Чәчмә әсәр
6 Февраля 2023, 17:22

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘИРЕТДИНОВА. Идән юучы. Хикәя

Хатын-кыз өчен иң зур хезмәт – иреңнең күңелен күреп яшәү.

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘИРЕТДИНОВА. Идән юучы. ХикәяДилә МӨХӘРРӘМ-ХӘИРЕТДИНОВА. Идән юучы. Хикәя
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘИРЕТДИНОВА. Идән юучы. Хикәя

Алия, улларына өч яшь тулыр алдыннан, хезмәттәшләренең хәлләрен белешеп, декрет ялыннан чыгарта ниятләве турында хәбәр итәргә дип офиска килгән иде дә, көтмәгәндә, эштән үз теләге белән китү турында гариза яздырып, саубуллашмый да кайтарып җибәрделәр. бу вакыйга аны хатын-кыз өчен иң лаеклы, иң югары хаклы эш турында уйланырга мәҗбүр итте.

...Соңгы өч елын өйдә генә утырып, көннәрен улы белән сөйләшеп, уйнап, әтиләренең эштән кайтуына тәмле кичке ашлар әзерләп, дөньяларын гөл итеп җыештырып үткәрүенең нәтиҗәсеме, әллә өч ел эчендә заманасы да, кешеләре дә үзгәреп өлгергәнме, яшь анага элекке эш урынына яңадан аяк басу җиңелдән булмады. Күңелен дулкынлану хисе биләде. Алты катлы бизнесүзәк умарта күчедәй гөжләп торгандай тоелды. Берсе керде, икенчесе чыкты. Алиягә чират җиткәч, ишек төбендә каршы алып торган сакчылары, документларын тикшереп, журналга язып алгач: «232нче кабинетка үтеп карагыз. Анда мәсьәләгез чишелмәсә, директорның кабул итү бүлмәсе хәзер дүртенче катта урнашкан», – диде.

Директорлары белән зуррак чараларда гына очрашканга, аның кабинет ишеген Алиянең шакыганы да булмады. Җитдирәк бар мәсьәләне бүлек җитәкчеләре Инна Владимировна хәл итә иде. Кырыкның өстенә чыгып барса да, үзен гаилә тормышы белән бәйләмәгән хатын бар вакытын эшкә багышлады. Шул ук вакытта кул астындагы хезмәткәрләрен бер гаилә итеп туплый белде, һәркайсысына яхшы мөнәсәбәттә булды. Ягымлы елмаеп: «Булдыра аласызмы? Ярдәм кирәкмиме? Вакытында өлгәштерергә кирәк иде. Мин Сезгә ышанам, рәхмәт сезгә!» – дип, күңелләрне күтәреп эшләтә, йомшак әйтеп кенә таләп итә дә белде. Гәүдәгә түгәрәк Инна Владимировның күңеле дә түгәрәк иде. Бервакытта да тормышка зарланмады. Җәйге ялларында әле бер илдә, әле икенчесендә ял итте. Еш кына бертуганын, аның балаларын, хәтта ике һәм өч туганнарын да үзе белән ялга алып барды. Хезмәттәшләре өчен дә бәйрәм кичәләрен матур итеп оештырды. Коллективта туган көннәр белән бер-береңне тәбрикләү, төшке аштан соң бергәләп чәй эчү бер матур йола булды.

Әмма Алияне бу юлы берсе дә колач җәеп каршы алмады. Үз кабинетын да танымый торды ул. Бик кыйммәтле ремонт эшләнгән, яңа техника белән дә җиһазлаганнар, яңа хезмәткәрләр алганнар, тик элекке җылылык, нур югалган иде. һәркайсысы компьютерына текәлгән килеш кенә исәнләште дә, почмактагы ак кәнәфигә күрсәтеп, кабинет аша аерым кабинетта утырган җитәкчеләрен шунда көтәргә куштылар. Күп тә үтмәде, яңа җитәкчеләре, исәнләшер-исәнләшмәс кенә, ишекне ачып: «Сезнең бүлекне таркаттык, рентабельле түгелсез, табыш китермисез. Бик нык эшлисегез килсә, реклама бүлегенә эшкә чыгыгыз», – дип җавап бирде. Реклама кешесе түгел иде Алия, шуңа күрә ни дип җавап бирергә дә белми, сүзсез калды.

