

– Бер атнадан балалар кайта, әле шалтыратып әйттеләр...
Диванда китап укып яткан җиреннән Фәрзәнә, ни ишетәм дигәндәй, йокы бүлмәсеннән сөйләнә- сөйләнә чыгып килгән картына башын күтәрә биреп, тишәрдәй итеп карап куйды.
– Нинди балалар? Минем балаларым юк шикелле.
– Онытма, җаным, синеке булмаса, минекеләр бар һәм алар картаеп барган әтиләренең хәлен белергә кайталар.
– Гаҗәп, ничә еллар бер хәбәрләре булмаган килеш, кинәт кенә әтиләрен исләренә төшергәннәр!
– Ярый, сүз көрәштермик, карчык, кайталар булгач, кайталар инде. Кешечә каршы аларга әзерләнергә кирәк.
Әмир беренче хатыныннан туган ике сабыен кайчандыр ятим итеп ташлап китсә дә, алар белән бәйләнешне өзмәвен, командировкага китәм дип, Фәрзәнәдән яшереп кенә яннарына барып йөрүен, мөмкин булганча акчалата ярдәм итеп торуын бервакытта да белдермәде шул.
Бу хәбәр Фәрзәнәнең тәмам кәефен җибәрде. Юкка кайталар дисеңме аларны? Картларның гомер буе бөртекләп җыйган мал-мөлкәтенә нәфесләрен сузып кайталардыр әле. Алар өчен тир түктемени Фәрзәнә? Кешечә булсын дип тырыштымы? Инде тыныч кына яшик дигәндә, тагын борын тыгалар икән! Юк, юл куймас Фәрзәнә. Ул гомер буе үзе теләгәненә ирешеп яшәгән хатын әле! Дөрес, Әмиргә кияүгә чыкканда ике бала атасы икәнен белеп барды. Ләкин аларның үз әниләре бар ич. Тиешле алиментларын да алдылар, дәгъвалары булырга тиеш түгел. Әйе, бер бала да тудырып үстермәгән хатынга аналык һәм балалык хисләре бөтенләй ят иде шул. Юкка гына борчыла Фәрзәнә, Әмир үзенә тиешле мал-мөлкәт өлешен күптән балалары исеменә васыять итеп яздырып куйган иде инде.
Мәктәптә бик тә тырышып укыды Фәрзәнә. Үзеннән өлкәнрәк абыйсы белән апасы урта мәктәпне тәмамлагач, берсе – институтка, икенчесе техникумга юл тотты. Ә аның исәбе – алардан калышмаска, укытучы булырга. Ниндидер көнчеллек хисе бар иде кызда, башкалардан ким булмаска, башкалардан начар киенмәскә... Үзе дә сизмәстән бу хис аның гомерлек юлдашына әйләнде һәм ул һәр эш-фигылен башкалар белән чагыштырып карарга күнекте. Югары уку йортына керүенә сөенеп бетә алмады, башы-аягы белән фән нигезләрен өйрәнүгә чумды. Авылдан ярдәм килеп торса да, степендиясез калырга ярамый. Стипендия алып укуга ирешү үзе бер мәртәбә түгелмени? Шуңа да егетләр белән чуалган кызларны яратып бетерми иде ул. Ә пединститутта егетләр санаулы, иң чибәрләр генә өмет тота ала. Өлгергән арыш саламы төсле сары чәчле, сипкелле йөзле, бүлтәеп торган иренле Фәрзәнәне исә бик матурлар исәбенә кертеп булмый иде. Шулай да дүртенче курста укыганда гашыйк булды кыз. Кемгә диген? Үзләрен укыткан укытучыга! Кызның серле карашын күптән сизеп йөргән Сәгъди Назыймович өлешенә төшкән көмешен ычкындырырга теләмәде, ахрысы, чираттагы имтиханнан соң Фәрзәнәгә көтеп торырга кушты. Нигә юрарга да белмәде кыз, әмма укытучыны тыңламый мөмкин түгел.
– Ниһаять, котылдым, кайберәүләр күрәләтә әзерлексез килә, нәрсәгә исәп тоталардыр? – дип сөйләнде аудиториядән чыгышлый Сәгъди Назыймович. – Ә сез икенче, молодец, тырышасыз. Болайрак дәвам итсәгез, аспирантура турында да уйлый алачаксыз. Бүген исә имтиханыгызны уңышлы тапшыруыгызны билгеләп китәргә тәкъдим итәм.
Кинәттән генә әйтелгән бу сүзләрне, чын ишетәмме дигәндәй, Фәрзәнә аптырап китте, дулкынланудан битләре ут кебек яна башлады. Күпләрнең башын әйләндерә алырдай чибәр укытучы ир нишләп аңа игътибар итте икән? Һич башка сыйдырырлык түгел. Ул арада Сәгъди Назыймович аны җитәкләп ишеккә алып китте. Урамга чыккач, бераз иркен сулап куйды кыз, берәрсе күзәтеп тормыймы икән дип, тирә-юньгә карангалап алды. Бәхеткә каршы, вакыт шактый соң булганга, бина янында кеше күренмәде.
– Хәзер берәр ресторанда тамак ялгап алырбыз. Ресторанда булганыгыз бармы?
Укучысы белән әдәп саклап кына сөйләшә иде Сәгъди. Каян булсын инде студент кеше ресторан кебек затлы урыннарда? Шатлыгыннан йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып типте Фәрзәнәнең. Өстәлдәге тәмле ашлар да, аңа төбәп әйтелгән назлы сүзләр дә, бик тиз башка киткән кызыл шәраб та әкияттәй матур төш кебек кенә булып тоелды.
Икенче көнне таныш түгел фатирда, Сәгъди Назыймовичның урын-җирендә башы авыртудан уянып киткәч, аңына килә алмый торды ул.
– Безнең мөнәсәбәтләрне берәү дә сизәргә тиеш түгел, хатын белсә, эш харап, – диде ир, кызга тиз генә торып юынырга кушты.
Аннары киендерде дә, ишектән озату ягын карады. Кичә генә шундый ягымлы, мәхәббәт сүзләрен сандугачтай “сайраган” кешенең алай тиз үзгәрүе кызның башына сыймый иде. Шулай да бөтенләй өметен өзеп бетермәде, белмәссең ир затын, әле берне, әле икенчене сөйли, дигәндәй. Шәһәр дәваханәсендә баш табиб урынбасары булып эшләүче хатыны каядыр конференциягә киткәч, тагын бер-ике тапкыр очрашты алар. Бераздан исә кыз үзендә ниндидер үзгәрешләр сизә башлады. Белдерергә теләмәсә дә, иптәш кызы Әлфирә аның пошаманга төшкәнен исләми калмады.
– Нәрсә син, кызый, кәефсез генә йөрисең? Ни булды, я сөйлә әле? – дип өзми дә куймады.
– Нигә бәйләнәсең әле, берни дә булмады. Башым авыртып тора, – дип котылырга теләде Фәрзәнә.
– Күреп торам ничек башың авыртканын, дускаем. Беркөнне дә ванна бүлмәсендә укшып тора идең, юкка түгел ул.
Мондый хәл еш кабатлана башлагач, Әлфирә аны көчәп диярлек дәваханәгә алып китте. Анализлар Фәрзәнәнең йөкле булуын ачыклады. Иптәш кызы баланың кемнеке булуын сорашып караса да, әйтмәде Фәрзәнә. Сәгъди Назыймовичны очратырга теләп, күзәтеп йөри башлады. Төннәрен йоклый алмый, әлеге куанычлы хәбәрне җиткергәч, аның ничек сөенәчәген күз алдына китереп хыялланды. Хатыны белән хәтсез еллар яшәсәләр дә, балалары булмаган. Фәрзәнә аның нәсел агачын дәвам итәрдәй малай тудырса, хатыным бар, дип тормас, йөгереп килер әле. Үзе укымышлы, үзе дәрәҗәле, чибәр ир белән яшәячәген уйлап, күпме хыялланды ул.
Укытучы беркайда да күренмәгәч, беркөнне аны деканатка эзләп барды. Сәгъди Назыймович кабинетында үзе генә иде. Кызны күргәч, аптырап китте.
– Нишләп йөрисез, Сәлихова, әллә зачетыгызны бирә алмыйсызмы? – дип сорап куйды.
Аның сүзне сузарга теләмәве күренеп тора иде. Шулай да Фәрзәнә, бар кыюлыгын җыеп, укытучының каршысына барып утырды.
– Сөенче алырга килдем дисәм, ни диярсез?
– Нинди сөенче ул тагын?
– Бик зур сөенче. Безнең балабыз булачак. Улыбыз!
Ни ишетәм дигәндәй, Сәгъди урыныннан сикереп торды.
– Акылыңдамы, син кызый! Нинди бала ул? Каян уйлап таптың аны! – дип, кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Йөзе бер агарды, бер кызарды, ачуына чыдаша алмый ишекле-түрле йөрергә тотынды. Моңа кадәр дә студент кызлар белән чуалмады түгел, чулды, ләкин берсе дә аны мондый уңайсыз хәлгә куймады. Нинди башсыз булды соң бу?
– Нигә куркып калдыгыз. Кысыр хатыныгыз булдыра алмаган, менә мин сезне бәхетле итәчәкмен, баласыз гаилә гаиләмени ул, – дип тезеп киткән иде Фәрзәнә, ир аны тиз туктатты:
– Я, җитәр, акылсыз кыз, мин синнән бала сорадыммени? Син бит хатын-кыз, саклану чарасын белергә тиеш идең! Юлын табарсың дип ышанам, башкача син – мине, мин сине күрергә тиеш түгел, – дип, Фәрзәнәнең кулына бер төргәк акча тоттырды да, кабинеттан төрткәләп диярлек чыгарып җибәрде.
Хыяллары чәлпәрәмә килгән, хурланган кыз кая барырга, ни кылырга белмәде. Укытучы кешенең шундый мәкерле булуын һич башына сыйдыра алмый иде ул. Тормыш юлының үкенечле башланып китәрен күз алдына да китермәде. Күңелендә – бары тик үләсе килү теләге генә. Үз-үзенә кул салыр иде, тик аны ничек эшләргә? Җитмәсә, җәйге сессия якынлашып килә, каникулга әниләре янына кайтырга кирәк. Бу килеш аларның күзенә ничек күренер дә, ни җавап бирер? Юк, авылга авырлы килеш кайтырга ярамый. Булачак укытучы абруен хәзердән үк таплау – һич килешкән эш түгел. Шулай баш вата торгач, әлеге дә Әлфирәгә киңәш итми булдыра алмады.
– Их дускаем, синең кебек тыйнак, әдәпле кыз мондый ялгыш адымны ясар дип көтмәгән идем. Бу сиңа гомерлек сабак булса иде дә. Минем апамның таныш гинекологы бар, шуның белән сөйләшеп карарга кирәк инде. Тик бушка булмас, – диде Әлфирә, аның күзләренә сынаулы карап.
– Риза, риза, акчадан эш калмас, үзеңне дә буш итмәм, бәладән генә котылырга ярдәмләш, дускаем.
Табибә Фәрзәнәгә авырын алдырган очракта башкача баласы булмау мөмкинлеген аңлатырга тырышып караса да, кыз ул хакта уйларлык хәлдә түгел иде. Яратмаган кеше баласыннан тизрәк котылырга кирәк! Беренче тапкыр гашыйк булудан уңышсызлыкка очрау җанын шулкадәр өшетте, әйтерсең йөрәге урынына йодрык кадәр боз тыгып куйдылар! Бервакытта да ышанмаячак ул ир-атка!
(Дәвамы бар.)
Фото: serhii_bobyk_Freepik