

Асия улын университетның дүртенче курсында укыганда тапты. Тулай торакта яшәүчеләр өчен артык зур вакыйга булды ул хәл – аяз көндә күк күкрәдемени. Чөнки Асиянең беркем белән дә очрашмаганы барысына да билгеле иде. Ул бит буш вакытларын да семинарларга әзерләнеп, конспектлар язып, китапханәнең уку залында гына үткәрә иде. Баланың атасы кем икәнлеге белән кызыксынучыларга да иңсәләрен сикертеп, дәшми-тынмый гына җавап бирә иде. Ә инде бервакыт ул бөтенләй юкка чыкты, бары тик бүлмәдәге өстәлдә «Мин өйгә кайтып китәм!» дип язылган дәфтәр бите генә калдырган иде.
...Егерме елга якын вакыт узды. Мин Кипрга ял итәргә бардым. Кунакханә тирәсендәге бассейн янында утырганда, кинәт кемдер миңа:
– Сез Нурия түгелме? – дип эндәште.
Күтәрелеп карадым. Миңа дәшүче хатынның чәчләрен
артка сыпырып куюы булды, аны танып алудан тыным кысылып: «Асия!» – дип кычкырып җибәрдем.
Кич белән без яр буендагы ресторанда кабат очраштык. Эвкалиптлардан таралган татлы ис белән хозурланып, каһвә китерттек. Асия бик матурланган, үз-үзенә ышанучан, көчле рухлы икәнлеге йөзенә чыккан. Бай, барлыклы тормышта яшәве дә күзгә бик нык бәрелеп тормаса да сизелә, һәм... ниһаять, аның олы серен ачарга теләве дә мине сөендереп куйды.
– Син бит язучы кеше, бәлки, кемгә дә булса минем тормышым турында сөйләрсең әле, әкияттә генә түгел, тормышта да Көлгенәләр бар икәнлеген белсеннәр, – диде ул.
– Бик ымсындыргыч бугай хикәяң...
...Ул төзелеш отрядыннан алданрак кайтырга чыга. Әтисенең туган көнен зурлап билгеләп үтәселәр икән. Әнисе бик инзарлап чакыргач, Асия отряд җитәкчесеннән барып сорамый булдыра алмый. Авылдан Казанга кич белән килеп җитә ул, тулай торакка кереп, киемнәрен ала да тимер юл вокзалына йөгерә. Плацкартка билетлар булмаганлыктан, купелы вагонга ризалашып, билет ала. Купега керә һәм... һинд киноартистларыдай чибәр егетне күреп, телсез кала. Егет, гәҗит укып утырган җиреннән сикереп торып, кызга әйберләрен урнаштырырга булыша. Ниһаять, исемнәрен әйтеп танышалар. Егет ерак та, якын да түгел чит илдән – Болгариядән булып чыга. Контракт буенча эшкә килгән булган, инде кайтып барышы икән. Сүз иярә сүз чыгып, тарихны да искә алалар, Татарстандагы Болгар иле турында Асия сөйли, егет исә үз иле турында гәп куерта. Болгар шәрабы белән сыйланып утыру алар арасында туган киерен-келекне тәмам юкка чыгара.
– Мин ул чакта гап-гади кыз бала идем бит, ярату, гашыйк булу турында китаплардан гына укып, кинолардан гына карап белә идем, һәм менә икәүдән-икәү генә ике кешелек купеда, ике тәүлек буе поездда бар да, гашыйк булмый нишлисең... Тик ике атналап вакыт узу белән, минем кинәт гел күңелем болгана башлады, авызыма кылчык та керми торган булды, ябыгып киттем. Әле бит шунда да, төзелеш отрядында авыру эләктереп кайттым бугай, дип кенә уйладым. Әнием исә төрледән-төрле дару үләннәре белән дәваларга кереште. Ахырдан мин поликлиникага бардым һәм... авырга узганымны белдем.
Аны йөккә узуы шомга сала. Асия көне-төне шул егет турында гына уйлый, бәби алып кайтырга җыенуы хакында аңа хәбәр итәргә теләп, ул яшәгән тулай торакка килә. Бәлки, бергә яшәп китәрләр?! Егет мул итеп табын әзерли, кызны чәчәкләр белән каршы ала. Асия үзенең авырга узуы турында ничек кенә әйтергә икән дип борчыла, алай да тәвәккәлләп әйтеп сала. Кинәт егет ток суккандай катып кала һәм... авыр сүзләр белән кызны аяктан егарлык итеп ачулана башлый.
– Син миннән авырга берничек тә уза алмыйсың! Ялганлама! Дөресен әйт, сиңа акча кирәкме, әллә Русиядән китәсең киләме?
Билгеле, Асия аңа бик ошаган була, егет икеләнеп ә куя, чөнки ул чакта чит илдән килүчеләргә кызлар ябышып ята бит. Асия бер сүз әйтмичә, саубуллашмыйча да чыгып китә. Тулай торакка кайтып ава. Кайчандыр «Мәскәү күз яшьләренә ышанмый» дигән фильмны караганлыгы исенә төшә. Мәскәү генә түгел, Казан да ышанмый икән шул. Улы тугач, Асия егет яшәгән тулай торакка телеграмма җибәрә. Әмма хәбәре кире кайта, егет инде үз иленә кайтып киткән булып чыга.
– Тулай торактан ничек шулай тиз юкка чыктың соң син? Берни дә аңламый калдык бит без? – Мин сораулы күзләрем белән Асиягә күтәрелеп карыйм.
– Сез укырга киткәч, мин бит улымны саф һавага алып чыга идем, ул көнне дә бала арбасын вахта янына шып кына килгән идем, артымда көлешү тавышларын ишеттем. Карасам, кайчандыр миңа бәйләнеп йөргән егет авызын ерып, миңа карап тора. «Атасы кем икәнлеген беләсеңме соң?» – диюе булды, кайдан көч килгәндер үземә, тегенең иягенә сугып җибәрдем. Шул арада тулай торакка балалар врачы килеп керде. Олы яшьтәге апа иде ул. Бүлмәгә менеп, баланы тикшереп карады да: «Кызым, әниең бармы синең? Болай газапланып йөрмә, аның янына кайт, ана йөрәге барын да кичерә ул», – дип әйтеп куйды. Мин елап җибәрдем. «Юлга акчаң булмаса, үзем бирәм, бар, кайт», – дип, ул мине юата башлады. Менә шулай китеп бардым ул көнне...
– Бик дөрес эшләгәнсең китеп, инде улыңа ничә яшь? Укып бетерә алдыңмы соң? Тормышка да чыккансың икән, – дидем мин.
– Чыктым шул, һәм кемгә диген әле син...
Әллә, чынлап та, шул болгар егетенәме икән соң? Асиянең авызыннан чыккан бер генә сүзне дә ычкындырмаска тырышып тынып калдым.
...Асия укуын үз шәһәрчекләрендәге филиалда тәмамлый, аспирантурага укырга керә, шул ук уку йортында укыта башлый, бергә эшләгән хезмәттәшенә тормышка чыгарга җыена. Малае бик чибәр, каратут йөзле егет булып үсә. Тормыш дәвам итә. Туй алдыннан гына Асиягә ял йортына юллама бүләк итәләр. Кая диген әле – Болгариягә!
Кара диңгез буендагы ял йортына урнаштыралар аларны. Беренче кичне үк Асия диңгез буена чыга. Яр буена җиткәч, аяк киемнәрен салып кулына тота. Су салкынча әле, коенучылар да күренми. Аның каравы ул үзе су кереп чыгасы итә. Уйлаган эш – беткән эш, дигәндәй, Асия, үзенең су коену костюмы юк икәнен дә онытып, күлмәген салып ташлый да, яр буена күз сирпеп алып, суга кереп китә. Онытылып, колач салып йөзә ул. Инде чыгарга кирәк дип, яр буена караса куркып кала, аның киемнәре янында берәү утыра. Ходаем, Асия гел шәрә бит, нишләргә, кич буе суда ятып булмас, чыгарга кирәк ич.
– Әй, сез кем? Минем киемнәр яныннан китүегез сорала.
– Шулаймыни? Әгәр мин китмәсәм?
– Мине катырып үтерәчәксез дә төрмәгә китәчәксез.
– Мин сезгә сөлге алып килдем.
– Сез кем соң?
– Чыккач сөйләшербез, мин су кызлары белән сөйләшергә өйрәнмәгән.
– Артыгыз белән борылыгыз, зинһар.
Асия ир-ат куйган сөлгене алса да ала, алмаса да ала. Аның киенеп беткәнен зур сабырлык белән көтә ир-ат.
– Инде борылсагыз да була...
– Йә, ничек, су салкынмы? – Бу инде ата казыгыз күкәй саламы, дигән шикелле булып китә. Икесе дә килеп туган киеренкелекне ничек кенә бетерергә белми, сүзсез кала, Асия аяк киемнәрен кулына ала.
– Сау булыгыз, миңа бу якка барасы...
– Урларлар дип курыкмыйсызмы?
– Су кызын су егетләре урласа гына инде.
– Ә җирнекеләр юкмыни?
Асия инде ирне таный. Бу – ул, аның улының әтисе бит. Йөрәк талпынып-талпынып тибә, күз аллары караңгыланып китә. Дулкыннар шавы колакны ярып керә... Бәлки, ул да түгелдер? Дөньяда бит бер-берсенә охшаган кешеләр була, дип язалар. Кичке сәгать тугызда ресторанда очрашырга сүз куешып аерылыша алар.
Ир-ат аны ресторан ишеге төбендә көтеп тора. Асия килеп җитүгә, ул аңа:
– Сез миңа бер кызны бик хәтерләтәсез. Мин аны Русиядә эшләгәндә очраткан идем, – дип әйтеп куя.
– Поезддамы?
Икесе дә аптырап, бер-берсенә карашып, сүзсез калалар. Аннары гына ир аңына килә:
– Син... теге чакта... баланы таптыңмы? – дип сорый.
Асия, бер сүз дә эндәшмичә, кулындагы ридикюлен
ачып, улының рәсемен ала. Рәсемдәге егетне күреп, ир аптырап кала һәм кинәт... сулкылдап елап җибәрә.
– Нурия, ышансаң ышан, ышанмасаң юк, чынлап та, ул бик озак сулкылдап елады.
– Ни өчен шулкадәр эмоцияләр килеп туган соң аңарда?
– Ул балачакта бик нык авырган, һәм аңа врачлар беркайчан да балаң булмаячак дигән диагноз куйган. Инде кырык яшенә җитеп тә өйләнмәгән ул, туган-тумачалары да диагноз белән килешкән.
– И егетләр, ниләр генә булмый бу тормышта!
Ул төнне алар гел бергә була, сөйләшеп утырып, таң атканны да сизмиләр. Кояш чыгу белән, Стефан Асияне Софиягә алып китә, улының рәсемен әтисе белән әнисенә күрсәтеп, туганнарын да елатып, шул кичне үк Асиягә тәкъдим ясый.
– Һәм... тагын бер серемне ачыйм инде. Стефан бит борынгы болгар ханнары нәселеннән, мин шаһзадә хатыны булдым.
– Көлгенә!!!
Без Асия белән кычкырып көлеп җибәрдек. Кипр утравындагы очрашу миндә шулкадәр көчле тәэсир калдырды ки, менә инде елдан артык шул очрашуны уйлап йөри идем, кичә генә дустым Асиядән мине Болгариягә ял итәргә чакырып язган хаты килеп төште... Шаһзадә гаиләсендә игезәк малайлар туган. Минем дә бит игезәк кызларым бар. Кем белә бит алда ни буласын?..
Фото: Pinterest