

9.
Тәнзиләгә өч прокуратура хезмәткәре үтәли карап тора. Бәлки аңа да түгелдер. Аларның кара күзлекләре аша карашларының юнәлешен тәгаен генә чамалау мөмкин түгел. Егетләрнең каккан казык кебек басып торулары тамак ялгарга дип кергән башка кешеләрнең аппетитын тәмам качырды. Кайберләре торып ук китә башлады. Официант кызның түземлеге төкәнде – җитди кыяфәтле әзмәверләр янына килде.
– Гафу итегез, егетләр, өстәл артына утыра алмассызмы? Безнең клиентлар дулкынлана башлады.
Кара күзлек кигән егетләрнең берсе, Фәнис, бер сүз әйтмичә, Зәки белән Тәнзилә каршына утырды. Бер иптәше күрше өстәл артында, өченче агент бар янында урнашты.
– Тартма кайда?
Тәнзилә ашыкмады. Очрашуны үзе билгеләгәч, башта кайбер нәрсәләрне ачыкларга кирәк тапты ул. Кофесын эчеп бетергәч кенә, кулларын салфетка белән сөртеп, өстәл астыннан рюкзагын алды һәм тартманы тартып чыгарды. Зәки аны бу адымга барыр дип уйламаган иде, шуңа күрә гаҗәпләнүдән күзләре түгәрәкләнде.
Фәнис бераз як-ягына каранып торды да тартманы кулына алды. Тәнзилә туңдырма ашарга кереште.
Фәниснең күзлекләре Тәнзиләгә төбәлде.
– Калганнары кайда?
– Аңламадым. Карале, күзлегегезне сала алмыйсызмы? Юкса, үземнең шәүләм белән сөйләшкән шикелле.
Гаҗәпләнүенә каршы, Фәнис бәхәсләшеп тормады, кара күзлеген салып кесәсенә тыкты. Тәнзиләнең теле кычытып куйды.
– Юк, юк, киегез, – диде ул җылылыгы ягыннан чуен субайны, төсе белән бетонны хәтерләтүче күзләрне күреп.
– Гафу итегез! – Фәнис тавышын күтәрә төште. – Безнең белән уйнавыгызны туктатырга һәм бөтенесен дә сөйләп бирергә киңәш итәм.
– Юкка вакыт әрәм итәсез. Минем монда бер катнашым да юк... Чынлап та ашыйсыгыз килмиме сезнең?
Ачкыч кунакханәдә яшерелгән... Фәнис кызны күз карашы белән сындырырга тырышып карады. Тик Тәнзилә алай гына бирешә торганнардан түгел. Прокуратура тикшерүчесенең күзләренә туп-туры караган килеш туңдырма ашавын белде.
Фәнис чигенергә мәҗбүр булды.
– Ярар, нәрсә белергә телисез?
– Анна Сомова белән Серафима арасында нинди бәйләнеш бар?
Тынлык. Фәнис теләр-теләмәс кенә әйтеп куйды:
– Анна Сомова... Серафиманың өенә эшкә урнашкан. Газетадагы белдерү аркылы.
– Аннары тартманы Анна урлаганмы?
– Әйе.
– Шуңа күрә Серафима Анна артыннан Чаллыга килгәнме?
Фәнис Тәнзиләнең күзләренә сораулы караш ташлады.
– Туташ, сез Серафиманы монда күрдегезме әллә?!
– О, мин сезгә үзебезнең ау турында сөйләмәгәнмен бит әле. Дөрес, мин ул чагында аны нәкъ менә Серафима Сомова дип белә идем.
– Аңлаешлырак сөйләсәгез иде.
– Ул Вәсимә Сәлимова Зәкинең моннан бер ел элек качып киткән хатыны булып чыкты...
Кафеда авыр тынлык урнашты.
– Ярар, бу турыда соңрак сөйләшербез, – диде Зәки һәм, тынычлану өчен, тәмәке кабызудан да кулайрагын тапмады.
Тәнзиләнең үз киресе кире – прокуратура тикшерүчесеннән «сорау алу»ны дәвам итте.
– Башта әйтегез: саклык камерасында нәрсә бар?
Тагын тынлык. Тәнзилә телен тешләде. Ләкин соң иде иңде, ачкычның барлыгы прокуратурага билгеле булды, шайтан алгыры...
Фәнис беравык тын гына утырды.
– Ярый, Тәнзилә туташ, мин сезгә шуны әйтәм: сезнең ярдәм беләнме, аннан башкамы – ул камераны табарбыз... Мәгълүматлар тәмам.
Тәнзилә башын аска иде.
– Без ломбардтан бу тартманы сатып алган вакытта такси килеп туктады. Аннан Серафима-Вәсимә чыкты. Мине күргәч, яңадан машинага ташланды. 106
Аның артыннан «пирамида»га кадәр бардык. Шунда югалттык. Аның каравы, мине пистолет белән коралланган Анна Сомова тапты.
Фәнис күрше өстәл артында утыручы әзмәвергә карады. Тәнзилә дәвам итте:
– Клиентларымның миннән качулары һәм миңа пистолет терәүләре ошамый. Шуңа күрә, үзегез дә аңлыйсыздыр, кызыксынып бер-ике сорау бирергә булдым...
– Ломбард хуҗасы үтерелгән.
Тәнзилә кулындагы туңдырма савытын төшереп җибәрде. Үтерелгән? Ни өчен? Бу мөмкин түгел... Зәки аны җилкәсеннән кочты:
– Бу хакмы?
– Аның гәүдәсен бүген төнлә кибеттән тапканнар.
Тәнзилә туздырып ташланган номерын, кискәләнгән футболкасын исенә төшерде...
– Фәнис әфәнде, бу... бу Серафима Сомова, тфү, Вәсимә Сәлимова эшеме?
– Шулай дип фаразлыйбыз. Шаһитлар шундыйрак мәгълүмат бирде. Күрәсең, ул ломбардка кич җиткәч кенә килгәндер. Кызыксынсагыз әйтәм – башына аткан. Профессионал эше.
– Шуннан соң минем номерга кереп чыккандыр инде...
Тәнзилә бөтенләй югалып калды. Куллары, иреннәре калтырына башлады. «Бер карасаң, без гаепле бит монда! Без шул тартманы сатып алмаган булсак, ломбард хуҗасына, бәлки, тимәгән булырлар иде, – дигән уй йөгереп узды аның башыннан. – Серафима... Вәсимә... карап торышка гап-гади хатын-кыз. Андыйлар меңәрләгән... Зәкинең хатыны үтерүче?! Салкын канлы, кызгану белмәс профессионал үтерүче?..»
Фәниснең йөзе янә җитдиләнеп калды.
– Сез белергә тиешле бердәнбер нәрсә — ул хатын куркыныч. Бик куркыныч. Без аның эзеннән инде байтак йөрибез. Тик ул һәрвакыт бер адым алдан атлый.
– Аннан соң Анна, Вәсимәнең бөтен планнарын челпәрәмә китергән гап-гади карак кыз пәйда булдымы?
– Дөрес.
– Саклык камерасының кайда икәнлеген беләсезме соң?
Фәнис тагын бетон һәйкәлгә әверелде. Тәнзилә ачудан тешләрен кысты:
– Әйе, дип аңларгамы моны?
– Тәнзилә туташ. Мин... сезгә әйттем инде: ачкыч бездә булырга тиеш... Ә ул сезнең кулда. Сез – аяклы мишень...
– Нәрсә?!
Фәнис башка бер сүз дә әйтмәде. Зәки Тәнзиләгә якынрак килеп утырды да аның кулын тотты. Кызның күзләрен яшь каплады.
– Сез миңа шуны аңлатыгыз әле, - диде Тәнзилә, үзен кулга алып. – Сезгә ул ачкычны бирүдән миңа нинди файда? Вәсимә белми бит бу турыда. Сезгә бирдем дип әйтсәм дә ышанмаячак.
«Димәк, Анна Сомова – гап-гади карак кыз. Мөгаен, берәр әшнәсе-мазар Вәсимәнең милициягә хәбәр итмәячәген әйткәндер. Аннан ипләп кенә тартманы, борынгы савыт-сабаны чәлдергән дә монда, Чаллыга шылган, күрәсең. Ә нишләп әйберләрне саткач китмәгән? Юк, Анна түгел, Сима-Вәсимә турында уйларга кирәк».
Ләкин уйлары Тәнзиләне тыңларга җыенмый да. Әйләнә дә кайта бер ноктага. Анна Сомова... Нишләп ул тартманы Серафимага бирергә кушты икән соң? Гап-гади карак кызмы ул? Бу вакыйгада аның роле, әлбәттә, аңлашылмый. Ә менә Серафима... Вәсимә... Тәнзилә ломбардта эшләүче гөнаһсыз картны, үзенең туздырылган номерын, туракланган футболкасын исенә төшерде... Вәсимә чын-чынлап куркыныч. Бу агулы еланның угын өзеп алмасаң...
Бу юлы Тәнзилә, күрәсең, озак уйланып утыргандыр. Зәки, борчылып, аның йөзенә текәлде. Фәнис тынычсызланып селкенеп куйды.
Тәнзиләнең башында план туды. Шәп план. Аларны коткарачак, Серафимадан саклаячак, бөтен сорауларга җавап бирәчәк план...
– Саклык камерасында нәрсә ятканын әйтсәгез, бу төенне ничек чишеп булганын аңлатам!
Фото: ru.pinterest.com