Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 февраль 2023, 10:58

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (11)

Шәһәргә увольнениега чыккан чакларда, офицерларның кашыкка салып йотардай сылу-сылу кызларны, бичәләрен култыклап алуларын күреп, көнләшүеннән ни эшләргә дә белмәде.

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (11)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (11)

И ЗӘҢГӘР КҮЗ, ЗИФА БУЙ

КАМАЗның двигательләр җыю заводында эшләүче кызның хыяллары ерак офыкларга барып тоташа. Матурлык яшәгән күңелдә җыр-моңга да, әдәбият-сәнгатькә дә урын җитәрлек. Мәктәп елларында ук шигырьләр язгангамы, ак шәһәрдә иҗат берләшмәсе эшләвен дә тиз белеп алды. Узган гасырның алтмышынчы еллар башында ук оешкан әдәби берләшмәгә килгән кыз күңелендә нинди утлар янганын, танылган әдипләр дә ак кәгазь битенә төшкән энҗе бөртекләре чагылышында күреп алдылар.

Әдәби берләшмә яңа көчләрне үзенә туплый барды. Инде исемнәре, иҗатлары республика матбугатында яңгыраш алган Эдуард Касыймов, Равил Вәлиев, Хәниф Хөснуллин, Мәхмүт Газизов, Ямаш Игәнәй, Кадыйр Сибгатуллин һәм башка танылган әдипләр белән бер өстәл артында гәпләшү, кызның күңелендә чиксез горурлык уята. Язучылар һәм шагыйрьләр дә яшьләр иҗатына игътибарлы. Берничә генә шигыре булган кызларны, егетләрне дә үзләре белән очрашуларга алып баралар. Халык алдында зурлап: «Шагыйрәбез!» – дип, сәхнә түренә чакырып, сүз бирәләр. Иңнәренә канат үскәнен тойган яшьләр күңелендә кабынган илһам уты, шигъри юллар булып, ак кәгазьгә эз сала.

Чаллы, шәһәр һәм КАМАЗ төзелеше белән генә түгел, ул елларда иҗат дәрте кайнап торган иҗатчылары белән дә бөтен илгә танылды. Мәдәният йортларында нинди генә кичәләр узмасын, каләм ияләре һәрвакыт чакырулы. Мәртәбәле кунак итеп, көчле кул чабулар белән каршы алган залда шигъри сүзләр яңгырый. Залда бары тик шагыйрь тавышы гына ишетелә. Әйе, җырга-моңга гашыйк халкыбызның җаны шигъри сүзне ихлас тыңлый, кабул итә белә.

Остазларының да күңеленә ятышлы булып күренгән шигырьләрен алып, Мәдинә газета редакциясенә китте. Бәлки бастырып та чыгарырлар. Кечкенә генә өмет аны алга әйди. Артык кыюсыз булуы белән аерылып торса да, үзенең язганнарын башкаларга күрсәтү теләге җиңде аны. Әле ул вакытта Мәдинә иҗат дәртенең шулай ашкындыру көченә ия икәнен аңлап та бетермәгәндер. Шулай да редакция бусагасын атлап керде ул.

Редакциянең тар коридорына килеп кергәч, кыз ике яклап тезелеп киткән бүлмәләрне күздән кичерде дә, «Әдәби бүлек» дип язылган ишек алдында туктап калды. Үзенә кирәкле бүлмәгә узарга кыенсынып басып торган Мәдинәнең каршысындагы бүлмә ишеге ачык. Бүлмәдә нидер язып утырган яшь кенә кешенең карашын тоеп, ул сискәнеп китте.

Дулкынланып торган кап-кара чәчле, күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзле яшь кенә ир-ат, аны кызыксынып күзәтә. Шул караштан оялып керфекләрен түбән төшергән кыз, качарга теләгәндәй, ачарга кыюсызланып торган ишекне этеп, эчкә атлады. Үзе артыннан ябылган ишек аша да ул ирнең кызыксынулы карашын сизгәндәй булды.

Әдәби берләшмә утырышларында күреп, инде кызның язган әйберләре белән бераз танышырга өлгергән бүлек редакторы Хәниф Хөснуллин:

 – Мәдинә, килеп дөрес эшләгәнсең. Алдагы саннарның берсендә шигырьләреңне газета битләренә бирербез, – дип сөендерде. Мәдинә күңелен үсендереп, иңнәренә канат куйган редакторга рәхмәт әйтеп саубуллашты. Бүлмәдән чыккан кыз, янәдән зәңгәр күзләр иясенең әрсез карашы белән очрашты. Җитмәсә, Мәдинә ишектә күренү белән, ир урыннан торып, бүлмәсеннән чыкты да, кызга сүз катты:

 – Исәнме, чибәр кыз! Редакциягә син килеп керү белән, кояш чыккан кебек булды. Кайсы якның суын эчеп, кем бәхетенә диеп үстең? Моңа кадәр бер дә күргәнем юк иде, – дип, сандугачтай сайрапмы сайрый. Үзе кызны күзе белән ашавын дәвам итә. Урамга чыга торган ишеккә аркылы баскан, озын буйлы, мәһабәт гәүдәле ирдән кая качарга белмәгән Мәдинә, ни әйтергә белмичә, бөтенләй коелып төште. Гаярь ир әллә аның хәлен аңлап, әллә бүредән курыккан болан баласыдай өне алынганлыгын күреп, өркеп калган Мәдинәдән читкә тайпылды.

Хәер, редакциянең түр башында шапылдап ишек ябылды, ир шуннан шүрләде бугай.

*  *  *

Камил Мирхәйдәров армияда чик сакчысы булып хезмәт итте. Кырыс табигатьле якка туры килүе аны һәрьяклап чыныктырды. Гади генә авыл малае өчен, солдат тормышы зур мәктәпкә әйләнде.

Ул – гади солдат. Өстендә беркапламалы китель. Көндәлеккә кия торган кителенең якасына тегеп куелган алтынсу төстәге тасмасы, шундый ук төстәге җеп белән чигелгән ПВ хәрефле погоннары, күн козырёклы, клеёнкадан ясалган каеш беркетелгән фуражкасы, күн итеге эченә тыгып кигән туры чалбары, авыл малаен коеп куйган асыл егеткә әйләндерде дә куйды. Камил әледән әле казарма коридорындагы зур көзгедән карап, үзенә сокланды.

Ул частька килү белән офицерларның үз-үзләрен тотышын күзәтергә тотынды. Офицерларның диңгез дулкыны төсендәге парад мундирына кызыгып карады. Гади татар авылында үскән, формасы белән офицерлардан аерылып торган егет, бераз гына кайтышрак тоелса да, кыяфәте, төсе-бите, буе-сыны белән алардан калышмый да кебек. Ике ел эчендә офицер дәрәҗәсенә күтәрелмәсә дә, ул аларның холык-фигылен үзләштерү өчен барысын да эшләде.

Армия хезмәте авыр булса да, Камил Мирхәйдәров тормышта үз урынын билгеләрлек сабакларны ныклап ятлады. Офицерларның үзләрен гади генә тотып та, артык көязлек күрсәтмичә, хөрмәткә лаеклы, вәкарьле булып кала белүләре ошый иде аңа. Алар кебек зыялы булып күренер өчен ул бар көчен куйды.

Шәһәргә увольнениега чыккан чакларда, офицерларның кашыкка салып йотардай сылу-сылу кызларны, бичәләрен култыклап алуларын күреп, көнләшүеннән ни эшләргә дә белмәде.

– Их, менә бит нинди бәхетлеләр! Генерал кызлары белән дә уртак телне бик тиз табалар. Өлгергән җиләк кебек кызлар, үзләре үк аларның кочакларына керергә әзерләр. Кая инде безгә, авыл гыйбатына, – дип эчтән янса да, сер бирмәде.

Офицерлардан күреп, кызлар белән үзен ничек тотарга өйрәнде. Башкалардан бер баш өстенрәк булырга тырышты. Хезмәттәшләре алдында бөтенләе белән ачылып китмәде, телем – минем дошманым, – дип, чама саклады, күп сөйләшмәде.

Һәрвакыт чиста-пөхтә формадан, күлмәк-галстуктан йөргән егет көннән көн көязләнде. Тора-бара үзе дә шәһәр урамнарында йөргәндә, яшь каендай зифа гәүдәле, сылу хур кызларын төс-кыяфәте, көязлеге, бигрәк тә телгә осталыгы белән үзенә каратты. Солтанатлы булып күренгән егетнен игътибарын кире кагучы булмады.

Армия хезмәтендә Камил Мирхәйдәров тәртипкә, һәр эшне ахыргача җиткерергә өйрәнде. Үз-үзенә ышанмаган көйгә, буш вәгъдәләр бирмәде. Авылына әти-әнисенә хат язганда да, һәр сүзен төптән уйлап язды.

 – Кәттә егет, нәрсә, авылдан чыкканыңны оныттыңмы әллә? – дип хезмәттәшләре арттан көлеп калган чагында да, ул сүзләрне үзенә кабул итмәде. Офицерның көче дәртендә түгел, ә какшамас җан тынычлыгында икәнлеген күңел дәфтәренә киртләп куйды. Һәр офицер ятлаган мораль кодексны күңеленә беркетте һәм кирәк чакта кулланды.

 – Тормышта йөрәгеңне бикләп, акыл белән яшәргә тиешле вакытлар да була.

 – Эшеңне һәм хезмәтеңне белү, абруйны күтәрә.

 – Кул астындагылар синнән курыкмасын, ә хөрмәт итсен.

 – Кем бернәрсәдән дә курыкмый, шул бар кеше дә курыккан кешедән көчлерәк.

 – Икеләнүдән дә начаррак әйбер юк.

 – Начар булса да чишелеш табу, икеләнү яисә бернәрсә дә эшләмәүгә караганда яхшырак.

Ак аюлар илендә ватан алдындагы бурычын үтәгәннән соң, Камил Мирхәйдәров бераз өс-башын бөтәйтү, мая туплау нияте белән, Салехард шәһәренән ерак түгел бер район үзәгендә эшкә калды. Илле градуслы салкыннар үзәгенә үтсә дә түзде. Ике ел эшләп, тундрада чыныгып, шактый түл җыйды. Татарстанда гигант төзелеш башланасын ишетүгә, сигезәр айга сузылган кышкы суыклардан, көчле җилләрдән туйган, җылыга сусаган Камил Мирхәйдәров, туган ягына юл тотты.

Үсмер чагыннан каләм тибрәтә башлаган егет, армияда вакытта да газеталарга мәкаләләр, очерклар язуын ташламады.

Камил зур төзелеш кайнаган Чаллыга кайткач, газета редакциясенә журналист булып эшкә урнашты. Читтән торып университетның журналистика бүлегенә укырга керде. Үткен каләме белән шәһәр һәм КАМАЗ төзелешен газета-журнал битләрендә яктыртып бара башлады. Эшен яратып башкарды. Ни әйтсәң дә, җылы редакциядә, кулга каләм тотып, кәгазьгә нидер сызгалап утыру, тундрада туң такта ташу түгел инде.

Редакциядән беркайчан да кеше өзелеп тормый. Иҗат дөньясында егетның таныш-белешләре дә артты, дус-ишләре дә күбәйде. Бүрене аягы туйдыра дигәндәй, журналист кеше үзе дә һәрвакыт хәрәкәттә. Әле бер авылга, яисә шәһәргә, йә район үзәгенә барып, материал әзерләргә кирәк. Йөргән таш шомара.

Озак та үтмәде, Мирхәйдәров бер чибәр, уңган кызның башын әйләндереп, өйләнеп тә куйды. Туй үткәрерлек, фатир алгач җиһазларлык маясы булган егеткә күпләр сокланып, хәтта көнләшеп карады. Бер ел дигәндә, яшь гаиләнең бәхетен түгәрәкләп, кызлары туды.

Камил Мирхәйдәров җай чыккан саен, тундрада эшләгән чаклары белән мактанырга яратты. Холкы да үзгәрде. Башкаларга баш өстеннән карау, мин-минләнү сизелә башлады. Яшь, чибәр кызлар күзгә чалынса, теле белән кош тотты. «Каным кайнап, дәртем ташып торган чакта, нигә әле чибәр-чибәр кызлар белән типтермәскә?!» – дип фикер йөртте ул.

Редакциягә килгән бер генә кыз-кыркын да аның игътибарыннан читтә калмады. Ничек тә аларның күңел кылларын тарткалап, үз ятьмәсенә эләктермәкче булды.

Мәдинәне дә ул чираттагы корбаны итеп санады. Кыз редакциягә килгән саен, аңа ничек тә сүз кушар җай эзләде. Юлын бүлеп, башкалар күрмәгәндә күзен майландырып, нинди дә булса комплимент әйтергә ашыкты.

 – Ай-һай, сылукай! Кая югалып тордың? Бик озак күренмәдең, сагынып беттем үзеңне. Тукта әле, бер генә минут булса да сөйләшик!

 – Китегез әле, бүлмәгез юлымны! Минем сезнең белән сөйләшер сүзем юк. Мин эш белән килдем монда, сөйләшер өчен түгел.

 – Йә инде, ялындырма! Нечкә билеңнән бер генә мәртәбә кочканнан берни дә булмый ич! Чиядәй иреннәреңнән бер генә үптерсәң, үлсәм дә үкенмәс идем!

 – Бәйләнмегез әле миңа! Калдырыгыз!

 – Аһ, шомырт күз! Кая әле, нурлы йөзеңә бер генә тутырып карыймчы! Күзләр – күңел көзгесе диләр. Бәлки йөрәгеңдә кем урын алганын күрермен.

Яшь кызның күңелен алгысытырга күп кирәкме инде?! Ирнең авызыннан тамган балдай татлы сүзләр кызның башын әйләндерде. Битенә ут капканын сизгән Мәдинә ашыгып редакциядән чыгып китте.

Мәдинә җәйге көннең кызуын да сизми, урам буйлап бара да бара. Каен кызларының яшел шәл чуклары лепердәвен да ишетми, аллы-гөлле чәчәклекләрдән аңкыган хуш исләрне дә тоймый. Тәнен бизгәк калтыравы алган кыз, кинәт искән җиләс җилдән айнып киткәндәй булды. Баксаң, ул Чулман елгасы ярына килеп чыккан икән.

Яңа шәһәргә кайтасы урында, бөтенәй башка якка киткән кыз көч-хәл белән һушына килде. Вөҗүден биләгән хис-тойгылар күңелен иләсләндерә. Мәдинә түзмәде, үксеп елап җибәрде. И зәңгәр күз, зифа буй, ни эшләттең син мине?..

Соңрак ирнең гаиләсе, баласы бар икәнен дә белде Мәдинә. Иҗат эшләре белән редакциягә килгәндә, аның күзенә чалынмаска тырышты. Ә хатын-кызларның башын әйләндерерлек буй-сынлы, тасма телле ирнең уенда, ничек тә кызны кулга төшерү.

Мәдинәнең шигырьләре матбугат битләрендә бер-бер артлы дөнья күрә торды. Каләм тибрәтүче яшь кыз редакциягә килә торган сукмакны еш таптады. Серле күзләр аны эзәрлекләүдән туктамады. Тылсымлы караш кызның йөрәгенә кереп урнашты.

Фото: proza.ru

(Дәвамы бар)

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (11)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (11)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас