

* * *
Серафиманың бу адресны яхшы белүе билгеле. Зәкинең сабакташы Ваня белән аларны фатирда ук көтеп торган! Хәзер, менә, Тәнзилә белән Зәки куллары бәйләнгән килеш утыралар. Кайдадыр якында гына кизү торучы прокуратура хезмәткәрләренең... мәгънәсе...
Вәсимә-Серафима, урындыгын күчереп, Зәки белән Тәнзиләнең каршына ук утырды. Йөзендә канәгатьлек... Кинәт сикереп торды.
– Тартма кайда, с...?
– Рәшит кайда?
Вәсимә, әлбәттә, Зәкинең бу соравын җавапсыз калдырды. Шаркылдап көлеп кенә куйды.
Озак сөйләшеп торырга охшамаган. Вәсимәнең кулындагы пистолеты да, «ниһаять, тиздән минем дә кирәгем чыгачак» дигәндәй, ялтырап куйды.
...Беренче тапкыр очрашканда, Тәнзиләне «эш»кә яллаганда, Вәсимә-Серафима бөтенләй икенче кыяфәттә иде. Сәйкемле, юаш кына хуҗабикә, буялган тырнагын сындырып елар дәрәҗәгә җиткән, диярсең... Хәзер исә агарынган йөзе, ал помадасы күбрәк вампирга охшата төшкән...
– Серафима, аңламыйм... нәрсә булды?
– Телеңә салынма, яме, шымчыкай! Барысын да беләм. Син дә беләсең Өегез каршында машинада утыручы яңа дусларың турында да беләм.
«Тоткыннар» бер-берсенә карашып куйдылар.
– Ломбардтан качып китмәгән булсагыз, без берни дә белми калган булыр идек.
Тәнзилә башын күтәрде.
– Аннары, сезнең телефон. Сезгә кат-кат шалтыратып та тота алмагач, эзли башладым...
– Авызыңны яп, дим. Тартма кайда?
– Сумкада ул... әнә, ишек янында...
Серафима, бер сүз дәшмичә, бераз читтәрәк утыручы Ваняга боерулы караш ташлады. Тегесе тиз генә сумканы алып килеп аңа тоттырды. Ул сумкада казынган арада Тәнзилә, сиздермичә генә, джинсысының арткы кесәсендәге ачкычны тартып чыгара алды. Нәрсә өмет иткәндер, беләкләрен буып торучы бауны шул ачкыч белән ышкырга кереште.
Гаҗәп хәл, бауның төене йомшара төште. Шул мизгелдә Вәсимә сумкадан тартманы тартып чыгарды. Тәнзилә, яшен тизлеге белән, ачкычны Зәки кесәсенә салды да катып калды.
Вәсимә тураеп басты. Ярсудан күзләре куе яшел төскә керде.
– Ачкыч!
Тәнзилә сәерсенеп аңа карады. Вәсимә елмайгандай итте.
– Беләсеңме, болай тирәнгә керерсең дип күз алдына да китермәгән идем. Шәп эшлисең, детектив. Минем сөекле иремне дә эшкә җиккәнсең. Мин дә төшеп калганнардан түгел бит, ә? Эз югалта беләм. Ачкыч кайда?
Зәки, үзе дә сизмәстән, әйтеп ташлады:
– Минем кесәдә. Сул як кесәне кара.
Ике секундтан ачкыч Вәсимә учында иде инде. Йөзендә елмаю чәчәк атты. Тәнзилә кабат телгә килде.
– Минем гонорар мәсьәләсенә ничегрәк карыйсыз1?
– Нәрсә?!
– Серафимамы сез, Вәсимәме, мине борчымый, тик сез миңа акча тиеш, дип уйлыйм. Бу тартманың күпмегә төшкәнен беләсезме?
Вәсимә шаркылдап көлеп җибәрде. Аздан гына пистолеты төшеп китмәде.
– Бәһасез хәзинә син, кызый!
Көтмәгәндә Тәнзиләгә якынлашты һәм пистолет көпшәсен аның чигәсенә терәде.
– Теләгәнеңне алдың, Вәсимә. Безне тынычлыкта калдырып, үз юлыгыз белән олаксагыз икән, – диде Зәки тыныч кына һәм, элекке хатынының икеләнеп калуын тоеп, дәвам итте:
– Без бәйләнгән. Артыгыздан бара алмыйбыз.
Тәнзиләнең куркудан агарып калган иреннәре бу мизгелдә нинди дога пышылдаганын берәрсе белсә икән!
“Ходаем, мәрхәмәтле Ходаем! Бу хатын минем башыма гына атмаса ярар иде, юкса Зәкинең ап-ак күлмәген кара канга батырам бит...”
Пистолет Тәнзиләнең чигәсеннән ераклашты.
– Дөрес әйтәсең, Зәкием. Сез кемгә дә булса әләкләргә өлгергәнче, без инде әллә кайда булачакбыз. Аннан соң, миңа чынлар та синең бу чәчбиеңә бурычлы. Ахыр чиктә ул бит минем милкемне кайтарды., – диде Вәсимә көлемсерәп һәм, әле дә булса сүзсез утырган Ваняны ияртеп, фатирдан чыгып китте.
Тәнзилә, күзләрен йомып, бер минут чамасы тын гына утырды. Аннары кабалана-кабалана баудан арынды, Зәкинең кулларын чиште. Тиз генә Фәниснең телефон номерын җыйды:
– Тартма да, ачкыч та Вәсимә Сәлимовада...
Фото: utreon.com