Чәчмә әсәр
15 Февраля 2023, 10:27

Рима КАҺАРМАН. Ятимнәр (Повестьтан өзек)

– Бәй, сездә көпә-көндез кеше суеп ашый башладылармыни инде хәзер? – дип, Сәлиха елап ук җибәрде...

Рима КАҺАРМАН. Ятимнәр (Повестьтан өзек)Рима КАҺАРМАН. Ятимнәр (Повестьтан өзек)
Рима КАҺАРМАН. Ятимнәр (Повестьтан өзек)

...Иртән ике ахирәт юлга чыкты. Ара ерак. Җәяү барып җитәргә дә кирәк бит әле. Зур базар гөрләп тора. Кесәңә күз-колак булмасаң, эш хөрт монда. Акчаңнан җилләр исүе бар.

Вакытның үткәне дә сизелмәде. Авылдан килгән хуҗабикәләрнең кәефе күтәренке. Сәүдә кызу. Базар вакыты чикле. Сәгате суккач ук ябылырга тиеш. Сәлиха алып килгән йонын сатып бетерде. Аның әлегә мәшәкате башкада. Өйдәгеләргә бераз күчтәнәч хәстәрлисе бар. Рәшидәнең сатарга алып килгән йоны күбрәк. Кирегә күтәреп алып кайтуы кызык түгел. Бу турыда сөйләшкән чакта каршыларына тулы гәүдәле хатын килеп басты. Күзләре терекөмеш сыман, тәгәрәшеп, йөгереп торалар., Кершән сөрткән шәһәр хатыны ара-тирә каранып, сатучыга карап сүз кушты:

– Калган йонны күмәртәләп сатып алырмын. Бәясен төшсәң әгәр.

– Сез ни хакка алам дисез? Уртак фикергә килик соң, – дип, Рәшидә ризалыгын белгертте.

Икесе дә канәгать булырлык бәядә килештеләр. Тик бөдрә чәчле хатын исәп-хисап ясарга ашыкмады. Кызның сораулы карашын тойгач, ул:

– Мин Ямал булам. Монда мине белмәгән кеше юк, – дип, уратып кына сүз башлады.

– Ни тәкъдим итәсез, апа, тыңлыйм, – дип, Рәшидә аңа бакты.

Кызның ашыгуы билгеле, йөзенә чыккан. Аның еракка кайтасы бар.

– Янчыгымда акчам азрак бит әле. Җитми бераз. Мин моннан ерак түгел генә яшим. Кайтып килә алам, тик алай озакка сузылыр, дим. Әйдә, болай итикче. Бергә өемә барыйк. Йонны алып калырмын, ә син акчаны алып кире килерсең, – дип үгетләргә тотынды.

Рәшидә Сәлиха белән якындагы кибеттә очрашырга сүз куешкач, Ямал белән барырга булды. Бергә атлаган вакытта теле-телгә йокмаган хатын аңардан хәл-әхвәл сорашты. Хас сорау алучыдай үзе. Шулай килеп җиттеләр. Тирәклек буеннан басма аша өйләренә туры юл бар. Ямал йортка керү белән капкага келә салды. Ниһаять, караңгы чоланнан өйләренә үттеләр. Ямалны үзгәртеп куйдылармыни. Ул, җитди кыяфәткә кереп, усал карашлар ташламасынмы. Улларына ымлап кына күз карашы белән нидер боерды.

– Егетләр-бөркетләр, күрдегезме, куян алып кайттым сезгә, – дип, хихылдап көлүе Рәшидәгә сәер тоелды.

Шул вакытта аңы ачылып китеп, биредә начар гамәл белән көн итүләрен аңлап алды. Дөньяның кемнәре генә булмас? Моннан исән-имин качарга, каушаганын сиздермәскә кирәк. Рәшидәгә бар рухи көчен тупларга туры килде бу юлы. Ул җитди кыяфәттә, көр тавыш белән:

– Нәрсә дигән сүз бу? – дип, хатынга бакты. – Алдан сөйләштек бит инде. Йонны алырга уйласаң, акчаңны түлә һәм һәркайсыбыз үз юлыбызда булырбыз.

Рәшидә егетләрне күзәтә бирде. Җирән чәчлесе кыз янына килеп, аның төенчеген алды. Үзе әнисеннән боерык көтте төсле. Шуңа охшаган. Икенче улы борылып чоланга чыкты. Ямал, аңламамышка салышып, сүз кушты:

– Чишен, кызыкай. Ял итәрсең бераз. Ашыкма.

Хуҗабикәнең икенче улы киредән өйгә керде. Кулындагы пычакны яшермәкче.

Рәшидә юньсез адәм актыкларына юлыгуын тәмам аңлап:

– Сез, Ямал апа, мине ятим бу, дип ялгышасыз. Алдан сөйләвемчә, әти-әнием юк. Алар булмаса да, безнең нәсел калын. Туганнарыбыз белән элемтә ныклы. Шөкер, бердәмбез. Кисәтеп куймаганмын тагын. Әниемнең бертуган абзые – сездә милиция начальнигы. Базардан кайтышлый аларга керергә сөйләшкән идек әле. Ә синең белән китүемне ахирәтемә әйттем. Ул карап калды. Үзеңнең рәвешең хәтердә кала торганнардан. Аның күзе үткен. Мәңгегә төсмерләп калды үзеңне, шигең булмасын. Төнлә уятып сорасалар да килеш-килбәтеңне шунда ук тасвирлап бирә. Хәзер тавыш чыгарачак. Бераз тоткарландым исә, сезне хәзер килеп эзләп табачаклар, – дип әйтә салды.

Максатына иреште. Елан яше ялаган кеше белән башкача аралашу мөмкин дә түгел. Күз карашларында – икеләнү болыты. Уллары, бераз каушап калды. Ә җитдиләнгән Ямал кызга ачу белән:

– Куркытмакчы булдыңмы? Мин курыкмыйм, – дип, нишләргә белми боргаланды.

Хас капкынга юлыккан төлке.

Егетләр һаман әнисеннән сигнал көткәндәй. Бер мизгел тынлык. Өй уртасына мияулап килеп чыккан мәчене хатын җан ачуы белән тибеп очырды.

– Йөри аяк астында, туймас гуҗ, – дип, сумкасыннан акча янчыгы чыгарды. Исәпләгәндәй итте. – Акча җитми кебек.

Ямал кофтасының изүен чишеп, түшендәге күкрәкчәгә кулын тыкты. Аннан кулъяулыкка төрелгән акчасын тартып чыгарды.

– Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга диләрме әле. Булды. Безгайбә, – дип урыс сүзен кыстырып, алдан килешенгән күләмдәге акчаны Рәшидәгә сузды. – Сезгә дә, безгә дә файдага булсын.

Акча кулына эләгү белән кунак җәһәт урамга атылды. Чыгып котыла алса, бик хуш. Озата чыккан егет капка келәсен ачты. Үзенә ник бер карарсың: акайган карашы җан өшеткеч. Ерткыч корбанын җибәрергә мәҗбүр, диярсең.

– Хуш, – дип, кыз тал-тирәк арасыннан атылып чыгып ычкынды.

Базарга йөгереп килеп җиткәндә тыннары куырылган иде. Ярга бәрелгән балыктай тын ала, ә һава җитми.

– Исән-сау калуыма шөкер, Сәлиха, кибет барлап йөрер хәлем юк. Кушкан күчтәнәчне алдыңмы соң? Кайтып котылыйк, тизрәк.

– Ни булды, йөзең качкан?

– Йон сатмакчы булып, бер сәер йортка барып кердем бит, әй. Анда алып барган түти иманыннан җәяү качкан бәндә булып чыкты.

– Әле генә үзенә чакырган, теге сары бөдрә чәчле түтәймени? Аңлатып сөйлә әле, зинһар.

– Әйе. Уллары белән ымлап кына аралашты. Имеш, мине аларга алып барган. Берсенең кулында – пычак. Чәчләр үрә торды.

Кызларның дулкынланып, кычкырышып аралашканын бер хатын ишетеп торды. Бәйләгән башлык кигән сатып алучы. Олы яшьтәге какча хатын кызлар янына ук килеп басты. Сүз ни турында баруын аңлагач:

– Аның белән генә чикләнмәсләр иде, сеңелем. Кеше ашаучылар бит алар. Ничек исән котыла алдың? Йөзләрең агарып каткан, – дип шаккатырды.

– Абыем милиция начальнигы, дидем.

Куркуыннан калтырана башлаган Сәлиха телгә килде:

– Чынлап та шундый абыең бармы?

– Булган ди сиңа, көт! Башны саклап калыр өчен телемә ни килде, шуны пупылдадым инде.

Башлык эченә тузган чәчен кертә-кертә хатын телмәрен дәвам итте:

– Туганкаем, юнең җиткән. Күптән түгел бер ерак авылдан бер олы гәүдәле хатынны базардан алдап алып барган, ди. Бичараны илтеп чолан почмагындагы бүлмәгә бикләгәннәр. Ярар, егәрле булып чыккан үзе. Уллары өйдә түгел чакка туры килгән. Ире, хуҗабикә кайткач сине чыгарачаклар, дип, аңгырага салышып утыра икән. Өстәлләрендә айга охшаган үткер балталары яткан. Тоткындай биккә эләккән хатын. Шул балта белән чоланның такта ишеген чапкалап ватып чыккан.

– Бәй, сездә көпә-көндез кеше суеп ашый башладылармыни инде хәзер? – дип, Сәлиха елап ук җибәрде.

– Ул адәм актыклары турында милициягә хәбәр иткәннәр. Күзәтә торгандырмы үзләрен? Бәлки, бүре өнен башкача ябарга исәплиләрдер. Әлегә анык кына әйтә алмыйм. Һич тә булмаса, халык бу мәсьәләне үзе хәл итәргә әзер. Милиция нишләгәнен көтәләр әлегә.

– Исән булсак ишетербез, – дип, кызларның яңа танышы бу очрак турында халыкка сөйләргә вәгъдә бирде.

– Ике аяклы ерткычлар. Тәүбә әстәгъфирулла, – дип, кызлар якты күздә кайтыр юлга чыктылар.

Йөрәк өзгеч вакыйгага юлыккан Рәшидә, фикерен шигъри юлларга үрде:

 

Кара киям, кара бәйлим

Кайгылы көннәремдә.

Бир, Аллаһы, бәхетемне

Алдагы көннәремдә.

 

Сәлиха, ахирәтенә карап:

– Мин курыксам, дер-дер калтырана башлыйм. Уйларым чуала. Аяк-кулларым үземә буйсынмый төсле. Ә син берни булмагандай шигырь язасың да куясың. Арыслан йөрәгедер инде синдә. Шаклар катам. Миннән булмый, юк, – диде.

Шомлы уйлардан арыну өчен башка темага күчү хәерлерәк. Рәшидә шаяру катыш такмак әйтте:

 

Чәчем җилкәмә төшеп,

Күземне чагылдыра.

Ластор-лостыр йөрүләрең

Өзелеп сагындыра.

 

Кызлар рәхәтләнеп көлешә башлады. Рәшидәнең, гадәттәгечә, гадел булырга исәбе. Кеше шигырен үзенеке итми, янәсе.

– Кайчандыр ишеткән такмак бу. Кем әйткәнен дә белмим, – дип акланырга тырышты.

Үзенең төшенкелеккә бирелергә исәбе юк. Аллаһы Тәгалә аны үлем тырнагыннан алып калды бүген. Якыннары хакына. Ул такмаклап җырлап җибәрде:

 

Омский да безнеке.

Томский да безнеке.

Себер китсәк тә көймибез:

Себер үзебезнеке!

 

Күңел көрлеге, алдагы якты өмет әллә нинди көрчекләрдән дә чыгарырга сәләтле. Яшәү өчен көрәшергә кирәк.

Әсәрне тулы килеш "Тулпар"ның быелгы 1нче саныннан укый аласыз. Журнал почта киоскларында, "Планета" китап кибетләре челтәрендә сатыла. Уфада Матбугат йортының 1нче катындагы киосктан да алып була. 

***

Автор турында

Рима КАҺАРМАН (Рима ВӘЛИЕВА-КАҺАРМАНОВА) Ырынбур өлкәсендәге Октябрь районының “Россия” совхозында дөньяга килгән. Балачагы Стәрлебаш районының Бахча авылында үтә. Карагыш урта мәктәбендә белем ала. 1988 елда Башкорт дәүләт университетын  тәмамлап, Балтач районы  гәзите журналисты булып эшли башлый.  Сайлаган һөнәренә 35 ел буе тугры, шуның 21 елы – “Балтач таңнары” гәзитенең җаваплы сәркатибе вазифасында.

Тормыш иптәше Илүс белән уллары Руслан, Илнурны тәрбияләп үстерделәр. Өлкәннәре гаиләле, оныклары Альтаир үсә.

Әдәби иҗат белән янып яши. “Өмет” гәзите редакциясе үткәргән конкурсларда ике тапкыр җиңүче булып танылды. Чәчмә әсәрләре җыентыкларда, электрон китап булып дөнья күрде. Хикәяләре “Юлдаш” радиосы эфирында еш яңгырый. “Тулпар”га тәкъдим иткән “Ятимнәр” повесте – “Туры юл күрсәтүче Рәшидә” романының бер өлеше. 

Рима КАҺАРМАН. Ятимнәр (Повестьтан өзек)
Рима КАҺАРМАН. Ятимнәр (Повестьтан өзек)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас