

* * *
– Тагын эчәсеңме?
Тәнзилә Раил алдына зур кружка белән сыра куйды. Зәкигә, күзләрен акайтып, сүзсез генә аларны күзәтеп утырырга калды. Димәк, Тәнзилә шушы картлач киңәше белән детектив, шымчы булып киткән?
Зәки, авыр сулап, урамга күз ташлады. Тәрәзә каршында гына туктаган машина эчендә ике кеше бар. Ир белән хатын. Ниндидер карта карап утыручы хатын-кыз...
– Хәлең ничек?
– Рәх...
Зәкинең сүзләре тамагына тыгылды. Тәнзилә аңа түгел, ә сукбайга дәшә икән. Илаһи затка караган кебек, күзләренә текәлгән.
Раил сыра йотты да ләззәтләнеп күзләрен йомды.
– Әйбәтләнә кебек... Син инде өч түгел, ике булып кына күренәсең, ха-ха-ха... Бу егет - синең дустыңмы?
Тәнзилә дә елмайды.
– Зәки. Спорт аяк киемнәре фирмасы хуҗасы.
– Шәп, шәп! Бик мактаулы, яхшы шөгыль.
Зәки авыз чите белән генә елмаеп куйды.
Раилгә, дөрестән дә, хәл керде. Битләре алсулана төште, күзләрендә кызыксыну чаткылары чагылып китте.
– Яле, җан кисәккәем, сөйләп җиффәр.
Тәнзилә башыннан узганнарны бәйнә-бәйнә сөйләргә тотынды. Зәки аны ихлас кызыксыну белән тыңлап утырды. Бу кадәр мавыктыргыч вакыйгаларда үзенең дә турыдан-туры катнашы булуына гаҗәпләнде ул. Раил исә тыңлап кына калмады, һәр сүзне, һәр детальне йотып, хәтеренә тезеп-тезеп барды.
Ун минут дигәндә, Тәнзиләнең хикәяте ахырына килеп җитте. Раил калын кашларын сикертеп куйды.
– Хәзер кайда инде ул ачкыч?
Тәнзилә тәрәзә ягына караш ташлады да кесәсеннән ачкыч чыгарды.
Раил ачкычны әйләндергәләп карады да:
– Автостанция! – дип куйды.
Зәкинең авызы ачылып катты.
– Чынлапмы? – Тәнзиләнең күзләре ялтырап китте.
– Башкача мөмкин түгел. Анда һәрвакыт кеше күп. Хәрәкәт тә, үзең беләсең... Милициясе дә, федераллары да мыжлап тора. Изолятордан ике җинаятьче качкан, шуңа күрә автостанция аеруча күзәтү астында. Автобуслар ике көн элек кенә йөри башлады. Гадәттә, борын астындагыны эзләп тормыйсың бит ул... Аңлыйсыңмы? Аннан соң... минем анда булганым бар...
Тәнзилә Раилнең битеннән чапылдатып үпкәч, Зәкинең бөтен тәне чемердәп куйды...
11.
...Тәнзилә яши торган йортны матур яисә үзенчәлекле дип әйтеп булмый. Бетон һәм пыяла. Дүрт катлы, һәр катында дүрт фатир.
– Мин элек зур йортта яши идем. Шәһәр читендә. Уңайсыз, чөнки сиңа эш тәкъдим итәргә дип әллә кая, шәһәр читенә атлыгып тормыйлар бит. Арендага офис алу өчен акча кирәк.
– Моннан начаррак урында да яшәгәнем бар минем.
– Булмаганны?
– Ярар, ярар, начаррак түгел, шул чама.
– Бу җимерек район... Фатирны күрмәдең әле син.
Зәки Тәнзилә артыннан атлый-атлый уйланып барды. Көн саен кимендә ике мәртәбә дүртенче катка менеп-төшеп йөргән кызның фигурасы, әлбәттә, сылу сакланыр шул...
Дүртенче катка менеп җиткәч, Тәнзилә, тимер ишекне ачып, кунакны фатирына әйдәде.
Киң җилкәле ир килеп кергәч, Тәнзиләнең фатиры тагы да| кечерәеп калгандай булды.
Йорт җиһазлары ярыйсы гына күренә, тел-теш тидерерлек түгел. Стеналар гына... Дымланудан, су саркудан саргайган-каралган урыннары күзгә ташланып тора. Бетон стеналы йортларда яшәүчеләр белән булыр – ул тапларны бер генә буяу да яшерә алмый. Идәннең кимчелекләре яшел төстәге келәм белән капланган. Аш бүлмәсендә чисталык хөкем сөрә, дөрес, ул да техника күплек белән мактана алмый.
Тәнзилә саклык белән генә учларын Зәкинең җилкәсенә куйды да хихылдап көлеп җибәрде.
– Гомумән алганда, ярлы гына, ләкин чиста тормыш. Шулай диләрме әле? Уз әйдә, сал пиджагыңны. Юкса, без монда вакытлыча гына кергәнбездер кебек...
Зәки кабалана-кабалана чишенде дә сөйгәненең фатиры белән танышуын дәвам итте.
Күпсанлы гөлләр бөтен фатирга тормышчан, саф кыяфәт биреп тора. Стенага ниндидер кыңгыраулар, салам курчаклар, фоторәсемнәр эленгән...
Тәнзилә автоответчикны кабызды. Төшке ашка чакырып, ике тапкыр әнисе шалтыраткан. Ярты сәгать элек тә кемдер шалтыраткан, ләкин бер сүз дә әйтмәгән. Сулавы гына сизелә. Тәнзиләнең тәне чемердәп китте. Тәрәзә өлгесен саклык белән генә күтәреп, урамга күз төшерде. Серафима... Вәсимә шалтыратканны көтәргә. Тартманы аңа бирергә... Әйтүе генә җиңел шул.
– Тегеләр шундамы әле?
Зәкинен сулышы Тәнзиләнен колак артын кытыклады
Аларны саклап йөрергә вәгьдә иткән прокуратура хезмәткәрләрен күздә тотып әйткән иде ул.
– Беркем дә күренми.
Янында басып торып та Зәкинең үзенә бармак белән кагылмавы борчыды Тәнзиләне. Әйе, Зәки аннан ераклаша бара, анысы хак. Тәнзилә моны яхшы тоя. Казанга кайту юлында бер дистә суз дә әйтмәде кебек, бер тапкыр да кочмады, үпмәде...
– Ә ул миңа атса?
Үз уйларыннан сискәнеп, Тәнзилә катып калды. Зәки аның артына килеп басты.
– Мин янәшәңдә булырмын.
– Сиңа куркыныч янавын теләмим, шулай да рәхмәт.
– Барысы да әйбәт булы, кояшкаем.
Алар уйлавынча, иң башта Вәсимә телефонга шалтыратырга тиеш. Подъездга бүтәнчә кереп булмаячак. Башка берәү ачып кертмәсә...
Тәнзиләне көтмәгәндә очкылык тота башлады.
– Дулкынланасыңмы? – Зәки аны кысыбрак тотты.
– Хәтәр нык!
– Алай булгач ярый инде. – Егет көлеп куйды. – Башка кешеләрдән әллә ни аерылмыйсың икән.
Тәнзилә борылып аның кочагына сыенды. Янәшәдә Зәки – җылы, дәртләнгән, йомшак... Очрашу урынын күчерү уе эреп юкка чыкты.
– Рәхмәт сиңа.
– Нәрсә өчен, кояшкаем?
– Белмим. Минем тәртипсезлекләргә, ахмаклыкларга түзгәнең өчен. Янәшәмдә булганың өчен. Монда, Казанга кадәр мине озата килүең өчен!
– Минем башка чарам бар идемени?.. Нәрсә әйтергә теләгәнне аңламыйсыңмы? Тәнзилә Зәкинең авызыннан хушлашуны аңлата торган ачы сүзләр чыгуын көтеп, аның күзләренә карап утыруын белде.
– Минем сиңа карата нинди мөнәсәбәттә булуым хакында аз гына да фикерең юкмыни, кояшкаем?
Тәнзилә кашларын сикертеп елмаеп куйды.
Зәкинең күзләре яшендәй ялтырап китте. Кыз югалып калды. Киеренке хәлгә килгән тәне бер нәрсә турында гына сөйли сөйләвен, тик... ир-атның җаны кайда яшеренгәнен кем белгән...
– Дөресен әйтим: син минем юрган астына кереп чумган төнне... Мин бит гап- гади кеше. Ир кеше. Аннан соң мин сине көннән-көн яхшырак белә башладым. Көлке хәтта, “көннән-көн” дигәнем нибары өч тәүлекне үз эченә ала! Син миңа үземнең чын йөземне ачарга ярдәм иттең.
– Зәки, мин...
– Бер сүз дә әйтмә! Гомеремдә мондый дәрәҗәдә җитди булганым юк иде әле.
– Мине шул куркыта да инде...
Зәки кашларын җыерды. Тәнзилә карашын аның күлмәк сәдәпләренә күчерде. Бер-ике секундтан теләр-теләмәс кенә әйтеп куйды:
– Никадәр күп кичерешләр... Алга таба нәрсә буласын башыма да китерә алмыйм, Зәки... Нәрсә белән бетәр...
– Күрсәтәм мин сиңа “бетәр”не!
...Егетнең шашып, дәртләнеп үбүеннән Тәнзиләнең тез буыннары йомшарып киткәндәй булды. Шампан шәрабе диярсең, тамырлардагы каны кайный башлады...
Ябык?! Нишләп ябык бу йокы бүлмәсе ишеге?
Зәки ишекне ачып җибәрде. Бүлмәгә керделәр. Ишек ябылуга, “чык” иткән тавыш ишетелде. Зәки белән Тәнзилә өйдә үзләре генә түгел иде.
Фото: avatarko.ru