Чәчмә әсәр
13 Февраля 2023, 11:00

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (10)

Хыялый кызны күпләр аңлап та бетерми, сәеррәк дип уйлый да торганнардыр инде. Беркемгә дә охшамаган шул Мәдинә.

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (10)Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (10)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (10)

ЮКСЫНУ

Яңа шәһәрнең нәкъ уртасында урнашкан кызлар тулай торагының бер фатирында өч бүлмә. Тугыз кыз шул фатирда бер гаилә булып яшиләр. Төрле төбәктән килгән, төрле тәрбия алып үскән кызларны яшьлек дәрте берләштерә. Романтик рухлы, ачык күңелле, бер милләт вәкилләре булган кызлар бер-берсенә тиз ияләштеләр. Тапканы бергә, югы уртак булды. Ризыкны бергә әзерләп, бергә утырып ашадылар. Тулай торак кухнясында кыздырылган бәрәңгенең, авыл әрәмәсеннән җыеп алып килгән мәтрүшкә кушып пешерелгән чәйнең тәмен дә шулай татыдылар. Күңелдә уянган тәүге ярату хисләрен дә, кем белән кем очрашканын, кем кемне сайлавын да бер-берсеннән яшерешмәделәр. Бер заводта хезмәт куйган кызларның, кичке яллары да бер үк ял итү урыннарында дәвам итте. Менә бүген дә эштән кайтып керү белән, Мәдинә бүлмәдәшләрен кинога барырга кыстый башлады.

 – Кызлар, кайсыгыз кинога бара?! «Батыр» да бүген яхшы кино була диделәр. «Генералы песчаных карьеров». Америка киносы. Караучысыз калган урам балалары турында. Кичә конвейерда эшләүче бригада кызлары барганнар. Елашып беттек, дип сөйләделәр.

 – Юк, Мәдинә, бүген барып булмый, башка көнне барырбыз. Әйдә бүген «Гренада»га барабыз. Кичә мин бер егет белән таныштым. Аның белән дә шунда очрашырга сүз куештык.

 – Кит әле! Теге мыеклы, озын егетме?! Кичә бик озак биедең син аның белән. Өченче кеше артык диләрме әле?! Серләрегез килешкәнгә охшаган иде шул! Кайсы якныкы соң, җизни? – дип, Мәдинә бүлмәдәш кызын ирештерергә тотынды.

 – И китсәнә, нинди җизни булсын инде ул! Бер мәртәбә бию белән генә җизнигә әйләнсә... Ныклап сөйләшергә дә өлгермәдек әле, – дип җавап кайтарды Рәфидә.

Җәен яшьләр көн саен диярлек «Гренада» паркында уза торган «пяточок»ка баралар. Анда туйганчы гармун тавышын тыңлап, биеп, җырлап, үзләре өмәләрдә утырткан каеннарга соклана-соклана, тулай торакка төнге унике тулганда гына кайтып керәләр.

Көзге, кышкы кичләрдә исә, тулай торакның кызыл почмагында җыелышып күңел ачалар. Иҗат кешеләре: язучылар, шагыйрьләр, җырчылар белән очрашулар үткәрәләр. Күңелсезләнеп, сагышланып утырырга вакытлары калмый.

Тик шулай да тулай торак туган йортны алыштыра алмый. Анда һәр гамәлең, һәр адымың кеше күз алдында. Эчке кичерешләрне дә ерак яшереп булмый. Кемнең нәрсә белән яшәгәне бик тиз күренә. Тулай торак тормышына ияләшеп, үз көнен үзе күрә башлаган кыз, җай чыккан саен авылына юл алды.

И сагынып та куйды ул баштагы мәлләрдә авылының киң урамнарын, иркен кырларын, тургайлы тугайларын. Ә иң нык сагындырганы, әнисенең ягымлы тавышы, назлы карашы, көн аралаш яңа пешкән ипи исе аңкытып торучы, түгәрәк табынлы, бала-чага тавышлары белән тулган өй иде. Туган йорттан чыгып киткәндә, капка баганасына сөялеп озатып калгән әнисен, сап-сары чебиләр йөгерешеп йөргән бәбкә үләнле ишек алларын күз алдыннан үткәреп, апаларын, энеләрен, авылдашларын уйлап, черем дә итми уздырган төннәре дә бихисап булды аның.

Кап-кара ялтыр төймә таккан карлыган, бөрлегән куаклары белән кызыктырып үзенә дәшеп торган әрәмәлекләрне, авылны икегә бүлеп агып ятучы көмеш сулы инешне, арыш басуы артындагы Түбәтәй тауны сагына Мәдинә. Хуш исле Бүләк әрәмәлегендә талгын җилдә тибрәлешеп үскән күгелҗем күзле мәтрүшкәләр төшләренә кереп уята да, үзәкләре өзелеп, сикереп тора. Аш әзерләү бүлмәсенә чыга да, сагыну хисләрен ай яктысында ак кәгазь битенә түгә:

 

Туган ягым! Чишмәң, күзен ачып,

Сәлам бирә челтер тавыш белән.

Сусавымны басып, дәрман алып,

Үрләреңә, тауларыңа менәм.

Инеш буең куе таллык кына,

Гүя тынлык саклап сакка баскан.

Сөзәк ярның яшел келәмендә

Ромашкалар сары күзен ачкан.

Әрәмәңдә һәрбер куак таныш,

Миңа атап балан төймә тезә.

Сандугачлар, яңа җыр чыгарып,

Моңы белән күңел кылын өзә.

Хозурланып, ялгыз тыңлап йөрим

Кәккүкләрнең гомер юраганын.

Тезләнәм дә җиргә, сыйпап алам

Һәр үләнең, һәрбер сырганагың.

Әрем исе, татлы сагыш булып,

Күңелемә кереп урын ала.

Бертуктамый бәллүр бишегеңдә

Тирбәләм мин – һаман сабый бала.

Күңеле бушап калганнан соң гына, тынычланып йокыга китә.

Хыялый кызны күпләр аңлап та бетерми, сәеррәк дип уйлый да торганнардыр инде. Беркемгә дә охшамаган шул Мәдинә.

Кем инде, кояш нуры битен үпкәнгә дә, чыпчыклар чыркылдашканга да, чәчәк таҗларында чык тамчылары җемелдәгәнне күргәндә дә, чишмәдәй челтерәп, җиһанга түгелә. Йөзеннән генә түгел, күзләреннән дә наз сирпелгән кызга тирә-юньдәгеләр кайчак гаҗәпләнеп, кайчак сокланып карыйлар. Озын кара толымнарын иңнәренә таратып салган, куе керфекләре арасыннан моңсу да, шатлыклы да карашында кояш елмайган кызның, хыял дөньясын аңлаучы гына сирәк. Бүлмәдәш кызлары аны якын итсәләр дә, бөтен булмышы белән кабул итеп бетерә алмыйлар кебек. Артык гади, артык беркатлы, мизгел саен кәефе үзгәреп торучы, үпкәли дә, көнләшә дә белми торган, ни дә булса исенә төшсә, ул уен тиз арада тормышка ашырырга омтылучы Мәдинәне шулай да үз итәләр. Аның кеше серен саклый белүе, ачу тотмавы, һәрвакыт башкаларга ярдәм кулы сузарга әзер булуы, эчкерсезлеге үзенә тарта, күрәсең.

Фото: vsegda-pomnim.com

(Дәвамы бар)

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (10)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (10)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас