

САРЫ КҮБӘЛӘК
– И-и-и, бәбекәем, кайтып җиттеңмени?! Нәрсә белән кайттың? Юлда озак җәфаланмадыңмы?
– Юк, әнкәй! Күрше авыл кешесе туры килде. Менә авыл башына кадәр алып кайтты.
– Рәхмәт инде, яхшы бәндә очраган. Кем баласы булды микән?
– Әй, сорамадым инде, үзе әйтмәгәч.
– Йә, ярар, кызым. Кулларыңны ю. Самоварым кайнап утыра. Хәзер чәй ясыйм. Әллә ничә көн борыным кычытып йөрде. Күчтәнәч ашарга булган икән. Төшемдә дә су күргән идем. Берәрегез кайтырсыз дип юраган идем аны, юраганым юш килде. Әйдә, бәбекәем, җитеш табында булганыннан. Үзеңнең күчтәнәчеңнән дә авыз ит, озын гомерле булырсың. Хәзер атаң да кайтып җитәр. Малайлар әрәмәлеккә киткәннәр иде, алар да озакламас.
Менә шулай сөйләнә-сөйләнә, әнисе сөенеченнән балкып, кызын сыйлы өстәл белән каршылады. Ана белән кыз гәпләшә-гәпләшә рәхәтләнеп сыйландылар.
Әрәмәгә киткән энекәшләре, кайтып керүгә Мәдинәне кочаклап алдылар, Шау-гөр килеп күрештеләр дә, чәй өстәле янына килеп утырдылар. Мичтән генә чыккан, күпереп пешкән кайнар ипине әниләре, сындыргалап, өстәл уртасындагы зур тәлинкәгә куя тора. Малайларның җитез куллары бер-бер артлы ипи кисәкләрен эләктереп алалар да, өстенә калын итеп маргарин ягып авызларына шудыралар. Әрәмә һавасын исни-исни «миннек»лек каен ботакларын сындырган чагында ук, корсакларына оялаган «көчек»ләр ачыккан күрәсең. «Уфалла» арбасына төяп алып кайткан себеркене бәйләргә тотынганчы, шулай авыз тәмен басалар. Эшләп кайткач, ризыкның тәме дә арта шул.
Мәдинә мунчада хуш исле мәтрүшкә кушып бәйләнгән каен себеркесе белән чабынып, шәһәр кереннән арынды. Яңа туган сабыйдай чистарынып чыкканда, әнисенең самовары көйле җыр сузып, өстәл өстендә янәдән кукыраеп утыра иде. Лимон, кара җимеш салып ясалган чәй эчкәннән соң, чәчләрен киптереп, бизәнеп-ясанды да, кичке уенга чыгарга җыенды. Авылдашларын, сыйныфташларын сагынырга да өлгергән кызның күңеле инде күптән клубта.
Гадәттәгечә, клуб яшь-җилкенчәк белән тулы. Җәй көне читтән кайтучылар да күбәя. Алар арасында чираттагы ялларын авылда уздыручылар да, башка авылдан кызлар күзләргә килгән егетләр дә бар. Мәдинәне дус кызлары әйләндереп алды. Шәһәр тормышы турында сораштырганнан соң, клуб идәненең тузанын кагып, рәхәтләнеп биеделәр. Сары төстәге ефәк күлмәк кигән Мәдинә бөтерелеп биегән чакта, очып китәргә талпынган күбәләккә охшап кала. Ишек янында басып кызларның биегәнен күзәтеп торучы таныш булмаган егет, кыздан күз дә алмый.
Гармун тавышы тынуга, яшьләр урамга сибелделәр. Йолдызлы серле күккә карап, уйга чумып тыкрыктан атлап кайтучы кызның нечкә биленнән, көчле куллар эләктереп алды.
– Апасы, кая ашыгасың?! Әйдә, озатып куям үзеңне. Шундый рәхәт җылы кичтә ялгыз йөрү килешми!
– Нишлисең?! Җибәр хәзер үк! Мин белмәгән кеше белән сөйләшмим, – дип, кыз егетнең келәшчәдәй кулларыннан ычкынырга теләп тартылды. Әмма егетнең дә бирешергә исәбе юк.
– Соң, әйдә, танышабыз! Мин күрше Чат авылыннан, Рөстәм исемле булам. Ә син, сары күбәләк, ни исемле?!
– Башта җибәр, аннары әйтәм.
– Качмыйсыңмы соң?!
– Юк!
– Йә, ярый алайса. Курыкма, тимим мин сиңа. Ошадың син миңа, кызый!
– Кызый түгел мин, Мәдинә!
– Менә, таныштык та. Дуслашып та китәрбез әле, – диде, егет, кызның биленнән кулын алып. Мәдинә ай яктысында, өмет белән күзләренә текәлгән карашны күреп, уңайсызланып та куйды.
Мәдинә белән Рөстәм, сөйләшә-сөйләшә, урамны берничә кат урадылар. Сызылып таң ата башлагач кына, киләсе атнада кабат очрашырга вәгъдәләшеп, саубуллаштылар. Хәер, әле бу минутларда алар кабат беркайчан да очрашмаячакларын белмиләр иде.
Сәгать телләре яңа көннең беренче минутларын саный башлагач кына кайтып, җылы түшәгенә сыенган, изрәп йоклап яткан кызын әнисенең назлы тавышы иркәләп уятты.
– Балакаем, тор инде! Кояштан оял, ул йоклап ятканнарны яратмый.
– Әй лә, йокым туймады. Кыз юка җәймәсен бөркәнеп, икенче ягына борылып ятты. Тик йоклап китәргә өлгермәде, янәдән әнисенең наз тулы кисәтүле тавышын ишетүгә, йокысы ачылып китте.
Кояш шактый күтәрелгән икән шул, кызның күзләренә кередәй булып, балкып көлә. И-и-их! Ул тагын кояш чыкканны күрми калды. Шулай инде йокы симертсәң. Юкка гына: «Бер югалган вакыт яңадан кайтмас», – димәгәннәрдер.
Мәдинәнең җиңел гәүдәсе йомшак түшәктән кай ара күтәрелде дә, кай ара иртәнге җиләс һаваны ярып, кошлар сайрашкан бакчада пәйда булды.
– Саумы, алтын кояш! Саумысыз, ак болытлар!
Кызның кояшны, өрфия болытларны сәламләп көлгән тавышына сокланып, берара кошлар да тынып калды. Салкынча су белән рәхәтләнеп юынганнан соң, ул өйгә керде. Әнисе инде эшкә китеп өлгергән. Ул түгәрәк япма белән каплап куелган, әле суынырга да өлгермәгән коймак белән чәй эчте дә, өй җыештырырга тотынды. Кызлар кулы тигән өй ялт итеп, тагын да нурланыбрак китте. Мәдинә бәләкәйдән үк әнисенең: «Вакыт – акча, кадерен белмәсәң кача», – дигән сүзләрен хәтеренә ныгытып куйган. Әнисе әйләнеп кайтуга, кыз инде төшке ашны пешереп, табын әзерләп йөри иде.
Эшчән һәм булдыклы ана, балаларының тормышта үз юлларын табасына чын күңелдән ышанды. Туры юлдан тайпылмаслар, хата-ялгышлар ясамаслар, йөземә кызыл якмаслар дип инанды. Янәшәдә яшәүче кешеләрне, олыны олы, кечене кече күреп хөрмәтләргә, авырлыклар алдында баш имәскә, масаймаска, үзеңне башкалар алдында өстен куймаска гаиләдәге язылмаган кануннар өйрәтте.
– Борыныңны өскә чөймә! Барыбыз да кеше баласы.
Көч җитмәгән эшкә тотынган, үзләреннән мулрак тормышта яшәгәннәргә кызыгып караган чакларда, әниләренең теленнән өзелеп төшкән сүзләрне искә төшерделәр. Булганы белән канәгатьләнергә өйрәнделәр.
– Кулыңнан килмәгән эшкә тотынма! Тауга карап тау булып булмый.
Әмма беркайчан да башлаган эшне җиренә җиткерми калмадылар. Үткен тел әйткән сүзләр бала күңеленә тиз сеңә шул.
– Бүген эшләнәсе эшне иртәгәгә калдырма, эшләсәң, җиренә җиткереп эшлә! Аннан-моннан эшләсәң, яңадан эшләрсең.
Малайлар утын кисәргә алынса, аларга һәрвакыт үтемле сүз әзер.
– Утырган җирдән утын кисмиләр. Бер генә ягарлык кисмәгез, башка көнне җиңелрәк булыр. Башта эшегезне бетерегез, аннары уйнарга чыгарсыз. Эш беткәч кенә уйнарга ярый.
Әти-әнисенең авызыннан өзелеп төшкән һәр сүзнең энҗе-мәрҗәнгә тиң икәнен Мәдинәгә вакыт төшендерде. Тормыш итү – диңгез кичү икәнен тормыш аңлатты. Гади эшче булып хезмәт юлын башлап җибәргән кызга, үз-үзен тапканчы шактый гына куанычлы мизгелләр кичерергә дә, баба шулпасын эчәргә дә, нәни генә булса да үрләр яуларга да туры килде. Кайда гына эшләсә дә эшен яратып башкарды ул. Башлаган эшен җиренә җиткереп үтәве белән ихтирам яулады. Ябык кына, кечкенә генә гәүдәле кызның җанындагы көчкә сокланып караучылар да, көнләшүчеләр дә булды. Сабырлык савытының чыдамаган чаклары да булгандыр. Шуңа күрә кыенлык ипиен ашаган вакытлары да булмады түгел, булды.
Мәдинә үскән чакта башка чор, башка заман, башка кыйммәтләр өстенлек итә иде. Гаделлек, дөреслек, патриотизм төшенчәләрен балачактан ныклап ятлаган, гореф-гадәткә, инсаф-әдәпкә өйрәнеп үскән кызның яшьлек хыяллары зәңгәр, өметләре ак булды. Илкүләм зур төзелеш башланган елларда, язмышы аны таш калага китерде. Өмет канатларына тотынып, романтиклар шәһәре – Чаллыга аяк басканда, аңа әле унсигез яшь тә тулмаган иде. КАМАЗ заводларын төзергә дип килгән башка яшьләр кебек үк, ул да шәһәр язмышы белән үз язмышын аерылмаслык итеп бергә бәйләде.
Фото: all-mongolia.ru
(Дәвамы бар)