Шулвакыт кабинетка зур кара чүп капчыгы өстерәп, идән юучылары килеп керде. Алия, ниһаять, бер таныш йөз күреп, елмаерга итте. 55-60 яшьләрдәге ягымлы хатын да, аны танып:

– Бәби үсәме? Эшкә чыгасызмы әллә? – дип пышылдап кына сораша башлады. Алия, уңайсызланып:

– Исәнмесез! – дип кенә җавап бирде, чөнки бу мизгелдә дүрт почмактан сигез караш аларны күзәтүен тоеп торды. Өстәвенә, бу ханымның исемен онытып өлгергән иде. Югары катларны юа иде ул. Ә Алияләрнең кабинетын Зәлифә апа юды. Аның сүзләреннән генә, алты катлы бинаны икәүләп кенә юып-чистартып өлгерүләрен, өстәвенә, дәваханәдә дә эшләүләрен ишетеп белә иде.

Җитәкчеләре, киресенчә, йөзенә канәгатьсезлек билгесе чыгарып, тирән итеп сулыш алды. Шулай да идән юучы, берни булмагандай:

– Регина Рафаэлевна! Сез бүген тагын да чибәрсез. Чәчегезне бик килешле итеп кискәнсез, – диде. Шулвакыт моңа кадәр дә кемгәдер ачуы килеп торган хатын кызып китте:

– А Вам какое дело, кискәнменме мин чәчемне, кисмәгәнменме?! Әйтерсең, башка вакытта мин ямьсезмен!

Бер мизгелгә кабинетта авыр тынлык урнашты. Компьютерлар да эштән туктап калды, берсе дә төймәләренә басарга кыймады.

Алия шунда гына каршысында басып торган 33-35 яшьләрдәге хатынның сап-сары итеп буялган чәчләренә, бит тулы иннегенә, ясалма каш, керфек, тутырылган иреннәренә игътибар итте. Кап-кара күн итәк, биек үкчәле туфли, ап-ак күлмәк, бармак саен йөзек, беләзекләр... һәм боздай салкынлык бәреп тора иде аңардан.

Калтыранган куллары белән чүп савытларын алып бушаткач, йөзе кып-кызыл булып янган идән юучы тиз-тиз атлап чыгып китте. Артыннан ишек ябылуга, Регина Рафаэлевна йомшаграк итеп:

– Үтегез, – дип, Алияне кабинетына чакырды. – Бу поломойка күп сөйләшә. Аның белән сүзне кыскарак тотарга кирәк, – диде ул.

Ярый әле, телефон шалтырады. Алия мең төрле уй пәрәвезендә, нишләргә белми, әле бер кылны, әле икенчесен тартты. Яңа бүлектә, өстәвенә мондый җитәкче белән эшли алырмы соң ул? Шулвакыт, теләсә-теләмәсә дә, телефоннан сөйләшкән Регина Рафаэлевнаның кайбер сүзләре баш миенә кадәр үк үтеп кереп, ук булып кадала башлады.

– Кемне алырга телисез?

– Акылдан яздыгызмы?.. Әллә мине тиле дип уйлыйсызмы? Башта битенә пластик операция ясатсын! Мин әйтте, диярсез. Әйе, нәкъ шулай: пластик операциядән соң гына алабыз! Безнең идән юучы да аңардан матуррак!

 

* * *

– Ни өчен гариза яздың? Әле ике ай вакытың бар иде бит! – дигән сорау белән каршы алды Алияне тормыш иптәше.

– Реклама бүлегендә эшли алмыйм мин.

– Эшләп карамый, эшли алмаганың кайдан беләсең?

– Күңелем белән тоям. Яңа җитәкче белән дә эшли алмаячакмын.

– Ни өчен?

– Куркам. Катырак, кырысрак кеше...

– Мин сине куркак дип уйламый идем.

– Куркаклык кына түгел бу.

– Эшкә чыгарга теләмисең икән, мин каршы түгел. Бала каралган, өй каралган.. Тик бүген өйдән чыккан идең, үзең кешегә охшап калгансың...

Көзге каршысына килеп баскач кына, Алия иренең ни әйтергә теләгәнен аңлады. Бүген ул шкаф тартмасында кулланылмый яткан иннекләрен тартып чыгарды. Бала белән уңайлы булсын дип, киеп йөргән джинсы чалбарларын салып, күлмәк киде. Әмма битен югач, кабат футболка һәм чалбарына үрелде. Аңа шулай рәхәтрәк иде. Улы белән балачак илендә, үз дөньясында яшәүгә шулкадәр өйрәнде, ниндидер мәсьәләләр чишәсе, башкалар белән бәхәсләшәсе дә килмәде.

Шулай да икенче көнне Инна Владимировнага шалтыратырга булды. Хәлләрне сорашкач,

– Кичә офиска барган идем... – дип, сүзен башлады Алия.

– Соңгы өч-дүрт ай эчендә.менә шундый үзгәрешләр булды шул. Тик борчылырга урын юк. Безнең бүлек яңадан үз эшен башлаячак. Исеме үзгәрер, яңарак бурычлар өстәлер, әмма шул ук эш. Бераз көтәргә генә туры килер. Шуңа күрә Мин Сезгә алдан хәбәр итмәдем.

– Сезнең белән күрешәсем килгән иде...

– Тик мин тиз генә кире кайтмам... Регина Рафаэлевнаны эшкә алгач, беренче чиратта, мине эштән алып ташларга тырышты. Төнге дүрткә кадәр компьютерымдагы документларны тикшергәннәр. Булмаганын бар дип, өстемнән яла яздылар.

– Сез берни эшли алмадыгызмы?

– Регина Рафаэлевна – өстән китерелгән кеше. Аның белән көрәшеп торуның файдасы юк. Ул беркемнән дә, бернәрсәдән дә курыкмый. Кеше башларыннан йөри.

– Сез бит бу фирмада күп еллар эшләгәнсез...

– Әйе, директор шуңа күрә мине башка оешмасына күчерде. Эшем тынычрак, күңел белән ял итәм. Үзем турында уйланырга да вакыт җитте. Эш артыннан кудым. Карьера төзисем килде. Ә бер көн эчендә барысы да челпәрәмә килә язды. Хатын-кыз өчен гаилә мөһимрәк булуын әле генә аңлый башладым. Соңгарак калдым, шикелле. Әмма хаталарны төзәтергә тырышам...

Инна Владимировна бик яхшы әни булыр иде. Бәбигә узгач та, Алия эштә сөенече турында иң беренче аның белән бүлеште. Иренең: «Соңрак әйтерсең. Хуҗалар авырлы хатын-кыз хезмәткәрләрен яратмый», диюенә карамастан, Инна Владимировңаның ихласлыгына ышанды һәм ялгышмады. Эштән иртәрәк китәргә дә, табибына иркенләп йөрергә дә мөмкинлек бирде ул. Ничә хезмәткәрен менә шулай кайгыртып, саклап йөртеп кенә декретка озатты, аннан каршы алды. Балалары чирләп, эшкә килә алмасалар да, җитәкчеләренең ризасызльпс күрсәткәне булмады. «Их, үзе дә әни булу бәхетенә ирешсә иде!» – дип, еш кына тели иде Алия.

– Эш дип, бервакытта да үз гаиләңне онытырга кирәкми. Бигрәк тә хатын-кызга. Иң бөек исем – ана! Менә шул вазифага күтәреләсем килә! Бәби көтәм мин...

Алиянең шатлыклы хәбәрдән күзләре яшьләнде.

– Ихлас күңелдән котлыйм! – дип кенә әйтә алды.

 

* * *

Инна Владимировна белән сөйләшү яшь хатынга кыюлык өстәде. Чөнки, ничек кенә булмасын, әкияттә генә түгел, тормышта да яхшылык җиңүен тели иде ул. Хуҗабикәсен эштән алуларына карамастан, яхшырак эшкә күчүе, тиздән ана булу бәхетен татуы могҗиза түгелме?

Улына өч яшь ярым иде, Алияне эшкә чакырттылар. Кызчыгын кулларына алып сөеп утырган Инна Владимировнаның: «Бүлек җитәкчесе итеп Сезне тәкъдим иттем. Эш рәтен беләсез. Команданы яңадан тупларга туры килер, авыррак булыр, әмма Сез эшли алмый торган эш түгел», – дип үгетләүләренә ризалашты ул. Алия беренче көннән үк эшне яхшы итеп оештырырга тырышты. Элекке коллективта булган кагыйдәләрне, матур гадәтләрне дә кертте. Яңа вазифада директор кабинетына да ешрак чакырттылар. Җыелышларда Регина Рафаэлевна белән дә очраштылар. Әмма беренче көннән үк: «Сез – Инна Владимировнаның кешесе. Шуңа күрә мин Сезгә шул ук мөнәсәбәттә булам! Яхшысын көтмәгез!» – дип кисәтте ул Алияне.

Чираттагы җыелыш ахырында барысы да урыннарыннан кузгалып кына торганда, җитәкчеләре:

– Шәхси сорауларыгыз юкмы? – дип әйтеп өлгермәде, моңа кадәр сүзсез генә утырган Регина Рафаэлевна:

– Идән юучыны алыштырыгыз! – дип кырт кисте.

– Миләүшә апанымы? Бездә бик күптәннән эшли. Моңа кадәр беркем дә ризасызлык белдергәне юк иде. Аның кебек тырыш кешене минем Сезнең арада да күргәнем юк!

Җитәкчеләренең идән юучылары турында шундый сүзләр әйтүе, вазифасына карамый, һәр хезмәткәрен яклый алуы аңа карата Алиянең хөрмәтен арттырды гына. «Исеме дә үзе кебек үк ягымлы, матур икән, ә мин онытканмын», – дип уйлап өлгермәде, Регина Рафаэлевнаның, чырылдап:

– Минем балама «невоспитанный мальчик» дип әйтергә аның ни хакы бар? – дип кычкыруыннан дертләп китте, һәркайсысы директор кабинетыннан тизрәк чыгып китү ягын карады. Алия дә бүгенгә чишәргә дип ниятләнгән мәсьләләрне тәмамларга ашыкты, улының туган көне иде, соңлап кайтасы килмәде. Эш сәгате бетеп, баскычтан йөгерә-атлый төшеп барганда, идән юучылары белән очрашты. Ниһаять, очраклы гына бу апаның исемен белә алуына сөенеп:

– Миләүшә апа! Хәлләрегез ничек? – дип эндәшүгә, ханымның күзләрендәге яшьләрне күреп, җыелыштагы «шәхси сорау» искә төште.

Алия Миләүшә апаның кулындагы су тулы чиләген  читкә куеп, кабинетына алып керде дә стаканга су салып бирде. Чәй куеп Җибәрде.

– Югары катларны иртән юып, тәрәзәләрне ачып чыгып китәбез. Эшкә килүчеләргә саф һава булсын, диеп. Беренче һәм икенче катны кичтән юабыз. Сәгать алты тулып китүгә андагы хезмәткәрләр таралышып та бетәләр. Ә өстәге катларда соңга кадәр дә эшлиләр.

Иртән идән юып, дәваханәгә эшкә ашыгып чыгып китеп бара идем, пальтомның сәдәфләрен дә эләктермәгәнмен. Регина Рафаэлевна улы белән каршыга очрадылар. Дүрт яшьләр тирәсендәге малай шарф итеп муеныма салган шәлемне тартып алып та китте. Мин аптырап карап калдым. Ап-ак озын шәлемне идән буйлап сөйрәп йөртеп, итеге белән дә басып өлгерде. Әнисе улына бер кисәтү дә ясамады. Күз ачып йомганчы коридорның икенче башына барып җитте бу бала. Дәшми дә калыр идем. Улымның беренче эш хакына алып биргән бүләге иде.

– Какой невоспитанный мальчик! – дип әйтүемне сизми дә калдым.

Бу сүз Регина Рафаэлевнага җитә калды.

– Какое имеешь право так говорить ребенку? Минме үз баламны начар тәрбиялим? Мин аны ничек тәрбияләгәндә ни эшең бар?! Үзеңнеке невоспитанный булсын, менә шулай идән юып йөрсен! – дип, шәлемне кулыма ыргытып китте...

Кеше рәнҗетүе – бер хәл, үз баласына шулкадәр начар үрнәк күрсәтүен дә аңламый. Гафу итегез, Сез миннән күпкә кечерәк. Бәлки, аңлап та җитмисездер. Әмма ана өчен иң мөһим эш – ул бала тәрбияләү. Хатын-кыз өчен иң зур хезмәт – иреңнең күңелен күреп яшәү. Ә мондагы эш, хезмәт урыны – ул вакытлы гына. Бүген эшлисең, эш хакын аласың, акчаңны туздырып та бетәсең.

Бала өчен куйган хезмәтең җимешләрен озак көтәргә дә туры килер. Ләкин аның бәясе кәгазь акчалардагы гади саннар белән генә исәпләнми!..

Ире берничә тапкыр шалтыратуына карамастан, Алия телефонын алмады. Миләүшә апаны бүлдерергә теләмәде ул. Гади генә идән юучының һәр сүзе аны уйланырга мәҗбүр итте...

Улларының туган көнен шимбә туганнар белән бергәләп үткәрергә сөйләшкән иделәр. Шулай да торт һәм торт өчен шәмнәр алып, соңлабрак өйгә кайтып кергәндә, аны төрле төстәге шарлар тотып, улы каршы алды. Әтиләре дә: «Бәйрәм белән!» – дип, бер кочак гөлчәчәкләр сузды.

Торт өстенә дүрт шәм кабызып: «Улым, иң зур теләк телә», – дигәч, малайлары, әти-әнисен кочаклап: «Сез исән-сау булыгыз, мин тәүфыйклы бала булып үсим», – диде. Әтисе, улын югарыга чөеп: «Әниең өйрәтеп куйдымы әллә? Кайдан шундый сүзләр беләсең син? Шулкадәр зур үсүеңне сизми дә_ калганмын», – диде. Дүрт яшьлек баланың күңеленә матур орлыклар сала алуына Алия эченнән генә сөенеп, шөкер итте. Матур орлыктан матур җимешләр дә өлгерсен, дип теләде:

 

* * *

Берничә көннән Миләүшә апа Алияләрнең кабинетына шат елмаеп килеп керде:

– Кызлар! Бүген идәнегезне юа алмыйм, ачуланмагыз инде. Балетка барам!

Алия дә, эш кәгазьләреннән күтәрелеп:

– Миләүшә апа! Нинди балет? – дип сорамакчы иде, каршысында басып торган гүзәл канымны танымый торды. Идән юганда кия торган халатын, зәңгәрсу күзләренә туры килеп, зифа буй-сынына килешеп торган зәңгәр күлмәккә алыштырган иде ул. Чәчләрен матур итеп бөдрәләтеп куйган. Шулвакыт Алия Миләүшә апаның неп-нечкә озын бармакларына игътибар итте. Моңа кадәр гел перчаткада күргәнгәме, сизмәгән дә: биючеләрдә генә була торган сыгылмалы кулларының һәр хәрәкәте шундый матур икән, үз-үзен тотышы да бүген сәхнәдә басып торган артистны хәтерләтә.

Алия, елмаеп:

– Миләүшә апа! Әллә балетта үзегез биисез инде? Шулкадәр чибәр һәм... бәхетлесез!

– Әйе, улым бии. Бүгең премьера! Безгә иң яхшы урыннан билет калдырган. Укыганда, гел солист булды, Петербургка да чакырган иделәр. Төпчегебез бит! Без,,дип, Уфада калды. Уфаның опера һәм балет театрында эшли.

– Ә ни өчен балет? – дип сорап куйды Алия, егет кешенең биюче һөнәрен сайлавы белән кызыксынып.

– Үзем биергә яраттым. Балет ярата идем. Улымны да балетка бирдем. Матур сын өчен генә, кәкрәеп йөрмәсен, дип кенә. Бераз шөгыльләнер дә туктатырбыз дигән идем. Яратты. Без икешәр урында эшләдек, ул икешәр уку йорты бетерде. Бик тәүфыйклы бала булып үсте, Аллаһыма шөкер. Кызлар кебек йомшак, матур күңелле. «Бар Петербургка. Зуррак уңышларга ирешерсең», – дип әтисе дә үгетләп карады. «Сез кайда, мин шунда», – ди. Алмый да куймый.

Бәхетле ананың күзләрендәге горурлык хисе – хатын-кыз хезмәтенең иң зур хакы. Бу эш хакын алу өчен гомер буе эшләргә, тырышырга кирәк!

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас