Чәчмә әсәр
11 Февраля 2023, 04:03

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (9)

– Ты долго проживешь. Линия жизни у тебя длинная. До восмидесяти шести лет будешь жить. О-о-о! Ты два раза замуж выйдешь. Двоих детей родишь. Будут у тебя и счастливые, и несчастливые моменты. Но ты найдешь свое место в этой жизни. А верного спутника жизни не встретишь.

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (9)Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (9)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (9)

ФАЛ

Чаллыга аяк баскач, төзелеш шау-шуыннан куркып калса да, Мәдинәнең шәһәр тормышы белән кызыксынуы көчле булды. Кайда карасаң да, кырмыскадай йөгерешкән кешеләр күренә. Йөк төягән машиналар ыгы-зыгы чаба. Күккә үрләгән төзелеш краннарының очлы томшыкларына эленгән бетон плитәләр, шырпы кабы кебек чайкалып, өскә күтәрелә. Әле бер җирдә, әле икенче җирдә: «Тук-тук, пуф-пуф!.. Тук-тук, пуф-пуф!..» – итеп, субай суккан тавышлар ишетелә. Әле генә япан кыр булган урында, бер-бер артлы ап-ак йортлар калкып чыга.

Мәдинә шәһәр тормышына бераз ияләшүгә, ГЭС бистәсенең Үзәк урамында урнашкан аяк киемнәре кибетенә юл тотты. Киткән чакта олы апасы: «Түфли алырсың», – дип егерме биш сум акча биргән иде. Шул акча шәһәргә аяк басканнан бирле кесәсендә әтәч булып «кычкырудан» туктамый. Бер учына кысып тоткан акчасына, бер ялтырып торган лаклы кара түфлиләргә карап: «Алыргамы, юкмы?» – дип озак уйланды кыз. Бәясе кыйммәтрәк дип икеләнсә дә, авылга кайтып, түфлине аягына киеп, клубка чыгуын күз алдына китереп елмаеп куйды. Сатучыга акчасын түләде дә, катыргы тартмага кереп урнашкан аяк киемен, ефәк җептән челтәрләп үргән сумкага салды. Кибеттән чыгып, урам ташларын саный-саный, урамның икенче башына таба атлады. Бу якка бер килгәч, Кама елгасын да якыннанрак күреп китим әле дип барган кызны, чегән хатыны дәшеп туктатты.

 – Красавица, постой, давай погадаю!

 – У меня денег нет, – дип җавап кайтарды кыз, такы-токы тел белән. Рус телендә сөйләшү җиңел түгел иде аңа. Шулай да ул чегән хатынының сүзләрен аңлады.

 – А мне не нужны твои деньги. Ты мне понравилась, давай погадаю! Кыз туктап калды. Чегән хатыны кояшта каралып, шоколад төсенә кергән җыерчыклы кулларына Мәдинәнең кулын алды да, учына текәлгән көйгә акрын гына сөйли дә сөйли.

 – Ты долго проживешь. Линия жизни у тебя длинная. До восмидесяти шести лет будешь жить. О-о-о! Ты два раза замуж выйдешь. Двоих детей родишь. Будут у тебя и счастливые, и несчастливые моменты. Но ты найдешь свое место в этой жизни. А верного спутника жизни не встретишь.

Мәдинә, куркынып, аның сүзләрен тыңлый. Ничек инде, ике мәртәбә кияүгә чыгарга була? Нәселдә булмаганны. Мәхәббәт бит ул бер генә була. Күпме китаплар укыды, һәрберсендә мәхәббәт бер генә, саф сөю хисләре кабатланмый дип язылган. Ә ни өчен аның янәшәсендә ышанычлы тормыш юлдашы булмый дип әйтә ул. Аның кай җире ярамаслык. Буе-сыны дисәң дә, чибәрлеге дисәң дә бар, холкы-фигыле дә кешеләрне үзенә тартып тора. Саташкандыр бу чегән хатыны.

 – Хватит, больше не надо!..

Мәдинә учындагы тормыш сызыкларына карап, киләчәген юраган чегән хатыныннан кулын тартып алды да, кирегә йөгерде. Әмма чегән теленнән өзелеп төшкән сүзләр, аның йөрәк түренә үк килеп керделәр. Җитмәсә ул үзен тирәләп очкан ак күбәләкне абайлап алды. Әйтерсең лә, фалчының әйтеп бетермәгән сүзләре, күбәләккә әйләнеп аны озата бара. Кама ягыннан искән җиләс җил кызга күрәзәченең соңгы юрау сүзләрен ирештерде:

 – Твоё счастье в твоей душе живёт!..

Фото: big-rostov.ru

(Дәвамы бар)

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (9)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (9)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас