете Нәсимне утыртып, юлга чыкты.

 – Кызсыз кайтмыйбыз бүген. Урлап алып кайту – ата-бабадан калган йола. Кызык кына булачак, әйе бит! – дип, Нәсимне дәртләндереп җибәрде. Аңа кыюлык өстәү өчен коньяк шешәсеннән йөз грамм да салып бирде.

 – Әйе шул, бер кызык ясыйк әле, малай, укытучымын дип, борынын чөеп йөрмәсен.

 – Ю-у-ук, Нәсим, син әллә ни уйлама, нык ошый ул миңа Фәрзәнә. Әгәр үземнеке итә алсам, миннән дә бәхетле кеше булмаячак! – диде Камил, хисләренә бирелеп.

 Фәрзәнәне өеннән чакырып чыгару авыр булмады. Бераз машинада сөйләшеп утырганнан соң, әйдә, авылдан, клубтан урап киләбез дип, алып та киттеләр. Кыз егетләрнең хәйләсен аңламый иде, әлбәттә. Ә аны клубка түгел, Камилләрнең өй алдына китереп туктаттылар. Төнге караңгыда кыз башта кай төш икәнен шәйләми торды, аңлап алгач, ачуыннан ни дияргә дә белмәде.

 – Клубны мин башка урында дип белә идем. Бу ни була инде? –  диде, үзен тыныч тотарга тырышып.

 – И җаным, хәзер әниләр янына кереп, мин алып кайткан күчтәнәчләр белән чәй эчәбез, берьюлы алар белән дә танышырсың. Аннары клубка да өлгерербез.

 – Планнарыгыз зурдан икән. Ләкин аны алдан әйтергә иде, мин әниләрең белән очрашуга һич тә әзер түгел.

 – Өйгә кереп чыгуның ние бар инде? Ялындырмасаң, әйбәтрәк булыр иде. Әйдә, керик инде, көтеп торалар бит, өлкәннәрнең хәтерен калдырмыйк, – дип, Камил кызны күтәреп үк алды.

Әмма болай булышу кызга ошамады. Бер ара Камилнең кулыннан ычкынды да, койма тактасына барып ябышты. Үз сүзеннән һич тә кире кайтырга исәбе юк иде аның. Ләкин Камилгә бу күренеш кызык булып китте, күрәсең. Үз сүзен сүз итмәгән егет егет буламыни! Көчләп булса да, алып керәчәк аны һәм гомерлеккә! Коймага чытырдап ябышкан кечкенә гәүдәле кызны кабат күтәреп алырга теләп, үзенә тарткан саен койма тактасы кубып чыга, ә Фәрзәнә һаман саен икенчесенә ябышып өлгерә... Шулай унлаган койма тактасы купкандыр. Тәмам хәле беткәч кенә Фәрзәнә каршылышуның файдасыз икәнен аңлады.

Нәсим ачкан ишектән кемнедер күтәреп кереп яткан улларын күргәч, өйдәгеләр аптырап китте.

 – Кыз алып кайтам дигән идең, шулай алып кайттыңмени? Болай килешәме соң, улым? –  диде, каршыга йөгереп килгән әнисе.  

 – Ярый инде әнисе, күп сөйләнеп торма, күренеп тора бит, кызны урлап алып кайтканнар, – диде хәлне тиз үк аңлап алган әтисе.

Фәрзәнәне түргә мендереп утырттылар да, төрлесе төрле яктан тынычландыра башладылар. Өйдәгеләр исә чынлап та килен каршыларга әзерләнгәннәр. Өстәл сый-хөрмәттән сыгылып тора, туган-тумачалары да җыелып өлгергән.

 – Кызыгы шунда инде аның, югыйсә соңгы вакытта авылда бер дә андый вакыйганың булганы юк. Гомер буе көлеп сөйләрсез әле менә, – дип тезеп китте Нәсим.

Фәрзәнәгә килешүдән башка юл юк иде, чөнки авылда егет урлап алып кайтканнан соң, кыз чыгып китсә, ул вакыйга ирдән аерылу белән тиңләштерелә. Шулай итеп, яшьләр Яңа ел бәйрәмендә гөрләтеп туй уздырды. Ләкин зөфаф кичендә, сөйгәненең саф кыз түгеллеген белеп, Камилнең бик хурлануы гына башкаларга сер булып калды.

 – Нигә алдан әйтмәдең? – диде ул, ялварулы караш белән.

 – Ә син минем фикер белән берәр мәртәбә булса да кызыксындыңмы соң?

Шулай шул, нигәдер ашыкты егет, үзе гаепле. Камил башка сорау бирмәде.

 – Ярый, буласы булган инде, тик берәү дә белмәсен. Бәхетебезнең читен ул гына җимермәс әле, – дип йомгаклап куйды яшь кияү. Нинди акыллы кеше! Фәрзәнәдә беренче тапкыр иренә карата ышаныч хисләре туды.

Яшьләр бәйрәмнән соң ук шәһәргә юл тотты. Камил төзелеш материаллары җитештерү заводында эшли һәм гомум торакта, аерым бүлмәдә яши икән. Аның әле бер өч көн ялы булудан файдаланып, бергә тормыш итүне бүлмәне тәртипкә китерүдән башладылар. Иренең һәр эшкә кулы ятуын шәйләми кала алмады Фәрзәнә. Үзе дә тырыш иде ул. Стеналарга ачык төстәге обой беркетеп, тәрәзә рамнарын, ишекләрне, җылыту торбаларын акка буягач, бүлмә яктырып, яшьләрнең кәефе күтәрелеп китте. Туй мәҗлесендә кергән бүләк акчаларына берникадәр йорт җиһазлары да алып җибәрделәр.

Камилнең, әлбәттә, бергә эшләгән иптәшләрен кәләше белән таныштырасы килә иде. Озакка сузмый гына өстәл әзерләп, аларны да чакырып алдылар. Кунакларга курчак өедәй җыештырылган бүлмә дә, үзен тыйнак кына тотучы яшь бичә дә ошады.

Инде Фәрзәнәгә эш табырга кирәк иде. Шәһәр мәгариф бүлегендә әлегә бер мәктәптә дә, уку елы уртасы булганлыктан, буш урын вәгъдә итмәделәр. Күпмедер вакыт үткәч кенә балалар бакчасында тәрбияче урыны бушады. Ләкин өлкән мәктәп балалары белән эшләргә күнеккән укытучыга биредә бер дә ошамады.

 – Борчылма, сөеклем, тора-тора бары да җайланыр, – дип тынычландыра иде аны Камиле. Ул эштән һәрвакыт диярлек якты йөз белән кайтып керә, үзен бик бәхетле тоя, күрәсең. Тора-бара аның күзләрендә нидер көткән, өмет иткән кебек сораулы караш чагыла башлады. Бәби сөенчесе көтә иде ул хәләленнән. Кызганычка каршы, Фәрзәнә генә һаман куанычлы хәбәрен әйтергә ашыкмады. Кыш үтеп, җәй җитте. Көннәрнең берсендә Камил эштән соңлап, җитмәсә, исереп кайтты. Керә-керешкә күзләрен акайтып:

 – Нәрсә аптырадың? Кирәкми миңа кысыр хатын! – дип җикеренде.

Төн буе кефек тә какмады яшь хатын. Сернең кайчан да булса ачылачагын белә иде бит ул. Ләкин тормышта көтелмәгән хәлләр дә булырга мөмкин, бәлки, балага узармын дип өметләнде. Әмма теге вакытта табиб әйткән сүзләр дөрескә килә, күрәсең.

Камил иртән торды да, юынып, ашап та тормастан, эндәшмичә чыгып китте. Фәрзәнәгә үтә авыр иде бу минутларда, эчендә нидер өзелеп төшкәндәй булды. Киләчәккә өмете өзелде бугай. Тиз генә юл сумкасын алып, ашык-пошык киемнәрен тутырды да, “Мине башкача эзләмә” дигән язу калдырып, бүлмәдән чыгып китте. Туп-туры тимер юл вокзалына юл тотты.

Бәхеткә каршы, кирәкле поезд озак көттермәде. Алда – озын юл, иртәгә генә өйдә булачак, уйланырга вакыт күп. Фәрзәнә бер почмакка сыенып утырды да, вагон тәрәзәсенә бакты. Поезд тизлеген арттырган саен, тәрәзәдән чагылып калган күренешләргә карап, соңгы вакытларда булып узган вакыйгаларны кабат исенә төшерде. Язмыш дигәнең нигә шулай шаярта соң әле аны? Инде Камилгә ышанычы ныгый гына башлады дигәндә, язгы ташу өстенә эләккән йомычкадай, бөтерелдерде-бөтерелдерде дә, аны кабат ярга чыгарып ташлады түгелме?

Хәлбуки, беренче мәртәбә хаталануына үзе гаепле булды. Чәчләре агара башлаган, шактый олы яшьтәге иргә ни дип өметләнергә иде аңа? Нигә язмыш шулай башта читтән генә карап торып, ялгышларны, хаталарны эшләтә дә, аннары мәңге сүнмәс утларга сала икән? Үкендерә, газап чиктерә. Әмма Фәрзәнә бу сорауларның берсенә дә җавап таба алмый иде. Ул бәхет хакында аз хыялландымы? Ни кылырга да, ничек яшәргә соң әле аңа?

(Дәвамы бар.)

Фото:  rawpixel.com,  Freepik

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Хикәя (2)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас