Чәчмә әсәр
7 Февраля 2023, 06:05

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Табырда. Хикәя

Әти көлемсерәде дә, кулларын баш астына куеп, чирәмгә сузылып ятты.

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Табырда. ХикәяГөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Табырда. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Табырда. Хикәя

Бүген бездә көтү чираты.Мин дә көтүгә бармакчы булган идем дә, әти:
– Кәҗә-сарыкны берүзем дә көтә алам, сыер көтүе җиткәч алып барырмын, –диде. Аннары, минем кәефем киткәнне күреп:
– Төш җиткәч табырга төшәм, миңа ашарга алып килерсең, –  дип өстәде.
Әле менә шунда китеп барышыбыз. Туганым, койрык сөяге, миннән каламы соң инде. Тәки иярде. Әни дә:
– Барсын, бераз арып кайтыр, –  дигәч, ризалаштым шул.
Авыл башына җиткәч безгә ике абзый очрады.
– Нихәл, бутуз, –  диде берсе туганыма, күрешергә кулын сузып.
– Бутуз түгел мин, Котдус, –  диде туганым, авызын турсайтып. Үзе, шулай да, абзыйга кулын бирде.
–  Шулайм-е-е-н-и-и ? –  дип сузды абзый, аптыраган кыяфәттә.
Аннары миңа карап:
– Хәлләр ничек, брат? –  дип сорады.
– Ярыйсы, –  дидем мин.
– Ничә классны бетердең әле?
– Икенчегә күчтем.
– Икелеләр эләгәме?
– Кайбердә.
– Шәп! –  дип куйды абзый. –  Икеле алмаган укучы укучы түгел инде ул.
Аннары туганыма таба борылды.
– Кайчан кәләш аласың, Котдус?
– Яз җиткәч, – диде Котдус, борын тишеген бармагы белән чокый-чокый.
– Әйб-ә-ә-ә -т, –  дип сузды абзый. –  Язын үлән ашап та торып була.
Абзыйлар шырык-шырык көлештеләр.
Мин туганымның җиңеннән тарттым. Әнием аны күп сөйләндереп тормаска куша. Беркөн дә: “Өйдәгене тагын,тышка чыгып сөйләсәң, кирәгеңне бирәм”, –  дип куркытып куйды Котдусны.
Табыр авылдан ерак түгел, елга буенда икән. Шулай да, җәяүлегә янчык та авыр дигәндәй, рюкзак арканы баса башлады. Көн уртасы булгач, кояш ару кыздыра. Әле авылны чыккач та хәтсез тәпиләдек.
Биек яр өстендә әти күренде, ул безгә кулын изәде. Аның янына менү өчен, галошларны салып, елганы кичеп чыгарга туры килде.
Туплауга төшкән сарыклар, башларын иеп, бергә өерелешеп басып торалар. Кәҗәләр, “керт-керт” күшәп, елганың биек ярында ял итеп яталар. Ерак түгел сыерлар күренә. Кайберләре, эсседән качып, суга ук кереп басканнар да, койрыклары белән шап-шоп сугып, аркаларына кунган чебеннәрне куалар.
–  Әлдә килдегез әле, –  диде әти. Ул табырга төшкәч, сумкасын агач ботагына элеп, бераз черем итеп алган. Шул арада, бер кәҗә үрелеп, сумкадагы бар булган ризыкны ашап киткән икән.
Әти, штормовкасын үләнгә җәеп, табын корды. Өчәүләшеп тамак ялгап алдык. Ашаганнан соң Котдус рәхәтләнеп кикереп куйды. Әти: “Кибәнең ишелде бит”, –  дип көлемсерәде дә, кулларын баш астына куеп, чирәмгә сузылып ятты. Мин, елга буена төшеп, аштан бушаган савытларны юып килдем.
– Бүген көн эссе, маллар табырда сәгать бишләргә кадәр яталар алар. Тау битләвендә җиләк күргән идем, барып ашап килегез, –  диде әти. Ул күрсәткән якка барып, хәтсез вакыт җиләк ашадык. Иң эреләрен кепкама җыйдым, болары  –  әтигә.
– Үзегез генә ашарга иде, –  диде әти, без килгәч. Шулай да, берничә җиләкне алып авызына капты. Калганнарын, әкренләп, Котдус ашап бетерде.
Бераздан берничә кәҗә, яткан урыннарыннан торып, чемченә-чемченә, тау итәгенә менә башладылар. Мин, йөгереп барып, аларны борып җибәрдем. Әти: “Молодец, улым!”–  дип, мине мактап алды. Минем бераз көтешергә исәп бар иде дә, Котдус мыжый башлады. Әти дә: “Булмаса, кайтыгыз инде,” –  диде. Озакламый маллар да кузгалдылар. Мин әтигә аларны табырдан чыгарышырга булыштым. Котдус аңарчы, көнбагыш ашап, тау битендә утырып торды.
Аркама җиңеләйгән рюкзакны асып, туганымны җитәкләп, кайтырга чыктым. Әти сарыклар артыннан тауга менеп китте.
Әни безне, чәй кайнатып, көтеп торган. Икәүләшеп чәй эчәргә утырдык. Ә Котдусның чәй эчәрлек хәле калмаган икән. Өйгә керү белән, барып караватына ауды. Көтү көтеп арыган диярсең...

Фото: fotokto.ru

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Табырда. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Табырда. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас