Чәчмә әсәр
16 Февраля 2023, 01:45

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Исемең ничек, сылу? Хикәя (Башы)

Якын килеп күз салгач күрдем: искитәрлек матур кызлар! Алардан миңа җылы бөркелеп киткәндәй булды. Яннарына килеп утырдым.

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Исемең ничек, сылу? Хикәя (Башы)Илдус ТИМЕРХАНОВ. Исемең ничек, сылу? Хикәя (Башы)
Илдус ТИМЕРХАНОВ. Исемең ничек, сылу? Хикәя (Башы)

Нефтьче дустым хикәясе

Соңгы елларда эченә бөртек тә тузан һәм ягулык исе керми торган иркен, җылы һәм йомшак автобуслар пәйда булды. Техника белән беррәттән, яңа автовокзаллар үсте. Дүртөйле шәһәренекен ике яклап зурайтканнар, көнбатыш ягына нефтьчеләр өч катлы корылма төзеп куйган. Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылы башында өр-яңа автовокзал әллә кайдан үзенә җәлеп итеп тора. Семилетка поселогында да тәбәшәк кенә иске автовокзал янында биек булып яңасы калкып чыккан. Аның янында тегесе кечкенә булып күренеп тора хәзер. Ә бит заманында ул шактый зур һәм иркен кебек иде. Иске бинада магазин ачканнар икән. Кердем. Кайчандыр пассажирлар өчен эскәмияләр тезелгән урында төрле-төрле товарлардан сыгылып төшкән бай киштәләр... Нинди көч тартып алып керде соң әле мине монда?.. Сәбәбе нидә монда керүемнең? Башымда уйлар чуала. Яшь чаклар хәтергә төшә. Вакыт ягыннан эзмә-эзлекле булып бер тәртиптә генә килми алар күнелемә…

Армия сафларында хезмәт итеп кайтуымның икенче көнендә Югары Яркәйгә килдем. Военком янында булып чыккач, кибетләрдә йөрдем. “Хуҗалык товарлары”на кердем. Прилавка артында мөлаем йөзле тулы гына гәүдәле чибәр сатучы кыз басып тора. Йөзе бик таныш кебек. “Исемең ничек, сылу?” – дип сорыйсы килә. Тик сорамыйм. Гашыйк булып куйсам? “Булсаң ни, гөнаһ эш түгел бит!” дип, кемдер тавышсыз гына күңелемә вәсвәсә сала. Шайтан котыртып булаша инде. “Юк, ярамый. Сәбәбе бар. Уфада вәгъдәләшкән кызым көтә”, – дип каршы төшәм тегеңә. Нык торам. Янына Иблисне чакырып, икәүләшеп кыстасалар да, җиңә алмаслар. Тик Ерак Көнчыгыштан кайтып төшкәннән бирле очрашканыбыз юк әле. Алдан телеграмма бирмәдем. Кинәт килеп чыгып, сюрприз ясыйсым килде үзенә. Кайтышлый ул яшәгән йортның икенче каттагы фатирына әллә ничә кагылдым, тик ишек ачучы булмады. Апасында яши ул. Берәр якка чыгып киткәннәрдер. Ул да көтәдер мине. Хатлары хезмәтем тәмамланганчы килеп торды. Язуларында ул-бу сизелмәде. Исемен белмәгән сылуга йомшак кына эндәшеп, яныма чакырдым, сүз башладым. Прилавка астында яткан теге-бу нәрсәләрне күрсәтүен сорадым. Шуннан велосипед өчен ике гайка ачкычы сатып алдым да, саубуллашып чыгып киттем.

Урамда җил купкан иде. Аз гына һава дулкынына да күтәрелеп-бәрелергә торган һәр нәрсәне шаулатып-дөбердәтеп айкый да чайкый. Кемдер миңа эндәшкәндәй тоелды. Уйларыма чумып, колагыма элмәдем – ишетелер-ишетелмәс тавыш янымнан очып үтте.

Кайтыр якка кузгалдым. Өйдә яшәп ятам шулай. Яңа тормышка күнегеп киләм. Укырга керергә имтиханнарга әзерләнәм. “Армиядән кайткач, кояш төшкелеккә җиткәнче йоклармын”, – дип уйлый идем. Юк, барыбер иртә уянам. Җиденче яртыдан да калмый сикереп торам да көне буе керфек какмыйм. Урамда йөреп керәм дә, кулыма китап алам. Беркөн шау-гөр килеп җизнәм белән апам кунакка килеп төште. Кичен табын артында утырабыз. Кызып алгач, җизнәм:

– Өйлән син, озакка сузма! – дип ярып салмасынмы.

– Кемгә? – дигән булам. Берәрсен димләмәкче инде бу, тел төбеннән сизеп торам.

– Кара-кара, койрыгын сыртка салып булаша. Сөйгән ярың барын да беләбез. Кем икәнлеге дә сер түгел... Теге... Безнең авыл кызына! Үзе матур, үзе уңган. Беркөн Югары Яркәйдә аның янында булып та чыккансың икән. Сөйләшкәнсез, серләшкәнсез.

Капкан икмәк кисәген чәйнәүдән туктап, моның авызына бактым.

– Яркәйдә булдым, анысы хак, әмма кызлар янына кермәдем. Нинди кыз ул тагын? Кем әйтте? Бәлки, төш күргәндер дә     шуны сөйләгәндер.

– Нинди кыз? – дисең. Нигә, теге яңгырлы көзне оныттыңмыни? Шул кыз белән ярты төндә пычрак ерып безнең авылга кайттыгыз. Иртәнге биштә ачы кара таң карасы белән ул сине кире алып китте.

Исемә төште ул вакыйга. Тик мин:

– Юк, – дип кырт кистем. – Шул таңнан бирле аның белән очрашканым юк. Вәгъдәләшкән кызым бөтенләй башка.

– Ә мин яраткан кызың шул дип торам.

                                                  

2

Ул вакыйга болай булды. Мәктәптә укуны бетергәч, туган авылымнан 9 чакрым ераклыкта урнашкан нефть паркындагы ремонт-механика цехына эшкә кердем. Көн саен иртән шул араны үтәм, эш беткәч, янә җәяү кайтам. Шушы көздә Уфада цирк ачтылар.

Моңарчы республиканың үз циркы юк иде. Мәҗит Гафури исемендәге паркта палаткалардан корылган күчмә шапито циркы җәй көннәрендә генә эшли иде. Мәктәптә укыган елларда җәй саен Уфада апаларда ике-өч атна кунакта булып китә идем. Йортлары парк янында гына. Бер җәйдә шул циркка “эшкә” кердем. Күрше малае белән көн саен, аренада уйный торган җәнлекләрнең астын чистартырга, теге-бу әйберләрне ташырга ярдәм итәбез. Хезмәт хакы – бушка цирк тамашасы карау. Шуның өчен мине туганнар “циркач” дип йөртә башладылар.

Башкортстаның яңа циркы өчен махсус артистлар әзерләделәр. Өч клоун булды: Тимерҗан, Бабай һәм Малай.

Минем белән Тимерҗан исемле егет эшли иде. Сүзчән. Безнең белән генә түгел, цехтагы җиһазлар белән, бигрәк тә, үзе эшләгән фрезер станогы белән дә сөйләшә. Берәр деталь бозылса, станокка йодрык күрсәтеп ала. Ул гаепле түгел, станок гаепле, янәсе. Тирә-яктагылар аның мәзәкләреннән шаркылдап көлә. Тимерҗан узган ел армиядән кайткач цехка эшкә урнашкан. Семилетка поселогында яши. Моның циркка барырга исәбе юк.

– Әйдә, барабыз, синең адашың клоун Тимерҗан да уйный, – дип кыстыйм. Бармый бу. Якын да килми. “Кич саен клубта егетләр бик матур цирк күрсәтә, теләсәң безгә кил”,– ди. Әле уйлап куйдым. Шул чакта Тимерҗан безнең белән барса, бу магазинга әйләнгән автовокзал бинасының эче күңелемдәге хатирәләрне яңартырга сәбәпче булыр иде микән? Якшәмбе көнне иртән иртүк вахта маршруты белән авылдан Семилеткага килдем. Бәләкәй генә автовокзалга байтак халык җыелган. Бераздан «Пазик»ка төялешеп Уфага киттек.

Цирк бик күңелле булды. Соңыннан шәһәр буйлап йөрдек. Кич белән генә кайтырга кузгалдык. Яңгыр ява башлады. Семилеткага кайтып җиткәндә инде караңгы төшкән иде. Аяк асты пычрак. Нефть промышленностеның яңа күтәрелеп килгән чагы. Юлларда юньле-башлы асфальт та юк. Юлдашларымның барысы да Семилеткада яши. Бергә эшли башлавыбызга озак түгел. Күбесен белеп тә бетермим. Яңа гына профтехучилище тәмамлап килгән ике кыз да бар. Токарьлар. Ишембайдан үзләре: Люда белән Мәрьям. Беренчесе –марҗа, икенчесе дә – зифа буйлы башкорт кызы –  шәһәрдә үскәнлектән, “марҗалыкта” аңардан калышмый. Семилеткада тулай торакта яшиләр. 

–          А есть тебе где переночевать? – дип, минем хәлемә кереп булаша Люда автобустан төшкәндә. Мин сер бирмәгән булам. – “Есть”, димен.

Юлдашларым кайсы кайда таралышып бетте. Исәбем –  юлга чыгып, берәр машинага утыру һәм Яркәй ягына китү. Яркәйдән соң авылыма 9 чакрым гына кала. Яшь чак. Ул ара минем өчен чүпкә дә тормый. Һич булмаса, Дүртөйле ягына юлланачакмын. Анда апамнарда кунып, иртән вахта автобусы белән нефть паркына эшкә килергә иде. Ике якка да хет бер машина булсачы! Бүген тыз да быз йөреп кенә торалар да соң алар. Элек бөтенләй башка заман иде шул. Семилеткада яхшы танышлар бар барлыгын. Тик берсенең дә адресын белмим. Ичмасам, Тимерҗан да бармады бит Уфага! Ул булса, мине җил-яңгыр астында калдырмас иде. Урамдагы берәрсеннән адресын сорап, өенә барырга кыенсындым. Яңгыр сибәли дә сибәли. Аяк асты пычрак. Чыландым, өши башладым. Тәбәнәк кенә автовокзалның ишеге ярымачык иде. Шуны киңәйтеп, эчкә кердем. Ярым караңгы бинадагы эскәмиядә ике кыз утыра. Йөзләрен яхшылап шәйләп тә булмый. Якын килеп күз салгач күрдем: искитәрлек матур кызлар! Алардан миңа җылы бөркелеп киткәндәй булды. Яннарына килеп утырдым. Сөйләшеп киттек, Уфага барырга чыкканнар икән. Иртән иртүк дәресләре башлана. Соңга калсаң, баштан сыйпамыйлар. Минем кебек машина көткәннәр дә, көтә-көтә көтек булып, чыланып беткәч, монда кереп утырганнар. Сөйләшә торгач, боларның Семилеткадан алты-җиде чакрым ераклыкта утырган Игъдислам авылыннан килгәннәрен белдем. Анда апам белән җизнәм яши ләбаса! Башыма кинәт бер уй килде:

– Әйдәгез,– мин әйтәм,– Игъдисламга кайтып куныйк. Анда минем туганнарым да бар. Иртән иртүк торып, җиде тулуга автовокзалга килербез. Бүген барыбер Уфага китә алмыйсыз.

Ризалаштырдым тегеләрне. Пычрак ерып, алга атлыйбыз. Маншыр елгасы чокырына төшеп, күпер аша чыктык, югарыга күтәрелдек. Кызларның аякларында туфли генә, мин дә итек кимәгән. Олы юлдан барганда түзәрлек иде әле. Басу юлына чыккач, башланды лачтыр-лочтыр килүләр. Атлый торгач, кызларның Уфада кооперация училищесында сатучылыкка укыганнарын белеп алдым. Берсе – Игъдислам авылыныкы. Икенчесе – Күгәрчен районыннан. Илешкә дус кызына кунакка килгән, үземнең исемемне атадым. Алар да исемнәрен әйттеләр. Юка гәүдәле Күгәрчен кызыныкын хәтердә нык калдырдым. Калдырмаска – минем сейгән ярымның исеме иде ул – Гөлсөя. Тик ул аны, ничектер, бераз русчалатып, Гульсөя дип әйтте. Бу кызга хөрмәтем артты, үземнең сөйгән ярымны күргәндәй булдым бит. “Гульсөя чибәр кыз, тик минем Гөлсөягә җитми”, дип уйлап куйдым шулай да. Нык ярата идем шул мин аны. Уфада университетта укый. Сентябрь башында шунда укыган авылдашым янына баргач танышкан идек. Гөлсөя белән бер-беребезне ярата башладык. Көз буе җае чыккан саен Уфага җилдердем. Еш очрашып тордык. Шушы ай-ай ярым эчендә генә дә ун мәртәбә очрашканбыздыр. Аз дип әйтерсең, бәлки? Юк! Бер дә аз түгел. Ул шәһәрдә, мин авылда яшибез, икебез дә буш түгел, беребез укый, беребез эшли. Җир йөзендә җан сөйгәнем булгангадыр инде, Игъдислам кызының исемен ныклап   истә калдырмаганмын. Яратмаслык кыз түгел иде. Матур иде. Сөйкемле иде. Тик армиядән кайтканда хәтерләми идем инде мин аның исемен.

Пычракка бата-чума авылга килеп җиттек. Игъдисламда соңгы тапкыр бишенче-алтынчы    класста укыган   чакта булганмындыр. Менә почмактагы магазин караңгыда         серәеп утыра. Берчак шунда кергәч уенчык самолетка күзем төшкән иде. Үзем өчен сорарга оялам. Зур үстем бит инде. Әниемә “энекәшкә алыйк” дип ялварам...

Еш килеп тормагач, апамнарның өйләрен оныта язганмын. Игъдислам кызы хәтеремә төшерде.

– Бик арыганмын. Йокым каты. Иртән мине уятып алып китәргә онытмагыз,– дип кисәттем юлдашларымны.

Ихатага кердем. Ишек кагам.

– Кем анда?

– Илфат. 

– Кайсы Илфат?

Апама үпкәләп куйдым. “Ничек инде, мине дә белмәскә?”

– Энекәшең.

– Бәй, бу синмени? Төн уртасында кайдан килеп чыктың? Авылыбызда Илфатлар күп бит.

Өйгә кердем. Юеш туфлиләремне, оекларымны мич янына кибәргә куйдык. Апам аш җылытты, йомырка кыздырды, самовар чыжылдый башлады. Җизнәм бер ярты аракы тартып чыгарды. Ашап-эчеп, йөз грамм төшергәч, озак кына йокыга китә алмый яттым. Тора-бара рәхәт җылыга изрәп, онытылдым. Аз гына йоклаган кебек идем. Ишек каккан тавышка уянып киттем. Сикереп тордым, киенә башладым. Апам: “Ач килеш җибәрмим”, – дип тиз генә йомырка кыздырды, икмәк турап куйды. Җизни янә ярты тартып чыгарды.

– Эчмим, бүген эшкә, – дип, рюмкага тимәдем.

Тиз-тиз генә капкаладым да рәхмәт әйтеп чыгып йөгердем. Мин ашаган арада ападан җизни: “Кем кызы ул?” – дип сорады. “Фәлән кеше кызы фәлән”, – дип әйткәнен хәтерлим, тик исемнәрен күңелемә сеңдереп калдырмаганмын. Кызларны ун-унбиш минут көттергәнмендер. Болар, мине көтә-көтә акрын гына атлап тыкрык буена барып җиткәннәр иде инде. Рәхмәт әйттемме көткәннәре өчен, белмим. Әмма бүген килеп мин алар алдында баш иям. Көтми китсәләр дә, адашмас идем, әлбәттә. Ачуланмас та идем. Кем инде алар өчен яхшылап таныш та булмаган, үзләренә артык игътибар да итмәгән чит-ят егет?! Уяттылар, шуның белән вәссәлам. Ходай алдында вөҗданнары таза. Әмма эшләгән эшләрне азакка тиклем җиткерергә өйрәнгән, саф күңелле кызлар булып чыкты алар. Бу хакта мин олыгая төшкәч кенә аңладым.

Семилеткага килеп җиткәч кызлар, автобуска утырып, Уфага киттеләр. Тагын шуны кабалыйм: Тимерҗан да циркка барып, кайтышлый аларда кунсам, бу кызларны очраткан булыр идемме соң? Мин, вахта автобусына утырып, нефть паркына юлландым. Өстемдә – пинҗәк, чалбар, ак күлмәк, галстук, аякларымда – туфлиләр. Өс-башым ярыйсы гына пычранган. Яраткан мастерыбыз Кушнаренко ягыннан Матвеевко авылы урысы Николай Кузнецов миңа карап, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. “Ничек эшләр икән бу мондый киемдә?” – дип уйладымы, әллә инде: “Кайда пычранып йөргән бу?” – дип, эченнән генә көлеп куйдымы? “Цирктан кайтышлый, төнлә Семилеткада калып маҗараларга юлыктым, Николай Петрович”, дип әйтмәкче булган идем, эндәшә алмый калдым. Уйларымны Люда бүлде:

– А еще говорит, что есть где ему ночевать! Пешком шел, да? 

Утыз чакрым. Утыз чакрым араны төн буе җәяү атлаган дип уйлый мәллә бу марҗа! Эш киемнәрем авылда өйдә калган. Әтием нефть җыю һәм эшкәртү паркында өлкән оператор иде. Үзенең бүлмәсенә чакырып алды да эш киемнәре бирде. Ике-өч минут үтмәгәндер, кием алыштырып, цехка кердем һәм станок янына килдем. Цехның икенче башыннан Люда кычкыра:

– Ты как циркач-фокусник! Когда успел переодеться?!

Бәләкәй чагымда үземне “циркач” дип йөрткәннәрен әйтмәдем инде. Шул көнне эштән кайткач, үз Гөлсөямнән хат килде. Шатлыгымнан көне буе очып йөрдем. Хатны кесәмдә йөрттем. Алам да укыйм, алам да укыйм. Нефтькә, майга батып бетте.

Кыш җитте. Гөлсөям янына ял саен диярлек Уфага барып йөрдем. Язын армиягә киттем. Мин киткәндә ул көтәргә сүз биреп калды. Авыр хезмәт айлары артта калды. Ике ел үткәч, май аенда кайтып төштем, тик сөйгәнемне очрата алганым юк әле. Җизни белән сөйләшкән кичне, ул тәкъдим иткән өйләнү вариантыннан баш тартып, Уфага Гөлсөям янына барырга карар кылдым. Йөрәгем ашкынудан, юньләп йоклый да алмадым. Иртәнге алтыда тордым. Җиденче яртыдагы автобуска билет алдым.

(Ахыры бар)

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Исемең ничек, сылу? Хикәя (Башы)
Илдус ТИМЕРХАНОВ. Исемең ничек, сылу? Хикәя (Башы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас