Чәчмә әсәр
15 Февраля 2023, 16:47

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (Ахыры)

Авыр тынлык. Тәнзилә күзләрендәге газап Зәкинең йөрәген тетте. Әгәр дә хәзер Тәнзилә аны туктатса, кулыннан тотып, күзләренә караса, Зәки беркая да китмәскә әзер. Чукынып китсен аяк киемнәре, элекке тормыш – ул инде Тәнзиләдән башка яши алмый, ул аны ташламаска тиеш...

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (Ахыры)Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (Ахыры)
Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (Ахыры)

13.

 

Зәки Тәнзиләнең сыдырылган тезенә йод сөртә. Ир кулындагы марля тезенә тиеп киткән саен шымчы кыз ысылдап куя...

– ...Миңа чишенергә кушкач, үләм дип торам! Тик син аннан соң, залда вакытта кемне күргәнемне белсәң... Берни булмагандай елмаеп басып тора. Анна! Ай!..

Гаҗәпләнүдән Зәкинең кашлары сикереп куйды.

– Кем?!

– Анна Сомова!

Тәнзиләнең йөзе кояштан да ныграк балкый иде.

– Шунда, сез әүмәкләшкән җирдә Анна басып карап торганмыни?

– Әйе!

– Димәк... алмазларның кая киткәнен бераз чамаларга була.

– Нәрсә эзләргә икәнен башта ук белгән ул. Шуның өчен эшкә ялланган, күрәсең. Алмазларны ул алган булырга охшый. Ачкычны тартмага аннары тыгып куйгандыр.

– Ә нишләп һаман монда йөри?

– Серафимадан тулысынча котылу өчен, әлбәттә. Ул бит аңа иркенләп яшәргә ирек бирмәячәк. Серафиманы прокуратура эзләгәнен белә. Иң кулае – аны аларга тоттыру. Монда аптырарлык нәрсә юк...

Тәнзилә Зәкинең җитдиләнеп калган йөзенә текәлеп тынып калды. Әйе, егет инде бу яшь хатынны танымый. Хәзер аның каршында тәҗрибәле детектив утыра...

Зәки дә Тәнзиләгә төбәлде. Кара чәч толымына... калку күкрәкләренә... көчле, төз аякларына... Тик кыз тормышында инде аңа урын калмады бугай шул. Пьеса тәмам, роль уйнап бетерелгән, актерлар гримнарын сөртә, өйләренә таралыша...

Юк, әле хушлашасы бар. Зәки кипкән иреннәрен авырлык белән генә кыймылдатты:

– Мин... китәргә тиеш.

Авыр тынлык. Тәнзилә күзләрендәге газап Зәкинең йөрәген тетте. Әгәр дә хәзер Тәнзилә аны туктатса, кулыннан тотып, күзләренә караса, Зәки беркая да китмәскә әзер. Чукынып китсен аяк киемнәре, элекке тормыш – ул инде Тәнзиләдән башка яши алмый, ул аны ташламаска тиеш...

Тик Тәнзилә Зәкине туктатмады. Аның ягына карамады да.

– Мин сине кайчан да булса күрәчәкменме?

– Әйтә алмыйм. Бәлки.

Бу мизгелдә Зәки үзен күрә алмас дәрәҗәгә җитте. Әкрен генә чыкты, ишекне япты да, артына борылып та карамыйча, кызу-кызу атлап беренче катка төште, урамга чыкты...

 

* * *

...Тәнзилә, кәнәфи аркасына терәлеп, аякларын Америка киноларындагыча өстәлгә ташлады. Кәнәфи шыгырдап куйды. Каршысында утыручы Раил кызның күзләренә текәлеп карады.

– Саграк кылан, кәнфиткәй. Әле кайчан гына эшли башладык. Кәнәфидән мәтәлеп харап булсаң, контораны ябарга туры килмәгәе...

Раилнең сүзләре Тәнзиләнең колак тирәсеннән генә очып китте – кыз хатирәләргә чумды.

Тәнзиләнең хыяллары чынга аша башлады. Әллә ни зур булмаса да, хәзер офисы да бар. Үзенең фикер йөртүенчә, моңа беренче «эш»нең уңышлы тәмамлануы сәбәпче булды. Шулай булмыйча! Эшли генә башлаган шымчы кыз бер көтү прокуратура агентлары эзләп гаҗиз булган җинаятьче хатынны ачыклауга, тоткарлауга иреште бит. Халык шуны ишеткәндер инде – заказлар агып кына тора. Иң мөһиме, аның профессиональ («иң югары дәрәҗәдә профессиональ», – дип уйлап куйды Тәнзилә) хезмәте яхшы бәяләнә. Бина арендалау өчен акчаны тиз тупланды. Инде тәгаен белә – шымчы хезмәте гомерлек эш булачак. Бетте-китте. Эзәрлекләү дәрте, җиңү шатлыгы – бәхет өчен кешегә тагын нәрсә кирәк?

Күпме генә тырышып караса да, Тәнзилә аны оныта алмады. «Горурлан, Тәнзилә, тиле кыз, үз кулларың белән иң зур мәхәббәтеңне буып ташладың! Төннәр буе балавыз сыгып ятма шулай булгач. Башка мәсьәләдә эшләрең гөрләп бара бит...»

Ике ай эчендә ул тагын өч заказны уңышлы гына үтәүгә иреште. Офис арендалап, Раилне эшкә алды.

...Тәнзилә авыр сулап куйды.

– Раил?

– Әйе, кәнфиткәем?

– Әйт әле, син әллә беркайчан да өметсезлеккә бирелмисеңме?

– Әй, көн саен. Күзләрне ачам – шундук өметсезлеккә биреләм.

– Мин синнән чынлап сорыйм. Эшең шәхси тормышыңны... кимерә кебек тоелганы бармы?

– Балакай, синең каршыңда нәкъ шул кимерүнең ап-ачык мисалы басып тора. Кем-кем, ә син моны үзең дә яхшы беләсең. Эш белән көндәшлеккә өч хатын түзә алмады, улым егерме ел икеләнеп яшәгән...

– Әй, китчәле!

Телефон шалтырарга тотынды. Раил, трубканы алып, сүзсез генә тыңлый башлады. Тәнзиләнең игътибары кабат өстәл почмагында яткан журнал тышлыгына юнәлде. Зәки... Бик купшы киенгән бер чәчби белән янәшә. Эре хәрефләр белән: «Тиздән «Тизлек» корпорациясе хуҗасы Зәки Харисов белән Бригантина Сабированың (менә исем бу ичмасам!) никахы булырга охшый...»

Раил Тәнзиләне чынбарлыкка кайтарды.

– Кәнфиткәем!

– Нәрсә?

– Беләсеңме кем шалтыратты әле генә? Прокуратурадагы Фәнис дустың! Синең Зәкиеңнең улын балалар йортыннан тапканнар.

– Уау!

– Янына бар син аның.

– Нәрсә?!

– Нәрсә ишетсәң, шул... О, почта килде...

Раил бер кочак конвертлар күтәреп керде. Тәнзилә, аның соңгы сүзләре турында уйлана-уйлана, хатлар белән танышырга кереште.

«Янына бар. Зәки янына бар!.. Тилелек...»

Өстәлгә саргылт кәгазь кисәге төште. Чек. Тәнзилә анда язылган суммага күз төшерде. Тагын бер кат. Тагын. Бер сүз дә әйтмичә, Раилгә сузды. Раил кәефләнеп кашларын сикертеп алды. Биш мең доллар! Анна Сомовадан!..

– Иа Ходаем, Раил, димәк, дөрестән дә, алмазларны ул чәлдергән булып чыкты. Зәки белән без... мин шулай уйлаган идем аны... Нишләргә?

– Ничек инде? Барып аласың, һәм минем белән бүлешәсең. Син аңа лаек. Рәхмәт Аннага, үзен сатмаган кешене онытмаган... һәм кабат Чаллыга! Башмакчың янына, хе-хе-хе...

 

* * *

Бу төнне Тәнзилә бөтенләй йокламады диярлек. Кем әйтә эзәрлекләү азарты мәхәббәттән яхшырак дип? Кем уйлап чыгарган бу ахмак сүзне? Их, тагын күпме дәвам итәр бу ялгыз, газаплы төннәр?!

Кайвакыт Зәкинең киткән көнен исенә төшереп, аны туктатырга, аның никадәр кадерле булуын аңлатырга тырышып та карамавы өчен үзен битәрләп туя алмады Тәнзилә. Андый вакытларда: «Әле нәрсәгә дә булса өмет бар», – дип хыялланды, үз-үзен тынычландырырга маташты ул. Зәки дә аның кебек йокысыз төннәр кичерәдер, бертуктаусыз аның турында уйлый торгандыр, дип өметләнде. Зәкинең шалтыратуын, ниндидер иркәләү сүзләре әйтүен күз алдына китерде. «Шалтырат инде, Зәкием», – дип кычкырды аның йөрәге.

Бүген Тәнзиләнең өметләре челпәрәмә килде, салкын җилдә мамык кебек таралышып бетте. Зәки башка берәүне ярата. Өйләнә...

Бригантина...

Юк, Зәкинең мондый исемле кызга өйләнүе мөмкин түгел. Зәки, гомумән, Тәнзиләдән башка берәүгә дә өйләнергә тиеш түгел!

 

* * *

Журнал тышлыгындагы рәсемне күреп, Зәки йөзен җыерды. «Журналларын сатып алсыннар өчен нинди генә мәгънәсез юллар тапмый бу каләмчеләр. Кирәк бит ә, шул Бригантина белән никахлаштырып куйганнар! Бик хаҗәте бар иде! Ник бердәнбер кәләш, миллионер яисә патша кызы булмый тагын. Мин, гомумән, беркемгә дә өйләнмәс идем. Бары тик... Шайтан! Җитте бу турыда!»

...Нинди төн соң бу? Тын алып булмый! Зәки кулындагы журналын идәнгә томырды, өстәл лампасын сүндерде дә юрганга төренеп ятты. Балкон тәрәзәсе тончыгып үлмәслек кенә һава үткәрә... Гашыйклар өчен генә яратылган айлы төн...

Зәки караңгылыкка карап елмайды. «Де жа вю». Менә ничек атала бу...

Рәткә килер өчен ике ай сарыф итте ул. Моңа иреште дә кебек. Эчтә генә ниндидер авыр тойгы калды. Нәрсәнедер югалткан кебек. Кечкенә генә, әллә ни кыйммәт тә булмаган, тик бик мөһим әйберне. Җан тынычлыгын югалтырлык тойгының сәбәбен дә аңлагач, аеруча читен шул...

...Балкон чаршавы артында ниндидер шәүлә күренеп киткәндәй булды. Айны каплаган очраклы болытмы? Өрәкме? Зәки үз уйларыннан үзе көлеп куйды да, икенче якка борылып, күзләрен йомды: өрәкләр чынлыкта буламыни инде...

Тик... шул мизгелдә аның юрган астына нәрсәдер чумды. Нәрсәдер аның тәненә елышты. Көтелмәгән хәлдән Зәки таштай катып калды.

Бу хатын-кыз иде. Зәкинең борынын шәфталу һәм лаванда исе кытыклап алды.

Зәки кызга таба борылмакчы иде, ялварулы пышылдау ишетелде:

– Кирәкми...

– Тәнзилә?!

Кинәт икесе дә тынып калдылар һәм беравыздан бер сүзне әйттеләр. Бу сүзгә, мөгаен, миллион еллардыр инде. Шулай да аны әйткән һәркемгә ул бик үзенчәлекле, сихри тоела.

– Мин сине яратам!

– Мин сине яратам!..

 

 Фото: gifgive.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас